Радиацияле ипи

Сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерилизацияләү турында мәгълүмат күренгәләде…

Үткән-сүткәндә реклама кәгазе таратучы промоутер кыз-егетләргә юлыгасың да, аларны үпкәләтмәс өчен генә булса да тәкъдим ителгән “чүпне” алып, сумкаңа саласың. Гадәттә, нәрсә икәнен карап та тормыйсың. Юньле нәрсә булса, урамда таратмаслар иде… Акыл әнә шулай, ди. Гадәттә, һәр өч көн саен сумкама “генераль уборка” ясыйм. Чөнки олы сумкам әлеге кәгазьләр белән тула да кирәкле әйберемне эзләп табу мәхшәргә әйләнә. Шундый бер чистарту вакытында сумка төбеннән митингка чакыру килеп чыкты. Атом төш коралына каршы җәмгыять әгъзалары радиациягә каршы үткәрә аны. Авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерилизацияләүгә каршы оештырылган бу чарага, бәлки, битараф та калыр идем, әмма анда әлеге яңалыкның нинди зур фаҗигагә китерәчәге тәфсилләп язылган иде. Әйтик, тиздән басу-кырларда галәмәт зур күселәр пәйда булса, йомраннар төлке зурлыгына җитсә, төрле яңа чирләр барлыкка килсә, 3 башлы кешеләр туа башласа… Коточкыч!

Сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгы продукциясен гамма-стерилизацияләү турында мәгълүмат күренгәләде шул. Бу хакта без дә яздык. (“Басуда радиация” 20 октябрь, 2010). Дөрес, бу вакыйга шау куптармады. Республикабызның күп яңалыклар өчен тәҗрибә мәйданы булуы беребез өчен дә сер түгел. Бу яңалык та бездә, Спас районының “Болгар Арыш” хуҗалыгында, тәҗрибә рәвешендә үткәрелә һәм киләчәктә башка хуҗалыкларга да кертелер дип көтелә икән.

Дөрес, аның плюслары шактый. Гамма-стерилизациягә дучар ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, әйтик, шул ук бөртекле культура күгәреккә чыдам булачак. Ягъни шул рәвешле бик күп югалтуны булдырмый калырга мөмкин. Шулай ук ашлыкның тишелеп чыгу вакыты да, сыйфаты да 20% ка артачак һәм бу уңышның күләме дә зарланырлык булмаячак дип исәпли белгечләр. Шәпме?! Күпме акча, күпме байлык…

Ләкин медальнең икенче ягы да бар шул. Гамма-стерилизация зәһәр гамма-нурланыш ярдәмендә башкарыла. 1980 еллар ахырында СССРда булган тикшеренүләр гамма-нурланышның хайваннарга, азык-төлеккә ничек тәэсир итүен ачык күрсәткән.

Тикшеренүләр вакытында радиациягә (гамма-нурланышка) дучар ителгән бәрәңгедән бүленеп чыккан радиотоксиннарны азык-төлеккә кушып, тычканнарга ашатканнар. Бу, үз чиратында, генотипка тәэсир итеп, мутацияләрнең 5 тапкыр үсүенә, төрле яңа авырулар барлыкка килүгә китергән. Гади итеп әйткәндә, радиацион нурланышка дучар ителгән ризыкларны көндәлек куллану бик аяныч нәтиҗәгә китерәчәк. Ул бүген үк түгел, ә егерме елдан үз “җимешләрен” бирергә, киләчәк буыннарда чагылырга мөмкин. Чернобыль авариясе фаҗигаләре һәм аның тәэсире радиациянең нинди куркыныч “аждаһа” булуын күрсәткән иде түгелме инде?! Бу хакта без кечкенә сыйныфларда укыган чакта ук шаккатып газетадан укый, әкият итеп бер-беребезгә сөйли идек. Аның тәэсире бүгенгәчә дәвам итә, тагылган койрык кебек буыннан-буынга күчеп килә дип беләм.

Советлар Союзыннан соң, 1990 елларда азык-төлек продукциясендәге радиация микъдарына карата таләпләр кертелү, радиацион гигиена нормалары катгыйлану да шуның нәтиҗәсе генә. Сорау туа: менә хәзер, азык-төлекне күрәләтә нурланышка дучар иткәндә, бу таләпләр читтә калмыймы? Радиациягә бәйле экологик куркынычсызлык таләпләренә туры киләме? Ул безнең һәм бездән соң киләчәк буынның сәламәтлегенә, тормышына ничек тә булса тәэсир итмәсме?

Тарихка карап, шуны гына әйтә алам: күп очракта икътисадый мәсьәләләр халык сәламәтлегеннән һәм тормыш шартларыннан өстен куела. Акча артыннан куабыз… Бу гамма-стерилизация дә шул акча артыннан кууның бер очрагы түгел микән?! Чөнки интернетта бу хакта мәгълүмат эзләгәндә, гамма-стерилизациянең бары тик икътисадый файдасын алгы планга чыгаруларына игътибар иттем. Башка аспектларга, нәкъ менә безнең сәламәтлеккә бәйле ягына күз йомыла дисәм дә ялган булмас. Бу яңалыкны кертү белән ашыкмыйлар микән дигән сорау да туды. Башта галимнәрне һәм бәйсез экспертларны тыңлыйсы, бу мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәсе иде. Нәрсә ашаганыбызны белергә хакыбыз юкмыни безнең?! Ахыр чиктә бу һәммәбезгә дә кагыла бит. Миңа калса, дәүләт органнары әлеге эшкә тотыныр алдыннан, халыкка бу хакта хәбәр итәргә тиеш иде.

Галимнәр нияте дә начар түгел кебек. Алар әйтүенчә, бөртекле культуралар куркынычсыз күләмдәге радиациягә дучар ителеп, зарарлы микроорганизмнар кимүгә һәм саклау вакыты артуга китерәчәк. Монысы плюс, әлбәттә, чөнки Татарстанда ел саен 25% уңыш күгәреп, яраксыз хәлгә килә. Бу югалтуларны киметү өчен, Мәскәү компаниясе Изотоп бөртекле культураларны нурланышка дучар итүче махсус җайланмалар төзергә җыена. Ул Татарстанның 7 районында булыр дип планлаштырыла. Шунда радиоактив цезий да даими кайтарылып торачак. Бөртекләр генә түгел, биредә эшләүче кешеләр дә нинди зур куркыныч астына куела, аңлыйсызмы?!

Бу урында интернеттан табылган берничә цитата белән дә уртаклашасым килә. Академик С.Дубинин радиациянең куркынычсыз күләме юк дип исәпли. Шулай ук биология фәннәре һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Белоруссиянең милли фәннәр академиясе әгъзасы Иван Никитченко болай ди: “Ионлаштырылган нурланыш бар тереклек өчен зыянлы. Орлыклар да тере бит! Гамма-нурланышның һәрбер тере организм өчен куркыныч булуын инкарь итеп булмый. Әгәр орлык һәм тамыразыкларны гамма-нурланышка дучар итсәк, ул, үз чиратында, молекуляр дәрәҗәдәге үзгәрешләргә китерәчәк. Бу очракта ирекле радикаллар һәм бәйләнешләр җимерелә. Аксым молекулалары өчен бу бик куркыныч”.

Экологик яктан куркынычсыз технологияләр юк, дип саныйсыз икән – ялгышасыз. Әйтик, язгы һәм көзге бодайны бергә катнаштырып игүне күздә тота торган ресурс саклаучы технология бар. Нәтиҗәлелеге билгеле булса да, аны бик сирәк җирдә генә файдаланалар. Шулай ук минераль ашламалар, пестицидлар куллануны чикләүче экологик яктан куркынычсыз технологияләр дә байтак. Ләкин алар, нигәдер, гамма-стерилизация кебек зур кызыксыну уятмый.

Хокукый яктан да бу яңалыкка бәйләнергә мөмкин булыр иде. Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясе Конституцияләре, Халыкара документлар (әйтик, “Җир Хартиясе”) нигезендә безнең экологик яктан куркынычсыз әйләнә-тирәгә хокукыбыз бар. Ә күрәләтә радиацияләнгән ризык ашау бер кысага да сыймый кебек.

Башкаларга ничектер, әмма минем бу тәҗрибә тычканы буласым килми. Болай да сәламәтлеккә туеп булмый. Бөтен республикага җәелсә, тычкан булмый кая барырсың дисезме?! Әллә, мин әйтәм, протест йөзеннән бәрәңге бакчасының яртысында киләсе елдан бодай игә башларга микән?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №42)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар