ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ МОДАДА

Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда иң яхшы укучыларны җыеп “Тукай бәйрәме”нә алып киләләр иде. Шигърият бәйрәме, Туган тел көне түгел, никтер, нәкъ менә Тукай бәйрәме дип атый идек без аны. Казан буйлап экскурсия, ул чакта Камал каршында уза торган шул чарада тамашачы сыйфатында катнашу укуда бер стимул булып торды. Моннан сигез-тугыз ел элек Туган тел көнендә Равил Шәрәфиев, Фердинанд Сәлахов белән төшкән фотоларым әле дә саклана икән… Мәктәпне тәмамлагач та, ияләнелгән гадәт буенча ел саен Шигърият бәйрәменә йөрим. Быел да шул тамашаны күреп кайттым әле.

Искермәс гафу…

Әллә мин картайдым, әллә тамаша искерде… Гел бер үк йөзләр. Тик хәзер олыгая төшкәннђр. Ел да шул ук шигырь уку. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры артында тыйнак кына качып торучы Тукай да үзгәрми. Ничек үзгәрсен инде, һәйкәл бит ул диярсез. Бәйрәмнең программасы да шуның кебек. Ардырды. Быел халык кына күбрәк кебек. Дүшәмбе – эш көне, дип тормаганнар.

Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев… Соңгысы “Чират” исемле шигырь укыгач, артымда басып торган ике шагыйрь иптәш хихылдап алды: “Депутатлар чират торып шигырь укый икән бүген”, – диләр. Аннары Гәрәй Рәхим чыгып басты. Юк ла, депутатлар гына укымады. Язучылар берлегендә булган һәм булмаган башка шагыйрьләр дә сәхнә тотты. Кульминацион нокта: ТРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе үз ияләренә – Ркаил Зәйдулла, Фоат Садриев, Илдар Ханов, Асия Миңнуллина, Владимир Федотовка тапшырылды.

…Яңгырын әйтер идем. Ел саен бер үк галәмәт бит. Тамаша башланып берәр сәгать үткәч, премияләр тапшырылгач, Опера һәм балет театры өстен генә кап-кара болыт каплап ала да җилләп ява башлый. Күшегеп беткән мәктәп укучылары янына, күрше бина кырына елыштым. “Нәрсәгә куып китерделәр инде безне монда?” – ди берсе. “Черт белсен”, – дип җаваплады икенчесе. Әһә, мин әйтәм, менә каян җыелган икән халык.

Яңа Президентыбызга мөрәҗәгать-шигарь тотып торучы абзыйлар күренде. “Президент Миңнеханов! Татар милли университеты 20 ел булмады, хәзер булдырабызмы?”, “Миңнеханов! Онытма: татар теле – дәүләт теле!”… Бу язуларны хөрмәтле Президентыбыз күрде микән соң?! Һәрхәлдә, халык арасында ул юк иде. Тукай каршына басып: “Кичер безне, Тукай! Дәүләтчелекне, татар милли мәгарифен, “Болгар” номерларын җимердек! Татар университеты юк! Телебезне дәүләт теле булдыра алмадык!” шигаре белән гафу үтенүче дә булды. Бу кәгазьләрне югалтмаска, киләсе елга да кирәге чыгуы мөмкин дип уйладым әле. Инде ничә еллар актуаль булган шигарьләр бер ел эчендә генә искермәс, шәт.

“Татарча яшим!”

Хәзерге яшьләр бу бәйрәмне башкача атый. Биш ел рәттән үткәрелүче “Мин татарча сөйләшәм!” тамашасы артында Тукай портреты бераз тоныкланып калды кебек. Сәбәбе: яшьләрне шигырь уку белән генә җәлеп итеп булмый. “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештырган әлеге чара исә замана белән бергә атлый.

Көндез Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм!” логотиплы футболка кигән яшьләрнең күп булуына игътибар иттем. Волонтерлар икән. Сәгать өчтә булачак чарага чакыру, халыкны җәлеп итү, кем әйтмешли, кеше күрү һәм үзләрен күрсәтү өчен чыкканнар. Читтән генә карап торам: ике волонтер кыз урамдагы кешеләрне туктатып, татар телен белү-белмәве белән кызыксына. Белми икән, көндәлек сөйләмдә кулланылучы җөмләләр белән Русча-татарча сүзлек бүләк итәләр. “Татарстан Президенты буласыгыз килсә, татар телен өйрәнегез”, “берничә тел белү модада”, “тел өйрәнгәндә акыл коэффициенты 17%ка үсә” кебек өндәүләр белән туган телебезне өйрәнергә чакырды алар… Ә инде сөйләшәсең икән… Рәхим ит, исбатла. Шигырь укыйсыңмы, җыр җырлыйсыңмы, мәзәк сөйлисеңме… Бушка түгел, әлбәттә. “Мин татарча сөйләшәм!” логотиплы түштамга, магнит ябыштыргыч бирәләр. Мин барында гына сигез егет килеп “Талбишек” җырын хор белән башкарды, өч кыз “Туган тел”не җырлады, бер абзый “Пар ат” шигырен сөйләде… Кыскасы, Бауман урамында олысы-кечесе татарча сөйләште.

Волонтер Динара Зиннәтовадан халыкның аларны ничек кабул итүен сорыйм.

–            Кайберәүләр ашыга, безгә игътибар да итми. Икенчеләре үзләре кызыксынып килә. Бик күңелле. Нинди генә кызыклы хәлләр булмады инде бүген, – диде ул.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә елдан-ел күбрәк халык җыела. Максаты да татар телебезгә игътибарны арттыру, аны куллану даирәсен киңәйтү ич. Тукай һәйкәле янында өлкән буын булса, биредә – яшьләр. Хәер, алай чикләп кую да дөрес булмас. Таякка таянган бер бабайның рэп барышында башын чайкап, таягы белән асфальтка суккалап биеп торганын үзем күрдем. Илфар Кәримов белән Айсылу Лероннан башка бу чараны бөтенләй күз алдына китерә алмыйм хәзер. Тамашаны тагын шулар алып барды. “Мин татарча сөйләшәм! Мин татарча яратам! Мин татарча яшим!” девизын алып баручыларга ияреп кабатлый торгач, ул тамашачы аңына мәңгегә сеңеп калгандыр дип уйлыйм.

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте татар телен хөрмәт итүчеләр рейтингын төзү эшен 2008 елдан бирле алып бара. Менә сәхнәгә Йошкар-Оланың “Йола” ит комбинаты вәкилен чакырдылар. Алар Казан халкына тагын да якынрак булу өчен, җитештерелгән продукция тышына татарча да мәгълүмат бирә башлаган. “Үзебез” хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәсе бу. Гыйбрәт итеп Казан ит комбинатын мисалга китерә алам. Аларга күпме генә хат язсалар да, ничек кенә мөрәҗәгать итеп карасалар да, бу комбинат үз продукциясе тышына татарча мәгълүмат бирергә теләми. Нишләп безнең телне үз Татарстаныбызда санга сукмыйлар да, Мари Иле Республикасы хөрмәт белән карый соң?! Ә менә Казан май комбинаты “Үзебез” яңа буын хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәсендә хәләл майонез чыгара башлаган. Мәгълүматы да татар телендә. Аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Татар-дозор” уенына нәтиҗәләр ясалды. “Безнең гәҗит” редакциясе коллективы татлы бүләк – чәкчәк белән чәй эчте. Ярый катнашканбыз әле. Уены гына түгел, бүләге дә чын безнеңчә, татарча булды бит аның…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №16)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар