ПӘРӘВЕЗГӘ ЭЛӘКМӘ!

«Мин дә эләккән идем ул пәрәвезгә. Ләкин, бар көчемне туплап, аннан качтым, әле җитмәсә тагын берничә кешене коткарып та калдым. Ышан: аларга бер килеп эләксәң җиңел генә котылырмын димә», – диде Ләйсән. Без аның белән Казан урамында очраклы рәвештә генә таныштык. Кулымда тренинг рекламасын күргәч, ул башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.

Чит ил зәхмәте

Семинар-тренинг – Русия шәһәрләре өчен чагыштырмача яңа күренеш. Чит илдән үтеп кергән тренинг шаукымы көннән-көн киңрәк колач ала бара. Ниндиләре генә юк арада: «Хатын-кыз остаханәсе», «Ничек итеп эшкә урнашырга?», «Аралашырга өйрән!» һәм башкалар. Ләйсән «Шәхси үсеш тренингы»на язылган. Бәясе дә сөбханалла – 3 көнгә 6000 сум. Өч тур аша узасы. Беренчесе – 3, икенчесе – 5, өченчесе 90 көн дәвам итә. Шунысы кызык һәм сәер: бәяләре бик кыйммәт булса да, монда бурычка акча ала-ала килеп кабалар икән. Ләйсән – шуларның берсе. Анда барып эләккәнче, тренинг битлеге астында яшеренеп эшләүче секталар барлыгын ул белми әле.

«Мин килеп эләккән төркем 24 кешедән тора иде. Барыбыз да яңалар. Арада иң яше мин, ә иң карт хатынга 67 яшь. Һәр-кем бирегә реклама котыртуы буенча түгел, ә кемнеңдер киңәше белән килгән. Бу пәрәвезгә эләккән кешеләр бирегә туганнарын, иң якын дусларын алып килергә тырыша, алардан үзе кебек үк «чын кеше» ясарга омтыла. Хәер, кемнедер алып килмичә барыбер булмый. Беренче этаптан икенчегә күчү өчен, син тагын берничә кешене бирегә җәлеп итәргә тиеш», – дип дәвам итте Ләйсән.

Экспертлар сүзләренә караганда, Русиядә меңнән артык төрле секта эшли. 1 миллион кеше тормышын шулар белән бәйләгән. Шуның җитмеш проценты – 18-17 яшьлекләр.

Тормыш чыганагымы, аңгырайтумы?

Lifespring – тормыш чыганагы дип тәрҗемә ителә. Шәһәрләрдә «Источник жизни» яки «Источник» исеме белән танылган оешма кешенең саклану механизмнарын киметүче ысулларга таянып эшли. Монда йөрүче кешеләр тора-бара «көтүгә» әверелә. Ничекме?

Тренинг гадәттә иртәнге 9дан кичке 21 сәгатькәчә (кайчакта 24 сәгатькә кадәр дә) үтә. Лекцияләр, дискуссияләр, парлап эшләү, медитатив процесс, уеннар, үз кичерешләреңне башкалар белән уртаклашу, тренер белән аралашу рәвешендә бара ул. Көн ахырында һәркемгә язмача өй эше бирелә. Ул иртәнгә кадәр эшләнгән булырга тиеш. Уйлап карыйк: көн дәвамында арган кеше өй эшен эшли дә йокларга ята. Йокларга вакыты калса әле, чөнки өйгә бирелгән эшләр бик күп. Иртән тагын шул ук эш. Ягъни, кешенең шәхси вакытына тоташ контроль оештырыла. Шулай итеп, Ләйсән дә катгый бер график нигезендә яши башлый.

«Еш кына үлгәннәрне искә төшерү, балачакта булган куркыныч хәлләрне яңадан баштан кичерү, бер-береңә сөйләү, ятим икәнсең, шуңа бәйле кичерешләреңне башкаларга да аңлату кебек эшләр ниндидер гипноз тәэсирендә башкарыла кебек иде», – диде ул.

Яңа килгән «шәкертләр» бернидән дә хәбәрдар түгел һәм алга таба алар белән ниләр буласын берәү дә әйтми.

Тагын ниләр булачак дип кызыксына башласаң: «Безгә ышаныгыз. Барысы да яхшы булачак. Ахырдан рәхмәт әйтерсез әле», – диләр. Сорауларга төгәл җавап юк. Ниндидер аңлашылмаучанлыкта яши башлыйсың. Күнегүләр барышындагы басым астында элеккеге танышбелешләрең белән аралашу туктала, чөнки тренинг шуны таләп итә. Оешманың максаты – үзләренә бәйле шәхес тәрбияләү.

«Ике көнлек күнегүләрдән соң, элеккеге дусларымның барысы да томана кешеләр төркеме булып тоела башлады. Алар белән аралашу җен ачуымны чыгарып, ахырдан гел талаш-гауга белән тәмамлана иде. Нәтиҗәдә, мин берүзем калдым. Хәер, берүзем түгел, «тегендә» танышкан дуслар минем өчен газиз анамнан да кадерлерәк кешеләргә әверелде». Бу – Ләйсән кичергәннәрнең бер өлеше генә. Үзен нинди сүзләр әйтеп мәсхәрәләүләрен, кешеләр алдында чишенергә, тагын әллә нинди мәгънәсез эшләр башкарырга мәҗбүр итүләрен язып бетерү мөмкин түгел.

– Нигә кирәк иде бу сиңа, нишләп шунда ук аннан качмадың? – дим.

– Алар вәгъдә иткән яңалык, белем, тормыш тәҗрибәсе эзләп килгән идем, ә ахырдан бәйлелек тәрбияләнде. Ниндидер гипноз кулланулары бәхәссез! Тренингның икенче көнендә 100гә якын кешенең килеп, сине тормышта дөрес юл сайлавың белән котлавы, ярдәм кирәк булса чылтырат дип, телефон номерын калдыруы, бүләкләр бирүе… боларның берсе дә эзсез үтми бит. Шулкадәр кеше әлеге тренингны дөрес юл дип санагач, синең генә башкача уйлавың нормаль хәл микән дип баш вата башлыйсың.

Беренче көнне үк төркемгә кагыйдәләр укыла. Әгәр бер кеше кагыйдәне боза икән, бөтен төркем тренер алдында җавап тотарга, үзен сүккәнне тыныч кына тыңлап торырга тиеш. Кагыйдәләр мондый:

– тренингта күргәнбелгәннәрне кешегә сөйләмәскә;

– сорамыйча залга керергә яисә чыгарга ярамый;

– тренер ризалыгыннан башка тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр, наркотик куллану, хәтта табиб язып биргән даруны эчү дә тыела;

– исемең язылган карточка белән йөрергә, көн ахырында һәм төшке ялга киткәндә аны залда калдырып чыгарга кирәк;

– аудиториядә магнитофонга яздыру, дәфтәргә язып бару тыела;

– дәрес вакытында «ачык» халәттә утырырга (аякларны, кулларны чалыштырмыйча);

– кичерешләреңне бүлешәсең килгәндә, яки нидер әйтергә теләсәң, кулыңны күтәрәсең дә, микрофонны кулыңа алып, кычкырып әйтәсең.

Көнгә бер тапкыр ашау билгеләнә. Хәтта ашау вакытында да тренерның ярдәмчеләре белән әңгәмә корыла. Күнегүләр вакытындагы кичерешләрең хакында сөйлисең. Төшке аш бер сәгать чамасы дәвам итә. Калган 10 минутлык яллар көнгә ике тапкыр гына. Ул вакытны син беркем белән дә сөйләшмичә, ялгызлыкта үткәрергә тиешсең.

Тренингның үз теле бар. Сөйләмгә яңа сүзләр өстәлә. Телим урынына – тудырам, мәсәлән. Аларча, кешегә бәхет теләү бөтенләй дөрес нәрсә түгел икән. Кешегә җиңеллек, матди һәм рухи байлык, уңышлар, намус, чисталык теләргә кирәк.

– Өч көннән соң сөйләмемне бик җентекләп тикшерә башладым. Дөрес сөйләшү өчен, биредә өйрәнгән сүзләрне куллана идем. Үземне шундый катгый контрольдә тота торгач, мин инде элеккеге иптәшләрем белән бөтенләй аралаша алмас хәлгә килдем, – диде Ләйсән.

Батып үлмим дисәң…

Тренингның барысы да секта дип әйтү дөрес булмас, билгеле. Араларында тормышка яраклашыр өчен, үзеңдә ниндидер сыйфатларны булдыруга ярдәм итә торганнары да бихисап. Аларын ничек таныргамы? Секта-тренингларга килеп капмас өчен ниләр белергә кирәк? Иң элек тренингны нинди оешма уздыруын, лицензияләнгәнме-юкмы икәнен ачыкларга. Аның лидеры кем, аның тәҗрибәсе нинди – шуны белешергә. Әгәр сезгә «Источник жизни», «Международная академия святого духа», «Институт света», «Академия парапсихологической науки» һәм башка шуның ише сүзләр сөйләп башыгызны катырсалар – якын да бармагыз. Оешманың максаты, оештыручылары, уставы белән танышу да зыян итмәс.

Әлеге тренинг оешмасы турында интернеттан берәр мәгълүмат эзләп карагыз. Бәлки бу оешманы тәнкыйтьләгән язмаларга да тап булырсыз.

Ләйсән сөйләгән бер очракны искә төшерергә кирәк. Күнегүләрдән соң, психологик киеренкелеккә чыдый алмыйча, бер ир елга буена чыгып китә. Батып үләргә. Дөрес, аны коткарып калалар. Кешене шул чарага җиткерерлек булгач, нинди дәрәҗәдә көчле психологик тәэсир итүләрен күз алдына китерүе кыен түгел.

Соравыгызга: «Аны сүз белән аңлатып булмый, барып күрергә һәм кичерергә кирәк», – дигән җавап ишетсәгез;

– тренингта психологик ысуллар белән беррәттән, борынгы дәвалау тәҗрибәсе дә (шаманлык, мәҗүси, христиан, эзотерик дәвалаучылык) кулланылса;

– карма, эгрегор, дәвалаучылык, астраль тән кебек төшенчәләр турында сөйләсәләр;

– сез бары тик тәнкыйть күзлегеннән генә карыйсыз, яхшы якларны да күрә белергә кирәк, дип сезгә басым ясасалар – димәк, боларга шикләнеп карарга кирәк!

Боларның барысын белеп эш итү секта-тренингка килеп эләгү куркынычын бермә-бер киметә. Ә иң яхшысы – андый тренинглар белән бөтенләй мавыкмау.

Соңгы сүз итеп

Ләйсән хәзерге вакытта анда танышкан дусларын сектадан тартып чыгару белән мәшгуль. «Аңлату, ышандыру кыен», – ди ул. Үзе исә ул йөргән тренингның секта булуын интернет аша тапкан мәгълүматтан аңлаган. «Бурычларны да түләп бетерергә кирәк әле», – ди Ләйсән. Ике этапны үтү өчен генә дә 15 мең акчасын шунда илтеп тапшырган булган.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Татарстан яшьләре”, №74)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Кактус әйткәне:

    Кичергәнемне искә алсам… 🙂

    ... Сентябрь 19th, 2010

Әйтер сүзем бар