ТАТАРЛЫК ТАРИХКА КЕРЕП КАЛМАГАЕ

“Казанның милли йөзен бетерүгә юл куймыйк!” диелә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы белдерүендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат-конференциясендә җитди сөйләшү булды. Кызганыч, татарлар мамонтлар хәленә калмагае, дигән фикерне сөйрәп кайттым әлеге конференциядән.

Эшләр, чынлап та, сөенерлек түгел. Әнә милли компонент бетерелеп ята. Икетеллелек тә актуальлеген югалта бара…

2013 ел. Бөтендөнья студентлар универсиадасы. Шәһәргә килгән студентларга, туристларга күрсәтерлек “татарлык” калыр микән? Килгән кунакларны чәкчәк белән сыйлап кына татарлыкны күрсәтеп булмый бит әле?! Миллилек шәһәребезнең йөзендә күренмәгәч…

Милли мәктәп мәсьәләсе… 40 районның 16сында татар мәктәпләре юк. Казанда 44 милли мәктәпнең 5се ябылган. Соңгы 15 ел эчендә Казан шәһәрендә татар мәктәбе өчен бер генә яңа бина да төзелмәде. Әти-әни баласының яхшы шартларда, төзек, чиста, якты бинада укуын тели. Ә андый мәктәпләр рус телле шул!

Милләт тоткасы, аның бер символы, брэнды булып, Тукай исеме яңгырый иде… Ләкин, кичә. Ә иртәгә ул, бәлки, яңгырамас та. Чөнки, күреп торуыбызча, моның өчен барысы да эшләнә. Тарихи һәйкәлләрнең акрын-акрын юкка чыгарылуы бүген беркем өчен дә сер түгел. Әйтик, Габдулла Тукай истәлеге белән бәйле “Болгар” номерлары урнашкан тарихи бинаны җимерделәр. Тукай яшәде дигән бер бина калдымы Казанда? Юк бит! Бу юкка чыгаруның Ураза-бәйрәмгә туры килүе очраклылыкмы, әллә түгелме?! Хәер, инде эш узган. Ә без дәшмәдек!

Бу хакта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та үз фикерен белдереп болай диде: “Парижда, мәсәлән, бинаны җимерергәме, юкмы дип, 10 ел бәхәсләшәләр һәм күп очракта җимермәскә дигән карар чыгарыла”. Нишлисең бит, Дамир әфәнде, татар акылы тау менгәч! Әле безнеке менгәч тә юк, ахры. Чаң кагу күптән башланырга тиеш иде инде юкса.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә ханым Биктимерова  да Казан шәһәренең үзәк урамнарында урнашкан күп кенә тарихи биналар бәһасен, кадерен аңлатырга тырышты. Белмибез дисезме әллә, беләбез без аны. Күп танылган шәхесләрнең исеме онытыла. Әллә оныттыралармы?! Икенчесе дөреслеккә күбрәк туры килә, анысын да беләбез. Дәшмәгәч… Милләтебезнең танылган шәхесләре белән бәйле истәлекләрне, тарихи ядкәрләрне, һәйкәлләрне саклап калуның без – татарларга гына кирәк икәнен дә беләбез югыйсә.

Бауман урамындагы матбугат йорты тирәсендәге шау-шуны газеталар белән даими танышып баручылар хәтерли булса кирәк. Бу бинаның баскычларын Муса Җәлил, Бакый Урманчы, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Нәкый Исәнбәт һәм башка билгеле шәхесләр таптаган. Ә бүген ул бина буп-буш. Татарстанда яшимме соң мин дип гаҗәпләнеп тел шартлатырлык вакыйгалар бара, игътибар итсәң.

Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, тарихчылар һәм күпсанлы журналистлар шушы проблема өстендә кайнашты. Төп мәсьәлә тарихи һәйкәлләр булды, әлбәттә. Чишү юлы бер генә: һәйкәлләр исемлеген янәдән барларга һәм инде калганнарын сакларга тырышырга кирәк. Махсус дәүләт программасы нигезендә генә шәһәрне үстерү мәҗбүри. Шуннан башка булмый.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №40)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар