ТАРИХЫН ОНЫТКАН – МАҢКОРТ

Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачагын ишеткәч, читтә каласы килмәде. “Шәрык” клубына да күптән барган юк. Ярый әле үзләре онытып бетерми. Кичә-вакыйгалар турында хәбәр итеп торалар. Дөресен әйтергә кирәк, “Шәрык”та яшьләр көннән-көн арта. Һәрчак яңа йөзләр, яңа талантлар пәйда була анда. Күптән түгел генә үткән “Яңарыш” концерт программасы да шул талантлар тарафыннан әзерләнгән иде. Мәскәүгә дә сәяхәт кылып, концерт куеп кайтты алар. Кыскасы, яшьләр гел хәрәкәттә. Максатлары да һәрчак изге. Болгарга бару идеясе дә юктан бар булмаган. Моннан егерме ел элек салынган традицияне кире кайтару – изге бурыч. Тарихыңны тагын бер кат барлау, Болгар җиренә сәяхәт кылу, үзара танышу, аралашу начар эшмени?!

Су астындагы тарих

Казанның “Шәрык” клубы каршыннан ук яшьләр белән шыплап тулган зур автобус юлга кузгалды. Дога белән. Хәзер ниндидер әкияти пәрдәне үтәрбез дә, үткәнебезгә аяк басарбыз, бабаларыбыз белән очрашырбыз кебек… Юлда ук таныша башладык. Кемнәр генә юк монда. Татарстанның кайсы районнарыннан гына җыелмаганнар. Инде танышып беткәч, Буа егете Рәшит Мәликов татар халкының килеп чыгышы, гомумән, ерак үткәненнән башлап бу көнгә кадәрге тарихы турында озын, шул ук вакытта бик кызыклы дәрес бирде. Шул ук егетебезнең Болгар буйлап озатып йөрүчебез булачагын, тарихи һәйкәлләрнең һәрберсе турында сөйләп, алар белән таныштырачагын ул чакта белми идек әле.

Юлда ястү намазына, тамак ялгап алырга дип, Имәнкискә авылы читенә туктадык. Анда Чулман елгасын сусаклагыч каплап киткән. Идел Мишә белән кушылгач, “диңгез” хасил булган. Карап торырга матур да бит… Куе Лаеш урманнары, тугай-кырлары шул су астында калган. Авыл читен дулкыннар кимерә. Шул ук су астында борынгы алачыклар да бар икән. Судан табылган кораллар аша тарихчылар хәзер Татарстанның үткәнен өйрәнә. Меңнәрчә ел элек биредә рус-славяннар яшәгән дип дәлилләүчеләр дә бар, имеш. “Мин фин-угор бабаларыбыз яки протөркиләр яшәгәндер дип уйлыйм. Кем булса да, мәрхүмнәр инде”, – диде Имәнкискәне таныткан журналист Гамил Нур. Юл дәвамында автобуста баян тавышы тынмады. Кайберәүләр Раифа тыюлыгында, Зөядә булган инде, ә менә Болгарга барып җитәргә өлгермәгән. Шул хакта уртаклаштылар. Шулай итеп, өч сәгатьлек юл күз ачып йомганчы үтеп китте.

Кабер ташларыннан чиркәү

Болгар тыюлыгы чиген үтеп кергәндә, караңгы төн иде. Бер урынга учак ягылды, өстәл әзерләнде. Татар халык уеннарын уйнап, учакта чәй кайнатып, көлдә бәрәңге пешергәнче, таң атты. Сандугачлар сайравы астында җимерек мәчет эчендә намаз укылды. Көн яктыру белән, Болгар тыюлыгы буйлап сәяхәткә кузгалдык. Менә Ак пулат, Кара Пулат… Соңгы елларда гына торгызылган мәчет манарасы бигрәк тә искиткеч инде. Ул бер читтә торучы Кече манарага охшаган. Көнчыгыш төрбә, Төньяк төрбә, олы шәһәр мунчасы… Һәрберсенең тарихы гаять кызык.

Успений чиркәве нигезендә гарәп шрифты сырланган кабер ташларын күреп исебез китте. Чиркәүләрнең мөселман кабер ташларында төзелүе – тарихи факт. Шулай да күңел кабул итәргә теләми. Ничек инде кеше үлгәч тә, тыныч ята алмасын?! Үлгәч, кабер ташыңны чиркәү төзелешенә тотачаклар дип әйтсәләр, мәңге ышанмас идем. Күп христиан кешеләрен беләм, алар да бу эшне якламый. Тик патша-түрәләрнең кайчан кеше сүзен тыңлаганын күргәнегез бар?!

Габдрахман коесын да күрдек. Халык сөйләвенә караганда, Габдрахман Мөхәммәт пәйгамбәребезнең сәхабәсе булган. Ул таягы белән шул урынга төрткәч, биредә су чыккан, имеш. Анда кое казыганнар. Шул су хан кызын дәвалаган һәм әлеге вакыйгадан соң хан гаиләсе белән ислам динен кабул иткән.

Мәҗүсилек галәмәте

Тарихи һәйкәлләре бер хозурлык булса, табигате – икенче. Кызыл китап “ял итә” монда. Сазда үсүче сап-сары ирис чәчәген күреп исебез китте. Кызыл китапка кертелгән үсемлек бит. Габдрахман коесы янына да сап-сары акация үсеп чыккан. Болгар кояшы тагын да яктырак кебек, чәчәкләре дә сап-сары. Чишмә янында ук челәннәр йөри. Яр башында олы бөркетләр оча. Шәһәрдә җитештерү кимегәч, кырларда ашлама, агу куллану азайгач, табигатькә тынлык, сәгадәт иңгән…

Тыюлык тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. “Көне буена биредә меңәрләгән кеше була. Ничек кенә сакласак та, гел карап торсак та, шул рәшәткәләрне җимерүчеләр, тыюлыкның ямен җибәрүчеләр бар шул”, – диде шул тирәдә хезмәт куючы бер кеше. Җиң сызганып эш оештыручы директор Рафаил Мәхмүтов үзе икән. “19 июнь җыенына әзерләнәбез, аралашырга вакыт юк, ачуланмагыз”, – диде ул.

Егерме ел инде халык оешып, махсус автобуслар яллап, Болгарга бара. Аңарчы да үз җае белән йөрүчеләр булган. Әйтик, сәфәргә барган Буа егетләре әбиләренең Тәтеш аша Идел кичеп Болгарга барып кайтулары турында сөйләде. Егерме елдан соң, ниһаять, җитәкчелек тә бу эшкә ярдәм кулын суза. Аңарчы татар, чуаш, руска табыну урыны булган Биләрне дә хөкүмәт күтәреп карады кебек. Тик Болгарга агылучы халык кимемәде. Чуашстан, Ульяновск, Самара, Пенза татарлары, мулла, абыстайлар, милли оешмалар шул якка сәфәр кылуны дәвам итте.

Биләр дигәннән… Андагы мәҗүси ысуллар монда да килеп җиткән. Габдрахман коесы янындагы агачларга төрле тасма, кулъяулыклар бәйләп калдыру, Җәмигъ мәчете эчендәге ташка тиен акчалар ташлау… Яшьләр белән барган имамнар бу эшнең ялгыш булуын кат-кат аңлатты.

“Кодрәт алып кайттым”

Инде кайтырга чыккач, яшьләрнең әлеге җыенга карата фикерен сораштырам.

Гөлсәрия Нәбиуллина, 20нче гимназиядә педагог-оештыручы:

– Татар яшьләренең болай җыелышып, аралашып, үткән тарихны тыңлап, яңа дуслар табуы – яхшы күренеш. Монда һәркем ачыла ала. Бу җыен “Яшьләр җыены” буларак кертелсә һәм дәүләт тарафыннан бераз булса да матди ярдәм күрсәтелсә шәбрәк булыр иде. Бераз ардырды үзе. Тик аннан алып кайткан тәэсирләр бәһасез.

Лидия Әхмәтшина:

–            Кабер ташлары өстенә салынган чиркәүне күргәч, бик авыр булды. Болгарга беренче тапкыр килүем. Яңа дуслар таптым. Миңа бик ошады. Киләсе елга да була калса, тагын килер идем.

Гүзәл Дәүләтшина:

–            Болгар җыенына баруыма шатмын һәм бу чараны, һичшиксез, кирәк дип уйлыйм. Программасы да ошады. Әлбәттә, аны төгәлрәк һәм тагын да профессиональрәк ясарга була. Ислам идеологиясе нигезендә рухи мәдәниятне күтәрүче чараларны күбәйтергә кирәк. Ул да булса шигырь, мөнәҗәт, җыр, бию, музыка… Төрле катлам һәм төркем вәкилләрен җәлеп итү дә яхшы булыр иде. Гамил абыйның оештыра белү сәләтенә исем китте. Булса да булыр икән бу кадәр тамада.

Рифат Сәлах, “Идел” журналының шигърият бүлеге мөхәррире:

–            Яшьләр өчен бер-берсе белән аралашу, фикер алышу, тарих белән танышу файдалы булды, әлбәттә. Әлеге чара һәрберебез күңелендә матур тәэсирләр генә калдырды дип уйлыйм. Сәфәрдән кодрәт алып кайттым. Күбрәк кеше катнашсын һәм киләчәктә бу традиция киң колач җәеп, бәлки, Русия күләмендәге татар-мөселман яшьләре җыены буларак оештырылсын иде дип теләктә калам.

Кайбер мөселманнар әлеге сәфәребездән гаеп табарга тырышыр, бидгать, ширек кебек сүзләр әйтер. Ләкин бу хаҗ кылырга бару, Болгар җирен изгеләштерү түгел. Бары тик тарихыңны эзләү, татарлыгың турында онытмау һәм милли үзаң тәрбияләүнең бер чарасы гына. Үз тарихын, үзенең нинди бөек халык булуын белмәгән татар гына маңкортлаша, миңа калса.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Болгар-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №21)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар