ТАТАР, ХӨСЕТЛЕК ИСЕ КИЛӘ!

Татар яшьләренең аралашу, дуслашу, фикерләшү үзәгенә әйләнгән “Шәрык” клубын юкка чыгару кемгә кирәк? Ни өчен “погонлы” абзыйлар бүген безне анда кертми? Бу – татарларга каршы оештырылган чираттагы гамәл түгелме? Рамазан ае дәвамында ифтар мәҗлесләре уздыру кемгә ярамаган һәм ни сәбәпле аңлы татар яшьләрен бүген урамга куалар? Татар кызлары һәм егетләре чираттагы пәнҗешәмбе кичендә Татар иҗтимагый үзәге каршында шушы сорауларга җавап эзләде.

Рамазан аенда “Шәрык” клубы һәр көн эшләде. Бу хакта газета укучылар хәбәрдар дип уйлыйм, чөнки “Ифтар-марафон” турында телевизор күрсәтте, радио сөйләде, газета-журнал язды. Ә башка айларда “Шәрык” клубы атнага бер тапкыр пәнҗешәмбе кичендә җыела иде. Ә менә хәзер шул клуб юкка чыгу алдында тора.

“Шәрык” клубын япканнар, дигән хәбәр Казанда күз ачып йомганчы таралды. Телефонга шул хакта смслар яуды, татар студентлары әңгәмәсенең төп темасы да шул иде, интернет та шул хактагы мәгълүмат белән шыплап тулды. Татар тотып карамый ышанмас, диләрме әле. Шул ышанмас татарлар кичә булырга тиешле кичне, 2 октябрьдә, иҗтимагый үзәк каршына җыелды.

МАҖАРА-А-А!

Килгәч тә, милиция вәкилләренә тап булган берәүләр чүт кенә шул абыйлар белән сугышмады. Бәхәс купты. Ниһаять, ахырдан безне бина эченә керттеләр. Яшьләр җиңүе тантанасы! Сөйләшә торгач, сакчыларның татар булуын ачыкладык. Һәрхәлдә, беркемне дә якасыннан тотып, урамга ыргытмадылар. Татарлыктан түгел микән?!

Әмма барыбер бер “ЧП” була язды: Татар иҗтимагый үзәгенең идарә бүлмәсен ничек ачарга белми азапландылар. Чөнки ачкыч тишегенә бер “акыллысы” шырпы чүбе тутырып куйган иде. Көлке! Хәер, ахырдан ачкыч тишеген шул формалылар үзләре үк чистартып бирде. Рәхмәт аларга! Ничек кенә булмасын, яшьләр җыены узды. “Ифтар-марафонга” йомгак ясадык. “Шәрык” клубы эшчәнлегенең алдагы берничә аена план төзелде. Планы бар барын, ә менә алдагы атналарда яшьләрне ни көтәсен төгәл генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Бәлки, якадан ук сөйрәп чыгара башларлар. Әнә бит, киләчәктә бирегә “фейс-контроль” белән кертә башлаячаклар икән.

Аң-белемле, лидерлык сәләтенә ия яшьләрнең үзара җыелышуы кемнедер куркыта бугай. Беләбез: ахмак халык белән идарә итүе җиңелрәк. Әйе, татарларның ахмак булып яшәве, дәшми-тынмый йөрүе күпләр өчен кулай булыр иде. Гомер-гомергә шулай булган. Бүген аңлы татар яшьләрен бумакчылар… Тиздән өч татарның бергә җыелышып, сөйләшеп утыруы өчен дә Себергә сөрә башлаулары ихтимал.

ТАТАРЛАР.РУ САЙТЫ ХӘБӘР ИТӘ!

«…Берәр төнге клубта наркотикларга яки СПИДка каршы чара уздырылса, бу хакта “пиар” бик көчле булыр иде, бәлки. Ә менә “Шәрык” һәм бу клуб дусларының 30 көн рәттән наркотиклардан бәйсез, аек, закон бозмаучы яшьләр өчен ифтар мәҗлесләре уздыруына күз йомылды. Әйтерсең алар бу шәһәрдә бөтенләй юк. Аларны беркем күрми һәм эндәшми.

Алай гына да түгел, формаль булмаган “Шәрык” клубының активлыгы вак чиновникларга тынычлап яшәргә ирек бирми икән. “Интернациональ” Татарстанның “толерант” башкаласында яшьләрдә миллилек тәрбияләргә, аларны аң-белемле итәргә һәм буш вакытларын файдалы оештырырга бурычлы кешеләр “Шәрык” клубын ябарга карар кылган… 1 октябрьдән клуб эшчәнлеге туктатылырга тиеш икән…

…Татарстан җитәкчеләре арасында татар тарихының үрнәген һәм дәвамын саклап калырга теләүче ихлас, яхшы кешеләр табылыр дип өметләнәбез…”

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ НИНДИ БИТЛЕКТӘН?

“Бу бинада соңгы айда “Шәрык” клубы очрашулары, яңа оешучы татар журналистлары клубы һәм Хәтер көнен оештыру комитеты эшләде. Безне, шулай итеп, Хәтер көнен ясаудан тыярга телиләр”, – ди Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Юныс Камалетдинов. Шулай ук активист Айрат Хәтмулла да бинага күп кеше килә башлавы, Хәтер көненә ныклы әзерлек башлану конгрессның, аерым алганда, шунда эшләүче Тәлгать Бариевның ачуын чыгарды, дип исәпли. Бәлки, шулайдыр да. Чөнки сакта торучылар әйтүенә караганда, аларны 12 октябрьгә кадәр яллаганнар. Ә быел, белүебезчә, Хәтер көне нәкъ шул датада – 12 октябрьдә уздырылачак. Ышанасы килми бит әле: татар тарихын юкка чыга ру Татар конгрессының үзенә үк кирәк микәнни? Булмас! “Бина – хөкүмәтнеке”, – дип хөкүмәт исеменнән телгә килгән Тәлгать Бариевның тактикасы да аңлашылмый. Хөкүмәт яшьләргә каршы эшли микәнни? Сораулар арта…

Әйе, тарихи датаны уздырырга каршы чыгучылар күп булырга охшап тора быел. Студентлар телефонына: “Хәтер көнен быел да оештырсагыз, университеттан “очып чыгачаксыз”, кебек янаулардан башланды дип беләм бу хаосны.

Сакчыларны “Астра” оешмасыннан Ринат Закиров яллаган икән. Ул Казан милли-мәдәни үзәгенең дә, Татар конгрессының да җитәкчесе. Татар конгрессы милли хәрәкәтнең Хәтер көнен оештыруына гына түгел, татар яшьләре җыелуына, фикер алышуына да каршы булып чыга түгелме соң?

– Бер сүз белән әйткәндә, “безобразие” бу! Яшьләрне махсус ниндидер провокаторлар бутап йөри. Мин “Шәрык” клубының берләшүен теләгән идем. Клубның үз бинасы Татарстан урамында тик тора. Татар иҗтимагый бинасында тәртип салу өчен генә куелган ул сак. “Шәрык” клубына теләсә-кем йөри, теләсә-кем теләсә-ни сөйли башлады. Шуннан гына күрелгән чара. Ә “Шәрык” клубы кичәләре уздырылуга каршы түгелмен. Мин анда тәртипсезлек дип белә идем. Әгәр сез, яшьләр, телисез икән, тәртип була икән, проблема чыгармагыз. Рәсмиләштерү дә кирәкми дип уйлыйсыз икән, ничек бар, шулай эшләүне дәвам итегез. Бернинди проблема юк, – дип җавап бирде Ринат Закиров үзе.

ХӨСЕТЛЕК ТҮГЕЛМЕ БУ?

– Әлегә кадәр Казанда ике “Шәрык” клубы эшләде. Берсен Мансур Кашапов Татар конгрессында алып бара иде. Без берләшеп тә карадык, ләкин берни килеп чыкмады. Аерым эшләргә булдык. Татар иҗтимагый үзәгендә эшләп килүче “Шәрык” клубына бик күп аңлы яшьләрнең йөрүе, матбугат чараларында һаман безнең клуб хакында язулары, гомумән, безнең актив эшчәнлек Мансурның ачуын китерә, күрәсең. Чөнки аның кичәсендә күпчелекне ТДГПУның татар бүлеге студентлары тәшкил итә. Ә бездә кемнәр генә юк. Төрле югары уку йортларыннан студентлар килә, өлкән буын вәкилләре дә кичәләрдә актив катнаша. Бу клуб ябылуына инициатива күрсәтүчеләр арасында Мансурның булуына шигем юк. Башкача көче җитмәгәч, Татар конгрессы аркылы юкка чыгарырга уйлый ул безне, – дип үзенчә шәрехли ТИҮдагы “Шәрык” клубы кичәләрен оештыручы һәм алып баручы Сәүбән Закиров.

Белүемчә, “Шәрык” клубы Казанда икәү генә түгел, ә өчәү. Өченчесе милли музейда эшләп килә. Булмагае шунда, 20 булсын. Үзара узыша-узыша эшләсеннәр. Татар яшьләренә сайлап алу мөмкинлеге тусын. Бер-береңә аяк чалуга кайтып кала башлагач, кемнеңдер хөсетлеге аркасында яшьләр бөтенләй клубсыз калырга тиешме?! Бу очрактагы кебек. Икенчесенә ул бармаячак, чөнки беренчесен кем таратканын белә торып, аның клубына йөреп була микән?

Мансур Кашапов исә башка фикердә: “Клуб Амил Нур пәйда булганчы, бердәм иде. Аннары менә икегә аерылды. “Шәрык” клубы эшләячәк, ләкин башка формада. Аны рәсмиләштерү – иң яхшы, иң дөрес юл һәм ул миңа түгел, ә яшьләрнең үзенә кирәк. Кемдер белмичә, ә кемдер юри миңа өеп калдыра. Әгәр без аны теркәсәк, безгә төрле грантлар биреләчәк, төрле юнәлештә эш алып бара алачакбыз. Күп мөмкинлекләр ачылачак. Әйтик, “Шәрык” клубы таныклыгы белән театрга, хоккейга, я булмаса футболга йөри алу начармыни?” – ди ул. Матбугатта: “Мансур Кашапов җитәкләгән “Шәрык” формаль рәвештә теркәлгән, Татар иҗтимагый үзәге бинасындагысы юк”, – дигән сүзләр күренде. Мансур Кашаповның әйтүенә караганда, бер клуб та теркәлү узмаган икән әле. Әлегә… Шунысын да исәпкә алырга онытмыйк: теркәлергә кирәк дип шапырынып йөрүче клуб соңгы ярты ел эчендә ничә мәртәбә җыелды икән? Ә менә ябылырга торучы теркәлмәгән клуб гел эшләп килде. Мансур Кашаповка исә бу ошамады, ахры. Һәрхәлдә, шундый фикер туа.

ТАНЫКЛЫКНЫ КАЯН АЛЫРГА?

Ялгыш кына килеп кердем мин анда. Мине берәү дә чакырмады. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Мансур Кашаповның “Шәрык” клубы таныклыгы таратуына шаһит булдым әле. Әлбәттә, җыелган яшьләрнең 80%ы ТДГПУның татфак студентлары иде. (Чөнки клуб җитәкчесе шунда укыта.) Алар гариза язды, анкета тутырды. Гаризаның Мансур Кашапов исеменә язылуы аңлашыла. Мине “Шәрык” клубына кабул итегез, дип сорарга туры килде инде гариза язучыларга. Моңарчы андый үтенү, ялваруларсыз да йөри иде бит яшьләр. Ахырдан шул студент халкы алынган таныклыкка Мансур Кашаповның “автографын” сырлатып, мәш килде инде. Шаккатып карап тордым. Тәлгать Бариев әлеге таныклык өләшүне вакытлыча күренеш дип расларга тырышты. 12 октябрьгә кадәр инде, янәсе. Мансур исә башкача уйлый. Кем хаклы бу очракта, әйтегез әле?! Кемнәр генә булмасын, берн ичә бутап йөрүче бар. Гафу итегез, әмма шушы мәлдә мин үзем өчен бер хакыйкатьне ачтым. Һәм ул шуннан гыйбарәт: фу-у, татар хөсетлеге исе басты Казанны!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

P.S. Якшәмбедә җыелган “Матбугат клубы”ндагы журналистлар да “Шәрык” клубының рәсмиләштерелүенә каршы. Илфат Фәйзрахманов, Искәндәр Сираҗи, Амил Нур һәм тагын бик күпләр рәсмиләштерү яхшыга барып җиткермәячәк, дип уйлый. Аларча, бу чираттагы бюрократиягә, чираттагы кәгазь боткасына гына кайтып калачак. Әлеге ыгы-зыгыны вакытында туктатмасалар, билгеле.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар