ТӨНГЕ ДОЗОР

Ниләр генә кыланмадым соңгы ярты елда. Берәүнең туган көнен төне буе троллейбуста йөреп каршыладык; Миллениум күпереннән аска очтым; байкерлар белән шәһәр буйлап матайда чаптым; бер трамвайда кондуктор булып эшләдем; Мисырда да йөреп кайттым… Салават күпере кебек төрле төстә минем тормыш. Чираттагы шимбәне ничек үткәрергә микән дип уйланып утырганда, дустым шалтыратып, бер уенга чакырды. Яңалыктан курыкмый торган кеше буларак, шартларны сорап та тормый ризалаштым.

–          Кичке 7дә шәһәр үзәгендә очрашырбыз. Җылы итеп киен. Төне буе йөрергә әзер бул. Иң мөһиме, яхшы кәеф белән кил, күңелле булачак, – диде ул миңа.

“Баш мие” буласың килсә…

Сөйләшенгән вакытка әйтелгән урынга килеп бастым. Тагын 12 кеше җыелды. Алар, миннән аермалы буларак, уен шартлары белән таныш, уйный-уйный каешланган кешеләр булуы тышкы кыяфәтләреннән үк күренеп тора. Иркен спорт киеме, аякларындагы кроссовка, бармак башлары тишек күн перчаткалар, кулларындагы шәһәр картасы, үзләренә генә хас сөйләм… Җитмәсә, машиналары “сәвитнеке” булса бер хәл. Уенда катнашачак өч Хаммер машинасына карагач, боларның бай катламнан булуы аңлашылды. Үземне чит дөньяга килеп эләккән кебек хис иттем. Шулай да аларны читтән күзәтү кызык иде. Башта танышып чыктык.

–            Син “баш мие” мәллә? – дип сорады Миша, үкчәле аяк киемемә күзләрен текәп. – Әллә беренче тапкыр уйныйсыңмы?

–            Юк, мин Эльвира, – дидем, үземә кушамат такканнарын өнәп бетермичә. Нигәдер, барысы да кычкырып көлде генә.

–            Беренче тапкыр уйныйсың икән, ачуланма, – диде Миша. – Сиңа ошаячак!

Кайсыдыр ягы белән аюга охшаган, киң бәдәнле, алып гәүдәле Мишаның мине нигә “баш мие” дип атавын аңламадым, билгеле. Баксаң, уенда катнашачак һәркемнең үз вазифасы билгеләнгән булып чыкты.

“Төнге дозор” экипажлар арасындагы ярыштан гыйбарәт. Һәр машинада 4 кеше – бер экипаж. Катнашучылар үзара вазифа бүлә: машина йөртүче, Казанны яхшы белүче инструктор, “баш мие” һәм тагын бер компьютерчы тулы бер команданы тәшкил итә. Ахыр чиктә мин барыбер “баш мие” булып калдым.

Кагыйдәләр бик гади. Оештыручылар сиңа табышмак әйтә, син шул табышмакны чишеп, әйтелгән урынга барырга һәм парольне алырга тиеш буласың. Анысын компьютерда утыручыга хәбәр итәсең. Ул аны оештыручыларга интернет аша җиткерә дә тагын бер биремне ала. Шулай итеп, иң ахыргы пунктка килеп җиткәнче, төне буе биремнәр чишеп, Казан буйлап чабып йөрисең. Кызыгы нәрсәдә диярсез? Беләсегез килсә, алга таба укыгыз.

Бер төне – 1500 сум!

Бу төр уенны оештыручылар Казанда бик күп. Бер-берсеннән берникадәр аерылып торсалар да, гадәттә, бер үк исем белән аталып, “Төнге дозор” дип йөртеләләр. Алай гына да түгел, “Төнге дозор” хәзер ил күләмендә оештырыла торган ярышларның берсе санала. Әйтик, 2008 елның җәендә Казанда илкүләм “Мегадозор” узган иде.

Бу уенны чит илләрдә дә яратып уйныйлар икән. Күптән түгел генә “Encounter” дигән фильм карарга туры килде. Төрле илдә көн итүче яшьләрнең шул уен азарты белән генә яшәвен, шимбәдән шимбәгә кадәр көннәрне санап уздыруларын күрсәттеләр. Бездә дә андыйлар бар икән ләбаса.

Биредә катнашасың килсә, интернет аша теркәләсең дә берникадәр акча түлисең. Оештыручыларың кем булуына карап, катнашу бәясе 800-2000 сум арасында тирбәлә. Бу тулы экипаж өчен. Бүгенге уенны кайчандыр шунда катнашкан кешеләр оештыра икән. Приз акчалата булачак дип, кертем бәясен үзара сөйләштеләр дә һәркем 1500 сум акча түләргә тиеш булды. Хаммерда йөрүче бай малайларына 1500 сум акчамы инде ул, йә!?! Авызымны ачарга өлгергәнче, чакырган дустым минем өчен дә акчасын чыгарып селкеде.

Безнең “дозор”, пароль артыннан гына кумыйча, төрле өстәмә биремнәре белән дә кызыклы булачак дип кисәтеп куйдылар. Иң беренче эш итеп кагыйдәләр аңлатылды. Ярыш булса да, машиналарда узышырга, тәртип бозарга, гомереңне куркыныч астына куярга, башкаларны кимсетергә һәм экипажлар белән үзара аралашырга ярамый. Кагыйдәне бозган кешегә “вакыт штрафы” салына. Димәк, вакытыңны 20-40 минутка кисәргә мөмкиннәр. Бер минут та кыйммәт йөргән уенда моннан да зуррак җәза була алмый.

Иң беренче конвертны тапканчы, исемлектә язылган әйберләр сезгә кирәк булачак дип, экипажны “коралландырырга” куштылар. Фонарь, һәр кешегә кабартылган бишәр шар, берәр зонтик, җыр китабы, тагын әллә ниләр алырга туры килде. Кузгалдык!

Конверт №1

Инде кирәк-яракны туплагач, оештыручыларның берсенә шалтыраттык. Ул пароль салынган конвертны каян табасын әйтте.

–            Ике тәгәрмәчле, ике урынлы велосипед; кем беләндер уртак эш; экраннар янында Кеннедины табарга.

Озак уйлый торгач, табышмак чишелде. Ике урынлы, ике тәгәрмәчле велосипед “Тандем” дип атала икән ләбаса. Кем беләндер уртак эш дигәне ике урам чатын аңлата булып чыкты. Экраннар янында, димәк, кинотеатр тирәсе булырга тиеш. Шундый мантыйк белән “Тандем”да урнашкан кинотеатр янына килеп бастык. Шимбә көн кич белән биредә халык шулкадәр күп була, Сабантуй дип белерсең. Кеннедины ничек табарга дигән сорау туды. Янә оештыручыларга җыйдык.

–            Зонтикларны ачасыз да, билгеле бер мультфильмдагы дуңгыз кебек бер үк сүзләрне кабатлап йөрисең: “Яңгыр җыена бугай, яңгыр җыена бугай…” Егетләргә аю роле туры килде. Шарларны күтәреп: “Мин аю түгел, болыт…” дип җырлыйсы иде. Кеннеди үзе безне шуннан танырга һәм конвертны тапшырырга тиеш.

Берәр танышым очрамаса гына ярар иде, дигән өмет-теләк белән зонтикны ачтым. Кыш көне пәлтә киеп, зур сәүдә үзәгендә зонтик күтәреп йөргән кешене сез кем дип уйлар идегез? Җитмәсә, сүзләре нинди бит әле: “Яңгыр җыена бугай…” Үзебез көләбез, үзебез очраган бер кешедән сорыйбыз: “Сез Кеннедимы?” Шарлар күтәреп җырлап йөргән гламур егетләргә карап тору үтә күңелле иде.

Бер абзый миңа карап-карап торды да соравыма елмаеп җавап бирде: “Сеңлем, без бөтенләй төрле галактикалардан бугай!” Икенчесе, соравыма сорау белән җавап кайтарды: “Син Дездемона түгелдер бит?!” Куркыныч булып китте!

Кеннеди безне табып, дөресрәге, үзебез аны эзләп табып, конвертны алдык.

Конверт №2

Парольне интернет аша тапшыруга, икенче конвертны эзләргә кузгалдык. Анысы мәхәббәт аркасы янындагы эскәмияләрнең берсе астында булырга мөмкин. Биреме шундый иде. Мәхәббәт аркасы шәһәр үзәге тирәсендә генә булгач, әллә ни аптырамадык үзе. Кара күл паркын аркылыга буйга ике-өч тапкыр иңләп, бөтен эскәмия асларын актарып чыккач, минус 25 градуста өшеп бетеп тә таба алмагач, мәхәббәт аркасы астында җыелыштык. Инде өмет өзелгәч кенә, аяк астында яткан йомыркага күзебез төште. Киндер-сюрприз йомыркасы эченә өченче бирем яшерелгән иде. Менә сиңа йомырка!

Конверт №3

–            Анда сыра күл булып ага, пролетар язучыдан сорагыз… Конвертны Карнеги бирер.

Баш катты. Кайда булыр бу? Пролетар язучыларны барлап чыктык та, алар хөрмәтенә исемләнгән урамнардагы сыра сатучы барларны санарга тотындык. Карнегины табасы дигән сүз тагын бер әкәмәт бирем үтәргә һәм шул рәвешле конвертны табарга туры киләчәк дигәнне аңлата иде. Һәрхәлдә, без шулай дип уйладык һәм ялгышмаганбыз да.

Сыра исеме белән аталучы кафега килеп кергәч тә, оештыручыларга шалтыратмый хәл калмады. Карнегины ничек табасы соң?

– Кафеда утырган һәркемнән барменнарга теләкләр яздырыгыз, официантларга рәхмәт әйтеп баш иегез!

Барменнарга теләкләр язылып беткәч, официантка баш иеп маташканда, сакта торучы зур бүксәле абыйның игътибарсыз калганга ачуы чыктымы шунда, бер егетебезне якасыннан эләктереп алып, тышка чыгарып атты. Сәбәбен дә аңлатмады үзе. Ике егет шулай урамда калгач, миңа чират җитте:

–            Син үзең чыгасыңмы, әллә булышыйммы? – диде сакчы абзый, иронияле елмаеп.

–            Үзем чыга беләм, – дидем дә өстәл арасыннан үттем. Әкрен генә атлыйм, һәркемгә тутырып карыйм. Ул Карнеги каядыр шушында гына бит инде, конвертны ник бирми икән, дип уйлыйм үзем. Бер егет елмаеп кына открытка сузды. Дүртенче конвертның адресы, ягъни киләсе бирем язылган иде анда.

Конверт №4

–            Киләсе биремне җыр-бию храмы янында торучы бөек рус шагыйре тапшырыр. Ашыгыгыз!

Монысы иң җиңел табышмак булгандыр, мөгаен. Чөнки бөек рус шагыйренә куелган һәйкәл яныннан биш ел дәвамында көн дә үтеп йөрергә туры килде. Пушкин турында сүз барганын беренче сүзләреннән үк аңлап алдым. Җыр-бию храмы Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры икәнен сез дә аңлагансыздыр инде. Пушкин һәйкәлен күреп шулкадәр шатланганым юк иде әле. Бу театрның дүрт ягында дүрт һәйкәл торганына, чын мәгънәсендә, шул көнне генә игътибар иттем. Иң караңгы, бер баганасы, уты булмаган ягында Тукаебыз басып тора икән. Нишләп моңарчы күрмәгәнмендер?! Бу ачышымнан бик авыр булып китте.

Конверт №5

–            Бөртекле культура саклана торган урында киләсе табышмакны алырсыз. Татар язучысына сәлам! Оливер биргән йомыркаларны ташламагыз.

Нинди йомырка? Нинди язучы?! Бөртекләр кайда саклана әле?! Әйе, амбарда. Гадел Кутуй урамында урнашкан “Иске амбар” дигән кафены, ниһаять, ачыклап, йомырка тоткан Оливерны гына табасы калды. Кеше исеме язылган икән, димәк, бу кафеда да берәр кәмит ясыйсы булачак дигән сүз. Табышмакларыннан бигрәк шул кәмите генә бераз котны ала. Тагын нәрсә уйлап табарлар, дип уйлыйсың. Барменнан “Оливер алдан тапшырган дискны” (оештыручылар шулай диде!) алып, шуны куйдырырга һәм халыкны биетеп күңел ачтырырга тиеш булып чыктык. Бу иң уңышлы башкарылган бирем булды. Халык ламбада көенә безнең белән котыра-котыра күңел ачты. Оливер үзе үк яныбызга килеп, рәхмәт әйтеп, конвертны һәм йомыркаларны кулга тапшырды. Артыбыздан алкышлап озаттылар!

Конверт №6

–            Тамагыгыз ачкандыр. Йомыркаларны үз ресурсларыгызны (дуслар, танышлар, үз фатирыгыз, акчагыз…) файдаланмыйча гына пешереп, тамак ялгап алыгыз. Барысын да фотога төшерегез. Монысы сезнең намусны тикшерү өчен.

Йомырканы төнге бердә сез кайда пешерер идегез микән?! Чарасын таптык. Төзелеп бетмәгән бинаны саклаучы берәүгә ялына торгач, кечкенә генә будкасындагы бик зур плитәсе өстендә пешереп бирергә ризалашты. Татар абзыена татарча мөрәҗәгать итмәгән булсам, кертмәгән булыр иде. Үзе дә ахырдан шулай диде.

–            Татар кызы булмасаң, монда кертмәс идем. Чит кеше керткән өчен, 1500 сум штраф бит, сеңлем.

Татарча бер авыз сүз белмәгән калганнар өчен зур гыйбрәт булды ул.

Шул рәвешле төрле биремнәр үтәп, төне буена 12 конверт табарга туры килде.

“Төнге дозор” – күпкырлы уен. Анда баш миен дә эшләтәсең, спорт күнекмәләрен дә башкарасың, эмоцияләреңне тышка чыгарасың, иҗат итәсең (рәсемнәр ясадык)… “Төнге дозор” ул –экстрим, адреналин һәм ял! Шул ук вакытта куркыныч азарт та. Хәер, һәрнәрсә чамасын белгәндә генә файдалы. Шатлыгымны уртаклашып әйтәм: безнең экипаж җиңүче булды. Иртәнге 5тә өйгә кайтып кердем. Аннан алып кайткан позитивны кая куеп бетерәсе булыр?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №6)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар