ПИТРАУ НӘРСӘ ДӘ, САБАНТУЙ НИ?

“Җәе әллә нинди булды шул, айдан артык яңгыр яуганы юк. Быел Питрау да булмый икән дип сөйлиләр…” Кукмара базарында йөргәндә бер апаның шулай дигәнен ишетеп янына килдем.

–           Корылык булганга үткәрмиләрмени?

–           Әйе, сеңлем. Чуралылар авыл җирлегенә шундый гозер белән мөрәҗәгать иткән. Сабантуйда шашлыгын да пешерәләр, исерәләр… Бу эсседә бөтен авылың белән утырып янар өчен бер тәмәке төпчеге дә җитә, ут-күздән Алла сакласын. Янгын чыгудан куркып, быел анда Питрауны үткәрмәскә булганнар икән.

Бу яңалыктан күңелем төште. Шуны гына көткәндәй, каяндыр сөрән салып утыручы “Кукмара авазы” радиосыннан хәбәр иттеләр: “Ел саен Кукмара районы Түбән Чура авылында уздырылып килгән Питрау бәйрәме быел булмаячак!” Әйе, һәр ел 12 июльдә үтүче Питрауга шулкадәр ияләндек, хәтта аның узмый калуы да гайре табигый хәл буларак кабул ителә башлады. Җитмәсә, быел бик күп туганнар кайтырга җыенган иде.

Хәер, икенче яктан карасаң, халыкны да аңлыйм. Басуыңда иген булмаганда, кышын мал асрарлык печән әзерли алмаганда, көтү йөри торган җир күптән саргаеп-янып беткәндә, чишмәләр кибеп ятканда, бар дөньяңны онытып, күңел ачып була микән?! Бәлки, буладыр да, тик ул каяндыр килгән кунаклар кәефен күтәрүгә, алар өчен генә бәйрәм атмосферасы тудыруга кайтып каладыр… Алай дисәң… Быел күп авылларда беренче тапкыр Питрау уздырылган. Керәшеннәрнең җыр-моңга, уен-көлкегә хирыс булуы һәркемгә мәгълүм. Бәлки, тормыш мәшәкатьләреннән онытылып тору өчен анысы да кирәктер. Ә бәлки, ул авылларда бездәге кебек айдан артык яңгыр яумый тормагандыр.

Мамадыш районы Җөри авылында уздырылучы Питрау күптән республика күләмендәге керәшен сабан туена әверелде инде. Быел анысы да мөгез чыгарды: 12 июльдә буласы урынга узган атна шимбәсендә, ягъни 17се көнне үткәрделәр. Шулай итеп, ике куян койрыгын берьюлы тотканнар икән. Республика авыл хуҗалыгы семинары да узган, кичен исә бәйрәм иткәннәр. Зур-зур җитәкчеләр хисап та тотты, бәйрәм дә күрде булып чыга.

Питрау республика фольклор бәйрәме биредә уздырыла башлаганнан бирле Мамадышны керәшен татарлары башкаласы дип йөртәләр. Шулай итеп, Җөри авылының Тырлау аланы корылык дип тормады – быел да Русиянең 50ләп субъектыннан һәм бөтенләй чит төбәкләрдән меңләгән кунак җыйды. Бу инде 11 ел дәвамында шулай.

Милли кием – бәйрәм күрке

Питрау мәйданы капкасыннан кергәч тә, Лыя елгасы аша салынган күперне чыгасың. Анысы аллы-гөлле лампочкалар белән бизәлгән. Ян-якта калучы ясалма аккошлар бер таң калдырса, глобус формасындагы шарны юдыручы фонтаннар янә сокландыра. Икенче якта исә су тегермәне рәвешендәге тәгәрмәч су куа. Дөресрәге, су агымы тәгәрмәчне хәрәкәткә китерә. Кешенең күплеге-е-е… Берәүләр: “Кеше өстендә кеше ич монда”, – дип, килмәс борын кайту ягын чамалады. Ә мин, иң беренче эш итеп, мәйданга юл тоттым.

Мәртәбәле кунаклар күп иде биредә. Шуларның берсе премьер-министрыбыз Илдар Шәүкәт улы Халиков та Питрауны ошатуын белдерде. Президентыбыз котлавын халыкка җиткерде.

Программада каралган уеннарга күз салсаң, Питрау Сабантуйдан әллә ни аерылмый да. Шул ук спорт ярышлары һәм уеннар. Милли көрәш, ат чабышы, кул көрәше, гер күтәрү, чүлмәк вату, колгага менү, канат тартышу, катыктан акча эзләү һәм башкалар. Шулай да аермалы яклары да бар.

Иң беренче тарихы белән. Питрау апостол Петр һәм Павел белән бәйле. Петр постының (ул 12 көн дәвам итә – авт.) соңгы көне – Яфрак бәйрәме. Аны җәйнең соңгы көне дип тә атыйлар. Имеш, Питраудан соң яфракның шифасы тамырга күчә, сандугачлар сайрамый башлый икән. Яфракның витаминнарын белмим, ә менә сандугачлар хәзер, чыннан да, тынды. Бу көнне танышкан парлар бәхетле тормыш кора, гаиләләре дә нык була, дип сөйләделәр.

Постның соңгы көне булгач, элек бу көнне күп итеп мал чалынган һәм шактый ризык иттән пешерелгән. Күмәк рәвештә бәйрәм итү дә шуннан килеп чыккан: җәйге эсседә ит саклау урыны юк, ә ул тиз бозыла. Халык күп булса, ит тә байтак ашала һәм бозылырлык калмый да. Бу бәйрәмдә дә ит күп булды. Шашлык формасында, билгеле. Шуңа карамастан хәләл шашлык табу мөмкин түгел иде диярлек. Башка Сабантуйларда тавык һәм сарык шашлыгы күп булса, монда һәр җирдә дуңгыз.

Питрау көнендә өстәлгә куела торган тагын бер ризык балык булган. Бәйгеләр арасында кул белән балык тоту ярышы да бар иде.

Тагын бер күзгә ташлана торган аерма: күп керәшеннәр милли киемнән килгән. Мәсәлән, 70 яшьнең аръягына чыккан Александра Гурьянова. “Ел саен шулай киенеп Питрауга киләм. Керәшен булуым белән горурланам, гореф-гадәтләрне үтәп барырга тырышам”, – дип сөйләде миңа.

Керәшен чибәре нинди була?

“Керәшен ишегалды” экспозициясе турында аерым сөйләргә кирәктер. Биредә элеккеге һәм заманча керәшен йортлары күренешләрен күреп куанырга, Мамадыш районы турында күп мәгълүмат алырга мөмкин иде. Заманча йорт янәшәсенә генә искиткеч кое да ясап куйганнар. Суы гына юк. Әлеге дә баягы ишегалдында урнашкан сәхнәдә “Керәшен чибәре” бәйгесе дә үтте.

16 кыз катнашырга теләк белдерсә дә, берсе сәхнәгә менәргә курыкты, ахры. Катнашучылар арасында татарстанлылар гына түгел, хәтта Чиләбе өлкәсеннән килгән бер кыз да бар иде. Үземне бу кызлар урынына куеп карадым да аларның батырлыгына исем китте. Нинди генә сынау үтмәделәр бит! Керәшен халкы тарихына бәйле сораулар бигрәк тә авыр иде. Мәсәлән, беренче керәшен театры кайчан һәм кайда оешкан? Керәшен педагогика көллияте кайчан һәм кайда эшләгән? Керәшен дини бәйрәмнәрен атагыз. Җырчы Җәкәү – кем ул? Халык фольклор ансамбле исемен алган керәшен фольклор ансамбльләре бармы, булса санагыз. Керәшеннәрнең нинди матбугат чаралары бар?.. Тагын әллә нинди сораулар биреп, бәйгедә катнашучылар котын алды жюрида утыручы “Туганайлар” газетасы хезмәткәре Валентина Максимова. Тарих ягыннан аксый кызлар, анысы бәхәссез.

Соңгы сорауга гына булса да җавап биреп, бердәнбер керәшен матбугат чарасын әйтергә кирәктер – “Туганайлар” газетасы ул.

–            Безнең радио да, телевидение дә юк. Шул бер газетага гына булса да язылып, ичмасам, үз халкыма хәер булсын, – дияр идегез диде Валентина Максимова. Язылу өчен мөмкинлек тә якында гына иде. “Туганайлылар” концерт сәхнәсе янында гына газетага яздыру өчен чатыр корып куйган. “Бүген язылучылар булды, тиражыбыз август аеннан бераз гына булса да артыр инде. Уз әйдә, чәй эч, сыйлан, телисең икән газетага языл”, – диде газетаның мөхәррир урынбасарының җаваплы сәркатибе Рушания Михайлова.

Керәшен чибәре турында сөйли башлаган идем бит әле… Бүләкләр саллы булды. Беренче урынга – 50, икенчегә – 25, өченчегә – 10 мең сум акча. Калган катнашучыларга да 1000 сумлык конвертлар таратылды. Наил Дунаев җитәкчелегендәге жюрига җиңел булмады, билгеле. “Күбрәк милли киемгә һәм үз халкы тарихын белү-белмәвенә игътибар иттек. Намусыбыз чиста, бар да гадел булды”, – диде алар. “Керәшен чибәре – 2010” титулын Алина Валерий кызы Константинова алды. Бәйге тәмамлангач, бәйрәм учагын кабыздылар. Очкыннары күккә кадәр үрләгәндер. Теләк теләп аның тирәли 10 тапкыр әйләнсәң, чынга аша, имеш. Шулай ук түгәрәктә кеше никадәр күбрәк булса, уңыш та шулкадәр мулрак була, ди. Шуннан китте уеннар. Чабатаны бауга асып әйләндерәләр, син шуның аркылы сикереп өлгерергә тиеш. Өлгермисең икән, җәзасын үтисең. Учак бераз сүрелгәч, аның өстеннән сикерделәр. Сикереп чыга алсаң, кайгы-хәсрәтләрең шул учакка төшеп янып юкка чыга, ди. Кызган бәйрәмчеләр сикерә тора, коткаручылар чиләк белән су тотып, яннарында чабулап йөри. Карап тору кызык иде, сикерергә җөрьәт итмәдем. Утка егылган кеше дә булмады үзе. Ахырдан халык яңгыр сорап, учак тирәли әйләнде. Мин дә катнаштым. Җыен юк-барга ышанмасам да, бата башлагач саламга да ябышасың. Их, Ходаем, бер кечкенә генә болытыңны безнең якларга да җибәр, мин әйтәм.

Биредә бик күп керәшен фольклор ансамбльләре, Мамадышның талантлы җырчылары чыгыш ясады. Халык төн уртасына кадәр күңел ачты.

Көрәшче кызларны рәнҗетмәгез!

Көрәш мәйданында гер күтәрүче һәм бил сынашучы… хатын-кызларны да күрергә мөмкин иде. 16 килограммлы герне 50 тапкыр чөйгән Ольга Смирнова хакында азактан хатын-кыз легенда дип сөйләделәр. Ә менә көрәшкә килгәндә, гүзәл затлар арасында Казан кызы 23 яшьлек Татьяна Худобко җиңү яулады. Биш ел буе билбау көрәше белән шөгыльләнүче гаять зур гәүдәле кызга Мамадыштан быел гына мәктәпне тәмамлаган Римма Нургалиева сынатты. Ул икенче урында калды. Беренче урынга 8 мең сум каралган иде.

Үзен Григорий Павлович дип таныштырган Казан кунагының бу көрәш төренә карата фикерен сорашкач, баш кына чайкады. “Хатын-кыз өй карарга, балалар тәрбияләргә тиеш. Гүзәл затларыбызга бик килешеп бетми инде, – диде ул. – Карап торырга кызык үзе”.

Хатын-кызларны ирләр белән тигезләп мәйданга чыгардылар инде чыгаруын, әмма бүләк ягыннан гына аларны, никтер, кимсеттеләр. Ирләр арасындагы көрәш батырына 200 мең сум акчалата бүләк каралган иде. Илдар Аббасов шул бүләкне кесәсенә төреп тыгып кайтып китте. Аны монда ел саен күрергә мөмкин һәм бүләксез кайтып киткәнен хәтерләмим дә. Баш батырга куелган бүләкнең иганәчесе Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы Хәбил Бикташев икән. Икенче урынга исә – “УАЗ”, өченчегә “ВАЗ-2107” машинасы каралган иде. Хатын-кызларның 8 мең сумы янында машина да зур бүләк ләбаса. Шулай да Татьяна үпкәләмәгән. “Сабантуйларда бил алышу минем өчен бер хобби гына. Мин монда күңел ачар, дуслар табар һәм аралашыр өчен киләм, бүләк өчен түгел”, – диде ул.

Концерт сәхнәсе үзе бер әкәмәт. Монда Галина Казанцева, Илһам Шакиров, Венера Ганиева, Лидия Әхмәтова, Резидә Шәрәфиева чыгыш ясады. Айдар Галимов сәхнәгә чыккач, халык ду купты. Вәт, ичмасам, җырчы, диештеләр, “Маладис, Айдар!” – дип кычкырдылар.

Икенче бер сәхнәдә “Айфара” төркеме яшьләрне кыздырды. Алар артык кызмасын өчен, пәһлеваннардан торучы ОМОН гаскәре йөк машиналары өстенә, мәйдан тирәли басып тәртип саклады. Әйе, милиция хезмәткәрләре адым саен иде биредә. Бер милиционер әйтүенә караганда, Питрауда 250дән артык хезмәткәр кунакларның иминлеген тәэмин иткән икән. “Якынча 30 мең кеше бәйрәм итте бүген”, – диде ул. Шушы мәгълүматны да, никтер, “яшерен” дип атады.

Кыскасы, бәйрәм бик күңелле һәм тыныч узды дияргә мөмкин. Өйгә кайтып кергәндә иртәнге 5 тулып киткән иде инде. Менә, җәмәгать, ышанырга да, ышанмаска да белмим, мине шатландырганы шул булды: икенче көнне коеп яңгыр яуды.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан – Мамадыш – Җөри – Казан.

(“Безнең гәҗит”, №28)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар