ПИТРАУ ДИГӘННӘН…

Бөтен черки-кигәвене, колорадо коңгызы, чүпле бакчасы, печән өсте мәшәкате, хисапсыз бакча эшләре аша да яратам мин җәйне. Корткыч бөҗәкләрне, эш-мәшәкатьне искә алуым юкка гына түгел. Кешенең – кимчелеген, ел фасылының авырлыгын күреп яратсаң гына, яратуың ихлас була бит ул.

Җәй дигәннән… Инде анысы да узып китте. Питрау үтте – җәй бетте, ди халык. Керәшеннәрнең Яфрак бәйрәменнән соң, кошлар сайраудан туктый, үсемлекнең яфрактагы шифасы да тамырга кача. Шуңа да бит мунча себеркесен Питрауга кадәр җыярга кушалар.

Питрау дигәннән… Кукмара районы Түбән Чура авылында аны аеруча зурлап уздыралар. Атнаның кайсы көненә туры килсә дә, һава торышы нинди булса да, Питрау бары тик бер көнне – 12 июльдә бәйрәм ителә иде, быелгысын 11 июльдә дә үткәрделәр.

Керәшен халкы җыр-биюгә оста бит ул. “Тәңкәләр”, “Карендәшләр” фольклор ансамбле чыгышын карап куандык. Ә халык аларга кушылып биеде. Зоя түтинең чабата биюе бу бәйрәмнең традицион номеры дисәм һич арттырмам. Аңа ничә яшь икәнен фаразлаучылар да булмады түгел. Берсе аңа җитмеш яшь диде, икенчесе тагын да арттырып, сиксәнне сылады.

Һай җәмәгать, мәйданга чыккан Мөнир Рахмаев турында язарга онытканмын бит. Әлеге чыгышларга кадәр аның кыланмышын карап эчләр катты. Ул мәйданга чыгып, башларын чайкап, кулларын болгап, ботларын аерып, аякларын күтәреп үрле-кырлы сикерә башлагач, артта утырган бер әби: “Кызым, бу нинди клоун соң?” – дип миңа төртте. Ул әбигә бу җырчының кем булуын атарга өлгергәнче, җырчыбыз тугыз-ун “круг” ясарга, биш-алты мәртәбә “алкышлар!!!” дип кычкырырга өлгерде әле. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина әйтмешли, татарның Майкл Джексоны инде ул Мөнир. Сикерсен әйдә! Кызык бит! Аның “Ак каен” җырын шул Сабантуйда гына да берничә мәртәбә ишеттем. Башта мәйданда шул җырга сикергәләсә, соңрак бу җыр өч мәртәбә “КамАЗ” сәхнәсеннән дә яңгырады. Мәйданда чабулаганда микрофон чыбыгын өзеп чыгара язгач, алып баручы Илнур Фәйзрахманов: “КамАЗ” сәхнәсе чыдасын гына моңа”, – дип борчылган иде шул. “КамАЗ” арбасын сәхнә иткәннәр, концерт программасы шунда дәвам итте.

Алып баручы дигәннән… Теле телгә йокмаган радио хезмәткәрен халык бик яратты. Билләһи менә! Илнур Фәйзрахманов көрәш хакында шундый зур аппетит белән сөйләде ки, бөтен Сабантуйда баш батыр калып, бар гомерен көрәшкә багышлаган кеше диярсең. Алып баручысы шундый оста булгангамы, үзем дә көрәшне башыннан ахырына кадәр карадым. Әле һаман да үз-үземә аптырыйм: көрәш караганда да шулкадәр азарт туар икән. Илнур Фәйзрахмановның биш-алты сәгать буе аяк өстендә торуы, көрәшчеләрнең исем-фамилиясен бер ялгышмый исендә калдыра алуы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады дип беләм. Чөнки Түбән Чура Сабан туе алып баручысын икенче көнне дә мактап сөйләүчеләрне очраттым әле.

Мөнир Рахмаевка капма-каршы персонаж – Вадим Захаров! Ул калын тавышы белән озын көйләрне сузып, байтак моңланды. Азат Хәлимов исә берсеннән-берсе кечкенә гармуннарда уйнады.

Керәшен Сабан туендагы иң кызык уен – мәйданда дуңгыз куу. Дуңгыз баласын кем тота – шуңа була. Башта ирләр дуңгыз куды. Куды дисәң, хәтерең калыр! Чучка баласын җибәрүләре булды, ул урыныннан да кузгалмады. Бер төркем ир аның өстенә ташланды. Борынгы бабаларыбыз ауга шулай йөргәндер, дип тарихка чумып хыялланып утырганда, дуңгыз өстенә беренче булып сикергән ирне башкалар астыннан тартып алдылар. Дуңгызын кочаклаган да һич җибәрми теге.

Икенче булып мәйданга хатын-кызлар чыкты. Аларның чучкасы алдагысы кебек шаккатып карап тормады – элдерде генә. Аны берьюлы өч-дүрт хатын-кыз эләктереп, дүрт аягыннан тотып, дүрт якка сөйри башлады. Чүт сугышмадылар! Алып баручы “зәңгәр күлмәкле хатынның” беренче булып ябышканын күргән икән. Аның хөкеменә башкалар да буйсынды. Шунысы кызык: алдагы чабышта дуңгызны әлеге хатынның ире эләктергән булган. Шулай итеп, бер гаиләгә ике дуңгызны төяп тә киттеләр.

Питрауның баш батыры Кукмара районы Ядегәр авылыннан Фәнил Исмәгыйлов булып, биш центнерлы атны ул алып кайтып китте.

Төнге дискотека хакында да әйтми булдыра алмыйм. Анда да халык Мөнир Рахмаевка кушылып сикерде. Аның гел русча гына сөйләшүен бик аңлап та бетермәдек инде. Әллә керәшен халкының татарча белүен белми шунда, әллә үзе татарча ике генә сүз белә… Гел-гел “алкышлар” һәм “рәхмәт” дип тукымас иде.

Керәшеннәр – киң күңелле халык. Сабантуйлары да бик күңелле булды. Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрауда да булдым. Анда да кызык уеннар булды инде. Капчык-капчык он күтәреп йөгерделәр, хатын-кызлар бил алышты… “Питрау чибәре”н билгеләп кинәнделәр. Лидия Әхмәтова милли киемнән чыгыш ясады. Ләкин Түбән Чурадагы кебек күңелле, кызык, кабатланмас бәйрәм әле күргән юк. Кичке Сабантуйлар булмый тормас. Әмма бу җәйнең иң күңелле вакыйгасы инде артта калды. Эх!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Кукмара-Түбән Чура-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №28)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар