ТАТАРГА ДӘҮЛӘТ КИРӘКМЕ?

Хәтер көненә елдан-ел азрак кеше җыела. Җыелучылар да “Азатлык!” шигаре тотып, тәкъбир әйтә, аннары “Азатлык! Бәйсезлек!” дип кычкырып урам буйлый. Хәтер көненә чыккан булсаң да, ул хакта сөйләнүче сүз минимум дәрәҗәсендә. Шунысы аяныч: лозунг тотып алдан йөрүчеләр дә күптән пенсия яшендә инде. Яшьләр ул көн хакында белми. Белүчеләрнең дә берәвенә көннең яңгырлы булуы комачау итсә, кайберәүләрне телефонына килгән СМСлар куркыткан. “Хәтер көненә чыксагыз, университеттан куыласыз”, имеш… Уздырылган сораштыруым да лозунгларда язылган, урам тутырып кычкырылган бәйсезлек хакында булды.

– “Бәйсезлек” сүзен сез ничек аңлыйсыз? Татарга дәүләт кирәкме?

Айсылу Галиева, журналист:

–  Мин аны Татарстанның икътисадый, сәяси яктан бәйсезлеге дип аңлыйм. Ул Русиядән аерым булмаска да мөмкин. Территориаль яктан бу мөмкин дә түгел. Татарстан үз бюджетының бик аз өлешен генә Мәскәүгә биреп барса да, яхшы булыр иде. 90нчы еллар башында алган позициябезне берәм-берәм югалтабыз икән, Татарстанның бәйсезлеге турында берничек тә сүз алып бара алмыйбыз. Республикабызга, татарларга кагылган һәр чарада, татар халкы бердәм, тату рәвештә актив катнашырга тиеш. Үз язмышына битараф халык өчен 10-15 кешенең көрәшеп йөрүен мәгънәсезлек дип саныйм.

Эльмира, банк хезмәткәре:

– Нинди утопия турында әйтәсең син? Булмаган, юк, булмаячак та ул, сеңлем. Дәүләтнең үз армиясе, үзенә җитәрдәй ресурслары һәм башкалары була дип беләм. Ә бездә нәрсә була ала? Татарлар – таркау халык. Руслар – агрессив. Иңгә-иң терәшеп яшәсәк кенә инде.

Гөлфәния Җәләлова, тарих укытучысы:

– Бәйсез булып була. Аның өчен бер генә әйбер кирәк: Татарстанда урыс тоткан рольне татарга бирергә! Миргазиян Юныс дөрес әйткән, без – колония! Геноцид дәвам итә. Бәйсез дәүләт булу өчен, без балаларны милли рухта тәрбияләргә тиеш, ә манкортлар итеп түгел!

Алсу, менеджер:

– Татар теле бик түбән дәрәҗәдә. Бәйсезлек милли мәгарифтән башланырга тиеш. Тукталыш исемнәре татарча язылган, автобуста сиңа билетны да татарча “рәхим итегез” дип бирәләр, кибеттә дә иркенләп татарча сөйләшеп була… Бу – татарның бәйсезлеге күрсәткече, минемчә. Ә ул бездә юк.

Наил, инженер:

– Хәзер бит бездәге югары уку йортына рус теле белмәгәннәрне алмыйлар. Татар дәүләтендә бу була алмый. Ана телебез беренче урында торырга тиеш. Татарстанда рус теле кимегән саен, татар үз позициясен ныгытып, аякка басачак. Кыскасы, милли зыялылар тәрбияләп үстерергә кирәк.

Гөлфия ханым, пенсионер:

– Әй, сеңлем, без авыл кешесенә бәйсезлек нәрсәгә инде ул? Нәрсә икәнен дә белмим. Кирәкми дә. Сәясәт белән кызыксынмыйм мин. Оныкларым өчен файдалы нәрсәдер ул, бәлки, ә?!

Наил, КАИның юридик факультеты студенты:

– Бәйсезлекне мин татарның аерым, бәйсез дәүләтен булдыру дип аңлыйм. Татарлар белән башка милләт вәкилләре арасындагы ассимиляци яне туктатырга кирәк. Бюджетыбызны үзебезнең кулга алырга, үзебезнең телне, мәдәниятне үстерергә иде. Мин Татарстанны Русиядән аерым да күз алдына китерә алам. БМО актларында: “Һәр халык үз дәүләтенә ия булу хокукына ия”, – дип язылган. Русия эчендә без әле 1552 елдан гына. 1992 елдагы референдумда 80% тавыш бирү хокукына ия булган халыктан 61%ы бәйсезлек өчен тавыш бирде, әмма Русия безне бәйсез дәүләт буларак танымады.

Гөлнара, КДУның журналистика факультеты студенты:

– Бездә бер генә дәүләт теле – татар теле булырга тиеш. Бер дин булырга тиеш. Ислам дине. Менә нык дәүләт булыр идек, ичмасам.

Рифат, КДУның юридик факультеты студенты:

– Минемчә, әгәр Татарстанда бәйсезлек була икән, без барлык ирешкән демократик принципларга каршы барып, тоталитар дәүләткә әвереләчәкбез. 90нчы елларда суверенлык алган күпчелек дәүләтләр, әйтик, Төркмәнстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан сыман тоталитар режим булачак. Кирәкмидер ул… Ләкин хәзер телебезне югалта баруыбызны аңларга һәм татар телен популяштырырга тиешбез.

Рүзәл, ТДГПУның юридик факультеты студенты:

– Безгә бәйсез дәүләт кирәкме, әллә суверенитетмы? Бер ил эчендә кечкенә генә бәйсез дәүләт оеша алмый дип уйлыйм. Ә суверенитет мәсьәләсе икән, әле уйлап карарга мөмкин. Мылтык күтәреп, сугышып йөрү ягында түгелмен. Кешедә милли үзаң тәрбияләү юнәлешендә эш алып барырга кирәк.

Нияз, ТДГПУның татфак студенты:

– Бу бүген бөтенләй урынсыз сорау. 90нчы еллар башында кирәк булгандыр ул. Анда башка сәяси хәл иде. Татарстанның никадәр байлыгы, газы, нефте, казылма байлыклары бар иде. Халыкның менталитеты башка иде. Ә хәзер… Кирәктер ул, ләкин Русия империясе таркалмыйча бу мөмкин түгелдер.

Йөз кешедән сорасаң, йөз төрле фикер булыр иде. Татарстанның бәйсезлеген кирәк дип тапмаган кеше дә татарның бүгенге хәле белән килешергә теләми. Килешерлек булмагач…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №41)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар