ТАТАРЧА ДОЗОР

Үземне бик зур эш башкарган кебек хис итәм. Шунлыктан күңел көлә, җырлый, тагын да зуррак эшләр эшлисе килә. Арып-талып кайтсам да, язарга утырдым әле менә. Тулып ташыган хис-кичерешләрне сезнең белән дә уртаклашмакчы булам. Хәтерлисезме, узган саннарның берсендә “Төнге дозор” уены турында – төнге Казан буйлап төрле биремнәр үтәп йөрүебез, әллә нинди кызыклы маҗараларга тап булуыбыз хакында язган идем. Бүген генә “Татарча дозор”да катнаштык.

Ул быел тәүге тапкыр үткәрелде. Үзара киңәшләштек тә, мондый зур вакыйгадан “Безнең гәҗит” газетасы редакциясе читтә калырга тиеш түгел дигән фикергә килдек. Милләт турында сүз булганда, матбугат чарасы йоклап ята алмый бит инде. Хәер, бер без генә шулай уйлыйбыз бугай. Башка гаммәви мәгълүмат чарасы күренмәде. “Төнге дозор”дан аермалы буларак, Казанның татарга кагылышлы истәлекле урыннарына, тарихыбызга, үзаңга бәйле кызыклы биремнәрдән гыйбарәт иде ул.

Сөйләшенгән вакытка Бауман урамына җыелдык. Менә әкәмәт монда! Команда әгъзалары элекке Президентыбызның ипподромдагы яхшы атлары сыман баскан урында биеп тора. Бөтенләй түземсезләр оештыручылардан биремнәр таләп итә. Бер почмакта “Туган тел”не җырлыйлар, икенчесендә командага исем сайлау процессы бара, өченчеләре “Эфир”, “Яңа гасыр” телеканалына интервью бирә… Тормыш кайный. Һәрберебезгә “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалар өләшенде. Үзара таныштык. “Шәрык”, “Фикер” клубы яшьләре, КДУ, ТДГПУ студентлары да командага берләшеп, үз көчен сынап карарга булган. Гомумән, 6 команда – 60 кеше. “Чүкечләр” командасы әле дә исемдә. Девизлары кызык та, бераз куркынычрак та иде, шуңадыр, мөгаен. “Татарча сөйләшмәсәң, башыңа чүкеч төшәр!” – диде КДУның көнчыгыш телләре факультетының II курс студентлары. Питрәчтән ары уен хакында ишетеп, катнашабыз дип килүчеләр булган.

Биремнәр конвертын алып, әйтелгән нокталарга чаптык. Күрсәтелгән урынга барып җитү өчен – 10, биремне үтәргә 20 минут вакыт сарыф ителергә мөмкин дип кисәттеләр ич.

Беренче бирем.

Тукай һәйкәле янында тамашачы җыеп, бирелгән шигырьне укырга һәм шуны фотога төшерергә кирәк.

Шигырь уку түгел, тамашачысын җыю чын проблема булды. Тукталышта халык күп булуга карамастан, һәйкәл янына басып шигырь тыңларга теләүчеләр күп булмады. “Сез татарча сөйләшәсезме?” – дип сорасак, җавап бирмиләр. Әйтерсең күпме хезмәт хакы алуын һәм кая яшереп куюын сорыйбыз! Япониядә җыела һәм пульттан гына эшли торган роботларны күрмәсәгез дә күз алдына китерә аласыздыр. Юлыбызда очраган күпчелек әнә шулар кебек бер ноктага карап басып торуын белде. Алай да биш-алты кеше гозеребезне аяк астына салмады. Алары да Англиядән килгән һәм бер сүз татарча белми торган инглизләр булып чыкты. Ярар, тамашачы татарча белергә тиеш дип язылмаган бит. 26 апрельдә Бауманда булачак “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә аларны да чакырып, рәхмәт әйтеп хушлаштык.

Икенче бирем.

Билгеле бер территориядә урнашкан кафе, ашханә, кибетләргә кереп, сатучылар белән татарча сөйләшергә кирәк. Кулланучылар почмагындагы һәм башка мәгълүмат русча гына булса, бу хакта зар һәм тәкъдимнәр дәфтәренә язып куярга тиешбез. Аларга “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сөйләргә, истәлеккә фотога төшәргә мөмкин.

Ирек мәйданында урнашкан “Ашамлыклар” кибетенә кердек. Ипи сатучы Рәисә апа безнең белән бик теләп татарча сөйләште.

–            Артымнан “чаплашка” дип калганнары да бар. Гел татарча гына сөйләшергә тырышам. Кибетебез хуҗасы да – татар кешесе. Менә, сез кергәч әйтим әле, бер татар гимназиясендә бар кичәләр дә русча үтә, юкса анда татар балалары укырга тиеш бит, – диде ул. Аның касса аппараты кырыена “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы ябыштырдык. Аракы, казылык бүлекләрендә эшләүче ханымнарга әлеге чара ошамады. Руслар чөнки. Күз алдына китерәсезме: Татарстанда татарча сөйләшүебез белән аларны кимсетәбез икән! Менә сиңа кирәк булса! Кулланучы почмагының һәм кибеттәге бүлек исемнәренең рус телендә генә булуын истә тотып, зар һәм тәкъдимнәр дәфтәренә бу хакта теркәп куярга да онытмадык.

Икенче нокта: “Казан даруханәләре”нең берсе. Биредә безнең белән татарча исәнләшүче дә булмады. Татьяна, Надеждалардан торган хезмәт күрсәтү персоналы зар һәм тәкъдимнәр дәфтәрен бирмәс өчен озак тарткалашты. Башта ул дәфтәрнең ниндидер урынбасарда булуы, ләкин аның әлегә урынында түгеллеге ачыкланды. Кулланучы хокуклары турындагы законны искә төшергәч кенә, ниһаять, урынбасар да, дәфтәр дә табылды, шул ук вакытта кисәтү дә ясалды: “Анда хезмәт күрсәтү турында язасы, тел белмәү турында түгел.” Әйтерсең тел белми генә хезмәт күрсәтеп була. Русча белмәгән берәр әби бирегә керсә, мескен, кире борылып чыгып китүдән башканы эшли алмас, мөгаен. Бөтен даруханәсенә татарча белүче бер кеше юк. Әле арттан дорфа рәвештә: “Милләтчеләр! Ике дәүләт теле дисез, алайса кергән бер җирегездә ике телдә исәнләшегез!” – дип кычкырып озаттылар. Шундагы бер сатучының сүзләрен дә китерми кала алмыйм: “Татарча белү мәҗбүри түгел, башта мәҗбүри дигән канунны күрсәтегез, аннары йөрерсез”, – диде ул, бик акыллы фикер әйтүенә куанып. Шулай шул, Конституцияне үтәү мәҗбүри түгел. Бездә генә шулай ул, белегез.

“Фикер” командасын да бер кибеттән куып чыгарганнар икән. Татар телен пропагандалап йөргән өчен.

Өченче бирем.

“Мин татарча сөйләшәм!” футболкаларын мөмкин кадәр кыйммәтрәк бәягә сатыгыз. Футболканы сатып алган һәр кеше сезнең белән фотога төшәргә тиеш…

Беренче сатып алучыбыз Мәскәүдән килгән туристлар булды. Алар Казан тарихы белән кызыксына, татарларга хөрмәт белән карый. “Русия күләмендә татар телен икенче дәүләт теле итү турында сүзләр булды, үзем бу вакыйгага каршы түгел”, – диде Александр. Телебезне саклауга юнәлдерелгән әлеге чара турында да озаклап сөйләштек. Фотога төшәргә дә карышмады ул.

Икенче апа фотога төшәргә теләмәде, шулай да футболканы алып калды. Ул да “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сорашты, үзе дә татар кешесе буларак әлеге чарага теләктәшлек белдерде. Өченче футболканы бер татар кызы “чәлдерде”.

Сатучы булудан да күңелле эш юк икән дигән фикергә килдем әле. Туристлар өчен сувенир булса, үзебезнекеләр өчен татарлык турында кычкырып торучы бер атрибут бит инде бу футболка. Биш ел рәттән уздырылган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен Татарстанда яшәүче һәр милләттәшебез ишетеп булса да беләдер. Менә дәлил: кайтыр юлымда берничә кеше килеп, өстемдәге футболканы каян алуымны кызыксынды. Ә бер өлкән яшьтәге абзый шуны сатуымны үтенеп, озак кына тарткалашты да. Аптырагач, биреп җибәрдем инде. Акциягә киләм дип антлар итте бит.

Дүртенче бирем.

Иң якын тукталышка килегез һәм халыктан Ханнар төрбәсенә ничек барып җитеп булуын сорагыз. Автобуска кергәч, кондуктордан автобусның Ханнар төрбәсенә бару-бармавын белешегез. Билет сатып алыгыз. Рәхмәт әйтегез. Автобуста җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләре язылган такта бармы-юкмы икәнен карагыз. Татарча варианты бармы? Тукталышларны татар телендә әйтәләрме? Юк икән, кондукторга шелтә белдерегез…

Сорадык. Беркем белми. Автобустагы кондукторлар: “Андый тукталыш юк!” – дип кенә җавап бирә. Шулай инде, алар миңа кулланучыга түгел, 15 сум акчага караган кебек кенә карый бит. Артыгын уйлап баш ватканчы: “Юк!” дип җавап бирү дә җиңелрәк. Бер егет кая барасын аңлатып маташты, әмма Кирмәнгә таба түгел, бөтенләй икенче якка күрсәтте. Үзебез әлеге төрбәнең кая икәнен аңлатып һәм бераз тарихын сөйләп, рәхмәт әйтеп аерылыштык. Без утырган автобус йөртүчесе шикләнеп кенә: “Әйе, барабыз, ялгышмасам, Кирмәндә бугай ул”, – дип җавап бирде. Кондуктор татарча белми иде. Кагыйдәләр кәгазе татар телендә дә язылган. Кыскасы, сөйләшми һәм бөтенләй елмаймый торган кондуктордан кала барысы да тәртиптә.

Бишенче бирем.

Урамнан үткән кешеләрне туктатып, Ханнар төрбәсе тарихын сөйләгез. Аңа бәйле кызыклы фактлар белән таныштырыгыз.

Ханнар төрбәсе янына барып бастык та, кызыксынучыларны татарча да, русча да таныштырдык. Туристлар да сораштырды. Үзебезнең Казан халкы да тарихтан “ерак” икән. Биремдә Ханнар төрбәсе генә каралган булса да, күрше объектларны да колачларга туры килде. Халыкка кызык булгач: “Бар, шунда кадәр генә иде, юлыңда бул!” – диеп булмый бит инде.

Алтынчы бирем.

Бауман урамына килегез. Сезнең территория: Бауман урамындагы Meat House – Матбугат йорты тирәсе. Урамнан үткән халыкка татар биюен өйрәтегез. Бергәләшеп биегез.

Татарча бию көе куйсалар, бергәләшеп биюдән дә җиңеле булмас иде. Урамда чит ил көе яңгыраганда үзебезчә биеп йөрү бер дә рәхәт түгел икән. Шулай да, “Бас, кызым, Әпипә” җырын көйли-көйли биеми чара калмады. Безгә кушылган кызларга рәхмәт инде.

Инде эш бетте дип, финишка юнәлгән идек, һәр 10 метр саен татарча биетеп яткан башка командаларны күреп исебез китте. Бүген Бауман татарча биеде дип авыз тутырып әйтә алам.

Һәр бирем түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: креативлык, җәлеп ителгән аудитория, командада эшли белү сәләте, иң мөһиме – эш-уен барышында татарча гына сөйләшү.

Бу уенны “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештырды. Кызыклы, маҗаралы уен, яхшы кәеф өчен зур рәхмәт аларга! Мондый чара елына бер тапкыр гына түгел, ешрак булсын иде. Зомбиларны бераз селкетер өчен булса да… Шулай ук башка гаммәви мәгълүмат чаралары да катнашса, уен бөтенләй башка төсмер алыр, файдасы да күбрәк булыр иде, минемчә.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №16)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар