Удмуртиядә татар моңы

Читкә сибелгән милләттәшләребезнең тырышып-тырмашып яшәп ятуын күреп кайтасың да милләт кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Татарстанда, аеруча татар авылларында милләт мәсьәләсе әллә ни кискен куелмаган әле. Татарча аралашабыз, татарча яшибез. Бу яктан без бәхетле дә кебек. Шуңа күрәме, арабызда милләтнең бүгенге хәленә битараф калучылар күп. Ә менә читтәге татарлар, бездән аермалы буларак, үз теленә ныклап ябышып ята.

Үтеп баручы елда Чуашстан, Пенза, Башкортстан һәм башка төбәк татарларының тормыш-көнкүреше белән танышырга туры килде. Ул хакта язгаладым да. Әйтергә кирәк, читтә яшәүче милләттәшләребез гаять бердәм. Телне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен, алар кулга-кул тотынышып тормыш итә. Шул максатлардан нинди генә чаралар уйлап чыгарылмый. Татарстан кешесе – алар өчен иң зур кунак. Казаннан килгән һәркемне алар иң якын туганыдай каршы ала, чын күңелдән шатлана белә.

Ел башында Чуашстанда “Урмай моңы” фестивалендә булып кайтканнан соң, “Җырчылар курорты – Урмай” (7 февраль, 2010 ел) язмасы басылган иде. Узган атнаның шимбәсендә Удмуртиядә узучы “Ижау моңнары” фестиваленә барып эләктем. Дөрес, ул масштабы ягыннан “Урмай моңы” кебек үк зур булмаса да, бик әһәмиятле чара. Икесенең дә максаты уртак – татар халкын берләштерү, җыр-моңыбызны саклап калу, гореф-гадәтләребезне торгызу.

“Ижау моңнары” фестивале беренче тапкыр 1992 елда ук үткәрелде. Ул чакта әлеге чара Татар иҗтимагый үзәге рәисе Мәсгуд Гаратуев башлангычы астында старт алган булган. Тарих кабатлана. Тик яңа, заманча форматта.

Бер караганда, фестиваль Удмуртия татарлары арасындагы иң сәләтле моң ияләрен, биючеләрне, ансамбльләрне билгеләү өчен оештырыладыр кебек. Ләкин аның әһәмияте анда гына түгел. Әйтик, быелгы сайлап алу турлары Удмуртиянең дүрт ноктасында үткәрелгән – Сарапул, Можга, Ижау шәһәрләрендә һәм Балезино районы Кистем авылында. Анда барысы 500ләп кеше катнашкан.

– Дөрес, һәрберсе сәләтле җырчы иде дип әйтмим, ләкин алар зур әзерлек белән килде. Костюмнар тегелгән, җыр-бию әзерләнгән… Тик йөзләгән халык арасыннан 30 гына кеше финалга чыкты. Күпме күз яшьләре булганын күрсәң… Катнашучыларның саны, андагы хис-кичерешләр, әзерлек барышы фестивальнең күпләр өчен ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын күрсәтә. Аның нәкъ менә шул әзерлек өлеше һәм сайлап алу турлары фестивальнең үзенә караганда да әһәмиятлерәктер әле, – диде Удмуртия милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов.

Алай гына да түгел, шундый фестивальләрдә катнашу татарларны табыштыра, таныштыра, берләштерә дә…

Ижау шәһәрендә урнашкан Халыклар дуслыгы йорты халык белән шыгрым тулы иде. Алып баручы чараны башлап җибәргәндә үк төп фикерне әйтергә ашыкты: “Балаларыбыз гореф-гадәтләребезне белеп үссен, динле, телле, җырлы, моңлы булсын!”

Иж буйлары бигрәк ямьле,

Бормалы юллар.

Яшьлегемә канат булып

Тибрәнә җырлар…

Иж елгасы буенда яшәүче татарлар шулай дип җырлый. Кайсы җирлектә яшәвенә карап, халкыбыз фольклоры да үзенчәлекле төсмер ала шул. Татарларның сибелеп яшәвен исәпкә алсак, фольклорыбызның да башка халыкларныкына караганда күпкә бай һәм ни өчен һәр төбәктә төрле булуын аңларга мөмкин.

Удмуртлар белән иңгә-иң терәп яшәгән милләттәшләребезнең мәзәкләре дә удмуртлар белән бәйле икән. Мәсәлән, “Авылдашлар” ансамбле “Күпердә” исемле күренешне сәхнәләштерде.

Дүрт татар кызы белән шул ук сандагы татар егете күпердә очраша. Егетләр сорау бирә:

– Нәрсә кызлар, болай матур киенеп, ар егетләре янына киттегез мәллә?

Тегеләре үзара пышылдашып алгач, боларга төрттереп җырлап җавап кайтара:

“Безнең татар егетләре

Кара костюм кияләр.

Кара костюм кияләр дә

Ар кызларын сөяләр.”

Шулай шаярып, такмак җырлаганнан соң, татарча биеп күңел ачты яшьләр. Кызыгы шунда: биредәге милли биюебездә дә удмурт халык биюе элементларын табарга мөмкин.

Каршымда утырган ике апа тәнәфес вакытында эчке кичерешләре белән уртаклашырга ашыкты.

– Бигрәк күңелле. Безнең яшь чак белән чагыштыра торган да түгел. Костюмнарын гына күр. Берсеннән-берсе матур. Ул биюләре… Телевизордан да бу кадәрен күрсәтмиләр, – диде берсе.

– Әйе шул. Үзем дә сокланып утырдым. Сикереп торып, чыгып биисем килә. Безгә дә татарча биюләр белән дискотека кебек нәрсә оештырсыннар да татарча биисе иде, – диде икенчесе.

Казаннан килгән Вил Усманов та, чарада катнашып, берничә җыр башкарды. Тагын бер кат төшендем: Татарстанда безнең җырчыларны шулкадәр алкышламыйлар, “Афәрин”, – дип кычкырмыйлар. Ә чит төбәкләрдә бу – гадәти хәл. Фестиваль өч сәгатьтән артык дәвам итте.

“Ижау моңнары” фестиваленең тагын бер үзенчәлеге шунда: бу чара тулысынча татар байлары – җирле эшмәкәрләр һәм иганәчеләр ярдәмендә оештырылган. Гомер-гомергә татар халкы шундый байлар исәбенә мәгарифле, мәдәниятле булган, күтәрелгән, чәчәк аткан. Шул бердәмлек исәбенә сакланган да. Уйлый күрмәгез: Ижау байлары фестиваль оештырып кына йөрми, алар мәчетләр дә сала, татар балалар бакчалары ачуда да зур роль уйный… Гомумән, Ижау татарлары һәм аларның тормышы турында киләсе саннарның берсендә тәфсилләп язармын әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Ижау-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар