ТАТАР ТЕЛЕНӘ КАБЕР ТАШЫ?

Сынган кылыч, суынган көл – минем илем икән, Кабер ташында “үлгән тел” – минем телем икән.

Гөлназ ВӘЛИЕВА.

Кышның зәмһәрир салкыннары булуга карамастан, алар Бауман урамына җыелды. Кулларында Татарстан аләме, кабер ташы рәсемнәре төшерелгән плакатлар, төрле шигарьләр… Күмелгән кабер өстенә ташны кайчан куялар? Ташларга “татар теле”, “суверенитет”, “татар мәктәбе”, “Татарстан Конституциясе”, “татар югары уку йорты” дип язылган иде. Милләтенә битараф булмаган кешегә бу плакатларны күрү авыр булгандыр дип уйлыйм. Шәхсән үзем битараф кала алмадым.

19 декабрьдә узган “Сыкрау маршы”на җыелган яшьләр күп түгел иде. Бәлки, көннең салкын булуы кемнедер өендә бикләнеп калырга мәҗбүр иткәндер, ә кемдер бөтенләй белми калгандыр… Ләкин пикетта кешенең аз булуы бүгенге хакыйкатьне ачып сала. 5 миллион татардан 9-10 кешегә генә кирәк микәнни ул тел? Татар –бүген халык түгел, ә кечкенә бер халыкчык булып күз алдына килеп баса. Әлеге “Сыкрау маршы”ның максаты яшьләр игътибарын милләт-тел проблемаларына җәлеп итү, битараф булмауга өндәү, татар мәктәпләрен ябуга, татар теле дәресләрен кыскартуга, милли университет булмауга, БДИ татар телендә тапшырылмауга ризасызлык белдерү иде. Шул исәптән милләт-тел проблемаларына битараф булмаган яшьләр барлыгын күрсәтү дә – төп максатларның берсе.

Әлеге пикетны оештыручы егет – “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Татар ризасызлык белдерүне болай дип аңлатты:

–            Соңгы ике ел эчендә Татарстанда 111 татар мәктәбе ябылды, ә бөтен Русия күләмендә караганда 2007 елда гына да 645 татар мәктәбен яптылар. Бу мәкерле эш әле дә дәвам итә. Татар теле дәресләре кыскартыла. Нәтиҗәдә, телгә ихтыяҗ кими һәм ул юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә татар теле дип язылган кабер ташына сорау билгесе куйдык. Халкыбыз алга таба да тел-милләт проблемаларына битараф калса, ул символик таш плакатта гына калмаячак. Тел бетсә, милләт дә юкка чыгачак. Суверенитет һәм Конституциябезне югалттык, Милли университет булдырылмады. Татар, уйлан!

Наил әйткәннәр белән килешәсе килми. Танышларым белән гел татарча гына аралашкач, тел юкка чыгып барган төсле дә түгел. Дөрес, мәгариф системасы хәзер башка юл алды һәм хәзерге мәктәп 10 ел элек булганнан күпкә аерыла. Шуңа күрә, уйлана башласаң, сүзләрендә хаклык барлыгын аңлыйсың.

“Сыкрау маршы” Бауман, Чернышевский, Кремль урамнары буйлап Сөембикә манарасына кадәр хәрәкәт итмәкче иде, ләкин яшьләрне Кремль эченә кертмәделәр. Плакатлар белән керергә ярамый икән анда! Шимбәдә туристлар да бик күп булган. Алар каршында Казанны начар итеп күрсәтергә дә ярамый. Эзли башласаң, сәбәпләр күп инде ул.

–            Наил, бу марш хакында башка матбугат чараларына да хәбәр итәсең калган, журналистлар халыкка бу турыда тәфсилләп сөйләр иде…

–            Бик күп татар газеталарына әйттем, күп журналистларны чакырдым. Ләкин “Эфир” телеканалы, “Новая газета” һәм сездән башка бер журналист та килмәде. Юкса, иң беренче чиратта, алар битараф булмаска, халыкка аңлату эшен алып барырга тиеш.

Игътибар иткәнсездер, чыннан да, “Сыкрау маршы” хакында күп кенә матбугат чаралары дәшмәде. Сәбәп көннең салкын булуында гына микән?

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар