САУ БУЛ КЫШ, САУМЫ ЯЗ!

Сыерчыкларын күргән булмаса да, кара каргалар кайткан инде. Шул каргаларны күргәч тә күңел күтәрелә. Юкса әллә ни искитәрлек җирләре дә юк бугай. Тышта буран котыруына карамастан, шуларны күрү белән күңелгә яз оялый. Ул буранның да ниндиләре генә юк. Карганыкы, сыерчыкныкы, март бураннары… Нинди генә булса да, язныкы ич. Булмагае шунда.

Әнә, узган шимбәдә дә буран котырды. “Кыш белән яз тарткалаша, Суык бабайның китәсе килми”, – дип фаразлады Нәүрүз бәйрәменә җыелучылар. Күп авылларда шулай кышны озатып, язга “рәсми төстә” аяк бастылар.

Башкаларны белмим, ә менә безнең Ядегәр авылында Нәүрүз бик кызык үтә. Иртәнге 10да ук авылга җыр агыла, коймак-шашлык исе тарала башлый. Шул ис борынны кытыклап, мәдәният йорты ягына таба чакыра.

Мин барганда карга боткасы пешеп ята иде. Учак өстенә зур казан асып, борчак боткасы пешергәннәр. Тәлинкә тотып чират тора торгач, икенче казанның да төбенә төштек. Карганыкы өйдәге кебек кенә түгел, бигрәк тәмле була икән шул. Ул чәен эчеп, коймагын кабып карасагыз… Гел ашап кына йөргән икән бу димәгез тагын.

Нәүрүз бездә язгы Сабантуй төсен ала. Җыр-бию, уен-көлке дигәндәй… Кашык белән йомырка кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, аркан тартышу, кул көрәше, шахмат, шашка уеннарын читтән генә карап тору мөмкин түгел. Карап кына торам дип килеп баскан идем дә – сынаттым. Кызыгып китеп, үземне шахмат уенында сынап карадым. Юк инде, булырлык түгел. Өстәл теннисының шарын да куып тотып булмады. Волейбол уйнарга буй кыскарак. Шалкан әкиятендәге тычкан кебек, аркан тартышучылар янына барып бассам гына. Иң күп кәнфит җыючылар ярышы да булган диделәр, анысына килеп җитә алмадым шул, кызганыч.

Уеннарның күпчелеге мәктәп спортзалында үтте. Мәктәп белән мәдәният йортының кулга кул тотышып эшләве дә мактауга лаек. Ядегәр, Тарлау, Югары Шәмәрдән, Түбән Шәмәрдән авылларыннан берничә команда тупланып, алар үзара ярышты. Бүләк алуга өмет итеп түгел, минем кебек кызык эзләп килүчеләр күбрәк иде, ахры. Бүләк дигәннән, анысын иганәчеләр ярдәме белән туплаганнар.

Агрофирмабызның генераль директоры, төп иганәчебез Рафак Хәлиуллин әйтмешли, элек Нәүрүзне халыктан ярма, кәнфит җыеп үткәрсәләр, хәзер ул иганәчеләр кесәсенә кайтып кала. Тамчыдан күл җыела, диләр. Бездә дә булдыклы, ә иң мөһиме, юмарт кешеләр бар. Алар булганда, Нәүрүзсез калмабыз, иншалла.

Башка елларда Карачкы яндыру гадәте бар иде, быел анысы булмады. Хәтерлим әле: кечкенә чакта шул мизгелне күрер өчен генә бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр мәдәният йорты тирәсендә бөтерелә идек. Әле күршедәге Югары Шәмәрдән авылына да шуның өчен ничәмә чакрым җәяү бара идек бит. Мәдәният йорты мөдире Рәмзия апа Исмәгыйловадан әлеге традициягә нокта куелу сәбәбен кызыксындым.

–            Быел буранлап тора, ут тергезергә куркыныч. Икенчедән, узган ел бала-чага ут белән уйнап, агачларга ут төртеп йөрде, шуңа күрә ул гадәтне калдырып торырга булдык, – диде ул.

Авылда нинди генә чаралар үтми икән. Сирәк-мирәк кайтканга барысын да күреп бетереп булмый. Узган көнне генә “Вконтакте” сайтындагы “Ядегәр” төркеменә бер яшь тулуны билгеләп үткәннәр. Аннан алда балалар бакчасына йөрүче нәниләрне сугыш ветераннары белән очраштырганнар. Наил Табанаков та күптән түгел генә концерт куеп киткән.

Авыл җирлегенә караган дүрт авылга ике мәдәният йорты туры килә. Берсендә булмаса, икенчесендә гел берәр чара узмый калмый. “Киләсе атнага Укытучылар бәйрәме ясыйбыз, безгә дә кил”, – диде Югары Шәмәрдән авылы мәдәният йорты мөдире Фәридә апа Насыйбуллина. Күңелсезләнергә ирек бирмиләр халыкка. Менә аларның “Без булдырабыз!” дияргә хакы бар, ичмасам.

Бу бәйрәмне булдырган иганәчеләргә, оештыручыларга, гомумән, бирегә килгән һәркемгә рәхмәт. Мондый чаралар безнең авыл халкын ял иттереп кенә калмый, берләштерә, татулаштыра да. Белүебезчә, бердәмлектә – көч!

Илдинә ЯДКӘРОВА.

Кукмара районы, Ядегәр авылы.

(“Безнең гәҗит”, №11)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар