ТОРМЫШЫҢ БЕЛӘН УЙНЫЙ БЕЛ!

– Кайда булдым дисең?

– Психологта…

– Ник, син псих мәллә?

Бер дустым белән шуңа охшаш сөйләшү булды. Психолог сүзенең бер тамыры “псих” булгач, аның янына шундый кешеләр генә йөри дип уйлыйлар, күрәсең. Ә иң кызганычы, күпләр шул карашта калып, әлеге файдалы һөнәр иясенең чын асылын белми яши. Белсә, тормышы күпкә җиңел, кызыклы, файдалы булыр иде югыйсә.

Хәер, соңгы вакытта психолог, юрист кебек һөнәр ияләрен турыдан-туры пропагандалау бара. Телевизорны ачсаң, аларга багышланган сериалларны даими әйләндерәләр. Дөрес, төрле тормыш вакыйгаларына нигезләнгән фильмнардан да бик зур гыйбрәт алырга була, әмма алар синең проблеманы күтәреп чыгамы соң әле?! Авыл кешесенең, әнә, нинди генә авыр хәлдә калса да, психологка барыр өчен мөмкинлеге юк. Булган очракта да, тормыштагы бар кыенлыкны үз көче белән чишәргә өйрәнгән кеше киңәш сорап аңа бара белер микән?! Әле ул аның кем булуын да аңлап бетерми бит. Бу һөнәрнең асылына төшенү, аның кемгә һәм нигә кирәген ачыклау өчен, Казан шәһәренең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә – “Гаилә”дә психолог булып эшләүче Ләлә Шаһиморат кызы БӘҺРАМШИНАга мөрәҗәгать иттем.

–          Ләлә ханым, аңлатыгыз әле, психологка кайсы очракта мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

–          Безгә күбрәк авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр килә. Төрле очрак булырга мөмкин. Әмма барысын да берләштерүче бер сыйфат бар: алар проблеманы үзе генә хәл итә алмый. Әйтик, гаиләдә кемдер спиртлы эчемлекләр куллана башлый, я булмаса берәрсе инвалид кала, яисә алар берәр гаилә әгъзасын югалта, яки киресенчә, алар янына тагын берәү килеп кушыла… Шулай ук балаларның яшүсмер чактагы кризисы булырга мөмкин. Әле күптән түгел өч яшьлек бер бала белән килделәр. Аның да үз яшенә бәйле кризис. Бөтен әйберне үзе эшләргә алына, тыңламасаң киреләнә, тыңлата алмыйлар. Аның ата-аналары белән дә психолог эшли һәм ул аларга баланың тәртибен яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә. Гаиләдәге ир белән хатын мөнәсәбәтләрен дә җайларга туры килә. Һәркемнең үз проблемасы, алар чиксез күп һәм аны санап бетерү мөмкин түгел.

–          Гомумән, Сезнең үзәккә, биредә эшләүче психологлар янына каян белеп киләләр?

–          Гаммәви мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Кемдер радиодан тапшыру тыңлый, яки “Гаилә” үзәге хакында телевизордан сөйлиләр, яки газета-журналдан укып белә. Үзебез дә тик ятмыйбыз. Балигъ булмаган балалар һәм алар хокукын яклау комиссиясендә эшлибез. Биредә ниндидер җинаять кылган балаларның ата-анасы белән берлектә утырыш була. Бала бу адымга ни өчен барган? Ата-ана ни дәрәҗәдә гаепле? Бу хәлне булдырмый калу мөмкин идеме? Әлеге сорауларга җавап эзлибез. Биредә үз визиткабызны таратабыз. Мәктәпләргә ата-аналар җыелышына аерым бер тема буенча чыгыш ясарга чакыралар. Соңгы вакытта суицид профилактикасы буенча чакырулар дулкыны булып алды. Шулай ук психолог киңәшенә таянып, файда күргән кешеләр дә бер-берсенә сөйләп, дуслары, якыннарына безнең үзәккә барырга киңәш итә.

–          Ләлә ханым, Сезгә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итүләрен аңладык. Ә нигә кеше үз проблемасын үзе генә чишә алмый?

–          Чөнки кеше үзе шул ситуация эчендә утыра һәм аңа объектив бәя бирә белми. Ярсыган кеше уйлый алмый, димәк, вакыйгага анализ ясарга сәләтсез. Гадәттән тыш ачулы кеше теләсә нинди ахмаклык кылырга сәләтле. Ә психолог ул көзге кебек. Алдыбызны үзебез дә бик яхшы күрәбез, ә менә артыбызда нәрсә бар икәнен карар өчен, гадәттә, көзгегә киләбез. Шуның кебек тормыштагы проблеманы ачар өчен дә психологка барабыз. Ә ул безгә проблемалы якларыбызның, йомшак урыннарыбызның чагылышын күрсәтә, үзебез хәл итә алмыйбыз дип санаган ситуациядән чыгу юлы берничә булуын ачыклап, шулар арасыннан сайлап алу мөмкинлеген тудыра. Аның бер генә дә түгел, ә берничә булуын, сайлау мөмкинлеге бар икәнен дәлилли.

–          Сезгә ешрак хатын-кызлар мөрәҗәгать итә дип беләм. Ирләр көчле җенес вәкиле дигән караш яши бит. Алар бирегә килүне җитди гамәл итеп кабул итми, димәк?

–          Әйе, әмма бу ирләр бөтенләй психологка йөрми дигән сүз түгел. Безгә килүчеләрнең 30%ы – ирләр, ә 70%ы – хатын-кыз. Хатын-кызлар дигәндә, яшь кызларны да, өлкән яшьтәге апаларны да күздә тотып әйтәм. Хәзер хатын-кызларны да көчсез җенес дип аерып карап булмый. Сугыш елларыннан киткән бер күренеш бар. Ирләр сугышка киткәч, хатын-кыз бар тормышны үзе генә алып барган. Атын да җигә, бакчасын да казый, өйдәге бетмәс эш тә үз өстендә була. Нәтиҗәдә, ул ярым хатын-кыз, ярым ир-атка әйләнә. Бу буыннан буынга килә. Хәзер дә гаиләне хатын-кыз алып баруын еш күзәтәбез. Ир гаиләдә үз урынын таба алмаганга, күп гаилә таркала. Эчүчелек тә шуннан килеп чыга. Хатын-кыз һаман саен ир урынына үрләргә тырыша, чөнки ул башкача яши белми. Шул хатын-кыз асылын кайтарасы иде безгә. Һәркем үз урынында булса, гомерен ялгызлыкта уздырырга алынган хатын-кызлар кимер, гаиләләр нык һәм бәхетле булыр иде. Күп гаиләләргә шуңа ирешергә ярдәм итәбез.

–          Хәзер статистикага карарга, ышанырга куркырсың. Барлык аерылышуларның 40%ы беренче дүрт ел эчендә була икән. Бу нидән шулай килеп чыга?

–          Әйе, уртак тормыш коргач, уртак авырлыклар белән күзгә-күз очрашкач кына, очрашып йөргәндәге мөнәсәбәтләр белән гаиләдәге тормышның бер-берсеннән никадәр үзгә булуын аңлый башлыйлар. Мәсәлән, хатын-кызга ир тарафыннан игътибар җитми. Көннәр бертөрлегә әйләнә. Романтикага ихтыяҗ туа. Алар торган саен ешрак сүзгә килә. Бу ситуацияне таркатыйк. Андый парлар белән консультация уздырганда, хатын-кызга сорау бирәм: син аны нинди сыйфатлары өчен яраттың? Ул аның ни дәрәҗәдә җаваплы, максатына ирешүчән, көчле, лидер ир булуын аңлатырга тотына. “Минем белән күбрәк вакыт уздырсын иде, игътибар, хөрмәт җитми. Фикеремә колак салсын иде”, – дип үз теләкләрен белдерә. Шунысы кызык: ул аны нәкъ менә шул сыйфатлары өчен сайлап алган, ә хәзер инде үзгәртеп корырга тели булып чыга. Бу очракта нишләп була? Без хатын-кызны сайлау алдына куябыз. Әгәр син алга таба да аны үзгәртү өчен көч түгәсең икән, ир түзәр-түзәр дә берчак мөнәсәбәткә нокта куяр. Син шуңа ризамы? Яки акыллы хатын-кыз буларак, үзеңә наз, игътибар җитмәү хакында аңа әкрен генә, ихтирам белән аңлата аласың. Инде ул сине ишетеп, аңлап, уңай якка бер адым ясаган икән, шатлыгыңны турыдан-туры белдер. “Син минем хакта кайгыртканда мәхәббәтеңне тоям, рәхмәт сиңа”, – дип, рәхмәт сүзләре дә җиткерә белергә кирәк. Әгәр шул рәхмәтне тоя, үзен бәяләүне аңлый, адекват реакция күрә икән, ул сиңа тагын да якынаячак, сүзләреңә колак салырга тырышачак. Әгәр инде күз яшьләре, даими әрләү, ниндидер негатив аша аны яулап алырга, үзгәртеп корырга телисез икән, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Чәчәк кояшка үрләгән кебек, кеше дә позитивка тартыла. “Син мине яратмыйсың”, “миңа вакытыңны жәллисең”, “син һәрчак эштә” дип тиргәгәнче, сезгә ни кирәк булуын турыдан-туры аңлату кулайрак. Шуны да онытмагыз: ирләр күз белән ярата. Өч ел буе гел бер иске халаттан йөрү, үз кыяфәтеңә игътибар бирмәү яхшыга илтми. Эштән арып кайткан ирне уклау белән каршы алу гадәтен бөтенләй онытырга кирәк. Балаларга, эшеңдәге җитәкчегә яки башкаларга булган ачуны ирдән алырга кирәкми.

Өйләнешкәч тә сиңа вакыты җитмәве – гадәти хәл. Ул буйдак чакта ук дуслары белән шахмат уйнарга, футболга, балыкка йөрергә, бергәләп сыра эчәргә күнеккән. Әлеге гадәтләрне әкренләп позитив белән үзгәртәсең һәм шул рәвешле үк ныгытасың. Үзен яратуны, хөрмәт итүне аңлаган ир бар буш вакытын гаиләгә багышлый башлавын сизми дә калачак. Аны нинди бар, шундый итеп кабул итү кирәк. Эштән елмаеп каршы алып, үзеңә ни җитмәвен тыныч кына аңлата белсәң, ул дуслары янына түгел, ә гаиләсе янына тартылачак. Әгәр гел негатив кына булса, аның гаиләдән качуына аптырыйсы түгел. Үзара мөнәсәбәтләрне ике яссылыкта корырга мөмкин: негатив һәм позитив аша! Бәхет һәркемнең үз кулында дигәнне аңлата бу. Гомумән, әлеге темага киңрәк тукталырга да мөмкин булыр иде.

–          Негатив гамәлләр кылу позитив ихтыяҗдан килеп туа ләбаса. Әйтик, мин кемнедер ачуланам икән, аның башка алай эшләмәвен, димәк, яхшы якка үзгәрүен таләп итәм.

–          Дөрес, һәр негатив гамәлдә ниндидер позитив ихтыяҗ бар. Менә шул ихтыяҗны табарга өйрәтәбез дә. Менә ник ир кеше тәмәке тарта? Кемдер: “Тәмәке тартканда яхшылап уйлыйм”, – ди. Ә кемдер хатынының мәңге бетмәс ачулануыннан качар өчен тәмәкесен тотып чыгып китә. Ә башка берәү компаниягә керү өчен, шулай эшләргә мәҗбүр. Әгәр ул шул гамәлнең ниндидер позитив ихтыяҗ аркасында килеп чыкканын аңласа, аңа ирешүнең башка юлларын табарга тырышабыз. Мәсәлән, мәктәп яшендәге малай тәмәке тарта башлый. Ул: “Дусларымның барысы да тарта. Компаниядән аерылырга теләмим. Әгәр тәмәке тартмасам, алар мине “слабак” дип үртәячәк”, – дип аклана. Әгәр дусларыңның барысы да тарта икән, син аларга: “Менә, егетләр, спорт белән шөгыльләнә башладым. Минем өчен зур нәтиҗәләргә ирешү бик мөһим. Шуңа күрә мин тәмәкегә “юк” дидем. Аларның берсе дә, әйтик, каратэга йөргән яки мускул үстергән кешегә “слабак” итеп карамас. Бәлки, әле үзләре дә аннан үрнәк ала башлар. Бу бик гади очрак.

–          Негатив яки позитив, дидек. Ләкин начарны күрмәгән кеше яхшының кадерен белми.

–          Кешедәге эмоцияләрнең пропорциональ нисбәте болай булырга тиеш: 7-10%ы негатив эмоцияләр. Ягъни бу борчылу, үпкәләү, курку, агрессия һәм башкалар булырга мөмкин. 30%ы позитив хис-кичереш булу яхшы, ә калган 60% тирәсе нейтраль мөнәсәбәт. Кеше бәхет өчен туа. Ә тормыштагы борчу-мәшәкатьләр безгә алга таба кирәк булачак ниндидер тәҗрибә өчен бирелә. Без ул тәҗрибәне аңлап, дөрес кабул итеп, үз балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерергә тиеш. Тормышта җиңелүләр – җиңүләр кебек үк мөһим күренеш. Аларның һәрберсендә ниндидер рациональ орлык бар.

Шуны истә тот: тормыш ул – уен. Әгәр син тормыш белән уйнамыйсың икән, ул үзе синең белән уйный. Уйнап яшәргә кирәк. Әгәр без газап чигәбез икән, ул безгә файдалы тормыш тәҗрибәсе алып киләчәк. Аны үткәреп җибәрә белергә кирәк.

Боларны язуым юкка гына түгел. Инде психологның кем икәнен белгәч, аңа үз сораулары белән мөрәҗәгать итүчеләр булмый калмас. Ләлә ханым татарларның үзенә бик сирәк йөрүен дә ассызыклады. Бу безнең мич арты тыйнаклыгы, чүпне читкә чыгармау кебек канга сеңгән менталитет үзенчәлеге, күрәсең. Психологлар һәрбер районның социаль ярдәм үзәгендә бар, аларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын күпләр белмидер дә. Район ул – авыл, анда бар да бер-берсен белә дип әйтәсез икән, үз проблемаларыгызны безнең белән бүлешергә чакырабыз. Ә Ләлә ханым аларга җавап бирер – чыгу юлын үзегез сайларсыз. Аноним хатлар да кабул ителә. Бер генә үтенеч: үзегезгә ничә яшь һәм кайсы районнан булуыгызны күрсәтсәгез иде. Сезнең тормыш тәҗрибәсе башкаларга да гыйбрәт булыр. Ә без булдыра алган кадәр ярдәм итәргә әзер.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №40)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар