САКЛАНГАННЫ САКЛЫЙ…

Ашарга утырганчы кулыгызны юарга онытмагыз дисәм, таптың әйтер сүз диярсез микән инде? Без түгел, нәни бала да белә анысын, дип тә өстәрсез әле. Әйтсәгез әйтегез, әмма юыгыз, яме! Казан милли-мәдәни үзәгендә булган фәнни конференциядән соң, балачакта юмыйча ашаган кишерләр өчен дә курка башладым инде. Организмымда берәр микроб-фәлән кысылып калмаганмы дип…

Инфекцияләр белән көрәшеп, санитарлык культурасын пропагандалый башлаганга да 85 ел тулган икән, җәмәгать. Шул уңайдан оештырылган фәнни конференциядә, сугыштан соңгы елларда да Сәламәтлек көне, чисталык атнасы, бакча айлыклары, “Иң үрнәк йорт” исеменә ярышлар уздырылган дип сөйләделәр. Кызганыч, үзем ул чорда туарга өлгермәгәч, бу хакта тәгаен генә берни дә әйтә алмыйм. Хәзер андый чаралар турында ишеткәнем юк.

Әлеге юнәлешнең әйдәп баручысы – “Санитария мәгариф-агарту республика йорты”. Аның баш табибы, доцент, медицина фәннәре кандидаты, республиканың атказанган табибы Ринат Таҗиев фәнни конференциянең алып баручысы булды. Аннан тыш, республикабызда дүрт шәһәрнең медицина профилактика үзәге эшли: Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге үзәкләр турында әйтүем. Монда нәрсә эшлиләр инде дип шаккаттыгызмы? Безнең сәламәтлекне саклауга, ныгытуга юнәлдерелгән белем һәм тәҗрибә булдыру – медицина профилактикасының төп бурычы. Бу үзәкләр күптөрле сорауларыбызга җавап табарга булыша, консультацияләр уздыра, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Мәсәлән, иммун системасын ничек ныгытырга, кулны юмасаң, нинди авырулар эләктерергә мөмкин, тәмәке тартсаң, ахыры ни белән тәмамланачак, яшь балаларга нинди вакциналар ясарга кирәк һәм башка сораулар анда ачык калмаячак. Сакланганны Ходай саклар, дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенәсең алар янында. Әлеге дә баягы медицина профилактика үзәкләре безгә сакланырга ярдәм итә. Геннарга бәйле булмаган авырулар үзебезнең тормыш рәвешеннән тора. Гигиена таләпләренә төкереп карамасак, сәламәт яшәү рәвеше алып барсак, иммун системасын ныгыту эшен башкарсак, әллә нинди авырулар безне әйләнеп узачак. Авыргач дәваланганчы аны кисәтү җайлырак түгелмени?!

Медицина өлкәсендә эшләүчеләр берәр котлау, тост әйткәндә, иң беренче сәламәтлек, озын гомер тели. Биредә дә әлеге дата белән бер-берсен котлап, саулык-сәламәтлек теләп туя алмады ак халат ияләре. Нинди генә темага фикер алышмады алар. Мәсәлән, инсультның беренчел, ә йөрәктәге ишемик авыруларның беренчел һәм икенчел профилактикасы турында озак сөйләделәр. Шулай ук симерүнең куркыныч ягы, аны кисәтү, дәвалау ысуллары турында да ишетергә туры килде. Шуннан бирле һәркөн иртән үлчәүгә баса башладым. Ишеткәннәремнең берсе хакында гына бераз сөйлисем килә. Гыйбрәт өчен.

Эчмә, тартма – яшәрсең!

Ишемик авыруларның 50% очрагы нәселдәнлек белән билгеләнсә, икенче яртысы тирә-як мохиткә бәйле. Беренчесенә берничек тә тәэсир итеп булмый инде, ә менә икенче очрагында үзебезне саклап кала алабыз. Йөрәк авыруларыннан үлүчеләрнең 90%ына төп сәбәп – алкоголь куллану, тәмәке тарту, холестерин күләменең чамадан тыш артык булуы һәм кан басымы уйнаклау. Боларны гына җиңеп булмыймыни? Була, әлбәттә. Нәфесне генә тыярга кирәк.

Бюджет өлкәсенә караган бер оешмада тикшерү уздырганнар. Шунда эшләүчеләрнең 30%ы тәмәке тарта, 46%ында холестерин күләме артык, кан басымыннан 50% кеше интегә икән. Бу бит эш яшендәге кешеләрнең дә сәламәтлеге чамалы булуы хакында сөйли. Димәк, аларда киләчәктә йөрәк авыруы булырга мөмкин дигән сүз.

Казан шәһәрендә үлүчеләрнең 45%ы канында алкоголь табыла икән. Шулай ук тәмәке тартуның нинди зур зыян салганын Шотландиядә бер тәҗрибә уздырып исбатлаганнар. Анда 2006 елда тәмәке тарту закон тарафыннан тыела. 10 айдан соң табиблар булган нәтиҗәләргә карап шакката. Больницада дәваланучылар саны кими. Тәмәке тартучы авырулар саны – 14%ка, ә тартмаучыларныкы 21%ка сирәгәя. Чөнки тәмәкече үзен генә түгел, тирә-ягындагы кешеләрне дә агулый бит.

Безнең илдә ел саен, уртача алганда, 7 мең кеше инфаркт белән больницага озатыла икән. Аларны дәвалау өчен 210 млн сум акча тотыла. Әгәр тәмәке тарту тыелса һәм нәтиҗәләр Шотландиядәге кебек булса, ел саен 40 млн сумны янга калдырып булыр иде. Әмма юк бит, һаман үзебезне һәм тирә-якны агулауны дәвам итәбез.

Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару (тәмәке тартмау, алкоголь кулланмау), спорт белән дус яшәү йөрәк авырулы кешеләрнең үлем куркынычын 25%ка киметә. “Көненә 5 чакрым җәяү йөрү бик файдалы”, – ди табиблар. Җиләк-җимеш күләмен арттыру һәм иң мөһиме – артык авырлыкны киметү уңай нәтиҗәләргә китерәчәк.

Алкоголь куллана, тәмәке тарта, үз сәламәтлеге хакында кайгыртмый торган ирләр яисә хатын-кызлар үз якыннары турында да уйлансын иде. Бигрәк тә балалары хакында… Сез үзегезгә кирәк булмасагыз да, балаларыгызга бик кирәк. Шуның өчен генә булса да, тыегыз, саклагыз үзегезне!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №43)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар