ТӘРТИПСЕЗЛӘР МӘКТӘБЕ

Читтән карап торганда, алар башка балалардан берни белән дә аерылмый һәм биредәге тормыш күбрәк җәйге хезмәт лагерен хәтерләтә. Алар бакчада казына, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, Аккош күле буендагы урман аланын чүптән арындыра. Сүз уңаеннан, соңгы 6 ел эчендә генә дә 183 мең төп нарат һәм чыршы, имән үсентеләре утыртырга өлгергәннәр. Биредәге балаларның гадәти хезмәт лагерендагы балалардан аермасы шунда: алар барысы да монда суд карары нигезендә килеп эләккән.Левченко бистәсендә урнашкан Яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми урта белем бирү мәктәбе турында әйтүем.

2010 ел Эчке эшләр бүлеге министрлыгында халык белән эшләү елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан республиканың төрле почмакларында бик күп чаралар уздырылды. Халык ышанычын яулау, кулга-кул тотынышып эшләү, җинаятьчелеккә каршы бергә көрәшү өчен тырышты милиция хезмәткәрләре. Югарыда телгә алынган мәктәптә дә “Максимум вашего доверия!” акциясе уңаеннан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан бәйрәм-чара оештырылды.

Балалар бу тормышның ачысын да, төчесен дә татырга өлгергән. Күбесе авыр хәлле гаиләләрдән. Милициянең дә кем икәнен белмиләр түгел.

– Беренче максатыбыз – балаларның милициягә ышанычын арттыру, куркуын бетерү, милициянең дә гап-гади кеше булуын, закон сагында торучы, кешелекне яклаучы хезмәт иясе икәнлеген аңлату. Икенчедән, тиздән балаларны яклау көне булачак. Шул уңайдан аларга игътибарны арттырырга телибез. Алар – безнең киләчәк. Төрле уеннар үткәрәчәкбез, кызыклы бүләкләр, футболкалар таратылачак, – диде Эчке эшләр министрлыгының яшьләр берлеге рәисе вазифасын башкаручы Марат Гәрәев.

Футболкалар дигәннән, аларның бер ягына – “Мин законны хөрмәт итәм”, ә икенчесенә “Закон мине яклый” дип язылган. Интернатта яшәүче 83 балага шундый футболкалар таратылды.

Мәктәп директоры Нәфис Галләмов – гаять кызыклы шәхес. Аның балалар өчен янып-көеп йөрүе йөзенә чыккан. Балалар да үзен бик ярата. Иң беренчеләрдән булып футболканы ул киде һәм шулай итеп башкаларга үрнәк күрсәтте.

–            Футболканы кемнең ничек кигәнен карап тордым. Кемдер ике дә уйламый киеп куйды. Димәк, ул, чыннан да, законны хөрмәт итәргә өйрәнгән. Ә кемдер әле икеләнә. Як-ягына карый. Башкаларның кигәнен күргәч кенә, теләр-теләмәс үз өстенә элә. Тормышта да шулай. Без бер-беребезгә үрнәк булып, законны хөрмәт итеп яшәргә тиеш. Мәктәбебез ябык дип саналса да, чынлыкта киресенчә. Дусларыбыз – милиция хезмәткәрләре, авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләр өчен ул ачык. Безнең өчен вакыт һәм мөмкинлек табып, киләчәгебез турында кайгыртып, шундый чаралар оештыруыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде Нәфис Галләмов. – “Мент”, “мусор” һәм башка начар сүзләр белән аталган милиция хезмәткәрләренең безнең өчен дуслар булуын аңладык инде. Кайчандыр биредә җилем иснәгән, эчкән, тәмәке тарткан кешеләр яши иде. Ә хәзер без тәмәкедән дә азат мәктәп. Дөрес, миннән качып кына тәмәке пыскытып ятучылар бар бугай әле. Ләкин элеккеге кебек тәртипсезлек юк биредә.

Монда үзебезне табарга тырышабыз. Бу мәктәптә тәрбияләнүче балаларны элек Сабантуйга да кертмиләр иде. Үземә: “Ычкыныгыз моннан, бүреләреңне алып кит”, – дип әйткәннәре булды. Аларны ничек яклавымны балалар күреп торды. “Башта кулларыннан тотыгыз, аннары хөкем итәрсез”, – дидем. Хәзер чыгып йөрибез. Элек җимерсәк, урласак, бүген тудырабыз. Тирә-юньдәге чисталык күңел чисталыгыннан башлана. Кул сузып йөрмибез. Ләкин безне аңласагыз һәм күңел байлыгыбызны тойсагыз, рәхмәтле булыр идек. Ярый әле сез, милиция хезмәткәрләре бар. Сездән башка безгә авыр булыр иде.

Урынына күрә уены. Чарада булган уеннар токсикомания, эчкечелек, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә, җәмгыять “чиренә” багышланган иде. “Исерткеч эчемлекләр кулланган кешенең халәтен тасвирлагыз”, “Наркотик тараткан өчен кешене нинди хөкем көтә?”, “Токсикоманнарның тормышы ничек төгәлләнә?” кебек сорауларга җавап эзләде егетләр. Гел җинаятьчелек турында гына сөйләшеп утырмадылар, билгеле. Кызыклы биремнәр күп булды.

Каршымда утырган малай күңелгә кереп калган. К. бар уеннарда да актив катнашты, бүләкләр алды. Үзе 4 сыйныфта гына укый икән. Ахырдан әлеге матур, актив, мөлаем малайның ни өчен бирегә килеп эләккәнен сорамый түзә алмадым. “Машина урладым, кибет һәм ашханә бастым”, – диде ул миңа.

–            Хатаңны аңладыңмы соң инде?

–            Әйе, тик аңлаудан ни мәгънә?! Мине барыбер моннан әле тиз генә чыгармаячаклар, – диде К.

Бу малай тормышта үз юлын дөрес сайламаган дип сүгәр идем дә, хакым бар микән?! Күбесенең үрнәк алырдай ата-анасы, дөрес юлның кайдалыгын төртеп күрсәтүче юлдашы да юк бит. Шул милиция хезмәткәрләре кайчагында тормыш юлын сайлауда ярдәм итсә генә инде.

Илдинә ЯДКӘРОВА

(“Безнең гәҗит”, №20)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар