САЛЫМ ДӘРЕСЕ

Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, диләр телевизордан. Бу сүзләр инде канатлы гыйбарәгә әйләнеп бетте. Ә чынлыкта халыкка кайсы кадерлерәк икән, тыныч йокымы, әллә кәшилүктәге “акчамы”? Салым түләүгә ничек карыйсыз, дигән сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.

Ясирә, 47 яшь, сатучы. Җирем, йортым өчен салым түләүне аңлап бетермим. Нишләп әле мин үзем сатып алган, үзем тәрбияләп торган җир өчен кемгәдер акча түләргә тиеш? Беркемгә дә акча түләмәскә теләсәм, мин “бомж” булырга тиешмени?

Марат, 34 яшь, төзүче. Берничек тә карамыйм. Салым түләмим дә. Законны белсәң, аннан качып калу әмәлләрен дә табарга була.

Хәдичә, 88 яшь, пенсионер. Салым түләүгә уңай карыйм. Ул бит инде гомер-гомергә булган. Ләкин аның процентлары бүгенге кебек коточкыч булырга тиеш түгелдер дип уйлыйм. Бу бит халыкны талау! Шуңа күрә салым түләмичә качып йөрүчеләр, законны санга сукмаучылар, конвертта хезмәт хакы алучылар күп тә инде.

Арам, 52 яшь, эшмәкәр. Русиягә килгәнемә – 17 ел, әмма сезнең ил бюджетына бер тиен салым түләгәнем дә юк. Машина юу нокталарымда хәтта касса да юк. Тикшерү килсә, “майлап” җибәрәм дә шуның белән шул. Минем кебек Грузиядән килүчеләрнең берсе дә салым түләми дип беләм. Ахмак түгел мин.

***

Нәтиҗә ясап, халыкка аның акчасы кадерлерәк дигән фикергә килдем. Әйе, кызганыч, бүгенге салым системасына уңай карашлы кеше тапмадым мин. Каян килеп салым хакында уйлана башлаган әле бу дисезме? Майның 15ендә Татарстан Республикасы территориясендәге барлык урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә салым хакында белем бирү көннәре үтте. Гадирәк итеп әйткәндә, мәктәп укучыларына салым, аның төрләре, салым хезмәтенең ниләр белән шөгыльләнүе хакында дәресләр уздырылды. Мин исә, 155нче гимназиядә бер дәрес “укып чыктым”. Дәресне дә, хокук дәресләре укытучысы түгел, ә Яңа Савин районы салым аудиты бүлеге начальнигы урынбасары Котников Сергей Михайлович алып барды. Ә соңыннан аңа мин үзем барып “бәйләндем”.

–             Сергей Михайлович, бу дәресләрнең максат-бурычлары нинди соң?

–             Халык Русиядә “салым” дигән төшенчә барлыгын, аның төрләрен, теге яки бу төр керем алганда декларация бирергә кирәклеген белергә, салымны вакытында түләргә тиеш. Мәктәп яшеннән үк алар моны белсә, киләчәктә үзләренә җиңел булачак. Безнең бурыч – салым түләүнең кирәклеген, зарурлыгын аңлату. Алайса, салымга акча талау итеп кенә караучылар да бар. Ләкин без салым түләгәндә илебезнең киләчәге хакында кайгыртабыз. Шуны аңлатырга теләдем дә.

–             Укучылар әлегә моның белән күзгә-күз очрашмаган, сез үткәргән дәрес алар өчен кызык булды дип уйлыйсызмы?

–             Теләсә-кайсы мәгълүматны кызык итеп җиткерә белергә кирәк. Аудиторияне күреп тордым, күпчелеккә бу кызык иде. Иртәме-соңмы алар моның белән барыбер очрашачак.

–             Бу чаралар Казанның барлык мәктәпләрендә дә үткәреләме?

–             Казанның гына түгел, республиканың барлык мәктәпләрендә уздырылырга тиеш. Татарстан Республикасының һәр инспекциясеннән шул инспекциягә караган район мәктәпләренә, гадәттә, бүлек начальниклары һәм аларның урынбасарлары җибәрелә. Елына бер көн шундый дәресләр уздырабыз.

Тарих белән бүгенгене бәйләп, үтә дә кызыклы дәрес үткәрде Сергей Михайлович. Дәреснең үземә иң ошаган өлеше ул салымга бәйле кызыклы фактлар булды.

Кызыклы фактлар

Тарихтагы иң “хәйләкәр салым” Борынгы Галлиядә булган дип исәпләнелә. Лициний исемле Рим наместнигы, халыктан күбрәк салым җыю өчен, елны 14 айга бүлеп куйган.

Иң “матур” салым дип, Петр I тарафыннан 1689 елның 1 сентябрендә сакалга кертелгән салымны атарга мөмкин. Әлеге салым, синең нинди катлау кешесе булуыңа карап, төрле бәядән йөргән. Дворяннар үз сакалы өчен 60 сум сарыф итсә, “холоплар” 30 сум гына түләгән. Ә гади крестьян үз авылында сакалны бушка йөртеп, шәһәргә кергәндә һәм шәһәрдән чыкканда, берәр тиен салым түләргә тиеш була.

Иң “күзле салым” Башкортстанда күз төсенә карап та салым “каера” торган булалар. Соры күзле булсаң – 4 тиен, коңгырт күзләр хуҗасы икәнсең – 6 тиен салым түлисең.

Иң “абсурд салым” Әрмәнстанда булган. Барлык салымнарга өстәп, халык… тузан өчен дә салым түләгән. Һәр квадрат метрга – 1,91 драма.

Иң “сәер салым” XVIII гасырда Вюртемберг шәһәрендә ишегалдындагы чыпчыклар өчен түләнгән. Шәһәрдә бу кошлар артык күп үрчегәч, һәр йорт хуҗасыннан 12 үлгән чыпчык таптыра башлыйлар. Шуларны гади крестьян казнага китереп бирә дә 6 крейцер ала. Ә алып килә алмаса, үзе казнага 12 крейцер түли. Халык бу салымнан качу өчен, үлгән чыпчыкларны яшерен рәвештә базардан сатып ала торган булган. Ә сатучылар аларны олы чүплекләрдән җыйган, имеш…

Пруссия короле Фридрих I парик йөртүгә дә салым билгеләп куя. Әлеге төр салымга тикшерүләр болай уздырылган: син тыныч кына урамнан барасың, берәү йөгереп килә дә паригыңны тартып төшерә һәм эчке ягын әйләндереп карый. Соңыннан паригыңны кулыңа тоттыра. Ә аның эченә салым түләнү-түләнмәү хакында мөһер сугыла торган булган.

Шундый кызык салым төрләрен тарихтан күпләп табарга була. Хәер, әллә кая ерак йөрисе юк. Русиядә дә бер кызык кына салым яши бүген. Әйтик, салым түли-түли туплаган хезмәт хакыңа машина сатып аласың, аның двигатель көченә карап, ел саен дәүләткә акча түлисең, саткан очракта 13%ын тагын салым итеп дәүләткә тапшырасың. Ахырда, чутлап карасаң, машина бәясенә караганда аның өчен түләгән салымың күбрәк тә килеп чыгадыр әле.

Балачакта караган “Чипполино” мультфильмы искә төште. Хәтерләсәгез, анда мескен җиләк-җимеш, яшелчәләр сулаган һава өчен дә салым түли. Әле җитмәсә, принц Лимон: “Һава өчен салым кертелгәннән бирле, сез азрак сулый башладыгыз”, – дип тузына. Көлке хәл. Ләкин алга таба без дә сулаган һава өчен салым түләмәбез дип беркем дә гарантия бирә алмый.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №20)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар