САБАНТУЙ МАРАФОНЫ

Рекорд суктым быел. Өч көндә биш Сабантуй карадым. Кем уйлап чыгарган әкияттер, бер-ике көндә бөтен Сабантуйларны “уптым” уздырып җибәрдек. Күпләп алган әйбер очсыз булган кебек, бу бәйрәмнәр дә узган елгы белән чагыштырганда күпкә очсызга төште. Ничекме? Бөтен авыл бер көндә бәйрәм иткәч, кунакка йөрешү дигәне планнан төшеп калды. Димәк, кунаклар сыйлыйсы юк. Аннан соң быелгы Сабантуйның берсен дә “кибет туе” дип атау мөмкин түгел. Кибетчеләр гастрольгә йөрүдән мәхрүм булды. Кыскасы, Сабантуйларны шулай “оптимизацияләү”, өеңдә утыр, артык акча туздырма, дигән сыман булып чыкты.

Сабантуйлар эстафетасын җомга көнне Саба район Сабантуенда башлап җибәрдем. Аларның бәйрәме искиткеч урында – урман буенда уза икән. Кояш кызуыннан качып, әллә каян күләгә эзләп йөрисе дә юк. Бәйрәмне бар тулысы белән берәү дә ачып сала алмас, мөгаен. Чөнки әкәмәт киң мәйдан биләгән бәйрәмне күз уңына җыеп бетереп булмый. Мин буталып йөргән тирәдә аркан белән машина тарталар иде. Ә бер сәхнәдә алып баручы апаң кризис галәмәтен сөйләп туя алмады. Суыткычта каткан сосисканы ипигә ягып ашарга кушты. Икенче сәхнәдә кечкенәләр бәйрәмен карап шатландым. Чыршы бәйрәмендә шигырь сөйләп кәнфит, мандарин алган кебек, Сабантуйда да алар таланты бүләксез калмады. Һәм шунда бер ачыш ясадым: адәм баласы кечкенә чактан ук елына ике тапкыр мактауга, бүләкләүгә өйрәнеп, чыныгып үсә икән бит. Әйтик, авыл хуҗалыгы хезмәтчәнен кайчан мактый-мактый кулына конверт тоттыралар? Яңа ел бәйрәмендә һәм Сабантуйда.

Тагын бер истә калган вакыйга – аукцион. Тамашачылар каршына балалар пустышкасыннан башлап, кер юу машинасына кадәр бүләк тезелгән. Һәрбер товарга бәясе язып беркетелгән. Алып баручы ябык конвертны ала да аның эчендә нинди бүләк язуы икәнен үзе дә белмичә аукцион башлый. Гадәттә, ул 1 ярым – 2 мең сум белән төгәлләнә. Бүләк сатып алынгач кына, аукционны откан кеше конвертны ачып, үзенә ни эләккәнен белә ала.

Шимбә көнне Кукмара районы, Ядегәр авылының Сәләхи мәйданында иртәнге унда Сабантуй башланды. Бу бәйрәм туган авылымныкы булгач, күңелгә бигрәк тә якын. Башка еллардан үзгә буларак, ачылышта дүрт ак күгәрчен очырдылар. Концерт куючыларыбыз Казан кунаклары иде. Җырлыйм дигән авыл кешесен дә кире боручы булмады: рәхим ит кенә! Биредә халык артык күп булды дип мактана алмыйм. Аның каравы, бу чын, авылча бәйрәм иде. Көрәштә дә тәкәне әллә каян килгән чит авыл кунагы түгел, ә үзебезнең егет алды. Ат чабышы, тауга каршы чабу, аркан тартышу, капчык белән сугышу, бүләк кисү – традицион уеннар. Безнең авылда мөгез чыгарулар, әйтик, аркан белән машина тартулар булмады. Ә кичен шул ук мәйданда дискотека оештырылды.

Шул ук көнне Вахит авылында да йөреп кайтырга туры килде. Дөресен әйткәндә, бу авыл Сабан туенда җыелган кадәр халык хәтта район Сабан туенда да җыелмыйдыр. Чөнки Вахит ул – бай хуҗалык. Халкы да тырышлыгы белән аерылып тора. Даны еракларга таралган. Сабантуй бүләкләре дә вак-төяк кенә түгел, тел шартлатырлык. Баш батырга машина. Ләкин машинаның Вахит авылы батырына калганын хәтерләмим. Быел да ул бүләк башка тарафка китеп барган икән. Вахитта концерт тамашасы да якты “йолдызлар” тарафыннан оештырыла. Быел Нәфкать Нигъмәтуллинны күреп кайттым менә.

Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе турында әле бик күп газеталар язар, мөгаен. Чөнки бу авыл Сабан туе дип саналса да, республика күләмендә үтүче кичке Сабантуй. Биредә су мотоциклларында күрсәтелгән тамашаны, квадрацикллар ярышын, хатын-кызлар көрәшен, тагын әллә нинди әкәмәтләр күрергә мөмкин. Сәхнәләр дә берничә монда. Һәрберсендә без телевизордан танып-белгән җырчылар, нәфис сүз осталары… Көрәш карыйсың килсә, мәйдан тирәсенә керә алырмын димә… Халык мыж! Хәер, анда керүнең кирәге дә юк. Мәйданнан бераз читтә торучы экранда, телевизор караган кебек, бар мәйданны күзәтеп була. Сабантуй иртәнге дүрткә кадәр дәвам итә.

Якшәмбе көнне Кукмара район Сабантуеның ачылыш тантанасын карадым. Сәгать унда башланырга тиешле тантана 11 тулып киткәндә генә старт алды. Күләгәдә дә 40 градус эссе иде бу көнне. Әллә шуңа ярсыпмы, көтеп арыган бер әби: “Бу бөтен халык бер район башлыгын көтәмени?” – дип уфтанды. Икенчесе: “Хөрмәт булсын иде әзрәк”, – дип авыр сулады.

Ачылу тантанасын искитмәле итеп әзерләгәннәр. Татар, рус, удмурт, чуаш, мари халкы, керәшеннәр милли киемнәрдән чыгыш ясады. Күп милләтле бит ул безнең Кукмара. Мәйдандагы һәр хәрәкәт, әйтелгән һәр сүз ниндидер символикага, мәгънәгә ия иде. Җигүле атлар, Сөембикә варислары… Мәйданда ерак тарих белән бүгенгебез үреп куелды. Ачылыштан соң ук район алдынгылары макталды, котланды…

Бу атнада Казанда Сабантуй гөрләр. Әле керәшеннәрнең Питрау Сабантуйлары да алда. Бәйрәм күрми калганнарга борчылыр урын юк, димәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №24)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар