ТАТАР ҖЫРЫ ≠ TATARVIDENIE

Хәния Фәрхинең 11нче Алтын Барсы!“Вәт шәп булды!” – дип тел шартлатсам, кайберәүләр күзләрен шарландырып: “Кайсы җире?” – диячәк. Теләсә-кайсы супер-пупер вакыйгадан да гаеп табарга мөмкин чөнки. “Булмады әле бу”, – дип, борынымны салындырсам… “Татар җыры-2010”ны, әлеге шоу-тамашаны оештыру өчен күпме көч куйган кешеләр каршында иң зәвыксыз, түбән культуралы, җыр сәнгатендә пычагым да аңламый торган адәм булып калачакмын. Шуңа күрә куштанлык һәм ялагайлыкны читкә куеп, ни күрдем, шуны язармын.

Килгәч тә, Пирамидага керү юлында чәшке туннар арасында югалып калдым. Менә бер апа тунын салып, шоферына тоттырды. Гомуми гардеробта чишенеп тормый, янәсе. Тегесе исә, йонлы байлык туңмасын дигәндәй, машинага элдерде. Бер дә гаҗәп түгел. Елның иң грандиоз концерты булган “Татар җыры-2010” өчен 2500-4900 сумын чыгарып салырга жәлләмәгән тамашачы шундый булыр дип көткән идем аны.

Айдар Галимовның җырын көйли-көйли, гардеробка атладым:

“Әллә кем түгелбез, әмма ким түгелбез

Әллә кем булганнардан…”

Тора-бара зал шыгрым тулды. Арада күргән-белгән район башлыклары, колхоз рәисләре, кибет хуҗалары да күзгә чалынды. Кыскасы, Татарстанның каймагы гына җыелганы күренеп тора. Журналистлар да байтак. Тик алар тамашаны басып карарга мәҗбүр. Елдагыча. Зарлана димәгез тагын. Дүрт сәгатькә исәпләнгән концерт биш сәгатькә сузылса да ардырмады. Хәйләсе шунда: ике-өч сәгать үтү белән, рәтләр бушый башлады һәм концертның ахырын 3 мең сумлык урынга утырып карап бетердем. Алайса аяклар үзен сиздерә башлаган иде инде.

Европа форматында TATARVIDENIE

Журналистларга бирелгән матбугат релизында шулай дип язылган. Татарча Евровидение дип язмакчы булганнар, күрәсең һәм, нәтиҗәдә, менә шундый киш-миш килеп чыккан. Ни татарча, ни русча, дигәндәй… Ярар, монысына бәйләнмик. Аның тамашасы да шундый киш-мишрак булды әле. Җырчыларга “Алтын Барс” тапшыручылар аларны русча тәбрикләде, тегеләре татарча рәхмәт әйтте. Әйтерсең котлау сүзләре сөйли белүче татарлар беткән. Их, менә барысы да ТВ йолдызы Фирдүс Гыймалтдинов кебек котласа икән ул. Алып баручыларның берсе: “Кара, бездән дә матуррак сөйли бит бу”, – дип, лаеклы бәясен дә бирде. Хәер, тамашачылар ул бәяне алып баручыларга кадәр үк биреп өлгергән иде инде.

Быелгы “Татар җыры”ның “фишкасын” – концерт номерларындагы “яктылык уенын”, тәэсирле форматтагы видео-шоуны күреп, халык шаккатырга, ах-вах килергә тиеш иде. Ах-вах иттем дә, чөнки тамаша буена гел әйләнеп йөрүче ап-ак утлы прожектор күзләремә яктыртып җәфалады. Яшел лазер утлары исә төшергән бар фотосурәтләремне яшелләндергән. Ә җырчыларга килгәндә… Кайсы яктан яктыртсаң да, шул бер җырчы, тавышын ничек яңгыратсаң да, шул бер тавыш инде ул.

Әйтик, Гөлназ Сәфәрованың тавышы. Ничек кенә сүкмәсеннәр, үзем аның алып баруына ияләндем инде. Җитмәсә, быел шундый итеп киендергәннәр, тавышын тыңламыйча, күлмәгенә генә карап торасың. Искәндәр Хәйруллинның кәчтүме дә хикмәт матур! Дизайнерлар костюмнарны Голливуд стилендә ясый дигәннәр иде аны. Алып баручыларның бу ягына тел-теш тидерү гөнаһ булачак. Сөйләмдәге кыек-мыекларга ябыша башласам, бер күч тигәнәк булып тоелырмын микән?! Әйтсәм әйтим, концертның беренче өлешендә: “Быел сугышның 65 яше иде”, – дип ычкындырган Искәндәр, ахырга таба Гөлназ Сәфәрованың чибәрлеген Әлфинә Әзһәмованыкы белән чагыштыра башлады һәм беренчесе файдасына нәтиҗә ясады. Ул шатлангандыр, билгеле, ләкин Әлфинә апа жәлке булды миңа. Хатын-кыз башкаручылар арасында “Иң яхшы альбом иясе” (“Мәхәббәт булмаса дөньяда”) булып танылса да, матурлыкта таныла алмады бит. Гөлназда да хаталар булды, тик… күлмәге матур иде!

Менә шундый “изюминка”

Ияләштек дигәннән… Мөнир Рахмаевның кулларын сузып, кат-кат: “Алкышлар!” – дип кычкыруына, сәхнәдә үрле-кырлы сикергәләвенә дә күнектек инде. Шулкадәр күнектек ки, хәтта шундый сикергәләүләр хәзер бию булып күренә башлады. Быел ир-егетләр арасында “Иң яхшы танцеваль проект” Мөнир Рахмаевныкы булды.

Хореографик куелышларга киңрәк тукталсам, алар да быелгы “Татар җыры”ның изюминкаларыннан берсе булырга тиеш иде. Мин генә шул изюминкаларны чәйнәп йота алмадым, ахры. Менә, мәсәлән, “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә “Алтын Барс”лы булган Раяз Фасыйхов. Ул көмешсыман кәчтүмен киеп, җырлый-җырлый сикергәли генә башлаган иде, ыбыр-чыбыр биюче кызларны сөзгәндәй итеп, чүпрәктән тегелгән үгез килеп чыкмасынмы?! “Алмагачлары” җырына кызыл алмалар килешә инде – сүз дә юк, әмма үгезнең кызыл алма тоткан кызларны куып йөрүе… Корридо тамашасына пародия карагандай булдым.

Я булмаса, “Ел төркеме” булып танылган “Эссе” егетләре “Авылга” җырын башкарганда, җете кызыл ат пәйда булып котны алды. Артымда торган кыз да минем сыман уйлап куйды, ахры: “Причем тут ат?” – дигәнен аермачык ишеттем.

Хатын-кызлар арасында “Иң яхшы видеоклип” номинациясендә җиңү яулаган Эльвира Хамматованы “Кавыштыр мәхәббәт” җырыннан соң яшел скутер алып кереп китте. Җырчыбыз тамашачы биргән чәчәкләрне дә алырга онытты хәтта. Менә Ландыш Нигъмәтҗанова үз чәчәкләрен калдырса да сүз әйтмәс идем. Болай да кыска күлмәге белән шулкадәр бөкрәйгәнче, дим. Оялдым!

Ир-егетләр арасында “Халык мәхәббәте” титулын яулаган Нәфкать Нигъмәтуллин “Тип йөрәгем”не җырлаганда, бер төркем яшьләр чабып чыгып, аллы-аклы тасмалар болгап йөрүен, бигрәк тә аларның залга ук сикереп төшүен шулай ук аңлый алмадым.

Гомумән, аңламаган нәрсәләр күп булды инде ул. Мәсәлән, “Тамашачы мәхәббәте” яки “Халык мәхәббәте” номинацияләре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? Тамашачы шул ук халык түгелме? Яки “Халык мәхәббәте” белән “Халыкчан җырчы”? “2010 елның популяр җыры” һәм “2010 елның иң яхшы хиты” да бер- берсен ачыклап килә кебек. Алай дисәң, 30 номинацияне ничек кенә атап бетермәк кирәк?!

Тәнәфес

Халык арасында кайнашканда, компакт-дисклар сатып торучы кызлар янына килеп чыктым.

– Кайсы җырчының дискын яратып алалар, кызлар?

– Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов, Ринат Рәхматуллин, Зөлфәт Хәким…

Аптырап йөри торгач, гримерныйлар тирәсенә килеп чыктым. Килеп керсәм, бер төркем ир-егет капрон стакан төбенә 50шәр грамм салып, “Алтын Барс”ларны юып маташа. Илнар Сәйфиев тост әйтә:

– Бәхет, озын гомер, алга таба да шундый “Барс”лар алырга безгә… давай!

“Ел ачышы” номинациясендә җиңгән Эмиль Айзатулла бәхетенә үзе дә ышанмый иде, күрәсең, стаканын кысып тотып, калтыравык тавышы белән: “Әле дә ышанмыйм”, – дип кенә кабатлый алды. Фотоаппараттан качты, диктофоннан курыкты.

– Илнар, бүген син концертка “Тайота”га утырып килдең. Шундый машина алу өчен, ничә концерт куярга кирәк?

– Әйтмим!

– Кил, үзем әйтәм, куш бу нәрсәңне, – диде “Айфара” төркеменнән булган Алмаз Шәрифуллин диктофоныма төртеп күрсәтеп. – Җырлап йөреп, акча эшләп булмый! “Ока” белән концерт куярга килсәң, синең концертыңа беркем дә килми. Зур җырчы булырга теләгән кеше телиме-теләмиме зур машинада йөрергә, ул аны көчәнеп булса да алырга тиеш!

“Иң яхшы саундтрек” ияләре булган Илназ Сафиуллин белән Шәкүр дә кул астына туры килделәр.

– Илназ, “Барс”ны ничек бүләргә җыенасыз?

– Ике җырчы булгач, ике “Барс” булырга тиеш инде бер уйлаганда. Бер елны беребездә, икенче елны икенчебездә торыр дип сөйләштек сөйләшүен, ләкин Шәкүр аны миңа бирмәячәген беләм. (Көлә.) Минем берәү бар бит инде, монысы Шәкүргә булсын. Саран түгел мин! Дипломы да җитә, – диде Илназ Сафиуллин гаять зур киң күңеллелек белән.

– Ә без бу “Барс”ны көтеп алдык, – диде “Эссе” төркеме солисты Нияз Вәлиуллин горур елмаеп. – Хәзер Айратта да, миндә дә берәр “Барс” булды.

Ир-егетләр арасында “Иң яхшы видеоклип” иясе булган Салават Миңнехановның җыры әле дә баштан чыкмый. Кайсы юлын гына карасаң да, төштәге саташу сыман, ягъни берни аңлашылмый. Тик шулай да яхшыга юрарга тырышасың:

“Минсез калсаң, көзләр йотар сине”,

“Онытма мине, утларда яндыр, тик онытма”,

“Кул җылым яши һәрбер болытта”,

“Бергә үрербез бәхет толымын…”

– Салават, туп-туры сорыйм әле: сәхнәдән китү турында уйлаган чакларың булгаламыймы? Җырлап кына тамак туймый, диләр бит.

– Бу бит эш түгел, ә хобби, тамак турында уйлаган юк инде. Сәхнәдән китәргә дигән уйлар бар, тормышта “приоритетларны” билгеләдем.

– Димәк, син китәчәксең?

– Тукта әле, син боларны газетага бирергә җыенмыйсыңдыр бит?

Салават Миңнеханов шулай диде дә юкка чыкты! Җырның нигә шундый адәм аңламаслык, ягъни йомшак һәм фәнни итеп әйткәндә, артык фәлсәфи булуын сорый алмый калдым.

Дәвамы…

“2010 елның музыкаль ташкыны” дип игълан ителгән “Тукта, яңгыр” җыры да бу “яңгырлы” җәйдә бик актуаль иде шул. Ринат Рәхматуллин, шуны аңлап булса кирәк, сәхнәгә чыгар-чыкмас ук аклана башлады:

– 40 градуслы эсседә “Тукта, яңгыр” дип җырлап йөргән өчен, миңа кырын караучылар да булды. Шулай булгач, бәрәңгене миннән сорарсыз, – диде ул залга карап.

Дөрес, анда бәрәңгегә мохтаҗ кешеләр утырмавын ул яхшы аңлый иде. Шуңа күрә, бәрәңгесе уңмаганнар, белми калмагыз: язга орлык җитми калса, кемнән сорыйсын әйттем.

Үземдә зур тәэсир калдырган чыгыш Айдар Галимовныкы булды. Алай башка беркемне дә алкышламадылар, аңа бирелгән кадәр чәчәк берсенә дә эләкмәде. Ихлас та, һәрчак гади дә Айдар “Иң яхшы эстрада җыр театры” номинациясендә “Алтын Барс”лы булды. Бу аның 11нче “Барсы”. Хәния Фәрхинеке дә шулай ук. Ул кабат хатын-кызлар арасында “Ел җырчысы” дип табылды. Гадәттә, концерт ахырында чыгыш ясаучы Салаватны мин дә махсус азакка калдырдым. Сабантуйларда абсолют батырлар ахырдан билгеле була бит. Ә бу вакыйганың абсолют батыры – Салават. Чөнки аңа быел ике “Барс” тапшырдылар. “Ир-егетләр арасында иң яхшы альбом” (“22 сезон”) өчен һәм ул – “2010 ел җырчысы”.

– Җырым да кыска, рәхмәтем дә, – диде Салават коры гына. – Рәхмәт! Бу сәхнәдә 11нче тапкыр басып торам.

Габделфәт Сафин да берничә номинациядә билгеләнгән иде, әмма, ни өчендер, аны “Барс”ка лаеклы дип тапмадылар. Кызганыч… Ахыргача аны көттем.

Конвертлар сәхнәдә генә ачылса да, җырчылар үз җиңүләре турында алдан ук (10 көн алдан – авт.) белеп тора, ләкин фестивальгә кадәр алар моны сер итеп сакларга тиеш. Бу хакта миңа “Барс-медиа” матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр. Номерлар әзерлекле булсын һәм җырчы сәхнәгә чыгып югалып калмасын өчен шулай эшләнә. Ә менә тавыш бирүләр, сайлаулар – монысы бөтенләй башка мәсьәлә…

Узган елларда бу тамаша ничек үткәндер, белмим, ләкин шәхсән үзем быел искитәрлек бер җирен дә күрмәдем. Билетларның да август аеннан ук сатылуын һәм бу чараны җәйдән үк рекламалауны аның кыйммәт булуыннан гына күрәм. Ел саен “Татар җырын” калдырмый йөрүчеләр исә “Фестивальнең дәрәҗәсе төшкән”, – дип бәяләде. Төшмәсен иде инде ул. Аның бар мәгънәсе ел саен бер үк кешеләргә алтын өләшүгә генә дә кайтып калмасын иде. “Иң мәгънәле җыр” номинациясе кертелсә, бәлки, җырларның эчтәлегенә дә колак салырга өйрәнер идек. Кыскасы, шомартасы урыннар байтак әле монда.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №50)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар