СИРАТ КҮПЕРЕННӘН ЕГЫЛМА

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: “Уразалы кешенең ике зур сөенече бар. Беренчедән, ул ифтар вакытында авыз ачканга куаныр. Икенчедән, Раббысы белән кавышкан вакытта ураза әҗеренә сөенер”, – дигән сүзләр бар. Узган пәнҗешәмбедә “Безнең гәҗит” газетасы хезмәткәрләре күпләргә шатлык өләште. Бу сөенче күләмлерәк буласы иде дә бит, әмма ифтар мәҗлесе уздырачагыбыз хакында игълан бирергә онытканбыз.Нәтиҗәдә, инде газета чыкканнан соң ашык-пошык даими авторларыбызга шалтыратырга, күптәннән таныш укучыларыбыз белән ничек булса да элемтәгә чыгарга тырыштык. Кайберәүләр баштан ук: “Үзегезнең ифтарга чакырырсыз инде”, – дип кисәткән иде, югыйсә. Чөнки әлеге саваплы гамәл беренчесе түгел, ул күркәм традициягә әверелде.

“Шәрык клубы”нда һәркөн ифтар мәҗлесе уза. Дөрес, шәхсән үзем биредә соңгы тапкыр кайчан булуымны да хәтерләми идем инде. Һаман шул эш, шәхси тормыш дигән булып дөнья куабыз. Шулай куышлы уйный торгач, татар яшьләре уздырган чараларда да сирәк булырга туры килә. Ә бу юлы килеп кергәч, “Шәрык клубы”н танымый тордым. Беренче катта пианино пәйда булган. Икенчесендә телевизор, безнең редакция бүләк иткән караоке, идәннәрендә яхшы келәмнәр, йомшак җиһаз, тагын әллә ниләр бар. Барысы да бүләк ителгән байлык. Келәмнәр булгач, аяк салып йөрүне керткәннәр. Шулай ук клуб йөзләргә дә “яңарган”. Оештыручылардан башкаларны инде танымыйм да. Яшьләр сизелерлек арткан. Шулай итеп, редакциябезнең яңа танышлары, яңа дуслары барлыкка килде.

“Казан нуры” мәчетеннән килгән Алмаз хәзрәт вәгазендә уразаның савабы, бу айдагы тиешле һәм тиешсез гамәлләр хакында бәян итте. Шунысы шатландыра: ислам белән кызыксынучы, дингә килүче яшьләр арта. Аларның хәзрәтне онытылып тыңлавы, соңыннан сораулар яудыруы шуның бер күрсәткече түгелмени?!

Авыз ачудан бигрәк, бирегә газетаны даими укучылар, редакция кухнясы белән якыннан танышырга теләүчеләр җыелган иде. Баш мөхәрриребезгә юлланган сораулардан шуны аңладык. Үзебез дә укучылар белән һәрдаим элемтәдә торырга тырышабыз. Шулай булмаса, сезне ни кызыксындырганын, кайсы темаларны яратып укуыгызны каян белер идек? Сезнең белән аралашмый гына яшәсәк, кызыклы газета чыгарып булыр иде микән? Һәр сорауда укучының кызыксынуы ярылып ята ләбаса. Әйтик, “Азатлык радиосы” белән хезмәттәшлегебезне укучылар яратып кабул итә икән. Бер сорау шул хакта иде. Әлеге радиодан кунак булып килгән Мәликә Басыйр безгә мөнәҗәт тә әйтеп күрсәтте. Дөрес, газетабызда “Азатлык радиосы” материалларының бик азы һәм безнең карашка иң кызыклы булганнары гына урын ала. Ә тулырак вариантын һәм тагын бик күп кызыклы мәгълүматны www.azatliq.orq сайтыннан укый аласыз.

– Газетаның интернет вариантта да булуы укучыларны киметмиме, – дип кызыксынды бер укучыбыз. Үзе газетаны гел интернеттан гына укый икән.

Безнең максат – укучыга кызыклы газета чыгару. Интернеттан укыйлармы, газетаданмы – укысыннар гына! Челтәрдәге газета кәгазь варианттан иртәрәк, бер көн алдан чыкса да, тираж кимеми, киресенчә, күтәрелә. Әмма газетаны кулга тотып укуның тәме башка бит аның, – диде мөхәррир Илфат Фәйзрахманов.

Сүз артыннан сүз китте, дин, милләт, мәгариф темасына барып төртелдек.

– Дини яшьләрнең артуы куандырса да, Исламның үзгәрүе, әллә нинди агымнарга бүленүе, милләтне санга сукмаучылар барлыкка килү, аларның диндә милләт юк, дип тәкрарлавы борчый мине. Ләкин алар гарәпчә сөйләшми бит, урысча аралаша. Заманында дин телебезне саклап калырга булышса, хәзер исә шундый агым нәтиҗәсендә, ислам телебезне бетерергә булыша. Мәскәүнең телне чикләүче законнарына үз эчебездән дә ясалган җимергеч һөҗүм өстәлә. Соңгысы гаять куркыныч, чөнки татарча сөйләшергә теләүчеләр кими, – диде баш мөхәррир. – “Безнең гәҗит” тел, милләт мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Сорар вакыт җиткәч, милләтебезне саклый белмәвебез өчен ничек җавап тотарбыз? Безне ата-бабаларыбыз ахирәттә ничек каршылар? Сират күпереннән егылып төшмәсәк ярый инде, Аллаһы сакласын, – ди ул.

Миңа иң ошаган сорау: “Газета чыгаруы авырмы?” Чөнки бу җөмләдә күпме мәгънә, никадәр ышаныч, нинди зур хезмәт ятуын шул газетаны чыгарып караучы гына аңлыйдыр. Басма чыгып җитәргә өлгерми, инде киләсе сан хакында уйлый башларга кирәк. Баш мөхәррир дигән кешенең 7 ел дәвамында, ягъни газета чыга башлаганнан бирле отпуск күргәне юк. Гаиләсе дә аның белән беррәттән атлый. Зөлфия Фәйзрахманова килгән бар хатның эчтәлеген белә, даими авторларның язуын таный. Әле ул хатларның күплеген күрсәгез… Ярый әле язарга иренмәгән, газетабызга ямь өстәүче укучыларыбыз бар. Һәр шалтыратуга Зөлфия апа үзе җавап бирә. Зөлфәт Фәйзрахманов исә, верстка эшен башкара. Авырмы газета чыгару? Җиңел түгелдер. Хәер, әлегә сер бирүче юк. “Инде телевидениедән киткәч, вакытым күбрәк кала, шуңа ешрак язам. “Идел” журналында хикәям басыла башлады”, – диде Илфат Фәйзрахманов, укучылар аның киләчәккә планнары белән кызыксынгач.

Үзем өчен бу кичәдә зур ачыш ясадым. Даими авторыбыз Захрины беренче күрүем иде. Гел каршылыклы фикер тулы язмалары өчен аңа кайтавазлар явып кына тора. Үзе быел журналистика һәм социология факультетына читтән торып укырга кергән икән. Даими авторыбыз Сөләйман абыйны Илфат абый хәтта бик иртә вафат булган әтисенә ошатты.

Мәҗлес ахырына якынлашканда бер кунак колагыма гына: “Көн саен диярлек ифтарга киләм, әмма мондый шәп кичә булганы юк иде”, – дип шатландырды. “Безнең гәҗит” хезмәткәрләре икенче юлы ифтар хакында игълан ясарга онытмас дип сүз бирәбез. Димәк, киләсе мәҗлес тагын да шәбрәк булачак, иншалла! Хәер, безгә, “Сезгә кеше күп килер, 30лап булыр!” дип фаразласалар да, 70ләп кеше килгән иде. Белдерү дә бирсәк, “Шәрык” урнашкан чарлакка гына сыеп булмас, мөгаен.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит”, №37)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар