ТӘНКӘЙЛӘРЕҢ… БИЗӘК-БИЗӘК

Кечкенә чакта мин тәненә сурәт төшерелгән кешеләрдән шүрли һәм аларны «төрмәче» дип уйлый идем. Олыгайган саен андый кешеләрне күбрәк очрата башладым.

Иптәш кызымның аркасына елан сурәте ясатасы килә. Үзе әти-әнисеннән шүрли, ә яшьлек җүләрлеге һаман котырта. Татуировкалар хакында Интернетта бик күп язылган, китапханәләрдә, китап кибетләрендә дә әсбаплар тулып ята икән.

Мәктәптә борынгы кабиләләрне өйрәнгәндә, тәннәре төрле сурәтләр белән чуарланган кешеләрне күреп гаҗәпләнә идем. Борынгы заманда ул кешенең кайсы кабиләгә каравын күрсәтүче һәм явыз көчләрдән саклаучы тамга буларак кулланылган. Шулай итеп, тәнгә сурәт төшерү җәмгыятьнең тирәндәге тарихына барып тоташа. Тәүге тән рәсемнәрен Мисырдагы пирамидаларда казу эшләре вакытында табалар. Андагы 4 мең ел чамасы «гомерле» мумияләрнең кибеп корыган тәннәрендә дә ул аермачык күренгән.

Татуировкаларның килеп чыгышы турында төрле фикерләр яши. Шуларның берсе: ау вакытында җәрәхәтләнгән кешенең, батыр аучы буларак, кабиләдә абруе зур булган. Шунлыктан тәнгә яралар ясап аны буяу белән бизәкләү сәнгати эшкә әйләнгән.

Яңа Зеландиядәге Майори кабиләсе ирләре йөзләренә битлек сыман татуировка ясаталар. Һәркайсыныкы үзенчәлекле, берсе берсенекенә охшамаган һәм һәр рәсем гаиләнең имзасын тәшкил итә. Берәр кәгазьгә имза салырга кирәк булган очракта (мәсәлән, җирләрен сатканда), битләрендәге рәсемне кечерәйтеп төшерәләр. Шундый рәсемле ир җирле халык арасында зур хөрмәткә ия.

Япон аборигеннары арасындагы хатын-кызларның ирененә, кашына, битенә төшерелгән рәсемгә карап, аның ничә яшьтә, ничә баласы барлыгын һәм гаилә хәлен белеп була.

Борнео утравындагы Диак кабиләсендә теге дөньяда тәндәге кара таплар балкып торачак, шуңа күрә алар никадәр күбрәк булса, юлың шулкадәр яктырак һәм җәннәткә юл табуы җиңелрәк дип саныйлар.

1769 елда Джеймс Кук исемле капитан сәяхәттән тәне тоташ рәсемнән торган Бөек Омаи исемле полинезия кешесен алып кайта. Һәм әлеге кешене, тату-галерея сыйфатында, циркларда күрсәтә башлыйлар

Хәзер борынгы тату сәнгате кабат модага кереп китте.

Теге иптәш кызыма ияреп, тату ясатырга мөмкин булган салоннарның берсенә бардым. Алдан ук белешкән идек: андый рәсемнәрне теләсә кемнән түгел, ә үз эшенең осталары эшләгән салоннарда гына ясатырга ярый. Сыйфаты да яхшы, сәламәтлек өчен куркынычы да азрак. Чиратта утырганда энәле рәссам белән әңгәмә корып алдым. Саша исемле яшь кенә егет, бу эшкә Санкт-Петербургтан өйрәнеп кайткан.

– Татуировканы күбрәк кай төшкә ясаталар?

– Беләккә, аркага, корсакның аскы өлешенә…

– Нинди рәсемнәр ясыйсыз?

– Төрле символлар, хайван рәсемнәре, иероглифлар популяр. Кызлар чәчәк ясаталар.

– Ясаткач яңадан бетереп буламы соң?

– Бездә – юк. Кайбер салоннарда лазер ярдәмендә бетерәләр. Моның өчен, тән тиресенең үзенчәлекләренә, татуировканың тирәнлегенә карап, берничә сеанс үтәргә кирәк. Әгәр берәр урам малаеннан ясатсагыз, тулысынча бетмәячәк.

– Татуировкачы сезнеңчә кем ул ?

– Ул тән белән эшләүче рәссам, психолог, табиб һәм дизайнер.

Татуга дин ничек карый? Ислам дине буенча, тәнгә рәсем ясату – гөнаһлы эш. Тик мөселман өммәтендәге кайбер Африка кабиләләрендә тату-рәсемнәрне тәннәренә һәм йөзләренә ясатуны дөрес һәм тиеш гамәл дип саныйлар.

Борынгы заманнарда татуировканың сихри көче бар дип санаганнар. 18-19 гасырларда диңгезчеләр үзләрен җәзалардан саклап калыр өчен, аркаларына тәре рәсеме, Япониядә – янгын сүндерүчеләр су аждаһасы, сәяхәт итүче гарәпләр Коръәннән сурәләр ясаткан.

20 гасыр урталарында СССРда Сталин, Ленин сурәтләре модага керә. Шул рәвешле үзләрен атылып үлүдән саклап калабыз дип уйлаган халык. Шулай ук Сталинның үзендә, Николай Икенче һәм Альберт Эйнштейн тәннәрендә дә татуировкалар булган. Гаепле кешеләрне, җәзага таручыларны татуировка белән «тамгалап» кую гадәте киң таралган. Әйтик, Япониядә 1663-1867 елларда беренче җинаять өчен кешенең маңгаена бер горизонталь сызык, икенчесе өчен – дугасыман, өченчесе өчен тагын бер сызык сыза торган булганнар. Әлеге өч сызык ИНУ авазлы иероглифны белдерә һәм «эт» дигәнне аңлата.

Беренче Бөтендөнья сугышында, Бөекбританиядә дезертирларга «D» тамгасы, ә Германиядә концлагерь корбаннарына номерлар сугылуы да билгеле.

Төрмәдә дә татуировка ясату модада.

Стильләр бүленешенә дә игътибар итик. Граффити (язулар), комик стиль, реализм һәм фотореализм, эклектика (берничә стиль кушылуы), этник (ул тагын әллә никадәр төргә бүленә), анималистик (хайван, кош, бөҗәкләрне чагылдыручы) стильләр бар. Ритуаль татуировкалар да була. Кыскасы, алар бихисап.

… Менә дустым тәнен бизәкләү өчен татуировщик каршындагы урындыкка менеп утырды. Утырды-утырды да, кире уйлады. Чыгып киттек.

Бауман урамында тәнгә кына белән рәсем ясаучы ике кызны күргәнем бар. Шундый оста ясыйлар, хәтта чын татуировкадан аерып та булмый. Тегесеннән аермалы буларак, монысы кызу мунчада бер чабынсаң, юыла да төшә. Яшьлек җүләрлегем дип, картлыкта уфтанып утырасы да юк. Чын булмаса да, бер юаныч булыр дип, шунда гыа ясатты. Әти-әнисе күргәнче юып төшерде, әлбәттә. Аның каравы, иптәш кызымның хыялы азга гына булса да чынга ашты.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №8)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар