Төркиядә безне сөйлиләр

Төркиядә татарларның сүз иреге барСоңгы арада интернет аша гына булса да Төркия матбугат чаралары белән танышып барырга тырышам. Дөресен генә әйткәндә, Татарстан һәм Русия сәясәтенең чынбарлыгын шул матбугат чаралары аркылы тагын да ачык аңлыйсың. Кем әйтмешли, читтән яхшырак күренә. Алар да бездә барган вакыйгаларны яхшырак күрәдер кебек тоела башлады. Безнең газета-журналлардагы кебек тел яшерү, әйтергә теләгәнне чеметеп-чеметеп кенә кыстыру юк анда. Бар да ничек бар, шулай язылган.

Тагын бер гаҗәпләндергән әйбер: Төркия матбугат чараларында Татарстанга, безнең көнкүрешкә зур игътибар бирелә. Әйтик, күптән түгел генә Төркиянең Үргүп шәһәрендә “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм кеше хокуклары” дип аталган җыен узган. Иран, Гыйрак, Македония, Малайзия, Казахстан, Азәрбайҗаннан һәм башка 10лап өлкәдән килгән вәкилләр катнашында узган бу җыенда Татарстан турында да сүз булган икән. Төркиянең Әнкара шәһәрендә яшәүче әдәбият белгече Роза ханым Корбанның безнең җөмһүрият хакында ниләр сөйләгәнен башта төрекчә укысам, соңрак “Азатлык” радиосы сайтында азмы-күпме татарча эчтәлеген табып алдым.

– Татар милләте дә кайчандыр империяләр корган, бөеклеге дастаннарда җырланган бер милләт булган. 1552 елгы яулап алулардан бирле анда бәйсезлек өчен көрәш дәвам итә. Бүген Татарстан халкы 3 миллион 700 мең кешегә якын һәм шуның 51 проценты – татарлар. Алар 1990 елларда бераз бәйсезлеккә ия булды, ләкин 2000 елда Путин килгәч, татарларны милләт буларак юк итү сәясәте тизләнгәнен күрәбез. Мәктәпләрдә татар теле укыту кысыла, дин иреге дә Мәскәү рөхсәт иткән кысаларда гына бирелә, матбугат иреге бөтенләй юк. Баш мөхәррирләрне хөкем итү очракларын Казандагы “Звезда Поволжья”, Яр Чаллы шәһәрендә басылучы “Безнең юл”, “Чаллы яшьләре” газеталары, “Мирас” журналы мисалында күрергә мөмкин. Чит илдә узучы конференцияләргә, симпозиумнарга чакырылган галимнәрнең фәнни хезмәтләре Федераль иминлек хезмәте тарафыннан тикшерү үтәргә тиеш. Татар милләте хокуклары өчен көрәшүче Фәүзия Бәйрәмовага каршы суд эше дә күптән түгел генә туктатылды. Җирле матбугат чаралары Милли Мәҗлес белән бәйле хәбәрләрне басмага биргән очракта да, ул хәбәрләр милли активистларны тәнкыйтьләүгә генә кайтып кала. Бары тик “Азатлык” радиосы белән “Безнең гәҗит” газетасы гына чынбарлыкны бозмый, укучыларга ничек бар, шулай җиткерә, – диелә Роза Корбан чыгышында.

“Безнең гәҗит” турында Төркиядә дә ишетүләре куандырды, әлбәттә, ләкин… Тулы куәтенә эшләгән очракта да, бер-ике матбугат чарасы гына милләтне саклап кала алыр микән? Төрекләр каршында оят булып китте. Чөнки аларның матбугат чараларында: “Татарстанда милли телдә белем алу, ирекле дин тоту, матбугатта дәүләтне тәнкыйтьләү, үз милләтеңне яклап халыкара мәйданга чыгу кебек кеше хокуклары аяк астына салып таптала”, – дип язылган иде. “Массакүләм матбугат чаралары һәм кеше хокуклары” темасына үткән симпозиумда матбугат чарабызның мескенлеге һәм кысылган хокукларыбыз турында сөйләсәк кенә инде…

“Азатлык” радиосы ярдәмендә

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Безнең гәҗит”, №50)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар