РЕМОНТ

Акшарлары коелып беткән түшәм, гомерендә бер мәртәбә буяу күрмәгән, көрәк белән кырып юарлык пычрак идән, күгәненнән аерылып төшкән тәрәзә, кубып беткән обойлар… Җәйге каникулдан килгәч, тулай торактан бирелгән бүлмәбезне күреп авып китә яздык. 2 ай тирәсе ремонтка тотынырга вакыт җиткерә алмый йөргәннән соң, тышта сары көз бетеп, яңгырлар яварга тотынгач, тәрәзә юклыгы да сиздерә башлады. Ишекне катырак япсаң, түшәм дә коелып төшәргә күп сорап тормый. Өчәүләшеп (бүлмәдә өчәү яшибез) утырып сөйләштек тә, уртак бер фикергә килдек: болай яшәп булмый, алдагы атнадан ремонтка ябышырга кирәк!

Әлеге дә баягы ремонт кыйссасын бәян итәргә телим сезгә. Кызык та, кызганыч та булган шушы олы вакыйга безнең өчен зур тәҗрибә чыганагына әйләнде. Авылның агач өйләреннән соң таш дөньяга килеп капкан авыл балаларының тәүге ремонты шәһәрләшүгә таба ясалган адымнарның берсе бит. Нәтиҗәдә: үз җилкәбездә күтәргән ремонт нәтиҗәсендә гыйбрәтле киңәшләр бирергә сәләтле осталар булып җитештек.

Беренче көн. Обой, келәй, идән, тәрәзә һәм шкаф өчен буяу, күгән, шпаклевка… Исемлек озынга сузылды. Беренче кирәк әйбер: обой. Сайлау мөмкинлеге ифрат “зур” булды: без кергән кибет киштәсендә өч (!)төрле обой ялтырый иде. Сыек зәңгәр, яшел һәм сары. Берсендә ник бер рәсем булсын. Сатучы сүзләренә караганда, бу бик үзенчәлекле, чит илдән кайтарылган, кыйммәтле обой, имеш. Аерым бер төрле келәй белән генә сыларга, губка белән генә тигезләргә, кипмичә бармаклар белән кагылмаска… Инструкциянең истә калган өлешен чыккач та кәгазьгә теркәп куйдым. Алуын алдык, тик менә бармаклар белән орынмыйча ничек сылыйсы булыр – күз алдына китерүе авыррак. Сатучы язып биргән ябыштыручы матдә әллә ни үзенчәлекле түгел икән – базарда иң киң таралган келәй булып чыкты ул.

Барлык кирәк-яракны табып бетергәндә, көн кичкә авышкан, йөри-йөри хәлдән тайган идек инде. Кайтуга эшкә керештек: тотындык иске обойларны куптарырга. Башта пычаклар белән кырырга ябышкан идек тә, стенасы да коела башлагач, икенче төрле әмәле табылды. Олы инструкциянең бер кисәге булган губка белән чылатып барабыз – куба да төшә. Шунысы җайсыз: 4 кат обой өчен 4 кат юешләп чыгарга туры килде. Ахырдан стенага суны чүмечләп томыра башладык. Ярты төн җәфаландык. Читтән карап торган кешегә әкәмәт инде менә.

Икенче көн. Мөһим дәресләр юк, димәк калдырсак та гөнаһ түгел. Шулай итеп тагын берничә дәрес “тозланганнар” рәтенә керде. Алдан ук әйтәм: түшәмне без эшләмәдек – буебыз кыска. Йә бөтенләй ишелеп төшәр дип, тотынмадык та. Ә менә калганнары… Кемдер тырыша-тырыша лекция язганда, без мышный-мышный обой ябыштыра идек. Үлчибез, кисәбез, теге “үзенчәлекле” келәйне ягабыз да, күтәреп сыламакчы булабыз… Ә тыңлаусыз кәгазь кисәге ертыла да төшә. Кисәкләп-кисәкләп 2 юлны ничек кирәк шулай чәпәдек тә, стенаны келәйли башладык. Аңа обойны сылап, тигезлим дип кагылмакчы буласың, тагын умырыла. Бөтен булган кыйммәтле обойның соңгы берничә юлы гына тигез, матур һәм ертылмыйча ябышты. Остардык ахырга таба. Тәрәзәнең күгәнен куйдырыр өчен, “ремонт атнасы” башланырга бер атна кала, тулай торакның балта остасын эзләп йөри башлаган идек, барыбер эшләмәде. Ул сораган “урыс малаен” бирәбез дип тә ышандырдык үзен. Шулай дигәч кереп карады да, кул селтәп чыгып китте. Үзебез беркеттек. Барыбер кыш көне тәрәзә ачасы түгел янәсе.

Дүртенче көн. Ике көн элек тырыша-тырмаша япкан, дөресрәге, урынына тыгып куйган тәрәзәне янәдән алып куярга туры килде. Иртән торып, тәрәзә, шкафны акка буядык та… дәрескә киттек. Лифтка кереп баскач бөтен кеше безгә арты белән борылып басты да борыннарын тотты. Буяу исе аңкый икән бит бездән! Беренче тукталыш булган 5 нче катта бөтен кеше чыгып бетте дә, лифтта өчәү генә басып калдык. Группабызга ашык-пошык килеп кергәндә, дәрес башланган һәм, әлбәттә инде, өчебездән беребез дә әзерләнмәгән семинар бара иде. Төркемдәшләребез дәррәү көлеп җибәрде. Шулкадәр үк мескен булып күренгәнбездер инде. Без кергәч тәрәзәне дә ачтылар. Көләсе дә килә, җылыйсы да… Укытучыбыз хәлебезгә керде үзе. Татар журналистикасы тарихы урынына кичә ничек итеп обой ябыштыруыбызны, бүген тәрәзә буявыбызны сөйләп көлдердек. Уку елы дәвамында “Кем өйрәнеп килмәде?” соравы “Тагын кемдә ремонт?” кебек кызык һәм тирән мәгънәле сорауга алышынды. Кичкә кадәр буяу исе бераз җилләсен дип, дәресләрдән соң кайтып маташмадык, Казан буйлап сәяхәт итү нияте өчебезнең дә күңеленә хуш килде. Әллә кая урнашкан обойлар кибетен урап кайту идеясын кем тәкъдим итте соң әле? Теге 3 обойны да сайлау мөмкинлеге итеп кабул иткәнбез, 300 дән артык обой арасына кереп баскач, нинди зур хата ясалганын аңлап, елап җибәрдек. Гөлназыбыз яңа төрле обой алып, яңадан ябыштырырга тәкъдим итте. Йөзләгән төр арасыннан берсен сайлап алгач та, чыгып китә алмыйча озак кына обойлар арасында адашып йөрдек.

Беренче катка кадәр төшеп җиткән безнең куәтле буяу исе, тулай торакка килеп керүгә борыннарны ярып, күңелне болгата. Өченче кат яныннан узган һәрбер кеше безне каргый. Ишекне ачканда чылтыраган ачкыч тавышына күршеләр чыгып: “Сез безне тараканнар кебек агулап үтермәкче буласыз мәллә? Ремонтны җәйдән ясап куялар аны!” – дип, тетмәбезне тетте. Ә без: “Әле идән буямаган”, – дигән “сөенечле” хәбәр җиткердек тә бүлмәгә кереп качтык.

Алтынчы көнне ишекне буядык, бордюрларны ябыштырдык. Тагын күршеләр белән сүзгә кердек. Буяу исе буенча комендант менгән. Каты гына эләкте үзебезгә.

Сигезенче көн. Бер атна узып та китте. Идәнгә һаман чират җитми дә җитми. Тәрәзә-шкафлар кибеп, җилләп бетте. Беркөн кичен кайтсам, кызлар бар кием-салымнарын җыеп, идәнне буяп, туганнарына кунарга киткәннәр. Минем шкафка кадәр кечкенә генә “сукмак” буялмыйча калган. “Әйбереңне ал да, буяп бетер!” – дигән язу ята. Сасып беткән киемнәремне елый-елый җыйдым да, буяп бетереп, тулай торак алдына чыгып утырдым. Узып киткән бер кеше борылып карый – аңкыйдыр, күрәсең. Апага чылтыраткан идем, ул туган көндә булып чыкты. Икенчесе авылга кайтып киткән. Өченчесе…

Вокзалга юл тоттым. Башта бер генә уй: аннан куып чыгарсалар, кая барырмын? Куып чыгармадылар. Зур сумкаларыма караганда, зур сәфәргә чыккан затка охшаган идем шул. Төне буе минут санап чыктым. Анда күргәннәремне яза башласам, китап булыр иде, мөгаен.

Икенче көнне тагын укырга барып булмады. Иң беренче электричка белән Кукмарага кайтып киттем. Кайттым да, саф һавада йокладым.

Тулай торактагы буяу исе озакка сузылды. Бөтен киемнәргә сеңеп бетте. Урынга ятсаң да һаман шул ис аңкый. Шул бер ай эчендә токсикоманга әверелеп беттек дисәң дә була. Берара бөтенләй ис сизми башладым. Ризыктан да буяу исе килгән кебек була да, косасы килә. Шәп кенә диета булды бу.

Инде җилләп бетте дигәндә, карасак, теге байлар гына сылый торган обойлар, бигуди кебек бөтерелеп, яңадан кубып төшә башлаган. Гарьлегеңнән үләрсең, билләһи. Аны кабат сылап, тигезләп җәфаландык.

Караватларны күчереп йөрткәндә идән буявы кырылып беткән. Әле әйтергә онытканмын, күп кенә җиһаз аслары буялмаган килеш калган иде. Ел дәвамында, берәр җиһазны урыныннан күчерәсе килгән очракта да, асты буялмаган сылтавы белән күчерелми киленде. Җәйгә чыккач, тәрәзәнең күгәнсез булуы тагын үзен искә төшерде һәм аны янә алып куйдык. Эсседә янып үлеп булмый бит инде.

Быел җәй көне үк ремонтны төгәлләп бетерербез микән дигән идек, безне яңа бүлмәгә күчергәннәр икән. Әлегә ул бүлмәне күрмәдек. Хәер, барыбер ремонт ясыйсы булачак. Хәзер инде барысын да беләбез. Каян обой аласын да, ничек сылыйсын да, келәй каян табасын да, кайчан буйыйсы икәнен дә… Бүлмәсез генә калдырмасыннар.

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №5)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар