Укытучы зары…

Беләсездер, укытучы гомер буе белем туплый, белем күтәрү курсларына даими йөри. Компьютер, интернет, интерактив такта һәм башка инновацияләр артыннан куып өлгерергә дә кирәк бит. Гәрчә интерактив такталар авыл мәктәбендә бөтенләй булмыйча, кайберләрендә 90нчы елгы компьютерлар гына булса да. Узган атнада ТР Белем үстерү институтына белем алырга, квалификация күтәрергә килгән укытучылар белән очрашуга чакырдылар. Журналист буларак. Татарстанның төрле авылларыннан килгән мөгаллимнәр каршына чыгып баскач, югалып калдым кебек. Сәбәбе – алар арасында беренче укытучым Рәмзия Гәбделхәй кызы Рәхимҗанова да бар иде. Олыгайган, ләкин шундый ук ягымлы, җылы карашлы. Күзгә яшь тулды. Үз сентиментальлегемнән үзем оялып, сүзне ничек башларга белми тордым. Бүген мин үз укытучым һәм тагын күпләрнең беренче укытучылары каршында укучы түгел, ә журналист буларак чыгыш ясыйм.

Сүз, ничектер, үзеннән-үзе түгәрәкләнеп, бер юнәлеш алды. Татарстан мәктәпләре, андагы проблемалар, чишү юллары… Барысы да бер соравымнан башланып китте:

– Әйтегез әле, гомумән алганда, бүгенге укытучыларны борчый торган иң зур проблема нидән гыйбарәт?

– Укытучының дәрәҗәсе төште. Җәйге лагерьда батып үлгән кыз өчен дә укытучы гаепле, физкультура дәресендә сыйныфташы аяк чалганга егылып имгәнгән укучы өчен дә укытучы җавап тота… Саный китсәң, күп инде. Матбугат чаралары гел укытучыны хурлау ягында. Хәзер ата-аналар түгел, укучылар үзләре дә укытучыны хөрмәт итми. Иң борчый торган мәсьәлә шул. Безне һаман пычратмасыннар иде, – дип бер укытучы сүз башлау белән, аны башкалар күтәреп алды һәм мин читтән генә күзәтүчегә әйләндем.

– Арада начарлары да бардыр, әмма шулар аркасында бөтен укытучыга мөнәсәбәт үзгәрә. Хурлыйсын хурлагыз, тик үз эшенең остасы булганнар хакында да позитив язмалар басылсын иде. Гел кимсетергә генә димәгән, – диде икенчесе.

– Җәмәгать, ә сезнең авылларда клубта дежур торулар бармы? Клуб җитәкчесе генә тикшерсә ярамый микән укучыларны? Ник һаман укытучыларны чыгаралар? Балалар бөтенләй санга сукмый, шуңа карамастан, дежурда утырасы. Әле чираты да бик тиз әйләнеп килә.

– Без клубта түгел, урамда дежур торабыз. Кыш көне суыкта, көз көне яңгырда, яз көне пычрак изеп, урам буйлап укучыларны өйләренә куып йөрибез. Шул да булдымы укытучы эше?

– Без дә урамда йөрибез. Уйлап кына карагыз: мәктәптән кайтып, гаиләне ашатасың да, дәресләрне хәзерләгәч, урамга чыгып китәсең. Сезнекен белмим, әмма мин иремнең күзенә карарга оялам. Кич чыгып китүне ул ничек аңларга тиеш?!

Менә шулай берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, кемдә “нәрсә яшәвен” уртаклаштылар.

КӘГАЗЬ БОТКАСЫ…

Бергә яшәүче иптәш кызым да Казан мәктәпләренең берсендә инглиз теле укытучысы һәм психолог булып эшли. Иртәнге 6да йокыдан торып эшкә чыгып китә, кичке 6дан соң кайтып керә дә, кайчагында ашарга да онытып, дәрес хәзерләргә утыра. Икәүләшеп дәфтәр тикшергән вакытлар да аз түгел. Аның кәгазьләре ике шкаф! Шул шкаф өсләрендә дә яңадан берничә катыргы тартма кәгазь боткасы. Бөтен сөйләгән сүзе – укучылар һәм аларның ата-аналары. Шәхси тормышы интернет һәм телефон белән генә чикләнгән… Кыскасы, аның белән бергә яши-яши, үзем дә укытучыга әйләнеп беттем инде.

Татарстан мәктәпләреннән җыелган укытучылар да кәгазь эше күплегеннән зарлана башлагач, әллә ни исем китмәде, чөнки шуны көткән идем. Мин дә ул ботканы көн саен күрәм!

– Кәгазь эше шулкадәр күп, хәтта балалар белән эшләргә вакыт та калмый, – дигән укытучыны аңламыйммы соң инде?!

– Я янгын сүндерүче килеп керә, я санэпидстанция, я башка берәр оешмадан. Барысының да кәгазьләре урынында булырга тиеш. Шуңа өстәп, журнал тутыру, дәфтәр тикшерү, башка вак-төяге… Мәктәп гел укудан гына тормый: төрле атналык, кичәләр, мәдәни-күңел ачу чараларына да вакыт табарга кирәк. Хәзер менә журналны электрон вариантта да (димәк, компьютерда), кәгазь вариантта да тутырырга кушалар, – дип аларга икенчесе кушыла.

– Кәгазь эше белән районга да атнасына 4-5 тапкыр барган чаклар була, – дип, өченчесе элеп ала.

– Укытучылар елының нинди дә булса уңай яклары булдымы сезнең өчен?

– Бернинди дә уңай ягы булмады! Конкурслар артты, ә аларга әзерләнү мәҗбүри. Димәк, болай да кысан вакытыбызны тагын да кыстылар. Ноутбук бирдек дип мактандылар, аларны биргәч, җаваплылык тагын да артты. Аларга өстәп, тагын да күбрәк кәгазь тутыру йөкләнде.

Тагын бик күп тискәре якларын санады укытучылар үзләренә багышланган 365 көннең! Баксаң, ул алар өчен чын сынау булган икән. Янә, бергә яшәүче иптәш кыздан чыгып, хезмәт хакы мәсьәләсен дә әйтим әле. Алар аз ала, киярләренә түгел, ашарларына да җиткерә алмый, дип зарланмыйм, аны хәтта беренче сыйныф укучысы да белә. Болай да 6-7 мең сумнан артмаган эш хакы өчен иптәш кызым калтырап тора бүген. Чөнки тагын ниндидер реформа булган һәм бу ай өчен түләү шул үзгәртеп кору нигезендә башкарылачак, имеш. Нидән гыйбарәт соң ул дисезме? Укытучы акчасы хәзер ничек эшләгәнгә карап түләнәчәк. Ул ике өлештән торачак: оклад (70%) һәм өстәмә процентлар (30%). Өстәмә процент дигәненең бер өлеше (25%) эш стажына, категориягә, мактаулы исемнәргә һәм башкаларга бәйле булса, икенчесе (5%) авыл мәктәпләрендә укытучылар өчен. Хезмәт хакы арта икән дигән имеш-мимеш йөрсә дә, иптәш кызым моңа ышанмый. “Киметмәсеннәр генә инде, Укытучы елына бүләк шул булыр”, – дип, акча аласы көнне көтә.

– Моннан ун ел элек укырга кергән бала белән быелгысы арасында нинди аерма бар?

– Белем дәрәҗәсе, мәктәпкә әзерлек ягыннан укый белеп килүчеләр дә, бөтенләй хәреф танымаучылар да бар. Соңгы елларда рус телен яхшырак белеп киләләр. Элек алай түгел иде, – диде бер укытучы.

– Хәзерге бала гиперактив! – диде икенчесе.

– Хәзер без икенче буын ата-ана белән эшли башладык. Яшьләр күп дигәндә, ике бала таба. Аларны да карарга вакытлары юк, җаваплылык тоймыйлар: бала гел урамда, я компьютер каршында. Шуңа микән, алар артык тәртипсез һәм “ярамый” дигән сүзне белми. Бер-бер хәл булса, ата-анасына кайтып зарланалар, тегеләре баланың бөтен сүзенә карусыз ышана һәм мәктәпкә йөгерә. Аннары гел укытучы әшәке…

– Хәзерге балалар аралаша белми. Уйнап, уенга кереп, бер-берсе белән уртак тел таба алмый. Бу шул компьютерлар аша гына аралашып өйрәнү дип аңлыйм үзем… Мәктәпкә әзерлек курслары да балаларны күбрәк аралашырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Уңай ягы шунда: информатика дәресенә кергәндә үк компьютерны белүләре.

– Китапханәгә йөрми хәзергеләр, иң зур аерма шулдыр. Укымыйлар…

– Үзегез ай дәвамында белем алган курсларның файдалы якларын саный аласызмы?

Укытучылар чиратлашып, бер үк сүзне кабатлады:

– Ректорыбыз Рәис Фалих улы Шәйхелисламовка, курсларның җитәкчесе Илсөя Тәлгать кызы Сәгъдиевага рәхмәт. Ул безне лекцияләрдә генә утыртмады, мәктәпләр буйлап дәресләр карап йөрдек. Васильево мәктәбенә барып, искиткеч матур дәрес тә карадык, “Кол Шәриф” мәчетендә Рамил Юныс тарафыннан гаҗәп вәгазь дә тыңладык.

– Бала-чага кебек метроның бер башыннан икенчесенә утырып йөрдек, шәһәр буйлап сәяхәт кылдык. Казан шулкадәр матурланган…

– Ял иттек, рухи азык алып кайтабыз.

– Ә минуслары?

– Өйдән шалтыратулар бердәнбер минус булгандыр. (Көләләр.)

“МИН СИНЕҢ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!”

Озата чыкканда, беренче укытучым Рәмзия апа аркамнан сөеп: “Мин синең белән горурланам!” – дип, тагын бер кат кабатлады. Ышанасызмы, тормышта ирешкән уңышларым өчен, әнә шул дүрт сүзгә рәхмәтле мин. Мәктәптә укыган чакта фән олимпиадаларында җиңү, район конкурсларында призлы урыннар яулаганда да, матбугат чараларында язмаларым басылганда да иң беренче мине мактаучы, үсендерүче кеше беренче укытучым булды. Авылны сагынудан университетны ташлап кайтыр дәрәҗәгә җиткәч тә, юлымда Рәмзия апа очрап: “Язмаларыңны укып барам, кая барсам да, синең белән горурланып, ул минем укучы дип мактанам”, – дигән иде. Шул сүзләрдән соң ни йөзең белән укуны ташлап кайтмак кирәк!

Беренче укытучысын һәркем яратып искә аладыр, аңлыйм, әмма минеке кебек укытучы башка мәктәптә юк.

…Беренче сыйныфта укып йөргән вакыт. Мәктәп өебез янында гына диярлек. Әни еш кына иртүк эшкә чыгып китә. Шундый көннәрдә мәктәпкә килгәч, иң беренче эш итеп озын, калын чәчемне тарап үрүче дә беренче укытучым булды. Күпсенмәде. Юкса бу эш өчен аңа берәү дә акча түләми ич. “Кызларның чәче озын булырга тиеш, кистермә, яме”, – дип һәрдаим кабатлап торучы да – Рәмзия апам. Ул чакта аның озын чем кара чәченә һәрберебез кызыга идек. Чып-чын икенче әни! Беренче сыйныфның һәр мизгеле күз алдымда тора. Әнә ул Ләйләгә “с” хәрефен әйтергә өйрәтә, Лидиянең кулыннан тотып, хәрефләрне яздыра, Венераның уку тизлеген яхшыртыр өчен, сәгатьләр буе дәрестән соң утыра… Шуларга өстәп, һәрберебезнең көндәлеген дә алып барган икән. Беренче язылган хәрефләр дәфтәре, сыйныфта булган кызыклы хәлләр, тәүге мәхәббәт маҗараларына кадәр бар аларда. Һәркемгә индивидуаль якын килү шул буладыр. Ул бу дәфтәрләрне 11 сыйныфны тәмамлагач, кулыбызга тоттырды. Ничә ел буе саклаган бит.

Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач та, ирешкән уңышларыбыз белән кызыксынып торучы, әле дә: “Ул бит минем укучы”, – дип горурланучы укытучым алдында бүген баш иям.

Бер башлагач, тагын бер кеше турында да искә аласым килә. Миңа 4-5 яшь вакытта көн дә бер укытучыны мәктәптән каршы ала идем. Каршысына чыгуымның сәбәбе – туры килгән саен, я татарча бер матур китап, я төрле төстәге акбур, я башка бер файдалы бүләк ясый иде ул. Беренче әлифбам, бүген дә саклана торган кечкенә кыңгыравым да – аның бүләге. Фәвия Фатыйх кызы Сабитова турында сүз бара. Ул бүген Вахит авылында тормышта. Әбием дә 42 ел буе укытучы булып эшләгән. Кыскасы, гел укытучылар арасында яшәдем һәм яшим.

Хөрмәтле укытучылар, сабырлык телим сезгә. Тиздән “Укытучы елы” дип аталучы мәхшәр дә үтеп китәр һәм тынычлап калырсыз. Тагын бер теләк: мин Рәмзия апаны һәрдаим яратып искә алган кебек, сезне дә хөрмәтләп һәм ихластан сагынып искә алучы укучыларыгыз күбрәк булсын иде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №40)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар