ТАЮ ЯГЫН КАРАДЫМ…

Җәй ахырында гына, ялым бушка үтте бит дигән үкенечтән эш эзләргә керештем. Күптәннән кибетче булып эшләп карыйсым килгән иде, Казанда Киров районының бер базарына вакытлыча эшкә кердем.

Менә ачкычларымны шалтыратып эшкә ашыгам, эчтән генә колхозчының айлык хезмәт хакын бер көндә эшләп кайтам хәзер дип хыялланам. Иртәнге якта эшем сканворд чишүдән гыйбарәт булса, бер мәлне халык базарга агыла башламасынмы! Аяк киемнәре сату бүлегенең иң зур ноктасы миндә икәнлеген шунда ук аңладым. Һәр кешегә ачык йөз, игътибар күрсәтергә, саткан әйбереңне дәфтәргә теркәп барырга да өлгерергә кирәк. Халык бераз кими башлагач, яныма бер хатын килеп, аяк киемнәрен “барлый” башлады. Юкны бушка аударып йөрүе күренеп торса да, күңелен күрергә кирәк. Бер парны алып, икенчесен куя торып шактый вакыт азаплангач, бер аяк киеменең җебен тартып чыгарды бу. Гафу үтенү түгел, киресенчә, миңа җикеренергә тотынды: “Сез брак товарны ярты бәядән сатарга тиеш, кеше талап утырасыз монда!” – ди. Көчкә борып җибәрдем.

Эш көне азагына үз нәтиҗәләремне чыгарырга өлгергән идем инде: ир-атлар белән эш йөртүе күпкә җиңелрәк. Кием-салым, аяк киеменә булган таләпләрен тыныч кына җиткерәләр, кирәкмәген әйбер эзләтеп йөдәтмиләр, сатучыны хөрмәт итәләр.

Нервыларымны какшатып бетергәнче эшемнән тизрәк таю ягын карадым. Хәзер сатучы булырга хыялланмыйм, ә бу хезмәт ияләренә карата хөрмәтем артты.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Кукмара районы, Ядегәр авылы.

(“Татарстан яшьләре”, №55)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар