ТУКАЙ КӨНЕ – ОЛЫ КӨН УЛ

Әлеге көннең мөһимлеген кечкенәдән үк башыма салып үстерделәр. 26 апрельдә мәктәп сәхнәсендә шигырь сөйли идем, “Туган тел”не дә көненә берничә мәртәбә җырларга туры килә иде… Ә хәзер ул көнем бөтенләй башкача үтә.

08:30

Мәскәүдән Казанга кайтып төштек. Әле кичә генә Русия башкаласындагы татарларны куптарып, шау-гөр килеп концерт куеп яткан идек. Мәскәү халкын татарча сөйләштереп, татарча җырлатып, татарча биеттек. Ә бүген… Бүген Бауман урамында “татарча сөйләшәсе бар”.

13:00

Опера һәм балет театры янына җыелган халыкны күреп, кирәкле тукталышымнан алдарак төшеп калдым. Кемнәр генә юк монда! Татары да, үзбәге да, казахы да, кыргызы да, кытае да, тадҗигы да… Һәркайсы милли киемнән. Мин килгәндә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең культура министрларын кунакка көтәләр иде. Бераз тоткарланып, кунаклар да килде, Шигърият бәйрәмен, Тукай көнен башлап җибәрделәр. Ә бу вакытта Бауман урамы татарча сөйләшә башлаган иде инде. Бераз шигырь тыңлагач, шунда киттем. Үзем чабам, үзем уйлыйм: менә бит ә, татар халкының таркаулыгын дәлилләүче тагын бер факт сиңа: бер үк вакытта ике чара. Бауман урамында яшь шагыйрьләр, язучылар булмаячагы көн кебек ачык иде миңа бу вакытта. Бәлки, бу көнне үзара, ничектер, сәгатьләп бүләргә кирәк булгандыр, ә?

14:25

Бауман урамы кайный. Татар теле икенче дәүләт телебез булсын өчен, имзалар җыела, радио корреспондентлары шул имзаларга мөнәсәбәт белән кызыксына, ә сәхнәдә… яшьләр яраткан концерт. “Үзебез” хәрәкәте оештырган “Мин татарча сөйләшәм” акциясе менә шулай “түгәрәкләнде”.

Яшьләргә “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалар, значоклар, алъяпкычлар, сүзлекләр… өләшенде. Әмма быелгы вакыйгага, узган елгы белән чагыштырсаң, яшьләр азрак килгән иде.

Алып баручыларның Илфар Кәримов, Раил Өметбаев, Айсылу Лерон булачагын белсәләр, килерләр иде тәгаен. Күрәсең, бу чараны ишетми калучылар да булган. Ә алып баручыларга афәрин дип кенә әйтәсе кала!

17:30

Камал театры каршында, үз вакытыннан ярты сәгатькә соңарып, тагын бер чара старт алды. Бу вакытта “Җисем” кинофестивале дә үз эшен башлап җибәрде. Шулай итеп, янә татар халкын бүлеп куйдылар. Ярар, аның каравы, сайлап алу мөмкинлегебез бар бит… Кемгәдер опера якын, кемгәдер – альтернатива. Шулай булгач, бу яктан бәхәс алып бару урынсыз да.

Ә, гомумән алганда, татарның шулай үзе хакында дөньяга сөрән салуы елга берничә мәртәбә оештырылса да яхшы булыр иде. Әмма моның никадәр чыгымлы булуын исәпләсәң, әлеге хәлнең чынбарлыкка ашуы бик шикле…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №17)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар