Таһир Асылгәрәй: “Халык гади җырлар тыңламый”

Тулы исеме: Таһир Хаҗинур улы Асылгәрәй;

Туган урыны: Башкортстан республикасы, Туймазы районы, Кыска-Елга авылы;

Йолдызлыгы: үлчәү;

Белеме: Уфа дәүләт медицина институты, Музыка училищесы;

Гаилә хәле: өйләнгән (улы һәм кызы бар);

Ярата: балык тотарга, көз төсләрен, учакта пешкән бәрәңге;

Яратмый: икейөзле кешеләрне, суык көнне, сәясәтне.

Шәхсән үзем аны моннан 7-8 ел элек үк Төркиягә кадәр барып, заманында иң кыйммәтле клип төшергән җырчы буларак истә калдырганмын. Аның “Таһир-Зөһрә”, “Розалар” кебек җырларының көне-төне радиода әйләнгән чаклары да бар иде. Шулай ук Ләйсән Гыймаеваның “Яшьлегем чишмәләре”, Айдар Галимовның “Язгы яңгыр”, Йолдыз Шакированың “Сандугачым” кебек күпләр танып белүче җырлар авторы буларак та билгеле ул. Кыскасы, автор-башкаручы, композитор Таһир Асылгәрәй белән юллар кисешкәч, иҗаты һәм эшчәнлеге турында әңгәмә корып алдык.

– Күптән күренмәдегез… Югалып торган арада ниләр белән шөгыльләндегез, Таһир абый?

– Дөресен әйткәндә, алдан уйланган, планлаштырылган пауза булды ул. Бу вакыт эчендә бизнес белән шөгыльләндем, буш вакытымда җырлар яздым. Альбом чыгарып йөрергә вакыт та булмады, әзер дә түгел идем кебек. Узган ел җәй көне бер-бер артлы берничә кеше килеп: “Нишләп җырлавыңны дәвам итмисең?”, “Сиңа җырларга кирәк”, – дигәч, ныклап уйландым да кабат җырлар яздырырга, яңа альбом чыгарырга уйладым.

– Мин белгән альбомыгыз гына да дүртәү: “Люциям”, “Розалар”, “Матур төш”, “Таһир-Зөһрә”. Җырлау гына түгел, исем уйлап бетерергә дә кирәк бит әле аларга.

– Әйе, монысы җиденчесе инде. Март башларында чыгар дип көтелә. “Юл чатында” дип аталачак. Репертуарны яңартырлык вакыт булды, шуңа күрә анда яңа җырлар күп булачак. Шулай ук иске хитларны да яңа форматта яздырдым.

– Ялгышмасам, Сез байтак вакыт Айдар Галимов белән бергә эшләдегез. Аның белән ничек очрашып, эшләп киттегез?

– Әйе, аның белән 15 елга якын эшләдем. Татар эстрадасына кереп китүем белән дә Айдарга рәхмәтле мин. Аңа кадәр Туймазы шәһәрендә рок-музыкант буларак чыгышлар ясый идем. Озын чәч, үкчәле, озын кунычлы күн итек, ертык джинсылар – гомумән, татар эстрадасына якын да килә торган түгел иде ул стиль. Җитмәсә, русча гына җырлыйм. Уфада тавыш яздыру студиясендә Айдарны очраттым һәм ул татар эстрадасында, төгәлрәге, аның төркемендә гитарада уйнарга чакырды. Тиз генә ризалашмадым, билгеле, чөнки тормышны төбе-тамыры белән үзгәртү дигән сүз иде бу. Шулай да ахырдан тәкъдимен кабул иттем. Беренче альбомым да Айдар белән эшли башлагач чыкты инде һәм ул хатыныма багышланып, аның исеме белән аталды.

– Айдарның “Кызыл розалар” җыры белән Сезнең “Розалар” арасында нинди дә булса бәйләнеш бармы?

– Юк. Бу җырларның мәгъгнәви яклары да төрле бит. Айдар җырлаган “Кызыл розалар” җыры чәчәк турында гына. Ә минем “Розалар” җырында исә чәчәк белән кеше арасында аналогия үткәрелә. Фәлсәфи тематика, кыскасы.

– Инде ике дистә елга якын сәхнә тотучы кеше буларак әйтегез әле: популярлыкның сере нидә?

– Ихластан җырлаган кешеләрне яратам. Музыкаль белеме булу да, ниндидер теориягә таянып җырлау да мәҗбүри түгел, иң мөһиме, моң күңелдән ташып чыксын. Әгәр син тыңлаучыңны яратасың, җырыңны күңелең аша үткәрәсең икән, сәхнәдә уңыш казанырга, чын бәхетнең ни икәнен тоярга мөмкин. Үзең яратсаң – сине дә яратырлар! Тамашачы белән тыңлаучы арасындагы бу хис җавапсыз була алмый. Популярлык та үзен әллә кемгә санамыйча, бөтен барлыгын ихластан җырга багышлый белгән кешеләргә генә киләдер, минемчә.

– Ихласлыктан тыш, арттан этүче булмаса, сәхнә биек җир бит ул…

– Арттан этүчем юк. Нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, фәкать үз тырышлыгым һәм дусларым ярдәме белән. Күп җырларның гитара партияләрен Альберт Исмаил яздырды, аранжировкаларны Айнур Сәлахов эшли, “Hijazz Inc.” тәрҗемә үзәге генераль директоры Альберт Фазлый да төрле яклап ярдәм күрсәтте. Яңа альбомның продюсеры – Мәскәү шәһәреннән Рафаэль Мустаев. Шуларга рәхмәт әйтсәм генә.

– Клип турында да сүз булган иде. Нинди җырга клип төшерергә җыенасыз, сер булмаса?

– “Йөрәк ярасы” һәм “Хәерче” дигән җырларга төшерергә уйлап торам әлегә. “Хәерче”нең сюжеты да күз алдымнан китми инде, төшләремә керә башлады. Җир асты метро юлындагы хәер сорашучы белән, җир өстендәге рестораннарда утыручы байларны чагыштырып, җәмгыятьтәге катламнарны аерып күрсәтергә телим.

– Юмор-көлке, мәхәббәт, әни турында түгел инде алайса. Темага бераз төрлелек кертәсез икән болай булгач…

– Юмор яратам мин үзе, әмма җитди кешемен. Шул җитди булганга һәм тормышка реаль күзлектән караганга, җырларым да тормышчан, ихлас килеп чыга дип уйлыйм. Кыскасы, мин нинди – җырларым да шундый. Мәхәббәт темасын бөтенләй читләтеп үтә дип уйлама тагын, тормыш ансыз төссез булыр иде. Чыгачак альбомымда да кызыл җеп булып сузыла бу тема.

– Җырчыларның һәммәсенә дә бу сорауны бирәм: сезнең җырчы буларак үзенчәлегегез нәрсәдә?

– Гади булуым үзе үк үзенчәлек бугай инде ул хәзер. Менә рэп дибез. Альтернатив музыка дип чаң кагалар. Хип-хоп, попса, тагын әллә нәрсәләр бар. Тыңлый башласаң, барысының да аранжировкалары бертөрле, кайчакта тавышлары ук аерылмый. Ни кызганыч, халык та шуңа ияләнеп килә. Хәзер безнең колак та, аң да башка музыканы кабул итми башлады. Ә минем җырлар саналган төркемнең берсенә дә кермичә, бары тик җырга гына керә һәм шул күпчелектән аерылып торуы белән үзенчәлекле!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар