ТӨНГЕ ШАЙТАННАР

Кичке якта яшьләр ничек ял итә ? Аеруча атна ахырында ялга кайткан студент халкы нинди шартларда кайный? Әлеге сорауларга җавапны Кукмара,Балтач, Саба районнарының кайбер авылларында эзләдем.

Яшьләр өчен тормыш кичке сәгать 9дан соң гына башлана. Хәер, кайбер җирдә бәлки соңрак яисә иртәрәктер, ләкин безнең авылда яшьләр шул сәгатьтән ял итә башлый. Безнең клубта бер почмак – домино, шахмат, шашка уеннары өчен. Икенче каттагы китапханәдә дә халык күп җыела. Бию көйләре ди-джейның үз “вкус”ына корылган булса да, биердәй көй дә яңгыраштыргалый. Әмма бер үзенчәлегебез бар: егетләр арасында “эчкән кеше клубка керергә тиеш түгел”, “тавышланып йөргән чит авыл яшьләренә юл ябык”, “авылдашыңны, дустыңны хөрмәт итәргә, кирәк вакытта теләсә нинди ярдәм күрсәтергә” кебегрәк кагыйдәләрне сыйдырган килешү яши. Авылның кечкенә генә конституциясе дияр идем мин моны.

Менә күрше авыл. Безнең авыл машиналарына “шлагбаум” куйган авыл ул. Кызларын яклап калырга телиләрме, әллә инде куркалармы – билгесез. Әгәр чит кеше алар җиренә үтсә, төркем белән тотып кыйнаганнан соң “зона”дан читкә чыгарып ыргыталар да, вәссәлам. Клублары агачтан һәм бик кечкенә булса да, дискотека күңелле үтә. Яшьләр бик тере. Берәр егет биергә чакырса, кызлары “дуэль” игълан итмәсә дә, килеп кисәтү ясамый калмыйлар.

Ә өченчесе – караңгы авыл. Керә-керешкә үк НЛО күргән сыман карыйлар. Бер баруымда әллә дөрес киенмәгәнмен микән дип уйлап куйдым. 80 нче еллардагы вальс яңгырый башлагач, көй куючыны күрәсем килде. Мондагы ди-джей 45-50 яшьләрдәге бер абзый икән. Кеше-мазар дип тормыйлар, почмак саен берәр пар мәхәббәт уеннары “уйный”, папуаслар арасында мыни. Клубтагы иң “карт” кыз тугызынчыда укый диделәр. Бильярд өстәлендә 6-7 шар бар барын, тик хәзер аларны бармак белән төртеп уйнасаң гына, таякларын урлаганнар. Бу корылма өстендә сугыш булганга охшап тора: пычраклык, кан эзләре. Егетләре лаякыл исерек, кызлары да алардан әллә ни калышмый.

Тагын бер авыл клубы мунчадан бераз гына зуррак, инде соңгы көннәрен санаучы бинада урнашкан, тик эченә үткәч шаккаттым. Аппаратура программалауга нигезләнгән, дискотека өзелми. Яшьләр соңгы мода буенча киенгән.

Чираттагы мәдәният йорты бик зур. Китапханәсендә генә кеше юк. Яшьләр тезелешеп утырганнар да нидер көтәләр… Нәтиҗәдә, дискотека беткәнче утырдылар да таралыштылар.

Саба районына кергән бер авылның дискотекасында да булдым. Спортзалны хәтерләтүче әлеге клубта көе дә, төсле утлары да искиткеч. Күрше-тирә авыл яшьләре дә бирегә җыела. Башка урында 11-12дә тәмамланучы дискотека монда төнге 2нче яртыга кадәр дәвам итә. Кызлары заманчадан да кәттәрәк киенгән, авыл димәссең дә.

Балтачның бер авылын һәм минем туган авыл клубын санамаганда, бөтен авылларны исерек егетләр басып алган. Күп җирдә чеп-чи авыл авыл кызлары тәмәке көйрәтә.

Төгәлләп, барыбыз да белгән, ләкин килешергә теләмәгән хакыйкатьне ачам: кичен 3-4 сәгатькә өйдән югалганда ата-анасы янында фәрештә булган бала өйдән читтә шайтанга әверелә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №42)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар