Тынгысыз күршеләр

Мин сезгә икенче тапкыр язам инде. Газетаны бик яратып укыйбыз, рәхмәт. Телевидениегә дә яздым, ләкин миңа җавап булмады. Без картларны күршеләр кыйный башлады, ә Питрәч милициясе килеп тә карамады. Кулда табибтан алган белешмә булса да. Алдап, минем өстән әллә нинди шикаятьләр язалар, аларга шаһит булып шундый ук эчә торган 5-6 кеше имза сала. Казаннан диктофон алырга кирәк иде миңа. Ләкин минем йөрәгем авырта, ә бабайда рак чире. Беркая барыр җир юк. Минем сезгә бер үтенечем бар: Әсгать Сәфәровның кайда эшләгәнен язып җибәрегез әле. Башка чыдар хәл калмады. Хәтта Кремльгә кадәр барып җиттем көз көне.

Хәмидуллиннар гаиләсе.

Питрәч.

Хатта күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан идек тә, янә Питрәч полициясенең битарафлыгыннан, булдыксызлыгыннан зарландылар. Күршеләр тарафына да ишетмәгән сүз калмады. Аптырагач, тагын бер кат Питрәчкә сәфәр чыктык.

“Участковыйлар эшләми!”

Хатны Анна Хәмидуллина язган икән.

– Без әллә кайларда яшәдек инде. Питрәчнең Әлбәдән авылында да, Пермьдә, Казанда, Яр Чаллыда да… Мондый күршеләрне генә күргәнебез булмады. 1997 елда күчеп килдек. Бабаемда яман шеш авыруы. Үземнең дә йөрәк авырта, нервылар беткән. Нишләргә дә белмим. Менә участковыйларга мөрәҗәгать итсәң, килеп тә карамыйлар. Килсәләр дә миңа кереп-нитеп тору юк, алар белән сөйләшәләр дә кайтып китәләр. Питрәч районы прокуроры Шәрапов та: “Тагын бер килсәң, үзеңне кычкыртып утыртам мин сине”, – диде.

Анна ханым шушы хәлләрне ярсып-ярсып сөйләде, бер кочак кәгазьне өстәл өстенә аударды. Ул сөйләгән арада, мин шул кәгазьләрне актардым. Менә Президент аппаратыннан килгән хат: “Сезнең хатыгыз безгә килде һәм мәгълүмат өчен Питрәч муниципаль районына җибәрелде”. Димәк, Анна ханымның Кремльгә яздым дигәне дөрес булып чыга. Ә монысы “Яңа гасыр” телеканалыннан килгән җавап хаты:

“Хөрмәтле Хамидуллина А.! “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесенә юлланган хатыгызны игътибар белән укып чыктык. Проблемагызны аңлыйбыз, ләкин безнең компания бу очракта бары тик сезнең газаплар турында сюжет төшереп, аны күрсәтеп кенә сезгә ярдәм итә ала. Сюжетны“Татарстан хәбәрләре” тапшыруы әзерли ала. Программага шалтыратып, үз мәшәкатьләрегезне аңлатыгыз, килүләрен сорагыз. Бәлки, “Татарстан хәбәрләре” иҗат төркеме сезнең янга килеп, сюжет төшерер. Аллаһы Тәгаләдән өметегезне өзмәгез. Изге Рамазан айлары башланып китә. Аллаһы кодрәте һәрвакыт сезнең белән булсын!

Ихтирам белән “Яңа гасыр” ТРК PR-бүлек башлыгы Р.И.Өметбаев”

Керәшен булган Анна Павловнаны изге Рамазан айларына, Аллаһыга өмет баглап яшәргә чакыруы бераз кызык тоелса да, телевидение хезмәткәрләренең кабат-кабат аңа шалтыратып, хатына җавап бирүләре – уңай күренеш. Анна ханым гына телевидениегә җибәрелгән белешмә кәгазен (анда аны кыйнаулары турында язылган булган – авт.) ник җибәргәненә үкенеп, дәлилне югалтуына уфтанып утыра.

– Нишләп “Татарстан хәбәрләренә” кабат шалтыратып хәлне аңлатырга кушканнар икән? Әллә җавап биргән Өметбаев Казанның башка җирендә утырамы? – дип өзгәләнде Анна Павловна.

– Әйтегез әле, күршеләрегез сезне ни рәвешле тилмертә соң, һаман шуны аңламыйм?

– Шакыйлар. Менә иртән торалар да шакый башлыйлар. Көне буе шулай. Кеше кергәнен ишетте алар, шуңа күрә туктады да. Сез чыгып китеп 20 минут үтсен әле, тагын тотыначаклар. Монда стеналар юка гына, хәтта сөйләшкән сүз дә ишетелә. Ә болар шакый. Уң як күршеләр – Мостафиннар. Хатыны әйтә: “Мин сине барыбер утыртам”, – ди. Нәрсә эшләгәнмендер инде мин аңа. Аларның оныгы килеп диварга шакый гел, өстәгеләр Галкиннар, алар да кимен куймый. Алары аракы эчә. Түшәмгә китереп бәрәләр иртәнге дүрттә. Безнең түшәм аларның идәне бит инде. Йөрәгемә тотынам. Әле өстәгеләр 4 тапкыр суга батырды безне. Күптән түгел, ике як стенадан су агып ятты, түшәм чип-чиста иде. Ничек шулай була ала? Махсус мыскыл итәләр. Шул безнең өстә яшәүче Света Галкина кыйнады мине. Өр-яңа ишек алып куйган идек, шул ишеккә кадак белән китереп бәрде. Хәзер ишек юньләп ябылмый да. Минем белән сөйләшкәндә дә “мать-перемат”. Төнге бергә кадәр ишек төбендә йөриләр, көләләр, кычкырып сөйләшәләр. Ишеккә сыер бугы сылап китәләр. Сез язмагызда дөрес әйткәнсез, безнең участковыйлар эшләми! Алар бөтен күршеләрне җыеп сөйләшсә була бит инде тәртип урнаштырыр өчен.

– Берәр зыяныгыз тиде мәллә?

– Мин аларга аракыга дип бурычка акча бирмим, шуңа күрә инде.

Шакыган тавышларны Анна апа магнитофон тасмасына да яздырган булган, ләкин тасма гына чәйнәлеп өзелеп калган. Анна апаның үзен дә судка биреп, 500 сум штраф салынган икән. Шул ук Галкиннар аны сүгенә, сугыша дип судка биргәннәр. 70нче яше белән баручы апаның гына сугышып йөрүенә ышанасы килми.

– Казаннан милиция килгән иде, шунда шатлана-шатлана киттем. Анда миңа әйттеләр: “Менә районыгызның милиция начальнигы утыра, атна саен килеп тикшерерләр”, – диде. Сөендем инде. Юк! Килеп тикшергән кеше генә юк! Күршеләргә керсәгез сорагыз әле, нинди начарлыгым тиде икән аларга? Минем тыныч кына дус-тату яшисе килә бит!

“Элекке күршеләремне сагынам”

Уң яктагы күршеләргә, ягъни Анна апа әйткәндәй, Мостафиннарга да кердем. Миңнехан абый нинди мәсьәлә белән килүемне белгәч, болай диде:

– Аның җитмәгән җире, язып карамаган “жалобасы” калмады инде. Туйган инде аннан.

– Миңнехан абый, Анна апаның беләсе килә: нинди начарлыклары өчен аларга тыныч кына яшәргә бирмисез? Шакыйсыз икән даими рәвештә…

– Шакып утырырга дурак түгел бит инде мин! Нәрсәгә кирәк соң ул миңа? Ул үзе иртәнге 4тә торып шакый башлый. Түшәмгә бәрә. Тегеләрнең балаларына да йокы бирми, уята. Аның шакыганы безгә дә ишетелә. Үз хәлем хәл, шакып утырырлык түгел, – диде Миңнехан абый инвалид коляскасына ишарә итеп. – Башкаларның да аңа шакып утырырга вакыты бардыр дип уйламыйм.

– Ул шулай дип әйтә ич әле менә, димәк, шакыган тавыш каяндыр чыгарга тиеш.

– Шундый авыру кеше инде ул, исегез китмәсен. Өстәгеләрнең кечкенә балалары бар, шул уенчыкларын идәнгә бәреп, тавышланып уйнарга мөмкин. Бала бит инде ул. Оныгыбыз да айга бер генә килеп китә иде, аны да шакый дип, мәктәпкә, район мәгариф бүлегенә шикаятьләр язып йөрде. Хәзер ул да килергә курка инде.

– Участковыйларның килгәне бармы?

– Бар. Әллә ничә участковый алышынды инде бу хәлләр башланганнан бирле. Алар да туеп бетте аннан, хәзер килмиләр дә. Күршеләр бит инде. Алар яхшы булса, син дә мең мәртәбә яхшы буласың, шулай бит? Килгәч тә, дус кына яшәгән идек. Минем дә элек күчеп килгән җирдә бергә яшәгән күршеләр булды. Хәзер очрашсак та, елашып туя алмыйбыз. Гел аралашып торабыз, сагынышып бетәбез. Мондый күрше күргән юк иде әле. 20 ел яшәп, бу йортта беркем белән сүзгә килгәнебез юк, теләсә-кемгә кереп сорагыз. Аның турында да сорагыз.

– Подъездда көндезен-төнен тынычмы соң?

– Бала-чага йөри инде көндезләрен. Беренче кат булгач, монда җыелышып торалар. Хатын да куып чыгара инде аларны. Төнлә тыныч.

Өстәге күршеләр өйдә юк иде, ахры, күпме генә торсак та, ишек ачучы булмады. Инде кабат Питрәч буйлап участковыйларны эзләп киттек.

Кул селтәргә кем дә булдыра

Бу юлы бер шалтыратуда участковый белән элемтәгә чыктым, очраштым һәм хәтта кайбер сорауларыма шунда ук җавап алуга да ирештем. Мөнир Гәрәев сүзнең Анна Хәмидуллина турында барачагын белгәч үк:

– Шикаятьләр күп язды инде ул, Президентка кадәр барып җитте, – диде.

– Ул язган шикаятьләр буенча нинди дә булса чаралар күрелдеме соң?

– Әлбәттә. Анысын штабтагы документлардан карап әйтеп була инде. Дөресен генә әйткәндә, ул хатын нарколог-психиатрда исәптә тора.

Питрәч полициясе турындагы берәр атна элек язмам басылган газетаны Мөнир Гәрәевка да бүләк иттем. Ул җавап итеп болай диде:

– Ә, “желтый газет” шушымыни инде ул, укыдык дип әйткәннәр иде аны.

Вәгъдә ителгән шикаятьләр тупланмасын төштән соң карармын дигән идем дә, мине бик әдәпле генә итеп эчке эшләр бүлеге начальнигына озатып куйдылар. “Шундый кеше килгәнен начальник белеп торырга тиеш”, – дигәч, кермимме соң инде?!

Питрәч районы Эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров белән безнең арада мондыйрак әңгәмә булып алды:

– Питрәчне яратмадың инде.

– Киресенчә, Питрәчтә безне яратмадылар. Участковыйларыгыз Сезнең рөхсәттән башка комментарий бирергә дә курка.

– Без бит приказга таянабыз. Участковыйлар белән сөйләшү өчен матбугат сәркатибенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның эше шул. “Без фәлән эш белән, шул вакытка киләбез”, – дип, иртәрәк шалтыратып куйган булсагыз, бер проблема да булмас иде.

– Әгәр участковыйларга үзләренә авыз ачып бер сүз әйтү тыела икән, димәк, полициядә үз сүзләре өчен җавап бирергә сәләтсез кешеләр эшли булып чыга?

– Юк, приказга таяна торган кешеләр эшли булып чыга.

Хөрмәтле Надир Закиров теләге белән без тагын шул “Участковыйлар куркак?” язмасын сүтеп җыйдык. Ул язмамның соңгы ике җөмләсенә басым ясады: “Ә бәлки, Питрәч участковыйларын куркытып яшәтүче җитәкчене генә алыштыру да җитәдер?! Ике ел дәвамында һаман бер урында таптанучы Питрәчтә, бәлки, башка бер кеше тәртип урнаштыра алыр?”

Нәрсә күрдем – шуны яздым, шуңа күрә акланып утыруны да кирәк санамадым.

Ә Анна Хәмидуллина эшенә килгәндә, Надир Закиров аны авыру дип атады, тик диагнозы гына сер булып калды. Кайсы табибта исәптә торганын да әйтмәде хәтта. Баш табиб Казанга китү сәбәпле, аны күреп сөйләшү бәхете тәтемәде. Ачыклап бетерү теләгем бар иде.

Шикаятьләрне кычкырып укыды, алар буенча эшләнгән эшләрне дә санады Надир Закиров. Кисәтүләр, административ җаваплылык, кыскасы, кәгазьдә эш бар, ә чынлыкта проблема ничек булган, шулай тора. Күршеләрне үзенә җыеп дуслаштырырга тырышуын да искәртте ул. Анна апаның Эчке эшләр бүлеге начальнигында шәхсән кунак булып, чәйләр эчеп утыруын да сөйләде. Полиция начальнигы ялган сөйләмәс дип өмет итәм.

– Күрше белән күршене полиция генә дуслаштыра алмый, – дигән җөмлә бөтен эшкә нәтиҗә булып яңгырады.

Бер карасаң, чыннан да, шулай бит! Мәҗбүри дуслаштырып та, дуслыкны саклап та булмый. Ләкин тынычлык урнаштырып буладыр бит инде?! Шушы берничә ел эчендә 16 шикаять тик торганнан гына язылмагандыр, ләбаса. Полициядә эшләсәм, бу низагны хәл итү өчен вакытымны кызганмыйча, Анна Павловна өендә бер көн һәм бер төн утырыр идем. Шунда кем шакыганы да һәм бу хатынның нигә тынычлыкка туена алмавы да аңлашылыр иде дип уйлыйм. Ә кул селтәргә аны кем дә булдыра, менә син проблеманы чишеп кара!

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар