ПФУ ФАЙДАГАМЫ?

Казан дәүләт университеты тирәсендә барган шау-шуга күптән нокта куелырга тиеш, әмма ул һаман дәвам итә. Гәрчә Президент карарга кул куйган һәм бу мәсьәлә хәл ителгән булса да. Башлыча Казан дәүләт университеты студентлары моңа риза түгел икән. Сиңа моны кем әйтте, дип берәрсе өстемә ташланганчы аңлатып үтәм: бу уңайдан “Вконтакте” сайтында студентлар үз фикерен ачык әйтә. Һәрхәлдә, алардан беркем сорамаса да. 410 студент ПФУ оешу яклы булса, күпчелек, ягъни 1174е каршы. 142 студент “миңа барыбер” дип җавап биргән. Боларына диплом булса, шул да җитәдер, күрәсең.

Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты үз киләчәген ничек күзаллый? ПФУ эчендә алга таба ничек яшәргә җыена? Шул хакта сөйләшү өчен бу атна дүшәмбедә брифинг җыелды.

ТДГПУ ректоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов университетның КПСС Үзәк комитеты тарафыннан бирелгән Кызыл йолдызларыннан башлап, бүгенге уңышлары, казанышлары, тарихы, өстенлекләре, тагын бик күп яклары хакында сөйләгәч кенә, Казан дәүләт университетына кушылу турында сүз башланды. Шуны гына игътибарга алам: университет һәркайда “БЕРЕНЧЕ” булган икән.

Ә ПФУ дигәннәре кызык нәрсә булырга охшаган. ТДГПУ университет эчендәге аерым институт булыр дип фикер йөртә Рәдиф Җамалетдинов. “Ә университетның үз эчендәге институтлар аерым факультет булып калыр, чөнки институт эчендә институт булмый инде”, – ди ул.

– Бу институтның бурычы укытучылар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү булачак. Чөнки университет ачылганнан алып бүгенгә кадәр укытучылар әзерләгән, киләчәктә дә шул юнәлештә эшләүне дәвам итәчәк. Укытучылар бездә генә әзерләнә, – диде ректор. – Чит илләрдә, Идел буе федераль округы территориясендә урнашкан халыкларның мәдәниятен, телен өйрәнәчәкбез, укыту билингваль (2 телдә) һәм полилингваль (3 телдә) нигездә алып барылачак.

Үлгәнче укыр идем!

Брифинг кунагы Франциянең Мәгариф һәм фән министрлыгының генераль инспекторы Жерар Бруссуа: “ПФУ оешуын шатланып кабул итәргә кирәк”, – дип хәбәр итте. Әйтергә кирәк, ул бик яхшы тәэсир калдырды. Гел елмаеп тора үзе. Рәхәт бугай анда, җәмәгать, Франциядә.

–            Бу бөтен Европада бара торган процесс. Франциядә дә мәгариф өлкәсендә шундый реформалар булды. Ул студентларның белем дәрәҗәсе үсүгә, укыту сыйфаты артуга китерәчәк, хезмәт хаклары да шул килеш калмаячак, – диде ул елмаеп.

Әле Франциядәге хезмәт хакы турында да сөйләде. Менә монысын безнең илдә кычкырып әйтергә ярый микән? Кыскасы, шуннан соң гына аның ник елмаеп утырганын аңладым. Алдан ук әйтим әле, саннарда әллә ни зур аерма юк үзе. Андагы яшь укытучылар 1300 евро ала, ди. Бездә, чагыштыру өчен, 5000 сум тирәсе алалар икән. Бездә күбрәк тә кебек. Евроны сумнарга күчерсәң генә, авыз икенче якка ерыла. Ә тәҗрибәле, дәрәҗәле укытучылар 3300 евро ала анда. Сумнарга күчереп тормыйк. Гомер буе укытучы булып эшләгәннәргә инфаркт булмасын тагын. Бездә студентларның социаль стипендиясе 1000 сум тирәсе булса, анда аз керемле гаиләдән чыккан студент 1500 евро ала икән. Әллә француз телен өйрәнергә дә, шул якларга китеп барыргамы дип торам әле. Укыган өчен акча алып, авылга ай саен 200 евро җибәреп торсаммы! Яшәп тә күрсәтерләр иде, ичмасам. Их!

Кем сөенә, кем көенә…

Брифинг тәмамланганнан соң, ТДГПУ ректоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы белән әңгәмә кордык.

–            Рәдиф Рифкатович, Казан дәүләт университетында юридик факультетта 90 мең түләп укыйлар, сездә 50 мең тирәсе. Ә укып чыкканда бер үк диплом биреләчәк. Шул ук катыргы өчен төрле кеше төрле бәя түли булып чыга. Гадел түгел бит әле бу…

–            Шулай булып чыга шул. Бу хәл ителгәнче өч-дүрт ел вакыт узачак, аннары андый каршылык булмас. ПФУның уңай яклары да бик күп бит, ул ягын гына карамагыз.

–            Ләкин өч-дүрт ел эчендә йөзләгән студент чыгачак. Акчага күчергәч, бу, ай-һай, зур сумма. Бер еллык аерма гына да 40 мең тәшкил итә.

–            Безнең уку йортында (ТДГПУ хакында – Э.Ф.) укучы студентлар белән сөйләштегезме?

–            Әйе. Алар бик шат!!!

–            Шулай булгач, – диде Рәдиф Рифкатович киң итеп елмаеп.

–            Рәдиф Рифкатович, киләсе елгы абитуриентлар документ тапшырырга кая барырга тиеш була?

–            Бер югары уку йортына берләшәбез икән, димәк, бер генә уку йортына киләләр – ПФУга. Ләкин анда факультетлар сайлау мөмкинлеге күпкә зуррак булачак.

–            Өч югары уку йортына сан ягыннан да бик күп студент кабул ителә иде. Алар саны кыскартылмасмы?

–            Безгә саннар “өстән” бирелә, шуңа карап укытучылар саны билгеләнәчәк, студентлар җыелачак. Әлегә бу хакта төгәл генә берни дә әйтә алмыйм.

–            Укытучылар ТДГПУда гына әзерләнергә тиеш дигән фикер әйттегез. КДУда әзерләнә торган укытучылар кая китәр икән?

–            Безнең уку йортыннан бирелә торган дипломда, мисал өчен, “учитель русского языка” яки “учитель биологии” дип языла, ә Казан дәүләт университеты “филолог”, “биолог”лар чыгара. Аерма бармы?! Бар! Урта мәктәпкә укытучы булып барыр өчен андый дипломлы белгеч бездә магистратура бетерергә тиеш була. Укытучыларны КДУ түгел, без әзерлибез.

–            Сезнең уку йорты тулай торагында урын җитмәү беркем өчен дә сер түгел, бу уңайдан зур шау-шу да булган иде. Берләшү нәтиҗәсендә, әлеге мәсьәлә тагын да кискен төстә күтәрелмәсме?

–            Берничә мең урынга исәпләнгән тулай торак төзелә инде. Универсиадага әзер булырга тиеш. Проблемалар булмас дип уйлыйм.

Күргәнегезчә, проблемалар юк кебек. Бөтенесе дә җайлы, барысы да майлы табага салынган сыр сыман. Шулай була күрсен инде! Тик КДУга хуш дип яулык болгыйсы килә бүген.

ПФУның түгел, КДУның элеккеге студенты

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

(“Безнең гәҗит”, №46)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар