“Төшемдә догалар өйрәнәм”

Зәмзәмия апаның куллары алтын– Аның куллары могҗиза ясарга сәләтле. Хәтта табиб диагноз куя алмаган авыруларны да үзенең тылсымлы кулы белән дәвалый, өметсез авыруларны да аякка бастыра ул. Озак вакытлар хастаханәдә ятып тернәкләнә алмаган баламны бер карау белән аякка бастырды. Өмет өзә башлаган идек инде юкса, – диде бер танышым. – Аның яныннан бөтенләй башка кеше булып чыгасың.

Аллаһы Тәгаләнең нинди генә могҗизасы юк. Бер карасаң, дөньяда яшәвебез – үзе үк могҗиза. Һәрберебезнең кабатланмас шәхес булуы, тышкы кабыкның гына түгел, рухи ягыбызның да уникальлеге – гаҗәеп хәл. Шуңа өстәп, һәрберебезнең үзенә генә хас таланты – Аллаһы бүләкләренең берсе булган сәләте бар. Балык Бистәсендә көн итүче Зәмзәмия апа Мөхәммәтшинаның да дәвалау көчен табигать тарафыннан бүләк ителгән могҗиза итеп кабул иттем һәм очрашып, әңгәмә корырга булдым.

– Зәмзәмия апа, кешеләрне дәвалый алуыгызны кайчан, ничек сиздегез?

– Җиде-сигез ел элек кенә бу эш белән шөгыльләнә башладым, тик аңарчы ук үземдә шундый сәләт барлыгын тоемлый идем. Авырыйм дип зарланган кешеләргә кагылып торсам, бераздан үзләре үк хәлләре җиңеләйгәнен әйтә иде. Тора-бара бу көчнең артуын аңладым. Аны кулланган саен, арта гына икән. Кешеләрнең кыйммәтле әйбере югалса да, авыл җире булгач, терлекләре кайтмаса да, кайда икәнен әйтеп биргән очраклар булгалады. Әкренләп, шул көчемне файдаланырга өйрәнә башладым. Әнием әйтүенчә, әбием дә шулай кешеләрне дәвалаган. “Авыруым сезнең ишегалдында гына төшеп калды”, – дип әйтә торган булганнар аңа.

– Балаларыгызда да шундый сәләт сизелмиме?

– Юк, аларда сизелми. Абыемда бар иде. Аның дәвалаган кешеләре булды, ләкин бу аның үзенә зыян китерде. Куллана белмәде ул аны. Кеше авыруын алгансың икән, аны чыгара да белергә кирәк.

– Югалган әйберләрнең дә кайдалыгын әйткәнсез, димәк, күрәзәлек сәләтегез дә бар?

– Әйе, анысы да бар, ләкин мин кешенең гомер юлын карау ягында түгел. Дәвалау белән шөгыльләнәм. Искәрмә ясаган очраклар була. Чөнки кайбер чакта кешенең язмышына чит көчләр кагылганы ярылып ята. Бу очракта тылсым көче белән язмыш сукмагын ачарга булышабыз.

– Кешенең язмышын үзгәртеп буламыни?

– Була. Бозым, күз тиюләр аркасында кеше тормышы начар якка үзгәрә. Ул һәрвакыт авырып тора, төрле әгъзалары сызлана, яшәүгә дәрте сүнә. Күз тию бозымнан аз гына җиңелрәк. Шулай да бик куркыныч. Аның аркасында үләргә дә мөмкин. Кешенең юлын чистартып, аңа юл ачкач, үземә дә рәхәт булып китә.

– Дәвалаганда сезнең көч җитмәгән вакытлар буламы?

– Әлбәттә, була. Андый кешеләргә шунда ук больницага барырга киңәш итәм. Ләкин нинди дарулар кирәген әйтә алмыйм. Чөнки, беренчедән, медицина өлкәсендә белемем юк. Икенчедән, дару дәва булса да, икенче җиргә зыян салырга да мөмкин. Шуңа күрә мондый зур җаваплылыкны үз өстемә алмыйм.

Күптән түгел генә Яр Чаллы шәһәренә баргач, шундый очрак булды. Бер ир-атны, операция кирәк дип, больницага җибәрдем. Аның сидек юлында шеш күрдем һәм эчәге дөрес ятмый иде. Барды, шешен алдырып, операция ясатты, калганын мин дәвалап бетердем. Хәзер ул тулы канлы тормыш белән яши, эшли.

– Сезгә килгән кешенең сәламәтлеген ничек карыйсыз?

– Әгәр кеше исемен әйтә икән, димәк, аның тормыш юлын карарга рөхсәт бар дигән сүз. Шул рөхсәт булмаса, кешенең җанына кагылмыйм. Мин үз алдыма берничә сорау куеп эш итәм. Бу кеше үзен ничек хис итә? Сәламәтлеге ничек? Караганда, иң беренче саулык күренә. Бозым аркасында булса, бу кешегә кемнәр зыян иткәнен ачыклыйм. Ләкин кешесен бик әйтмәскә тырышам, чөнки үч алу, ачу саклау кебек гамәлләр кирәкле эш түгел, мөмкин булса, аны әйләнеп үтәргә кирәк. Әйберләр өшкереп биргән очраклар да була.

– Кешене фотосурәт аша дәвалап буламы?

– Дәвалаганда үзе булса яхшырак. Шулай ук фотосурәт аша да җиңелчә тәэсир итәргә мөмкин.

– Нинди авырулардан дәвалыйсыз?

– Төрлесе бар. Иң мөһиме: кеше яныма килгәч, үзенең кайсы урыны авыртканын әйтмәсен. Ул мине бутый гына, чөнки кайсы җире авыртканын үзе дә белмәскә мөмкин. Табиблар тарафыннан дөрес диагноз куелмаган очраклар була. Мәсәлән, бер баланың тамагы авырткан иде. Аны карагач, сәбәбе бавырда булуы ачыкланды.

Икенче бер очракта, бер ханымның йөрәгендә сыеклык җыелган иде, берничә сеанстан соң ул бөтенләй бетте. Хәтта үзен дәвалаган табиблар да шаккаткан. Нәрсә белән дәваладың дип сорап, аптыратып бетергәннәр. “Барыбер аңламыйсыз!” – дип җавап биргән. Алкоголизм белән чирләп килүчеләр дә була. Мәсәлән, гомер буе аракыдан башка яши алмаган бер ир-атны да аякка бастырдым. Хәзер аның тормышы бөтенләй яхшы якка үзгәреп китте, бүген ул зур урында эшли.

– Ничек дәвалыйсыз?

– Кешегә тотынгач, кулым уттай кыза башлый. Ахырдан үзе әкренләп суына. Арада нинди элемтә булуын аңлата алмыйм.

– Чынга аша торган төшләр кермиме үзегезгә?

– Юк, андый әйбер юк. Төшемдә догалар өйрәтәләр. Әбием дә төрле догалар өйрәтте, ләкин аларын истә калдыру авыр иде. Ә менә төштә өйрәтә торганнары җиңелрәк истә кала, ничек укысалар, шулай ук ятлана. Бөтен доганы башка тутырган кебек.

– Үз язмышыгызны карап, үзгәрешләр кертә аласызмы?

– Юк. Үз тормышыңның яхшы булуын телисең, алда торган авырлыкларны күрергә теләмисең, гадәттә. Шуңа күрә үзеңә читтән торып карап булмый. Күрәсе дә килми. Балаларымны да авырган очракларында гына карыйм. Чөнки аларда минем кан ага. Шуңа күрә үзем аша чирләрен чыгарганда, бик авырыйм. Мөмкинлегем булса, мин аларга үз җанымны дә бүлеп бирер идем дә бит. Аларның язмышларын үзгәртә алмыйм, бары тик дәвалый гына алам.

– Зәмзәмия апа, гадәттә, багучылар үзләреннән соң дәвалау осталыгын кемгәдер калдыра. Бу турыда уйланганыгыз юкмы?

– Дәвалау осталыгын кемгәдер бирер өчен, ул көч туганда ук аңа салынган булырга тиеш. Үземдә сабый чакта ук шундый сәләт булганын хәзер искә төшерәм. Тавыкларны сыйпап йоклата идем. Ул вакытта балалык белән моның нәрсә икәне аңлашылмаган. Үземә дә, иптәшләремә дә бу кызык кына булган.

Әлеге көч бөтен кешегә бирелми дә бит ул. Мәсәлән, ике кызымның берсендә дә юк. Ә менә туасы оныкчыгымда әлеге тылсымның барлыгын сизәм. Исәбем, Алла кушса, сәләтемне аңарга калдыру.

– Дәвалаучылар күп. Сез ни белән аерылып торам дип саныйсыз?

– Беренчедән, кешенең тормышына тыкшынмыйм. Рөхсәт булган очракта да, үз мөмкинлегемне белеп эш итәм һәм тиеш булмаганын эшләмим. Икенчедән, кайберәүләр чит кешенең яшәү көче белән “туклана”. Мин, киресенчә, үзем көч бирәм. Шундый дәвалаучыдан килгән бер ханымга исем китте. Булышасы урынга, киресенчә, бөтен көчен алганнар. Аның тормышы да, эше дә багучыдан соң кире якка үзгәргән. Кешенең яшәү көче булса, ул ерактан ук елмаеп тора, тормышыннан, үз-үзеннән канәгать була. Ә бу хатын күз алдында сүнеп бара. Минем максат – кешеләргә ярдәм итү, Аллаһы биргән мөмкинлекне тирә-юньгә саваплы гамәлләр кылып файдалану.

***

Зәмзәмия апа мин аның янында утырган арада гына да ничәмә шалтырату кабул итеп, үз киңәшләрен бирде. Файдасын күрүчеләр бар икән, бәлки, чыннан да, ышанырга мөмкиндер аңа. Хәер, ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше. Бәлки, сезнең янәшәдә дә шундый зур көчкә ия кешеләр яшидер. Бәлки, нәкъ менә шундый кешеләр сезне ниндидер авырудан аякка бастыргандыр. Шулар хакында безгә дә языгыз. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп арабызда. Ә игелекле гамәл ул игелек белән әйләнеп кайта.

Илдинә ЯДКӘРОВА

(“Безнең гәҗит”, №49)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар