Сугышта булдыңмы? Дәлиллә!

Шатлыгын да, кайгысын да, тормыш мәшәкатьләрен дә, аларны чишү юлларын да – барысын да безнең белән уртаклаша укучыларыбыз. Язмаларыбыз ниндидер кызыксыну уятканда да үз фикерен әйтергә, үз тормыш тәҗрибәсе белән бүлешергә ашыга алар. Мәсәлән, “Һәр ветеранга фатир?” язмасы басылгач та, бер укучыбыз шалтыратып, үзенең дә шундый ук хәлләргә таруын һәм ахырдан үз дигәненә ирешүен әйтеп шатландырды. Хәтерләсәгез, ул язмада Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Нургаяз Юнысовка фатир бирмәүләре, торак мәйданы яшәү өчен җитәрлек дип табулары турында язылган иде.

Шул ук районның Мишәбаш авылында яшәүче Самат Нуруллинга да кайчандыр шундый ук карар чыгарган булганнар. Ләкин кызлары Равилә апа әтисе Самат абыйның мохтаҗлар рәтенә керүен исбатлый алган һәм хәзер алар фатир көтә.

– Беркемне дә гаеплисем, ачуланасым килми, бары тик шуны гына әйтергә телим: әгәр үзегезнең хаклы булуыгызны беләсез икән, ахырга кадәр йөреп бетерегез. Судлардан курыкмагыз, – ди Равилә апа. – Без дә, Нургаяз абыйның кызы кебек үк, Президент указын ишетү белән, кирәкле кәгазьләрне җыярга керештек. “2007 елга кадәр чиратка басмаган кешеләргә дә фатир бирәчәкбез”, – диде бит ул, хәтерлисезме? 2009 елның 27 октябрендә документларны тапшырдык, безнең әтине фатирга мохтаҗ дип таптылар. Ләкин инде 2010 елның 11 гыйнварында: “Әтиегезгә фатир тиеш түгел, сез мохтаҗлар рәтенә кермисез”, – дип хәбәр иттеләр. Дөресен әйткәндә, югалып калдык. Баксаң, алар торак мәйданы исәбенә салкын корылмаларны да керткән икән. Ягъни суык гараж, веранда һәм башкаларны.

Иске техник паспортта йорт мәйданы 146,8 квадрат метр дип исәпләнгән. Анда шул гараж, мунча кебек корылмалар да кергән. Өр-яңадан техник паспорт эшләтергә, теркәү палаталарын өр-яңа баштан үтәргә туры килде. Ахыр чиктә безнең торак мәйданы 103 квадрат метр булып калды. Ул йортта 6 кеше исәптә тора. Соң әтигә фатир тиешлеге аңлашыла бит инде.

Март аенда аңга килдек һәм комиссияне судка бирдек. Сабада суд булды. Суд безнең файдага хәл итте, ләкин ике айдан тегеләр яңадан хөкем карарын шикаять итте. Һәрхәлдә, хөкем карарын ун көн эчендә генә шикаять итәргә яраса да. Авырдык дип белешмәләр алып килгәннәр. Шулай итеп, без Югары судка барып җиттек. Ә ул бөтен материалларны тагын бер кат тикшерү өчен, эшне Саба судына юллады. Бер судтан икенчесенә йөри-йөри, 13 суд үттек һәм ахыр чиктә җиңдек. Шушы эшләр барышында җиде тапкыр Медведевка гына чыктык. Ул сайтка язган бөтен сорауларыбызга җавап бирде, рәхмәт.

…Равилә апа сөйли-сөйли әле бер суд документын тартып чыгара, әле икенчесен. Зур сумкага тутырылган папкалар, папка эчендәге документлар, хатлар, орден-медальләр һәм аларның таныклыклары – әллә ниләр бар анда. Медведев хатларын да зур кызыксыну белән карап чыктым. “Урында хәл итегез”, “Министрлар Кабинетына барыгыз”, “Прокурорга мөрәҗәгать итегез”, – дип җавапланган хатлар булса да, игътибарсыз калдырмаулары өчен рәхмәтле аңа Равилә апа.

– Башта торак мәйданы зур булды дисәләр, аннары әтиебез сугышта катнашмаган дип шикаять иттеләр. Монысы инде бер кысага да сыймый торган хәл. ТР Министрлар Кабинетыннан, Кукмара һәм Саба районнары хәрби комиссариатыннан белешмәләр алып килдем. Әтием сугышта катнашкан, пленда булганлыгы турындагы белешмәләр ул. Әле ул гына түгел бит. Безнең район башлыгы Рәис Миңнеханов бөек Җиңү көне уңаеннан бирелгән открыткаларны үзе үк имзалаган һәм судта да үзе үк елмаеп утырды берни булмагандай. Аларның да мичкә ташланмый калганнарын күрсәттем судта. Сугышта катнашмаган икән, аңа орден-медальләрне нигә биргәннәр? Ел саен “сугыш ветераны”на дигән открыткаларны ник бирәләр?

Бу судларга әле 2011 елның 25 гыйнварында гына нокта куелган икән. Хәзер алар фатир көтә. Шушы фатир артыннан йөрү барышында ул тагын бер ветеранга ярдәм иткән. “Әбигә фатир алуга, сезне дә аның белән таныштырырмын”, – диде Равилә апа.

Кәгазьләрне актарып утырганда, “Саба таңнары” газетасына тап булдым. Ялгыш килеп эләккән дип торам. Елдан артык шул бер эш артыннан йөргән адвокат Илсия Нургаян кызы Нигъмәтҗановага Рәхмәт хаты басылган икән ул санда.

“Бөек Ватан сугышы ветераны исемемне хокукый аклауда ярдәм күрсәткәне һәм суд процессларында булышканы өчен…” – дип башланган ул. Бу сүзләр 92 яшьлек сугыш ветераны Самат Нурулла улы Нуруллин исеменнән язылган.

Равилә апага сокланып утырдым. Бу эш барышында, әйткәнемчә, 13 суд үтелгән, Медведевка җиде хат язылган, шулай ук “Человек и закон” тапшыруына да мөрәҗәгать ителгән. Ничәмә оешмадан белешмә алынган, Теркәү палатасы, БТИдагы “ботка” да ашалган. Менә максатчан һәм үз дигәненә ирешүчән кеше нинди була ул. Барыбыз да аның кебек булсак, түрәләр башбаштаклыгына азмы-күпме киртә була алыр идек дип уйлыйм. Килешәсезме?!

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар