ТЕАТРДА НИ “ТӨЯТӘЛӘР”?

Вәт, спектакль, диябез кайчакта. Вәт уйнап та карыйлар ичмасам, дип тел шартлатабыз. Сәхнәдә актерларның елап җибәрүенә, бер уйламаган мизгелдә көлдерә алуына ис китә. Тормыш – театр, дигән булып, караган һәрбер спектакльне үзебезнең тормыш белән бәйләп карыйбыз. Үзем турында сөйлим. Әйе, мин шулай итәм. Бәлки шул тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә белгәне өчен яратамдыр да мин ул театрны. Хәер, мин белгән һәр татар кешесе театрга мөкиббән.

Их, югары уку йортына керә алсам, һичшиксез, Казандагы бөтен театр, концерт, операларга йөриячәкмен, дигәнем истә калган. Студент исемен күтәреп йөрү вакыты да узып барганда, әйткәнемне тормышка ашырып, атна саен берәр спектакльгә бара башладым.

Йөри торгач, соңгы берничә айда күзәткәннәрдән күп кенә кызык мәгълүмат җыелды. Баксаң, татар һәм рус спектакльләре үзара бик нык аерыла икән. Тел, эчтәлек ягын искә алып әйтүем түгел, сәхнәдәге тамашаның куелышы ук икенче. Алай гынамы соң? Тамашачылар, аларның актёрларны кабул итү дәрәҗәсе, театрда үз-үзен тотышы – гомумән, барысы да бүтәнчә.

Камалда

Билет алганда ук югалып калдым – кая утырырга? Биектән яхшырак күренә дигән булып, иң арзан билет өчен үз алдыбызда акланып, шуны алдык. Анысы да 100 сум. Чагыштыру өчен, Качаловта иң очсызы 80 сум иде. Хәер, нинди билет алсаң да, барыбер түгелмени? Камалдагы беренче биш рәт күпчелек очракта ярым буш була. (Премьера көненнән кала, билгеле.) Соңрак балконнан барыбер шунда төшеп утырдык. Безнең сыман акыллылар күп булып, антракттан соң алдагы рәтләр тулып “ташыды”.

Утырышып беткәч, театр башланды дигәндә генә, бер-бер артлы телефон шалтырарга тотынды. Әле сүндереп куйсалар – бер хәл, сөйләшеп утырырга күп сорап тормаучы тамашачылар да байтак икән. Аларына да түзәр идем… Мәңге күз алдымнан китми: алдагы рәттә утырган кыз белән егет тамаша буена чапыр-чупыр үбешеп чыкты, уң ягымдагы кызый лачтор-лочтыр сагыз чәйнәде. Кыскасы, театрдан алып кайткан бөтен тойгы менә шул үбешү белән күршенең авызындагы сагызга кайтып калды.

Без барган “Телсез күке” спектаклендәге төп проблема – татар милләтенең “телсезгә” әйләнә баруы. Ахырга таба, барыбер кулъяулыкны тартып чыгарып, борын сеңгерергә мәҗбүр булдым. Үлә бит милләт, мамонтлар кебек кырылабыз бит, билләһи. Чыгу юлында, русчадан кергән “паразит” сүзләрне кыстырмаска тырышып, фикер алышабыз. Имеш, телсез күке булырга ярамый. Трамвайда билет алганда да русча сөйләшүем өчен оят булып китте. Шулчакны… Ал күзлегеңне сал, әпчи, дигән кебек, сагыз чәйнәп, русчасын вата-сындыра сөйләшүче теге таныш кызга күзем төште. И җаным, кайсы якның авыл баласы булуыңны белмим инде, әмма дә ләкин бу театрда утырып чыгуыңның мәгънәсе – ноль процент! Бәдрәфкә керсәм, бер апа тавыш чыгарып ята. “Бу яшьләр бигрәк әрсез, өлкәннәрне үткәрми дә. Без андый түгел идек”. Уф, тагын шул сүз! “Дивана” спектаклен карарга килгәч тә шундыйрак хәл булып алды. “Гөргөри кияүләре”ндә дә…

Соңгы спектакль турында берничә сүз әйтми кала алмыйм! Ну уйнап та карыйлар инде… Керәшен теле (диалекты дип язсам, керәшеннәр үпкәли, теле дисәм – татарлар), гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше… Җаграп ролен башкарган Искәндәр Хәйруллинны сәхнәдән җибәрмичә тилмерттеләр. Спектакль Алласы диярсең… Талант кешедә, чып-чын талант…

Качалов театры

Монысына төркем белән барырга уйлаган идек. Ләкин күпчелекне «тыгыз» вакытлы эш кешеләре тәшкил иткәнгә, берничә генә студент җыелды. Булгаковның «Роковые яйца» спектаклен карыйбыз, имеш.

Качалов театры Г.Камалныкы белән чагыштырганда, күпкә кечерәк икән. Зал туп-тулы! Һәрхәлдә, татар театрлары да бу кадәр халыкны гына җыя да җыя инде. Г.Камалдагы зал артык зур булганга гына халык аз кебек күренәдер. Ә гардеробта барыбер шул мәхшәр.

Тиздән әни шалтыратырга тиеш дип, телефонны кулыма алгач, аптырап киттем. Залда телефон тотмый икән. Соңыннан гына искә төште: кереп утыргач та, телефоннар автоматик рәвештә «блокировкага» куела дигәннәр иде шул. Ярар, шәп булды бу! Без монда булганда гына дөнья бетеп куймаса, өч сәгатьтә телефонсыз үлмәбез!

Чыннан да, игътибарны бүлмичә, бу кадәр бирелеп, спектакль эченә «батып», нинди дә булса тамаша караган юк иде әле. Татар театрлары белән чагыштырсак, әлеге тамашада җыр-бию артык күп булды. Рус тамашасы күпкә тормышчан, реаль тормыш белән күзгә күз очрашасың. Ал күзлекне шунда ук салдырып, кулыңа тоттыралар да, ниндидер сүзне кистереп әйтмичә, спектакль буена бер фикер кырыенда әйләнеп йөрмиләр. Ә безнең спектакльләр күбрәк хискә таяна. Монысында гарьләнеп, ачуыңны йотып утырсаң, бездә кулъяулык алып килергә онытмаска кирәк. Ачуданмы, кызганычтанмы, көлүдәнме, ләкин барыбер елыйсың.

Илебезнең “иске” сәясәтен шулкадәр көчле ачып бирделәр ки, хәтта чит илгә качасы килә башлады. Әсәре генә шундый булган, димәгез, Качаловта берничә мәртәбә булып та шул ук мәгънәсез сәясәтебезгә карап, шаккатып утырдым. Аннары Качалов театрындагы спектакльләрдә, Камалдагыга караганда, күпкә күбрәк халык катнаша.

Икенче барганда “Америка фахишәсе”н карадык. Ике кызның язмышы аркылы сәяси режимны ачып салдылар. Советлар Союзы вакыты. Хәрби эшләр бүлеге генералы, үз вазифасыннан файдаланып, теләсә-кайсы кыздан фахишә ясый. Каршылык күрсәтелсә, “донос” язып, төрмәгә утырта. Болар бит барысы да булган хәл. Менә шуларны караганда, оятымнан үләм дип торам. Сәхнәдә шәп-шәрә яшь кызлар чабышып йөрде. Сәхнәгә чыккан кызлар, анадан тума калгач, намаз укучы бер дустым, күзләрен шартлатып йомды да, “менә нинди икән ул рус спектакле”, дип, шаккаттризм күренештән кызарып чыкты. Күршедә утырган хатын моны күреп хихылдап куйды. Яулык почмагы белән битеңне каплап сөйләшү түгел инде бу сиңа дигәндәй.

Качаловта татарларның күп булуына игътибар иттем.

Мондагы алкышларны татар театрында күрмисез, җәмәгать. Хәер, премьерада булса булыр, тик сезон ахырында күргәнем юк һәм берәр кайчан күрермен микән?! Ә Качаловта кайчан карама басып кул чабалар, актерларны сәхнәдә тоткарлап аптыратып бетерәләр… Бу хәл гел кабатлана. Спектакль бетә дигәндә генә, инде алдан гардеробка чабучы кешеләргә тагын бер кат гаҗәпләнәм. Әйтерсең, ахырын карап бетереп, тагын ике минутка тоткарлансалар, аларның киемен кемдер күтәреп китәчәк…

Татар дәүләт курчак театры “ӘКИЯТ”

Соңгы тапкыр кайчан курчак театры каравымны да хәтерләми идем. Мин кечкенә чакта авылга килгәннәр иде, ахры. Димәк, бер 10 ел бар инде курчак театры күрмәгәнгә. Шулай дип уйлап утырдым да, бер шимбәдә җыенып, курчак театры карарга чыгып киттем. Балачакка кемнең кайтасы килмәсен, мин дә, имеш, кечкенә тамашачы булып карыйм.

Мин барган көнне “Репка” (“Шалкан”) әкияте күрсәтелде. Юк, эчтәлеге без барыбыз да танып белгән гади “Шалкан” әкиятенеке түгел. Башта бабай белән әби, алар белән бергә яшәгән оныкчыкның тормыш көнкүреше ачыла. Бабай – өйдә командир. Башта “командир”ның капризлары борщ ашыйсы килүгә кайтып кала. Ләкин өйдә чөгендер дә, башка әйбер дә булмау сәбәпле, әби аның теләген канәгатьләндерә алмый. Аннары бабай каяндыр “Сад-огород” журналы тартып чыгарып, шалкан турында укый башлый. Әбидән шалкан таптыра. Мескен әби, шалкан эзләп, кышкы кичтә өйдән чыгып китә. Шулчакны колакчын кигән оныкчык пәйда була, үзе җырлый: “Я буду вместо-вместо неё, твоя невеста…” Мин егылып төшмәс өчен урындыгыма тотындым, ә балалар шарык-шырык көлә башлады. Кызык үзе, заманча. Әби генә кыш уртасында шалкан таба алмады, ә бер пакет орлык күтәреп кайтып керде. Ул орлыкны шкаф эченә үк яшерсәләр дә, тычкан аны табып алып ашап бетерде. Юк, алдыйм, бер орлык исән калган икән. Тычканны каракланган вакытта эт эләктерә. Ә песи, гомумән, тычкан ашый белми, инглиз теле өйрәнә. Тычкан, үзен ачуланганга үпкәләп, йортны ташлап чыгып китә. Шул тычканнан исән калган бер орлыкны әби белән бабай яз көне чәчеп үстерә. Калганын беләсез инде.

Мондагы беренче биш рәт балалар өчен генә икән. Ата-аналар арттарак утырырга тиеш. Ләкин ата-аналар урыннарында утыра белми булып чыкты. Баласын гел контрольдә тотканга, алдагы рәтләргә барып, гел тегендә-монда чабулап йөри. Әйтерсең бер сәгать эчендә баласын күзгә күренмәс НЛО күтәреп китәргә мөмкин.

Берзаман, ут сүнгән иде, алдагы рәттә утыручы бер бала кычкырып елап җибәрде. Аңа арттан икенчесе кушылды. Аннары, өченчесе, аннары дүртенчесе… Утны яндырдылар. Антракт игълан ителде. Бер бала спектакль буенча телефоныннан атышлы уйнап утырды, антрактта да шунда уйнап утырып калды, мескен.

Курчак театрында бер негр баласын күреп гаҗәпләндем. Әле ул баланың фотосы театрал дигән фотокүргәзмәдә дә эленеп тора. Театрга иң еш йөрүчеләрдән икән ул.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры

Бер дустым бу театрны “ыштансызлар сәхнәсе” дип атый. Мәгънәсен дә, ни җырлаганнарын да аңламыйм, ди. Мин дә башта шундыйрак идем. Тыңлый, аңлый алмый тилмердем. Хәер, хәзер дә менә барысын да чын-чынлап аңлыйм һәм, үлеп-бетеп, гел опера гына тыңлыйм да балет кына карыйм димәс идем. Алай дип әйтүдән бик ерак торам. Ләкин вакыты-вакыты белән шул якка да каера. Анда күп тапкырлар бардым дип әйтмим, әмма мин барган саен, гел диярлек, тамашачылар арасында бер үк йөзләрне күрәм. Аннары, бу театрда гына искитмәле матур күлмәкләрдән килгән апаларны күреп сокланырга мөмкин. Нинди нечкә сәнгать бу, җәмәгать! Билет бәяләре генә дә бу сәнгатьнең никадәр нечкә булуын дәлилли ала. Чөнки беренче тапкыр бу театрга килгән һәм бу сәнгать белән танышырга теләгән һәр кеше дә 300 сум акчаны чыгарып салыр микән?! Ай-һай…

Безне анда тәүге мәртәбә беренче курста бер укытучыбыз җыеп алып барды. Нинди балет караганбыздыр, белмим дә. Миңа ул кызык та түгел иде. Шул “ыштансызлардан” көлеп утырганыбыз гына истә калган. Әле берничә атна элек кенә авылдан килгән бала-чаганы балет дөньясына “куып керткән” укытучыбыз безнең сәнгатьтән никадәр ерак атлавыбызны аңлады микән ул чакта?! Юктыр. Чөнки шул кичтән соң булган беренче дәрестә үк безгә бик каты эләккән иде. Ни өченме?

Операга нокта куелып, утлар янгач, башкаларга кушылып кул чапкан булабыз. Басып бит әле! Шулчак күрше урындыктагы төркемдәшемә күзем төште. Шул кечкенә генә урындыкка бөгәрләнеп яткан да рәхәтләнеп йоклый бу. Көлеп җибәрдем. Миңа кушылып, башкалар көлә. Уяттык тегене. Калдырып кына чыгып китсәк, кызык буласы булган да бит… Тамаша аңа бөтенләй ошамаган. Әле яңа авылдан килгән, беренче курста гына укыганлыктанмы, тамаша уртасында халык арасыннан ерып чыгарга оялган, күрәсең, шунда гына “черем итеп алырга уйлаган”. Шул вакыйганы Опера һәм балет театрында булган саен искә төшереп, көлемсерәп куям.

Казандагы театрлар шуның белән чикләнә икән дип уйлый күрмәгез. Күп алар. Ләкин аларның һәрберсенә йөреп бетерү өчен, күп вакыт, калын кесә һәм иң мөһиме – теләк кирәк. Ә миндә әлегә теләк кенә бар!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №19)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар