Төрмәдән хат

Аның тормышы белән күпләр кызыксынды. Ул суд залында: “Әни, ышан миңа, мин гаепле түгел!” – дип, Коръән тотып, күз яшьләре белән ант итте. Ә Казанның Киров район суды 26 яшьлек Фәнис Вәлиуллинны 8 ел ярымга каты режимлы колониягә озатты, шуңа өстәп, 100 мең сум күләмендә штраф та салды. Фәнис һәм аның якыннары бу хөкемне нахак дип саный.…2009 елның март аенда милиция формасы кигән ике адәм мылтык тотып, “Тойота” машинасына һөҗүм итә. Машинаны талый… Һәм бу Фәнис эше дип табыла. Шаһитлар күрсәтмәләре киресен дәлилләсә дә. Бу хакта без язган идек (“Куркыныч гыйбрәт”, №18, 2010 ел). Ул чакта мәкаләм газета укучыларны Югары суд хөкем карарын тыңларга чакырып, “Кабат бу темага әйләнеп кайтырмын әле”, – дип тәмамланды.

Узган атнада төрмәдән хат алдым. Кызганыч, Фәниснең язмышы мисалында бөтен илебезнең хокукый системасына анализ ясап, кеше гомеренең сукыр бер тиен дә тормавын күрәбез. Бәлки, шуңа күрә дә Фәнистән килгән хатны укыганда күз яшьләремне тыя алмаганмындыр. Кыскартып, аны сезгә дә тәкъдим итәм.

***

Исәнмесез, Эльвира! Иң башта, әлеге хатны нигә шулай озак көттерүемне аңлатасым килә. Ул бер тапкыр татарча язылган иде инде. Колониягә килгәч тә, сезгә җибәрермен дип уйладым, ләкин биредә бөтен хатлар русча гына язылырга тиеш икән. Шуңа күрә хәзер үз хатымны тәрҗемә итеп утырам.

Иң беренче сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Мине аңлаган һәм ярдәм кулы сузган бердәнбер журналист булдыгыз, башкалар эшен югалтырга курыкты бугай…

Аңлавыгызча, мин хәзер рәшәткә артында. Димәк, Югары суд барысын да үзгәрешсез калдырды. Суд булганчы минем яктан булган шаһитләр ялган детекторын үтте. Эксперт минем файдага нәтиҗә ясады. Ләкин, ни өчендер, Югары судның кассацион билгеләмәсендә бу хакта берни дә әйтелми. Суд утырышында да судьялар коллегиясе бары тик прокурор ягында булды. Минем як инкарь итеп булмый торган дәлилләр китергәндә, судьялар коллегиясе колагын “ябып”, күзләрен “йомып” утырды.

Мисалга, бер факт китерәм. Ул да безнең хокук саклау һәм суд системасындагы законнарның ни дәрәҗәдә кулланылуын күрсәтә. Бер ел дәвамында үз күрсәтмәләремне ялган детекторында тикшертү өчен, гаризалар яздым, тикшерүчегә дә, судьяларга да мөрәҗәгать иттем, ләкин аңа да тискәре җаваптан башканы ишетмәдем. Күп үтенечләрем кире кагыла килде. Мәсәлән, Югары судта РФ Җинаять кодексында язылган хокукым чикләнде, гариза бирү мөмкинлегем булмады. Ни өчен икәнен үзегез дә аңлыйсыздыр. Әгәр ялган детекторын үтеп, барлык күрсәтмәләрем дә дөрес икәне күренсә, җинаятькә катнашым юклыгы ачыла иде бит. Югары судка бер ай алдан ук үз акчама ялган детекторына барам дип гариза язган идем юкса. Башта җавап булмады. Аннары судта судьялар: “Безгә ул кирәк түгел”, – дип җавап бирде. Әлбәттә, ул аларга кирәк түгел, ул рәшәткә артында утыручы миңа гына кирәк. Судта әлеге экспертизаның кирәклеге һәм нахак итеп өелгән җинаятьне кылмавым хакында аңлаттым, ләкин судьялар коллегиясе миннән көлде генә.

Закон бозылуның тагын бер кечкенә генә, ләкин мөһим очрагы: мине гаепле дип тапканчы, психиатр тикшерүе уздырылырга тиеш иде. Чечнядагы сугыш хәрәкәте ветераны бит мин! Ләкин ул үтәлмәде. Бу үзе үк карарны кире кагу мөмкинлеге бирә. Күрәсең, Татарстан судьялары әле, өстәвенә, табиб тадыр.

… Карарда мондый сүзләрне укырга мөмкин: “Суд яклаучы ягы шаһитләренә ышанмый, чөнки алар гаепләнүченең якын туганнары булып тора”. Ләкин чынлыкта мөһим шаһитләремнең берсе дә безгә туган түгел. Аның берсе Әнәс Зиннәтуллин – Хәлиуллиннар күршесе. Гомер буе белгән үз күршем дә түгел, ә элек йөргән кызымның күршесе. Ләкин менә каршы якның, димәк, зыян күрүчеләрнең бер-берсенә якын кешеләр булуын суд белә, биргән күрсәтмәләренә дә, никтер, ышана. Югары суд әнә шул район суды карарын дөрес дип тапты.

Республика Югары судында 10-15 секунд эчендә кеше язмышы хәл ителә һәм “законлы” карар кабул ителә. Видеоконференц-элемтә белән Югары суд утырышларында күп катнаштым. Җинаять эшләрен карау вакыты ягыннан Югары суд бөтен рекордларны суга.

Гомумән, мин китергән бөтен дәлилләр судьялар коллегиясен аз гына булса да уйланырга мәҗбүр итмәде. Бу урында бер мәкаль урынлы булыр: карга күзен карга чукымый!

Теге чакта мәкаләгезне газета укучыларны суд утырышына чакырып тәмамладыгыз. ТР Югары судындагы судьялар коллегиясенә утырышка 40 кеше килүе бер дә ошамады.

Хәер, Югары суд карарын мин инде алдан ук белә идем. Каян дисезме? Мине хөкем иткән судья Р.М.Камаловның әтисе Югары судта җинаять эшләрен карый, район судындагы Ф.Р.Сабитовның әтисе дә югары урында.

Изоляторда видеоконференция карагач, без әле егетләр белән елмаеп та куйдык. Суд залыннан чыгып киткәч, бераз керми торсалар, аларның киңәшләшүенә ышаныр идек, ичмасам. Алайса өченче судья үз артыннан ишек ябарга өлгерми, беренчесе карарны укырга дип, кире борылып чыга.

Күз алдына гына китерегез: елдан артык тикшерү изоляторында утырдым һәм шул вакыт эчендә бер генә аклау, гаепсез дип табу очрагы да булмады. Массакүләм мәгълүмат чаралары төрмәдәгеләрнең 30%ы гаепсезгә утыра дип сөйләгәндә, безнең суд 100%ка эшли.

Татарстан Республикасы Югары суды Президиумын да үттем. Аларның карары соңгы икесенә караганда да кыскарак иде: “Үткән ике инстанция дөрес карар кабул иткән, закон бозу очраклары күзәтелми”. Әлбәттә, карарга булган шикаятем дә шул килеш калган. Хәзер Татарстанда минем тагын бер инстанция кала – ТР Югары суды рәисе. Аның җавабы да шундый ук булачагына шикләнмим. Аннары Мәскәү Югары судына юл ачылачак. Ләкин анда да ниндидер үзгәреш булыр дип уйламыйм, чөнки 8 судьяның карарын кире каксалар, бу, үз чиратында, ТР суд системасының авторитетын төшерәчәк. Шуңа күрә алга барган саен, өметләр кими.

Хәзер кемдер кылган җинаять өчен утыруым түгел (монда минем әти-әни җәфа чигә!), ә дәлилләр китереп, барысын законга таянып аңлатканда да, карарны бөтенләй кире кагу мөмкин булганда да, шикаятьләремә коры формаль җавап (отписка) кына язып бирүләре, күрәләтә закон бозулары күңелне төшерә. Кабат беркая язасы да килми, ләкин өметләнеп, тагын кулга каләм аласың. Җавап кына шул ук. Менә хәзер дә уйлап утырам: тагын кая мөрәҗәгать итәргә икән?! Җавап нинди булачагын да беләм бит. Русия хокук яклау системасы шулай төзелгән һәм мин генә аны үзгәртә алмаячакмын!

Көлке булса да әйтим, мине монда төзәтергә дип яптылар. Нәрсәдән? Элек мин закон яклы кеше идем, димәк, миңа хәзер төзәлергә кирәк һәм кире якка. Нәрсәдән төзәлим соң, әйтегез? Бу сорауны шушы система башында утыручыларга бирәсем килә.

Сезне тагын нәрсә кызыксындырганын белмим дә. Миңа карата булган гаделсезлекләрне санасам, бик күпкә һәм озынга китәчәк.

Уңышлар һәм ихластан яхшылыклар гына теләп, Фәнис.

6 сентябрь, 2010 ел.

Закон һәм су

Бу җан авазына битараф калучылар булыр микән?! Андыйлар Фәнис урынына үз баласын яки иң якын туганын, ә бәлки, үзен куеп карасын. Еллар буе формалашкан, реформа арты реформа кичереп ныгыган, “үскән” суд системасын үзгәртә алучы табылырмы?!

Хатны алгач та, Фәниснең әнисе белән элемтәгә кердем. Йөрәгенә операция кичергән ана улы изоляторда булганда ук күз алдымда сулды. Суд утырышларында күрешкән саен, аның сабырлыгына исем китеп, сокланып карый идем. “Ник үзегезне җәфалап йөрисез, үзегезгә үк авыр бит, кайтыгыз”, – дисәм, һаман бер җавап яңгырый иде аннан.

– Сез нәрсә! Монда үз улымны күрергә киләм бит, рәшәткә артында булса да ул минем улым!

Бер күренеш әле дә күз алдында тора. Фәнис суд барышында су сорады. Әнисе сумкасыннан ярты литрлы пластик шешәдә минераль су чыгарып, улына сузган иде, суд приставлары бер селтәнүдә йолкып алды: “Ярамый!”

– Улымның эчәсе килә, бирегез инде, ул бит гап-гади су, – дип ачыргаланды ана.

Кул сузымы ераклыгында гына булып та, бер-берсеннән бик ерак иде алар бу вакытта. Арада закон яклаучылар!

“САБЫР БУЛСЫН, КӨРӘШСЕН!”

Фәнис Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышана. Кеше шулай корылган инде ул: авыр чакта бөек көчнең гаделсезлекне күрәчәгенә, авырлыктан йолып алачагына чын күңелдән ышанабыз. Үз проблемаларыбыз белән япа-ялгыз калганда сәҗдәгә егылып, җиңеллек сорыйбыз. Шундый нахакка рәнҗетелүчеләр очрагында әйтелгән пәйгамбәребез хәдисләре, хәзрәт сүзләре, бәлки, Фәнискә бераз ярдәм итәр, күңел җәрәхәтен азмы-күпме дәвалар дип, дин вәкиленә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Пенза өлкәсе, Кузнецк районы, Бистән авылы имамы Ислам хәзрәт Давыдов әлеге вакыйга белән танышканнан соң, менә ниләр сөйләде:

– Пәйгамбәребез өч кешенең догасы кабул кылына, ди. Шуның беренчесе – нахакка рәнҗетелгән кеше, икенчесе – мосафир, өченчесе – ата кешенең баласы өчен кылган догасы. Алар белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юк, ди. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләдән сорасын, сабыр итсен һәм аның теләге, һичшиксез, кабул булыр. Дөрес, бу да Аллаһы сынавы. Аның яшьлеге бу гаделсезлек белән көрәшеп әрәм булырга мөмкин, ләкин шуны да онытмасак иде: бер хәдистә әйтелгәнчә, “мөэмин кеше өчен бу дөнья – зиндан”. Тыныч, сабыр булсын. Бу әле үз хокукларын якламасын дигән сүз түгел. Ул нахакны үз өстеннән төшерү өчен, бар мөмкинлекләрне кулланырга тиеш. Аның янында булган кешеләр дә, аның хаксызга рәнҗетелгәнен аңлаучы бәндәләр дә аны үз-үзен яклаган кебек якларга тиеш. Белә торып та ярдәм итмәү – үзе үк гөнаһ.

Хәзер бит җәмгыятьтә чит кеше кайгысына битараф калу дигән әйбер бар. Пәйгамбәребез әйтә: “Золым кылучыга да, зыян күргән кардәшеңә дә ярдәм ит”. Рәнҗетелгән кешегә булган ярдәм аңлашыла, ә менә золым кылучыга нигә һәм ничек ярдәм итәргә? Бу очракта пәйгамбәребез болай ди: “Кулыннан тот! Золымны булдырмый кал!” Ләкин без кайчандыр кылынган золымга битараф калсак, ул үзебезгә үк әйләнеп кайтырга мөмкин һәм монда ялварулар ярдәм итәр микән?!

Тагын бер хәдис: әгәр бер бәндәне Аллаһы бәлале итеп, ә ул сабыр итсә, нигъмәтле итеп, шулар өчен шөкерана кылса, рәнҗетелеп, үзен җәберләүчене ярлыкаса, үзе золым кылып истигъфар кылса, ул кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә теләгәненә ирешер. Аллаһының бер исеме дә Гадел бит.

Бу егеткә безнең сәламне тапшырыгыз. Аның өчен, һичшиксез, дога кылырбыз. Сабыр итсен, золым кылучыларны ярлыкасын, иманлы булып калсын.

Дөресен генә әйткәндә, Ислам хәзрәт бик күп хәдисләр китерде, аятьләр сөйләде. Аларның барысын бирегә сыйдырып бетерү мөмкин түгел.

Фәнис, язган хатың өчен рәхмәт сиңа. Әле тагын хатлар аша аралашырбыз. Бәлки, газета укучыларның да сиңа әйтер сүзе бардыр, аларны да җиткерермен. Теләсә-кайсы адвокаттан да күбрәк укып, законнарны ятлап бетерүеңне чамалыйм. Киләчәктә үзең кебек рәнҗетелгәннәрне якларлык кеше булачагыңа да ышанам. Менә хәзер бу эшкә ничек итеп нокта куярга белми утырам әле. Шуңа күрә ноктасыз калдырырга булдым. Чөнки иртә…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №39)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар