“Умартачы бал кортыдай эшләргә тиеш”

Менә тел өстеңә сал да татып кара, төере бармы, юкмы? Кәрәз чүбе түгел, ә нәкъ менә балның төере хакында сорыйм… Төерле булмаса, бал чын була. Ул йомшак, шома, әчкелтем булырга тиеш.

Дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, татлы хыял дөньясына чумдым. Әнә шулай итеп быелгы, яңа аертылган бал ашаттылар миңа күптән түгел. Чынын ялганыннан аерырга, балда ачы тәм тоемларга өйрәттеләр. Питрәч районы Күн авылында булды бу хәл. Анда умарта тотучылар аеруча күп икән. Шуларның берсе – Саимә апа һәм Малик абый Шәриповлар. Сигезенче дистәне ваклауларына да карамастан, фермер хуҗалыгы оештырып, 30 баш умарта тотып яшәп яталар. Арттыруым түгел, искиткеч гаилә ул. Уллары да аерым яши һәм үз умарталары бар. Малик абый мин килгәндә трактор ремонтлап ята иде.

– Кортларны кышка әзерлисе бар, басуда да эш җитәрлек, вакытым таррак шул, сеңлем, – дип, бераз уфтанып та алды. – 2004 елда пай җирләребезне алдык та 3 гаилә бер фермер хуҗалыгы булып оештык. 30 гектар җиребезнең 10 гектарында күпьеллык үлән чәчәбез, 10 гектарында фураж культурасы, арпа игелә. Ике гаиләдә 2-3 сыер асрыйлар. Печәнне шулар өчен үстерәбез. Үзебез олыгайгач сыерны бетердек, кәҗәбез, ике сарыгыбыз, бер бозау бар. Тагын 10 гектар җир умарта кортлары өчен бүленгән. Анда фацелий үсә. Иртә таңнан кичкә кадәр кырдан кайтып кермим. Җәен иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр бал кортлары яныннан китеп булмый.

Малик абыйның кортлары авылдан 3-4 чакрым ераклыкта кырда урнашкан. Өй янәшәсендә генә тагын берничә умарта тотар иде дә бит, күршеләрне чагып интектерерләр дип борчыла. Күп еллар элек 7-8 умарта тотудан башланган эшкә бүген ул баш-аягы белән чумган һәм шуннан ләззәт алып яши.

– Малик абый, фермер кеше буларак, иң беренче чиратта, сездән быелгы уңыш хакында сорарга телим. Бәлки, сез генә булса да мактанырсыз?

– Юк, мактанырлык түгел шул, начар. Эссе көннәр бар нәрсәне көйдерде бит. Гектардан 11 центнер ашлык алдык. Башка еллар белән чагыштырганда, ике тапкыр ким. Орлыклык, фуражлык бар, сатарлык юк. Үзебезгә җитәрлек булды дип мактансам гына. Кичә базарда фуражның килосын 6 сумнан сатканнарын күреп кайттым әле. Бал белән дә шул ук хәл. Сатарлык бал 350 килограмм тирәсе генә булды. Аның каравы, бәрәңге уңды.

– Күп кешедән: “Корылык булганга, быел балны бер генә тапкыр аерттык”, – дигәннәрен ишетергә туры килде. Сездә ничек булды?

– Ике тапкыр алдык. Алар да бит нәкъ кешеләр кебек. Була ялкау оялар, була тырышлары. Ул шунда ук күренә. Эшләп киткәне эшли, ялкаулары утыра. Тырыш гаилә балны күп җыя. Бәлки, минем ояларым тырыштыр. Шулай да узган ел белән чагыштырганда, быел ике тапкыр азрак бал алдык. Кортларга дип утыртылган фацелий корыды, нектар бирмәде. Чәчәк атты, ә нектар юк. Эсседә кортлар оча да алмый бит, сеңлем. Алар бөтен көчен ояны җилләтүгә, бала кортларны тәрбияләүгә тота. Иртән иртүк һәм көн сүрелгәч кенә бераз оча алалар.

– Кортларның тырышы-ялкавы аның нинди токымнан булуына да карый дип беләм. Сез нинди бал кортларын тәкъдим итәр идегез?

– Кортларым, нигездә, “уртарус” (“среднерусский”) токымыннан. Аларны “рус”лар дип йөртәбез. Хәзер инде көньяктан кайтартылган карпатлар белән дә эшли башладык. Казаннан умартачылар кибетеннән барып алып кайтабыз да үрчетәбез. Ана кортның берсе быел 750 сум булды. Әйе, төренә карап эшләүләре дә аерыла. Карпатлар кичке 8-9га кадәр эшли, “руслар” иртәрәк “ята”. Ялкаулар! Көньяктан кайтканнары халыкка да тыныч карый, чакмыйлар диярлек, ә “уртарус” усал. Кортларның агрессив булу-булмавы да тәрбиядән тора. Без аларны карап, авырганда дәвалап, чәчәк яки нектар булмаса ашатып, кирәк чакта суын биреп торырга тиеш. Алар безне кешеләр кебек үк аңлый, әмма җавап бирә генә белми. Кортлар чисталыкны ярата. Тәмәке, аракы, тир исен сөймиләр. Һава торышы яхшы килсә, балын да бирәләр, килмәсә юк инде…

– Сезнең оялар йортыгыздан ерак урнашкан. Бал артыннан килүче “аюлар”дан ничек сакланасыз?

– Ышанычлы сакчым бар. Түләү натуралата. Печән, фураж, бал бирәм. Шулай чиратлашып, җәй буе икәү карыйбыз.

– Малик абый, бертөрле генә бал булмый дип ишеткәнем бар, ләкин базарга барсаң, акация балы, юкә балы дип төрләрен санап, мактый-мактый саталар. Әйтик, чиста акация яки юкә балы була аламы?

– Бездә акация иң беренче булып чәчәк ата. Чиста акация балы булсын өчен, оя шуның тирәсендә генә булырга тиеш. Ул ике атнада чәчәк атып бетә. Шул вакыт эчендә кортлар бал җыйгач, син аны шунда ук алып суыртсаң, бәлки, чиста акация балы булырга мөмкиндер дә. Әмма барыбер ышанып әйтеп булмый. Чәчәк балы дип аталачак ул. Юкә балы дигәнгә ышанырга була әле. Чөнки юкә чәчәк аткан вакытта кортлар бары тик юкәдән генә ташый. Агачны сырып алалар, күргәнең дә бардыр. Тик аның да чәчәк ату вакыты 10 көн генә дәвам итә. Шул вакыт эчендә алып калсаң була, бераз соңласаң, ул тагын катнашачак. Менә минем оялар кандала үләне (донник), фацелий янында урнашкан. Башка төр үләннәр (разнотравие) дә шактый. Юкә чәчәкләре дә бар. Июль аенда, гадәттә, беренче уңышны җыябыз. Ул вакытка кадәр нинди үлән генә чәчәк атмый. Мин алган вакытта юкәнеке эләкмәскә дә мөмкин, эләгә дә ала. Беркайчан да 100% ышанып бетеп булмый. Үзем сатканда кешегә әйтеп бирәм: “Минем бал фацелий белән кандала үләненеке”. Соңгысы йөрәге авырткан кешеләргә файдалы булса, фацелий иммун системасын ныгыта. Юкә дигәнгә кызыгып, шул салкын тигәннән яратып алалар дип беләм. Катнашмаган бал була алуына үзем бик ышанмыйм.

– Акациягә кереп киткәнбез икән… Быел мин кызыгып, ап-ак төстәге акация балы сатып алдым. Үзе куп-куе. Кашыклап каерып алырга кирәк. Бу нилектән шулай?

– Аны артык озак вакыт ояда тотканнардыр. Быел бит җәй эссе килде. Ә эссе ояда бал утыра. Кортлар аны җилгәртеп өлгерә алмый. Бәлки, иске һәм дөрес сакланмаган уңыш булгандыр.

– Кышы да суык бит хәзер, умарталарны саклап калу авырдыр…

– Махсус корылма ясап куйдым. Шунда 30 баш умартаны ике рәткә тезеп кышлатабыз. Һәр ояда кышка 22 кг азык калдырдым. Шуның 7 килограммы – шикәр сиробы. Күп дисеңме? Ноябрь башында кертеп куеп, апрель азагында гына чыгарабыз аларны. Ярты елга әйбәт кенә ул. Чыгаргач та беренче вакытка ашап торырга 8-10 кг бал кирәк, алайса көчләре калмый.

Малик абый бал кортлары хакында журнал яздырып ала, китаплары да байтак. Гомумән, ул алар хакында көннәр буе сөйләргә мөмкин. Мәсәлән, Малик абый әйтүенчә, бал кортлары искиткеч синоптиклар да. Һава торышын бер көн алдан хәбәр итәләр.

Ашказаны җәрәхәтләреннән, ашкайнату системасы авыруларыннан дәвалану ысулын да күрсәттеләр миңа. Аның өчен бал икмәге (перга) белән прополисны катнаштырып эчәргә кирәк. Бал икмәге үзе генә дә иммун системасын ныгыта. Бу бал ризыкларына аллергия булмаган кешеләргә кагыла.

Әллә гел кырда булгангамы, Малик абыйга 50 яшьне дә биреп булмый. Аяклар авырта дип зарланса да, гел аяк өсте, чабып кына йөри. Ул кадәр йөрүгә яшь кешеләрнең дә сирәге чыдар. Әңгәмәбез вакытында кабат-кабат хәләле Саимә апаны мактап куюы да мактауга лаек. Без хатын-кызлар өчен ир-атның җылы сүзеннән дә зуррак бүләк бармыни?!

– Эшемнең уңышлы баруы, гаиләмнең матур, тату булуы, бүгенгәчә сау-сәламәт булып эшләп йөрүем – Саимә апаң казанышы! Ул булмаса боларның берсе дә булмас иде! – диде Малик абый горурланып.

– Умартачыларга яки фермер булырга тәвәккәлләгән кешеләргә нинди теләкләрегез бар?

– Тулаем ышанган кешеләр белән генә кырда эшләп була.

Безнең хуҗалыкта ышанычлы кешеләр. Әйтик, берсе улым гаиләсе.

Шулай ук умарта тотасы килгән кешеләргә шуны әйтәм: умартачы кеше бал корты кебек үк эшләргә тиеш! Ул бит умартаны ачтым да, балын җыйдым гына түгел, аның эше бик күп. Теләк бик көчле булса, калганы тәҗрибә белән килә инде аның…

Табигать дәвалый

Бал катнашында маскалар

Бал табигать биргән татлы бүләк кенә түгел, ул матурлык һәм сәламәтлек өчен күп мөмкинлек ачучы байлык та. Аны Борынгы Мисырда, Грециядә дә кулланганнар. Клеопатра матурлыгы турында сөйләгәндә, бал искә алынмый калмый. Бал – яшьлек чыганагы! Тире корыган саен, биттәге җыерчыклар көннән-көн арта. Бал белән битлекләр ясасагыз, ул юка элпә хасил итеп, тиредәге дымлылыкны саклый.

Тукландыручы битлек

1 кашык бал, 3 кашык эремчекне бер йомырка агы белән туглагыз да бит, муен декольте зонасына сөртеп, 30 минут тотыгыз. Башта – җылы, аннан салкын су белән юып төшерергә кирәк булачак. Арыган, кипкән тире шунда ук алсуланып, яңарып китәр.

Иреннәр өчен битлек

Көзге җил, кышкы буран вакытында иреннәрнең ярыла торган гадәте бар. Монда да бал ярдәмгә килер. Ул дезинфекция ясап кына калмый, яраларның тизрәк төзәлүенә дә булышлык итә. Иреннәрегезгә калын итеп бал сылагыз да 20 минут тотыгыз. Соңрак йомшак чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Аннан иреннәр өчен балавызлы бальзам сөртсәгез, тагын да яхшырак булыр.

Декольте зонасы өчен битлек

Бал белән сыер маен бер үк күләмдә катнаштырып, аны муенга һәм декольте зонасына сөртергә мөмкин. Ул вак җыерчыкларны бетерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бер кашык җылытылган балга, 1 кашык эремчек һәм йомырка сарысы туглап та тәннең шул өлкәсенә сөртергә, 20 минуттан юып төшерергә мөмкин. Эффекты шул ук булачак.

Куллар өчен глицеринлы крем

3 аш кашыгы глицерин, 1 чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы бал һәм 0,5 стакан суны бик яхшылап болгатып кулга сөртергә. Ул кипкән тирене йомшарта, кубалакланган урыннарны яңарта.

Тәмлетамак

Баллы йөрәк

250 гр бал, 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 2-3 аш кашыгы эретелгән сыер мае, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 1 аш кашыгы ром, тәменчә (1 чәй кашыгы тирәсе) төелгән тәмләткечләр (әнис, канәфер, мөшкәт чикләвеге (мускатный орех), корица), 3,5 стакан он кирәк булачак.

Иләнгән онны шикәр комы белән туглыйбыз, бал, йомырка, май, тәмләткечләр, аш содасы белән ром кушабыз һәм йомшак камыр басабыз. Әлеге камырны 12 сәгать җылы урында тотарга кирәк. Соңыннан 5 ммлы итеп җәябез дә, шул камырдан йөрәк рәсемнәре кисәбез. Он сибелгән табага йөрәкләрне тезеп, кызган мичкә тыгып, алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Кайнар килеш тугланган йомырка сөртеп, суынгач, кондитер шприцы ярдәмендә аларны шикәрле сироп (йомырка агы+шикәр оны) белән бизибез.

Эремчек һәм бал белән запеканка

30 гр бал, 100 гр эремчек, 15 гр манный ярмасы, 60 гр сөт, 15 гр шикәр комы, 1 йомырка, 5 гр сыер мае, 5 гр лимон үзәге, ванилин кирәк.

Сөттә уртача куелыктагы манный боткасы пешерәбез. Шуңа шикәр комы, йомырка, теләк буенча ванилин, тоз, лимон үзәге кушып туглагач, эремчек өстәп болгатабыз. Әлеге массаны майлы табага салып, өстенә тугланган йомырка сөртергә, шикәр оны сибәргә кирәк булачак. Аннары кызу мичкә тыгып пешерәсе генә кала. Табынга куяр алдыннан запеканка өстенә җылытылган бал коясы.

Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(Безнең гәҗит, №38)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар