САБЫРЛЫККА МӘДХИЯ

Кайчандыр легендар җырчыбыз Флера Сөләйманова хакында бер язма укыган идем. “Флера ханым – олыгайган көнендә дүрт балалы иргә кияүгә чыгып, аларны тәрбияләп үстергән изге җанлы, батыр хатын-кыз”, – дигәнрәк юллар бар иде анда. Тагын бер шуңа охшаш язмыш белән танышкач, бу сүзләр күңелдә кайтаваз булып яңгырады. Әйе, ятим балаларны үзеңнекедәй тәрбияләү – батыр да, изге дә гамәл һәм андый язмышларны тасвирлау өчен, ана кешенең бөек җырчы булуы, бәлки, мәҗбүри дә түгелдер дигән фикергә килдем. Ахыр чиктә, яңа танышым – әлеге язмам герое – биш ятимне сыендырган киң күңеле, ачык йөрәге белән бөек.

Сүземне шул вакыйганың үзеннән башлыйм. Анна Анисимова 25 яшендә биш балалы тол иргә кияүгә чыга. Картаймыш көнендә булса аңлар идем, ләкин чәчәк кебек чагында 7-15 яшьлек балаларга ана булу… Бу гамәл, никтер, акылыма сыймый. Баш-аягын югалтып гашыйк булмаска иде дияр кайберәүләр. Әйе, мәхәббәт тә булмый калмагандыр. Тик хәзер, инде бу вакыйгага байтак еллар үткәч, ул үзе әлеге хәлне болай дип аңлата:

–            Ятим калган 2 малай, 3 кызны бик жәлләдем. Явыз үги ана туры килсә, ничек яшәрләр, бәхетсез булырлар дип курыктым… Аларга әни булып килүемнең иң беренче сәбәбе шул иде.

Соңрак, Анна һәм Василий Анисимовларның тагын ике баласы бер-бер артлы дөньяга килә. Тормыш тагын да түгәрәкләнә. Ана балаларны барыбер аергандыр, кимсетелгән көннәр булмый калмагандыр дигән шик-шөбһәләремне Людмила апага җиткердем. Үз әнисе вафат булганда аңа инде 15 яшь тулып, балаларның иң олысы да ул булган.

– Без үги дигән сүзнең ничек икәнен дә белмәдек, – диде Людмила апа. – Ул беркайчан дорфа сүз әйтмәде, хәтта кычкырганын да хәтерләмим. Бер вакыйганы мәңге онытасым юк. 10 сыйныфта укып йөргән, борынга егетләр исе кергән чак. Матур киенәсе килә. Иптәш кызларныкы кебек бәйләнгән башлык алу хыялы белән яна башладым. 25 сум тора иде ул. Үзебез тиенне тиенгә ялгап яшибез. Әтиебез бик коры булды, ул хакта аңа әйтү түгел, күтәрелеп күзенә карарга да курка идек. Әнидән шул башлыкны сорадым. Ул әҗәткә акча җыеп, аны алып бирде, өстәвенә, минем белән бер сүздә булып, әти каршында авыр хәлгә калмаска ярдәм итте. Иптәш кызныкын киеп тордым дип алдадык.

Шундый вакыйгалар күп булып, балаларның яшь әнигә сынап караган чаклары да булмый калмагандыр. Тик ул сынатмаган, сынмаган.

Бүген Анна һәм Василий Анисимовлар лаеклы ялда. Кукмара районы Югары Чура авылында көн итәләр. Балалары башлы-күзле булган, үзләренең дә тормышы җитеш. Төп нигезгә 7 бала, 14 онык җыелганда, йорт шау-гөр килеп тора.

Озак еллар бергә гомер иткән парларны күрсәм, тормыш тәҗрибәсен уртаклашып, гаилә ныклыгы серен сорамый калмыйм. Бу очракта да шулай булды. Хәер, бу гаиләнең серенә үзем дә төшенгән идем инде. “Гаилә нигезе – хатын-кыз. Ул сабыр булса, ир кешегә юл куя белсә, гаилә нык һәм озын гомерле була”, – ди Анна Анисимова.

Кызы Людмила әнисен мактап туя алмады:

–            Безнең әни сабыр, тыныч кеше генә түгел, “тәмле куллы” да. Бәлешләрне аның кебек пешерә белүче юктыр. Менә бу арада бераз авырып тора, тизрәк терелсен иде, – дип борчылып та алды.

Анна Анисимованың туган көне уңаеннан аны котлап, барлык балалары, оныклары исеменнән бәхет телисе һәм шундый зур йөрәкле Ана булуы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Бу язмам аның сабырлыгына мәдхия булсын, яшьләр үрнәк алсын иде дигән теләктә калам.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,

Кукмара районы, Югары Чура авылы.

(“Безнең гәҗит”, №29)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар