ТАТАРЧА КИНОНЫ АЗӘРБАЙҖАННАР ТӨШЕРӘ

“Сәнгатьнең иң мөһим юнәлеше булып безнең өчен кино тора”, – дигән Ленин. Килешәсездер, аның сүзләре бүген дә актуаль. Аеруча Татарстанда.

Бер ел чамасы элек, азәрбайҗан режиссеры яныма килде дә: “Татарстанда татарча кино булдырасым килә. Иҗади яшьләрне бушлай укытып, режиссура сәнгатенә өйрәтсәм, бергәләп кино төшерер идек, – диде. – Иҗади яшьләрне барларга булыш әле”. Дөресен генә әйткәндә, аның ихласлыгына ул чакта бик ышанмадым. Каяндыр килгән бер режиссерның, әле җитмәсә азәрбайҗан кешесенең татарча кино төшерү ниятенә ышанып буламыни? Казан тулы азәрбайҗан халкы булгач, бигрәк тә… Ни генә булмасын, берникадәр кешене аның курсларына чакырып карадым. “Бәлки, ул биргән белем файдалы булыр, ә ошамаса китәрсез”, – дия идем, бушка белем алу мөмкинлеге белән кызыксынучыларга.

Мин телгә алган режиссер – Гасанов Рамазан Ибраһим улы чыгышы белән Бакудан. Күптән түгел генә аны урамда очраттым да хыялларының тормышка ашу-ашмавы белән кызыксындым. “Быел кино төшерәчәкбез. “Мәрдәкән” киностудиясе булдырдым”, – диде ул елмаеп. Бер дәрескә кунакка чакырды.

Рамазан әфәнденең (ул үзенә шулай мөрәҗәгать итүләрен тели, атасының исемен кушып сөйләшү безнеңчә түгел, ди) дәрес алып баруын тыңлап утырдым да ахырдан аның белән әңгәмә кордым.

–             Рамазан әфәнде, бу курсларны булдыру идеясе кайчан туды?

–             Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында киностудия ясарга теләгәннәр иде. Кинодраматургия курсларын үзем укытырга тиеш идем. Кризис белән бәйле рәвештә анда да кыскартулар булды һәм мин эшсез калдым. Хәлләр яхшыргач, яңадан чакырырбыз диделәр. Аннан киткәч, байтак вакыт эш эзләдем. Дөресрәге, үземнең кинорежиссура курсларын булдыру хыялы белән йөрдем. Әлбәттә, кулыңда башлангыч капиталың булмаганда, ниндидер эш башлау авыр. Шул чакта юлымда “Азери” азәрбайҗан яшьләр оешмасы рәисе Азер Рәгыймов очрады. Ул минем идеяне күтәреп алды һәм яшьләрне укыту өчен урын тәкъдим итте.

–             Киностудиянең исеме – “Мәрдәкән”. Бу каян килеп чыккан атама?

–             Бакудан ерак түгел генә урнашкан бер урын атамасы ул. Революциядән соң әлеге төбәк үзенең иҗади биографиясе белән танылды. Биредә бик күп танылган иҗат кешеләре яшәгән. Мәсәлән, Сергей Есенин. Димәк, безнең студиянең исеме дә символик мәгънәгә ия: бу – без иҗат итә торган почмак.

–             Хәтерлим әле: берничә ай элек курсларның кая узуы, күпме кеше булачагы да билгеле түгел иде. Ә хәзер инде кино төшерергә телисез. Нинди сценарий буенча төшереләчәк ул?

–             Төркем эчендәге иң яхшы сценарийны сайлап алдык. Сценарий авторы – әлеге студиядә укучы Тәбриз Самедов, Казан дәүләт технология университетының икенче курс студенты. 14 яшеннән шигырьләр язган, иҗади хезмәтләре өчен бик күп диплом-грамоталар алган егет. Ул монолог, хикәя, җырлар яза. Курслар хакында интернеттан белеп килгән. Дөрес, ул кинода катнашучыларга кастинг була дип уйлап килгән иде, әмма кызыксынып укырга калды.

–             Ә сценарийның эчтәлеген бераз ачып бирә алмыйсызмы?

–             Ул балалар йортында тәрбияләнгән бер малай хакында. Әлеге малай балалар йортыннан чыгып китә, эшкә урнаша. Берникадәр вакыттан соң кире балалар йортына кунакка кайта һәм шундагы бер кызга гашыйк була. Фильм күбрәк геройның рухи кичерешеннән гыйбарәт. Аны Агрономическая урамында урнашкан балалар йортында төшерәчәкбез. Алар белән сөйләшенгән инде. Үзенә күрә бер кастинг уздырып, фильмда төшәчәк балаларны сайлап алдык. Директор Анна Александровна бар мөмкинлекне дә тудырды. Ул үзе үк директор ролен уйнаячак. Әйе, балалар йорты безнең иганәче булып чыга инде… Фильмда төшкән балаларга акча түләрлек мөмкинлегебез юк. Ләкин балаларның фильмда катнашуы – үзе үк зур вакыйга. Тәрбияви бер чара да. 26 минутлык бу фильм бу җәйдә үк төшереләчәк.

–             Рамазан әфәнде, инде акча турында сүз кузгалган икән… Вакыт ул – акча, диләр. Биредә югалткан вакытыгызны кем түли?

–             Бу югалткан вакыт түгел, киресенчә табылган вакыт. Ә кем түли дисез икән, азәрбайҗан яшьләр оешмасының үз иганәчеләре бар. Азәрбайҗан эшмәкәрләре яшьләр өчен акча жәлләми. Безгә дә бик нык ярдәм итәләр.

–             Рамазан әфәнде, татарча кино төшерәбез дисез, ә сценарий язган Тәбриз Самедов – үзе азәрбайҗан егете…

–             Гомумән, киноның милләте юк аның! Безнең максат – Татарстан Республикасы талантларын үстерү. Этник кино түгел, ә татарча кино булдыру. Татар сәнгате толерантлыгы шушы республика кысаларында яшәргә, иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ә Тәбризнең сценарие башкаларныкыннан яхшырак булып чыккан икән, димәк, башкаларга ныграк тырышырга кирәк. Бу – без төшерәчәк беренче фильм. Ләкин һич тә соңгысы түгел.

–             Дәресләрне һәркөн үткәреп булмый инде. Үзеңне тулаем бу эшкә багышламасаң, даими шөгыльләнмәсәң, уңай нәтиҗә көтеп булмый. Укучыларыгыз иҗатында сизелерлек үсеш бармы?

–             Биредә февраль аеннан бирле шөгыльләнәбез. Башлаганда бик күп кеше укый иде. Хәзер шуларның нибары сигезе генә калды. Уку бик җитди. Булдыра алмаганнар китәргә мәҗбүр. Атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе, якшәмбе көннәрендә очрашабыз. Дәресләр якшәмбедә кичке сәгать дүрттә башланса, башка көннәрне алтыда. Ничәгә кадәр дип сорасаң, төнге уникегә кадәр утырган чаклар да бар. Инде үз укучыларым арасында алга китеш сизәм. Кинодраматургия сәнгатендә “Сез минем хакта ишетәчәксез һәм ниләргә сәләтле булуымны күрәчәксез әле”, – дип дәртләнеп иҗат итүчеләр генә ниндидер уңышка ирешә ала.

–             Профессиональ кино өчен нинди шартлар кирәк?

–             Иганәче акчасы әлеге бинаны арендага алырга гына җитә. Ә кино төшерергә теләгән кеше өчен материаль база булуы мөһим. Хәзер безгә шул матди якны хәл итәргә кирәк. Ә август аенда төшереләчәк фильм өчен барлык аппаратураны, шул исәптән компьютерларны да арендага алып торырга туры киләчәк.

Бер яктан, Татарстанда киностудияләр, потенциал бар. Әмма шул потенциалны реализацияләрлек кадрлар юк. Гасанов Рамазан Ибраһим улы шул кадрларны булдыру өстендә эш алып бара.

Хәзер яшьләрнең буш вакытын файдалы уздыруга булышлык итүче күп проектлар эшли. Минемчә, әлеге киностудия дә шундый проектларның берсе һәм ул яшьләрнең үзе өчен генә түгел, ә бөтен республикабыз өчен файдалы тармак. Сәнгать конкрет кешеләрдән башланган кебек, кинематография дә конкрет шәхестән туа. Кытайлар әйтмешли, “Сез безнең ни сөйләгәнгә карамагыз, ә ни кылганны күрегез!” дип эшли торган тармак ул кинематография!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №29)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар