СИХЕРЛЕ ДӨНЬЯ

Безнең төбәктә иң көчле багучылар, сихерчеләр дип ни өчендер мари, чуаш хатыннары санала. Имеш, алар гына чын дөресен әйтеп бирә. Белмим, бу шөгыльне теге-яки бу милләткә бәйләп кую дөрес микән? Багучылык белән шөгыльләнүче татарлар да, урыслар да адым саен лабаса. Шулай да әле күптән түгел генә мин мари һәм бер марҗа багучысы янына барып кайттым. Үземчә аларның эшчәнлеген чагыштырып карадым.

Бар агы, бар карасы

Марий Эл республикасының Волжск шәһәрендә Катерина исемле багучы бар. Ире күптән түгел үлгән, ялгызы көн күрә. Берәү булса ялгыз калуына көенер иде, ә ул, киресенчә, сөенеп туя алмый. Эчкече ире бервакыт аны суярга ябышкан. Исән калган Катя апаның муеныннан колагына кадәр сузылган ярасы инде төзәлгән, әмма күңел ярасы гына һаман шул килеш. Әлеге вакыйгадан соң ул чукракланган.

Ходайның барлыгы, берлеге турында сөйләгәч, илдәге сәяси хәлләрне озак кына тәнкыйтьләгәч, Катерина апа кулына карталар алды. Аның янына көненә кимендә 5-6 кеше килә икән. Бирегә даими йөрүчеләр дә байтак. Бер яшь кенә кыз, мәсәлән, шәхси тормышын җайга салу максаты белән килеп йөри. Кияүгә чыгыйммы, дөрес кешене сайлаганмынмы, дип килүчеләр дә булгалый икән. Багуның бер куркыныч атрибуты, өстәл өстендәге кап-кара мәче, болай да өреккән җанга шом салып, мин чыгып киткәнче күземә карап утырды. “Алда юл көтә, акчаң бар, эшеңдә үзгәрешләр булмаячак, күршеңдәге бер явыз хатын сезгә начарлык тели, дусларың арасында начар кыз бар”дан тыш әллә ни искитәрлек мәгълүмат әйтә алмады мари хатыны. Юл көтмичә, өйдә генә утырырга мин бит авыру түгел. Ә ай ахырында акча була инде ул. Гомер-гомергә ярдәмләшеп яши торган күршеләремнең кайсы начарлык теләр икән: Фирая яисә Фәйрүзә апалармы? Кыскасы, үзем өчен яңалык ачмадым. Кызык эзләп ияреп барган иптәш кызыма гына авырга туры килде. Нигәдер аңа күз яшьләре, авыр ай вәгъдә итеп куркытып бетерде багучы, авырулар, үлем хакында сөйләнә башлады.

Мари хатыны яныннан чыккач икебез дә җиңел сулап куйдык.

Ә менә марҗа багучы бик ипле кеше икән. Аннан чыкканда бөтен тормышыңны майлап куелган сыман хис итәсең, чөнки начарын әйтми. Ә бозымнарны бөтенләй ясамый икән. Ул бәхетле бүгенге көн, якты киләчәк, бар хыялларның тормышка ашачагын әйтеп, Америка ачмаса да, җанга тынычлык иңде,авыр уйлар таралды, күңелләр күтәрелде. Кыскасы, бу багучылар бик яхшы психологлар икән дигән фикер калды.

…Күптән түгел Әлмәт районында булырга туры килде. Мин барган авылда багучы яшәвен белеп, кызыксына башладым. Туганым аптырамый гына: “Безнең районда һәр авылда булмаса да ике-өч авылга бер булса да багучы бар”, – дип шаккатырды. Әллә сихерче булып формалашу өчен географик шартлар мөһим роль уйный микән?

Багучы Кеша

Җәй көне Бауман урамыннан узганыгыз булса, беләсездер: анда Кеша кушаматлы бер тутый кош якын киләчәктә сине ни көткәнен белергә ярдәм итә. Әлбәттә, бушка түгел. Берничә ел элек 10 сум белән канәгатьләнсә, быел 4 тапкыр күбрәк сорый аның хуҗасы. Эш тәртибе дә бик кызык: акчаңны түләгәч, өйрәнелгән гадәт буенча, яшел кошчык уң уч төбеңне томшыгы белән “укып чыга”. Аннан тартмага бөтереп тутырылган кәгазьләрнең берсен сайлап алып сиңа “бүләк итә”.

Җәйге сессия өчен борчылып “кибә” башлагач, группадашлар белән бераз ял итәргә Бауманга төшкән идек. Әлеге тутыйлы ханым каршыбызга ук килеп басты. Күрәсең, күп студентлар имтиханнарының ни белән тәмамланасын белер өчен аңа мөрәҗәгать итә. Без дә бәхетне сынадык. Миңа: “Тормышыгыздагы авыр, әмма җаваплы бу чор тиздән үтәр, борчылмагыз. Бар да яхшы булыр”, – дигән язу чыкты. Иптәш кызларныкы да шундыйрак рухта иде. Көлдек-көлдек тә, оныттык. Юкса, “бар да үтә”сен үзебез дә яхшы беләбез. Кеше ничек кенә акча эшләми бу дөньяда…

Кемгә нәрсә…

Күрәзәчеләргә төрле кешедә төрле караш. Берәүләр алардан уттан курыккандай курка, икенчеләр атна-ай саен шуларга йөри. Бу хакта мин таныш-белешләрем арасында кечкенә генә сораштыру үткәреп алдым.

Гөлназ, 19 яшь. Күрәзәчегә очраклы рәвештә генә тап булганым бар һәм әлеге гамәлне кирәкле эш дип санамыйм. Кызык өчен генә барып караган идем.

Илфар, 20 яшь. Барганым да юк, ышанмыйм да, курыкмыйм да. Аларны барыбер начар сүз сөйләми диләр бит, нәрсәсеннән куркыйм?

Тавил, 19 яшь. Яхшы мөнәсәбәттә. Үземнең дә аларга мөрәҗәгать иткәнем бар. Миңа калса, кызык һәм кирәкле шөгыль.

Гөлнур, 37 яшь. Бозым ясаучыларны хөкемгә тартырга, йә булмаса үтерергә кирәк. Кеше гомере белән шаярмасыннар! Гаиләне бозучылар хәзер болай да буа буарлык.

Ә дин нәрсә ди?

Коръәндәге Маидә сүрәсенең (5) 90 нчы аятендә болай диелгән: “Әй, мөселманнар! Хәмер эчү, азгын уеннар уйнау, табынгыч сыннарга баш ору, фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: котылырсыз”. Шулай ук сихер, ырымга мөрәҗәгать иткәннән соң кылган догалар, ялвару-сораулар Аллаһ тарафыннан 40 көн дәвамында кабул кылынмый икән.

Йомгаклап нәрсә әйтә алам? Тормышта авыр, аптыраган минутлар була торгандыр инде ул. Ләкин проблемаларны хәл иткәндә багучылар түгел, ә аек акыл кирәк. Сихер-михердән шикләнәсез икән, иң яхшысы – Ходайга таяныгыз һәм сыеныгыз!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.
Казан-Волжск-Әлмәт-Казан.

(“Татарстан яшьләре”, №70)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар