Салым – ашалмаган малым

Бу хатны укыгач, көләргә дә, еларга да белмәдем. “Салымыңны түлә дә тынычлап йокла”, – дигән сүзләр безгә генә түгел, мәетләргә дә кагыла икән, җәмәгать!

“Зәй шәһәре салым инспекциясе хезмәткәрләре моннан 27 ел элек гүр иясе булган әтием Гыйздәтулла Гыйззулла улы Фәйзуллинның акча янчыгын капшап карарга булган, күрәсең. 2009 елда транспортта йөргән өчен салым түләргә кушып, хат җибәргәннәр. Хәтта ИНН номерын да язганнар, судка бирү белән янаганнар.

Әтием 1920 елда Мөслим районы Мәлләтамак авылында дөньяга килә. 1940 елда Совет армиясе сафларына алына. 1942 елның июнь аенда Курск өлкәсендә барган сугышларда минага басып, аягын өздерә. Шул ук елның декабрь аенда күкрәгенә “Батырлык өчен” медале тагып, ике култык таягына таянып, туган авылы Мәлләтамакка кайтып төшә. 1943 елда әтине “Батырлык өчен” медаленең икенчесе дә эзләп таба. Шулай итеп, ул бер ел ут эчендә булып, ике “Батырлык өчен” медаленә лаек була! II группа сугыш инвалиды буларак 1970 елда аңа мотоколяска бирәләр. 1976 елда инвалидларга бирелә торган чит ил машинасы “Запорожец”ка ия була. Сугышта алган яралары аны 1983 елның 2 апрелендә якты дөньядан алып китә.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, сезнең газета аша минем шуны беләсем килә: мәрхүм әтием кайсы машинасына салым түләми йөри икән?!

Зур ихтирам белән Ф.Фәйзуллин.

Яр Чаллы шәһәре.

Бу сорау белән Зәйнең салым хезмәтенә шалтыраттым.

– Приемная!

– Исәнмесез. Миңа…

– Что вы хотели?!?

– Ә сез татарча сөйләшмисезмени?

– Что?!? Вы! Хотели?!?

Бу сорау шулкадәр дорфа, кискен һәм катгый яңгырады, бер мәлгә куркып тотлыгып калдым.

– Подскажите, пожалуйста, номер отдела регистрации и учета физических лиц!

Әллә кабул итү урынында бер зур җитәкче утыра да ул үз тәхетенә күрә телефоннан гына шалтыратучыларны бөтенләй кешегә санамый (чөнки андыйларга, гадәттә, язылу буенча гына керәләр), әллә инде салым хезмәтендә эшләүче сәркатипләр дә хәзер әллә кем… Кыскасы, гаҗәпләнүемнең иге-чиге булмады.

Соңрак теге бүлекчәгә шалтыратып, соравымны җиткердем. Әлеге аңлашылмаучанлыкны хәл итәргә булышуларын сорадым. Алар, чыннан да, Гыйздәтулла Фәйзуллин исемендә “запорожец” булуын дәлилләде. Аның 27 ел элек (!) үлүе исә алар өчен зур яңалык булды.

– Бераздан шалтыратыгыз әле, ЮХИДИ базасын карыйбыз, бу машина исәптә тора микән, – диде алар.

Тагын бераздан шалтыраткач, машинаның бөтенләй базада булмавы ачыкланды һәм алар әлеге гражданны салымнан азат итүләре хакында белдерде. Гафу үтенүне дә сорадылар әле. Ахырдан түбәндәгеләрне аңлаттылар.

– Машина да, салымы да аның исеменнән төшерелде, ләкин ул салым түләргә сәләтле граждан буларак исәптә тора. Бу аңлашылмаучанлыкка нокта кую өчен, аның туганнарының безгә авыл җирлегеннән белешмә китерүе яки авыл җирлеге хезмәткәренең үзе килеп, бу хакта хәбәр итүе кирәк. Мәсьәләне аңлатып, белешмәне теркәп, заказлы хат салсалар да була.

Менә шундыйрак рухтагы сөйләшү булды Зәй салым инспекциясе хезмәткәре белән. Аларга аңлаулары һәм мәсьәләне чишәргә ярдәм итүләре өчен бик зур рәхмәт! Зәйдә яшәсәм, иң намуслы салым түләүче булыр идем! Ләкин менә сәркатип туташ кына авыр тойгылар калдырды. Ул үзенең анда ни өчен утыртылганын һәм бары тик хезмәт күрсәтүче ролен үтәгәнен онытып җибәргән, ахры.

ЯЗЫЛГАНГА КИРЕ КАЙТЫП

Соңгы вакытта салым инспекциясендә эшләүчеләр белән еш аралашырга, ярдәм сорарга, дөресрәге, сорарга түгел, ә “пачти” аякларына ятып ялынырга туры килде. Барысы да Әлмәт салым инспекциясеннән башланган иде. Хәтерлисез микән, “Гыйбрәтле салым системасы” исемле язмам (18, 25 август 2010 ел) басылган иде.

Кыскача эчтәлеге болай: Әлмәт районы Габдрахман авылы халкы 2006 елга кадәр җир һәм милек салымын үз авыл җирлегенә түли. 2007 елдан чираттагы реформа булып, үзләре банкка түли башлагач, аларга салым инспекциясеннән: “Сезнең 2004-2006 еллар өчен салымыгыз түләнмәгән” дигән хатлар яварга тотына. Гәрчә халык кулында түләгәнлек хакында квитанцияләр булса да. Судлар була. Кассир Әлфия Исмәгыйлова гаепле дип табыла, әмма җавапка тарту вакыты чыгу сәбәпле, җинаять эше туктатыла. Шул ук язмамда Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхинадан бу вакыйгаларга карата аңлатма да бар иде. Ул күрелгән материаль зыянны гражданлык эшләре алып бару тәртибендә кассирдан кайтарып алу мөмкин хәл дип атады һәм үз киңәшләрен бирде. Ә без исә Әлмәт районы салым инспекциясенә, үзләре таләп иткәнчә, язма рәвештә сорауларны калдырдык. Шуннан бирле 3 ай вакыт үтте, тик җавап алу бәхете тәтемәде. Аптырагач, калдырылган хатымның язмышы белән кызыксынырга булдым. Кайчан да булса җавап бирергә уйлыйлармы болар, юкмы, янәсе…

ЭТ – ЭТКӘ, ЭТ – КОЙРЫККА…

Башта кабул итү бүлмәсенә шалтыраттым. Аннан хатлар бүлеге белән элемтәгә чыгарга куштылар. Ул бүлектә эшләүче Җәлил исемле егет белән бик ипле генә аңлашканнан соң, ул сорауларымны кемгә калдыруым белән кызыксынды. Нәтиҗәдә, август аенда күрешкәндә үзе хакында бик начар фикер калдырган салым түләүчеләр белән эш бүлеге җитәкчесе Эльмира Фәрит кызы Сәлаховага шалтыратырга кушты. Шулай эшләдем дә. Ул мине бик гаҗәпкә калдырып, бу юлы татарча сөйләште, рәхмәт аңа. Алайса август аенда гына туган телен белми иде әле. Ул исә, үз чиратында, хатның бөтенләй башка бүлеккә юлланганын хәбәр итте һәм телефон номерымны алып калды.

Бераздан миңа башка бер хезмәткәр шалтыратып, җавапның 16 августта ук юлланганын хәбәр итеп шаккатырды.

– Аңлыйсызмы, без сездән бернинди хат та алмадык. Бу очракта ноябрь аенда кабат шул ук сорау белән шалтыратыр идекмени?

– Аңлыйбыз, ләкин без бер тапкыр җибәрдек инде.

– Интернеттан тагын бер кат сала алмассыз микән?

– Бездә интернет юк.

– Сездә интернет юк?! Бәлки, факс аша булыр?

– Әгәр җитәкчелек рөхсәт итсә, икенче кат факс аша юлларбыз. Әгәр халык сезгә шикаять язган икән, безнең аны күрәсе килә. Аны факс буенча җибәрә алмассызмы?

– Ул шикаять газетада тәфсилләп аңлатылды, язылды, басылды, шуннан гына да укый аласыз.

– Ул газетаны кайдан табыйк инде без хәзер?

– Менә интернетыгыз булса, сайттан гына укый алыр идегез дә бит…

– Адресын әйтегез, башка бер бүлектә бар бугай интернет.

– Алайса, интернет булгач, сез миңа җавап хатын электрон вариантта тагын бер кат юллый аласыз, шулай бит?!

– Җитәкчелек рөхсәт итсә, җибәреп булыр… Факс номерын бирерсез.

– Язмага сылтаманы язып алыгыз…

Җитәкчелек рөхсәт иткән, ахры, чөнки безгә факс аша җавап хаты килеп төште. Килүен килде, ләкин аны укыгач, ихтыярсыздан көлеп куйдым. Руслар бу хатны “филькина грамота” дип атар иде дә чүп чиләгенә бөкләп атар иде, мөгаен. Чөнки ике битлек җавап хатында сорауга конкрет җавап тапмадым. Хәзер аңа тәфсилләбрәк тукталыйк.

ЗАКОН АРТЫНА КАЧЫП…

1. Салым түләгәннән соң, габдрахманлыларның барысына да бер үк төрле квитанция язып бирелгән. Алар авыл җирлеге типографиягә барып бастырган кәгазь генә түгел, “Федераль салым хезмәте” дип тамгаланган, серия, номер сугылган, исәптәге квитанцияләр бит. Бертөрле квитанцияләргә ия булып та, нигә берәүләрнең акчасы барып җиткән, ә икенчеләренеке юк? Шул хакта сораган идем. Чагыштыру өчен фамилияләрне дә куйдым үземчә.

Җавапта әйтелгәнчә, бу шәхси мәгълүматларга керә һәм аларның бу хакта әйтергә хакы юк, имеш. Вәт кызык килеп чыга! Әгәр мин фамилияләрне куймаган булсам, конкрет мисаллар белән дәлилләгез дип җавап бирерләр иде. Ә болай шәхси мәгълүмат икән. Каешланган әлмәтлеләр. Ничек җавап бирәсен дә беләләр, акчаны да икешәр тапкыр каерырга маһирлар… Шулай итеп, миңа да балта сораганга шөшле тоттырдылар!

2. Халыктан салым җыйган кассир Әлфия Исмәгыйлева эштән китүе хакында гариза язгач та, Габдрахман авылы җирлеге башлыгы Өлфәт Госманов салым инспекциясенә хат юллый. Ул хатта кассирның эштән китүе һәм ул киткәнче документларны килеп тикшерүләре, чагыштырулары хакында сорала. Түләнгән акча барып җиткәнме, янәсе. Әмма салым инспекциясе ул хатны җавапсыз калдыра һәм тикшерү үткәрми. Бәлки, тикшерү килсә, казнабызга барып җитмәгән салымнар әллә кайчан ачыкланыр һәм бер кат салым түләгән халыкка янә “акча таләп иткән хатлар” килмәс иде. Әнә шул хатның нигә җавапсыз калу сәбәбен сорадым.

Җаваптан күренгәнчә, тикшерү һәм чагыштыру булган икән.

Өлфәт абый гына, ничектер, күрми калган бугай, чөнки ул аларның килмәвен кат-кат ассызыклады. Тикшергән булсалар, тагын да яхшы. Килгән һәм тикшергән, чагышмауларны күрмәгән кеше казнага барып җитмәгән салымнарны үзе түләргә тиеш түгелме бу очракта?! Күпме матди зыян салган булып чыга бит ул. Нигә һаман халыкны борчыйсыз? Үз тикшерүчегездән сорагыз!

АЧЫК ХАТ!

Хөрмәтле “кайбер” салым инспекциясе хезмәткәрләре! 21 ноябрьдә булган Салым хезмәткәрләре көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Бәйрәмегез уңаеннан күңелемне бушатыйм әле. Шушы ике-өч ай вакыт эчендә сезгә булган хөрмәтем түбән тәгәрәде. Карап-карап торам да шул җылы һәм йомшак урында кем хисабына утыруыгызны оныткансыз, ахры, дигән фикергә киләм. Исегезгә төшерергә рөхсәт итегез: сез ул урындыкта безнең акчага, гап-гади салым түләүчеләр хисабына утырасыз. Әйе-әйе, гаиләгезне, үзегезне безнең акчага яшәтәсез. Шуны оныта күрмәгез!

Гап-гади гражданнар, ягъни салым түләүчеләр белән шундый дорфа сөйләшеп, үзегезне өстен куеп, үз тәлинкәгезгә төкерәсез. Монысы сәркатип иптәш тарафына әйтелгән сүзләрем. Ахыр чиктә, телефоннан кем генә шалтыратмас! Бәлки, ул шалтырату Салым хезмәтенең федераль идарәсеннәндер?! Ә-ә, алай түгелдер ул! Сезнең анда кайдан шалтыратулары күренәдер, федераль идарәнең эчке номерларын таныйсыздыр… Безнең кебек гади гражданнар белән вакланып тору кемгә кирәк инде?! Без бит…теге…ни…кечкенә кешеләр! Кайда инде ул сезнең югарылыкка менү!

Газета аша һәрдаим салым хезмәте, алардагы яңалыклар турында хәбәр итеп, гражданнарны салым түләргә өндәп торган булабыз. Ә сез шул салымчылар белән юньле-рәтле контакт булдыру өчен бармак та селкетмисез. Ичмасам, телефоннан булса да җавап бирергә өйрәнегез инде.

Казанда салым хезмәтендә эшли торган берничә кешене беләм. Алар белән танышуым да очраклы гына һәм эш буенча килеп чыкты. Үзем белгән бүлек идарәсе җитәкчеләре белән әллә кайдагы, ниндидер райондагы салым хезмәтендә утыручы сәркатипләрне, салым түләүчеләр белән эш бүлеге җитәкчесен, аның урынбасарын чагыштырып карыйм да тәмам гаҗәпкә калам. Әйтерсең Салым хезмәтенең федераль идарәсе кайдадыр Әлмәттә урнашкан, ә аның сәркатибе Зәйдә утыра. Их, салым хезмәтенең федераль идарәсендә зур урында утырсам, Әлмәтнең салым инспекциясен үз игътибарымнан читтә калдырмас идем… Алайса алар Казаннан ераграк булгач, иркен сулап яшиләр, ахры. Зәйдәге кабул итү бүлмәсендәге сәркатипкә дә этика кагыйдәләрен өйрәтер идем. Эх…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №47)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Дус әйткәне:

    узган 21 ноябрь сонгы булыр ахрысы салым инспекцияляр турында язылган, чонки реформирование мартта киля…
    Ачуламагыз инде аларны нык – чонки эшлиляр алар 10 менга – шул акчага гаиляне котарга киряк бит, шунын очен кубесу усал…
    В то же время – нивзирая не начто – Кеше булырга киряк…

    ... Гыйнвар 15th, 2011

Әйтер сүзем бар