СТУДЕНТНЫ КӨЗЕН САНЫЙЛАР

Кичәге мәктәп укучысы, бердәм дәүләт имтиханын тапшырып сертификат алуга, югары уку йортына “үрмәли”. Күпчелек абитуриент югары уку йортын сайлаганга күрә, шулай диюем. Техникум, училищеларга укырга керергә теләүчеләр быел бигрәк тә кимегән икән. Килгәннәрен исә биш куллап каршы алалар. Кыскасы, күпчелектән калышмыйча, Казанның югары уку йортлары буйлап сәяхәткә чыгып кердем. Төп сәбәпчесе дә – быел мәктәпне тәмамлаган сеңлем. Бер көн эчендә дүрт-биш уку йортына документ тапшырып кайтырбыз дигән ният белән, иртән үк юлга чыктык.

Казан дәүләт университеты

Үзем тәмамлаган уку йорты булганга, ул миңа аеруча якын. Иң беренче булып әлеге университетка килдек. Казан дәүләт университетының кабул итү комиссиясенә булган чиратны ни белән чагыштырып, ничек тасвирларга да белмим. Аны русча бер сүз белән әйтү дә җитә: “кашмар”! Биредәге факультетларның кабул итү комиссиясе ике катка бүленгән. Менә шул чират икенче каттан башланып, урамга ук чыккан. Чыгып кына калса икән. Ул әле берничә йөз метрга сузылган да!

Инде университет ачылганчы ук, абитуриентлар һәм аларның әти-әнисе ишек төбенә җыела башлый. Мин килеп чират алганда иртәнге сәгать сигез тулмаган иде әле. Шулай иртә булуына да карамастан, 122нче кеше булып килеп бастым. Әйе, нәкъ менә 122нче! Кызык өчен генә санадым да иң алда торган бер апага шаккатып сорау бирдем: сез монда төн кунмагансыздыр инде, ничәдә килдегез? “Иртәнге җиде тулмаган иде әле. Кичә чират килеп җитмәде безгә, шуңа бүген иртәрәк килдек”, – диде ул. Эчкә үткәч тә, әллә ничә чират торып, документларны тапшырдык.

Алдымда торган кыз тарих фәненнән Русия олимпиадасында җиңүче, алтын медаль иясе булып чыкты. Шуңа өстәп, әллә ничә Мактау грамотасы да күтәреп килгән. БДИ баллары да 80нән югары. Кыскасы, аның документларын кабул иткәндә үк: “Котлыйм. Сез студент булдыгыз инде,” – диде кабул итү комиссиясендә утыручы кыз. Әллә нинди акыллы кешеләр бар, дип уйларга да өлгермәдем, үземнән артта торган егетнең сертификатына күзем төште. Аның баллары мактанырлык түгел. Математикасы – 39 балл, рус теле 55 иде. Кыскасы, баллары югары булганнар да, “өчле” билгесен уза алмаганнар да үз бәхетен сыный. Абитуриентлар арасында БДИ тапшырырга теләүчеләр дә юк түгел. Ә әзер БДИ сертификаты белән килүчеләр башка имтихан тапшырып тормаячак. Нинди баллар белән уку йортына үтеп булуы 25 июльдә билгеле була. Әгәр балларың җитә икән, син турыдан-туры студент буласың да документларның копиясе урынына чынын тапшырырга кирәк. Юк икән, документларыңны алып, үз бәхетеңне башка уку йортында сынап карыйсың.

Әйтергә онытканмын, КДУдагы иң зур чиратның юридик һәм журналистика факультетына булуына игътибар иттем. Юридик факультетның бюджет бүлегенә инде без килгән көнне үк 340 гариза тапшырылган иде. Гариза кабул итә башлауларына өч көн дә үтмәгән, инде бер урынны 5-6 кеше бүлешә. Аның каравы, иң көчле абитуриентлар гына әлеге уку йорты студенты булуга ирешәчәк.

Казан дәүләт университетының бөтен чиратын узып, документларны тапшырып җиңел сулаганда, сәгать ике тула иде. Көне буена өч-дүрт уку йортына документ тапшырырбыз дип өметләнгән сеңлем һәм мин, ике уку йортына тапшырып булса да кайтыйк дип, ТДГПУга атладык.

Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты

Мондагы чират алай куркыныч түгел. Алдыбызда кырыклап кеше басып тора. Әмма эчтәге чиратның рәте-башы юк. Кем өлгерә, шул керә. Берзаман ике егет тәрәзәдән чыгып китте. Чөнки керү юлын абитуриентлар басып алган. Бирегә килгән егет-кызларның сертификатта күрсәтелгән БДИ балларын карарга үреләм. КДУ белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. Янымда торган ике кыз да нәкъ шуны сөйләшеп тора иде.

– КДУга бардым бүген. Чират торып эчкә кадәр кердем. Әмма документларны тапшырмыйча чыгып киттем.

– Нигә?

– Син анда килгән “абитураны” күрсәң… Аларның баллары да туксанга якын, аттестатлары кызыл… Медалистлар басып алган. Шанс юк!

– Синеке бик түбәнме?

– Рус телем 48 балл. Аның белән мине монда алсалар гына инде.

Документларны тапшырырга дип өстәл янына килеп баскач та, бер сәгать тирәсе тилмердек. Без керергә теләгән факультетка бюджет урыны өчәү генә каралган икән. Аларына да ике ятим бала һәм бер инвалид документларын тапшырган. Ә алар имтихансыз һәм конкурссыз уза. Шулай итеп, урта профессиональ белем турындагы кызыл диплом һәм БДИ сертификатын тотып (11 сыйныфта укыганда ук сеңлем колледж да тәмамлады), ТДГПУдан чыгып киттек.

Биредә Казан дәүләт университетына бергә чиратта торган кызларны да очраттым. Алар да документларын дүрт-биш югары уку йортына тапшырачак икән.

Каршыма үз улын иярткән күрше апасы очрады. Роза апа һәм Ислам да документларын берничә урынга тапшырган.

– Казан технология университетына да документ тапшырдык. Анда мондагы кебек “бардак” түгел. Буш диярлек. Чират торасы юк. Каршы алалар. Аңлаталар. Кереп утырып, гариза тутырасың да чыгып китәсең. Мондагы чиратны күр инде, ярты көн тилмерергә туры килә, – диде ул. – Энергетик университетның да һәр факультетына берничә кеше документ кабул итә. Тәртипсезлек юк. КДУда да чират зур, җитешмиләр, диләр. Шунда кеше җыеп ятканчы һәр факультетка бер-ике генә түгел, ә биш-алты кеше документ кабул итсә яхшырак булыр иде, – дигән теләк белдерде Роза апа.

Икътисад, идарә итү һәм хокук институты

Әлеге уку йортына шул көнне үк барып булмады, билгеле. Ике уку йортында чират торып бетергәнче, көн узып та киткән.

Бирегә документ тапшырырга килгәч, аптырап калдык. Кабул итү комиссиясе тезелеп утырган, ә абитуриентлар юк. Түләүле уку йорты булуы белән аңлатыладырмы, башка бер сәбәп бармы, аңламадык. Әмма биредәге бушлык аптыратты да, елмаерга да мәҗбүр итте. Җитмәсә, документларны 20 августка кадәр кабул итәбез дип утыралар. Димәк, башка югары уку йортына керә алмаган абитуриент рәхәтләнеп бирегә килә ала. Әле шуңа өстәп, кабул итү балларын да атадылар. Имтиханыңны икелегә бирмәсәң, шул да җитә икән ләбаса. Башка уку йортлары белән чагыштырганда, бәяләр дә әллә ни тешләшми. Елына 40 мең тирәсе акча таба алсаң, рәхим итеп укы!

Казан социаль-юридик институты

Монда да кеше әллә ни күп димәс идем. Бирегә социаль-гуманитар көллиятен яки аның филиалын тәмамлаган абитуриентлар агыла гына. Чөнки алар турыдан-туры икенче курска керергә мөмкин. Түләүле булса ни… Бәясе дә Казан дәүләт университетындагы белән чагыштырганда, аның өчтән берен генә тәшкил итә. Урта профессиональ белем алганнарга гына түгел, башкаларга да ишекләр ачык. Әлбәттә, демографик кытлык үзенчә көйли. Түләүле югары уку йортына абитуриентлар чират торып гариза язмый. Бюджет бүлегенә керә алмаучылар гына кесәсен юкартырга мәҗбүр. Түләүле уку йортларының тагын бер ягы бар: аттестат алган һәр укучы югары уку йортында белем алып чыгарга мөмкин. Абитуриентлар арасында конкурс дигән әйбер шул дәүләт учреждениеләрендә генә актуальлеген югалтмый. Нәтиҗәдә, училище, техникум, көллиятләрдә укырга теләүче кими.

Уку йортларын әйләнгәч, киләчәктә кем ташчы булыр, дигән примитив сорау туды. Бүген күпчелекнең югары уку йортын тәмамлау мөмкинлеге бар. Кем инде шундый мөмкинлекне кулдан ычкындырсын? Андый абитуриент училище, техникумнарны сайламаячак, әлбәттә. Киләчәктә кем завод-фабрикаларда эшләр? Кем иген игәр?

Абитуриентлар берничә уку йортына документ тапшырганга күрә, кемнең кая керәсе, гомумән, кайсы уку йортының күпме студент җыясы әлегә билгеле түгел. Нәтиҗәләрне көз күрсәтер. Чебиләрне генә түгел, студентларны да көзен санау – иң дөресе.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №27)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар