ПЕЧӘН ТӘМЕ

Журналист язудан башканы белми, белмәгәнне сөйләмә, диярсез микән? Их, җәмәгать, белмәсәм иде мин ул печән басуын… Үземне кигәвеннән талатып, печән әйләндереп йөрмәсәм икән! Әби әйтмешли, шәһәрдә яшәп, авылны мактап кына ятар идем. Ә балачактан бирле һәр җәйне печән басуыннан кайтып кермәгәч, сөйләмичә булдыра алмыйм.
Печәне яңа чабып алынган газон яныннан атлаганда да күкрәк тутырып сулыш алам. Авыл җәе исе килә! Яздан – кара җир, көздән – яңгыр, Яңа ел бәйрәменнән мандарин исе килгән кебек, авыл җәеннән дә яңа чабып алынган печән исе аңкый. Шәһәрдә генә ул һәрчак төтен сасысы. Печән өсте мәшәкате белән авыл кешесенең бөтен җәе басуда уза. Шул сәбәпле бу ел фасылы да күңелгә печән исе аркылы сеңеп кала. Беренче кат чабылган үләнне җыеп урнаштырып бетерергә дә өлгермисең, инде икенче катын җыярга кирәк. Авыл кешесенең курорты да, диңгез буе да шул печән басуында!
Быел әлеге мәшәкатьнең бәясен чутлап карарга булдым. Дөрес, монда печән саклауга киткән йокысыз төннәр, кул көче, яңгыр яумасын дип нервы туздырулар исәпләнмәде. Алары бөтенләй бәһасез инде. Аның каравы, акчага әйләндереп була торган өлеше дә байтак. Бер сыерың кышны тук чыксын өчен, күпме акча чыгарып салырга кирәк соң? Һәрхәлдә, исәпләп караган кеше аңлар: сыердан табыш көтү – мөмкин эш түгел.

Эш башы – лотерея

Мин белгән күмәк хуҗалыкларда печән гектарлап бүленә. Бөтен хикмәт менә шул бүленеш вакытында күренә инде. Анысы лотерея уенына тиң бер нәрсә. Бүленеш вакытында: “Басуның бу почмагы миңа, тегесе сиңа”, – дип сайлану мөмкинлеге юк. Кайдан бирәләр – шуннан аласың. Басуның төрле урынында печәннең төрлечә үсүе лотерея номерын билгеләү кебек. Уңыш яхшы булып, печән калын ятса, гектарыннан ике йөз тюк печән чыгарга мөмкин. Ә өлешеңә тигән көмешең ярлы булса, гектардан алынган йөз-йөз егерме тюкка да рәхмәтле булырсың.
Инде урынын табып, чикләрне билгеләгәч тә, җиңел суларга ярамый. Бөтен басудагы халыкның берәрсе ризасызлык белдерүен көт тә тор. Ә бу чикләр күчүен аңлата торган бер вакыйга гына.
Инде халык тынычлангач, җирдә яткан үләннең синеке булуына инанып, әйләндергәләп карыйсың. Кипкәнме, асты юеш түгелме янәсе. Юеш булса, әйләндереп, кабартып чыгасың. Кипкәнен көтәргә туры килә. Бөтен печән уңышын харап итеп булмый ләбаса. Үзең әйләндермәсәң, ярдәм итүчеләр дә табылмый калмас. Менә шушы урыннан кесәңне чишеп, акча чутлый башларга кирәк. Хәер, бу ягы әллә ни кыйммәткә төшми аның. Кем өчендер мәшәкать, кем өчендер бәйрәм бит ул печән өсте. Салырга ярата торган ирләргә шул мәшәкатьтән дә зуррак бәйрәм юк кебек. Чөнки эчү җае чыга. Эшче көче җитеп бетмәгән җирдә, арзанга гына үз ярдәмен тәкъдим итүчеләр һәр авылда бардыр анысы. Ничә тюк печән кертелсә дә, шул бер “урыс малае” түләнә. Печән “бәйрәме” өчен махсус рәвештә көмешкә куып ятучылар да юк түгел. Алары да кесә ягын кайгыртканга гына шулай эшләргә мәҗбүр, чөнки елына ике тапкыр – Сабантуй һәм Яңа елга гына хезмәт хакы алып яши торган авыл кешесенә акча каян килсен?!

Кесәңне чиш!

Печәнне тюкларга бүләсеңме, рулонга чорныйсыңмы – анысын һәркем үзе хәл итә. Кайсы очракны гына алсаң да, печән бавы алырга кирәк. Анысын беркем дә арзан дип бәяләмәс, мөгаен. Килосы сиксән-туксан сум торган бауны бер пар бәйләм итеп алсаң, 900 сумыңны чыгарып салырга әзер буласы. Ә бау алырга өлгермәгәнсең икән, печәнне пресслаганда, һәр тюк өчен бер сум тотып калына. Монда да бизнес законнары! Тракторы, техникасы булган кеше акча эшләп калырга ашыга. Бау өчен бер сум тотып калдылар, ди. Әле прессланган һәр тюк өчен дә биш сум түләү мәҗбүри. Шулай итеп, сыерның бер төшке ашы инде алты сумга төште. Әле кайтып җиткәнче, ул бермә-бер кыйммәтләнәчәк. Аны алып кайтып, печәнлеккә урнаштырасы да бар. Алып кайтканда техникага ягулыкны үзең саласың икән, арзанга чыга. Синең печәнне алып кайтып капка алдына бушаткан өчен, янә 200-400 сум сарыф ителә. 100-200 сумны печәнлеккә кертүчеләр өчен тотасың. Башкалар эшләгәндә кул кушырып утырып булмый, билгеле, бөтен гаилә шул тирәдә кайнаша. Кечкенәрәк балалар эчәргә салкын су ташырга булса да ярап тора, ә өлкәнрәкләр сәнәк белән өскә печән ата.
Шул печәнлеккә менеп, синең өстеңә атылган печәнне урнаштырудан да авыррак хезмәт юктыр ул. Тузаны борынга, авызга керә. Күзгә чүп тула. Печән исе тузан исенә тиңдәш дип уйлый башлыйсың. Алай да бирешергә ярамый. Печән басуыннан ияреп кайткан чикерткәләр инде печәнлектә сайраша. Күңелле дә, авыр да, печәннең аяз көнне кайтып калуын аңлаган күңелгә рәхәт тә.
Бу күмәк хуҗалыктан эш көне, яисә пай җире хисабына алынган печән турында сүз бара. Ә инде фермерлардан сатып алынган печәннең бер тюгы 30-40 сумга төшәчәк. Кышка ике йөз тюк печән алсаң да, 6-8 мең сум акча кирәк дигән сүз. Ә бу – авыл кешесе өчен куркыныч сумма. Хөкүмәткә сөтне арзанга гына тапшыручы халык бу бәяне кыш буена да каплый алмаска мөмкин. Әле бер печән белән генә булмый. Саламы, фуражы да кирәк. Кыскасы, авылда кирәк өстенә кирәк! Ә шәһәр кешесенә, киресенчә, һәрнәрсә авыл халкының үз кулында кебек.
Печән җыйган чакта һәркем күңеленнән генә Ходайдан сорый: “Яңгыр гына яумасын!” Авыл халкы әңгәмәсенең төп темасы да шуңа бәйле: “Сезгә печән кайттымы әле?” Яңгыр астына эләкмичә, печәнлеккә өелгән хуш исле печәненнән дә зуррак шатлыгы юк авыл кешесенең. Җәйнең бер көне ел туйдыра дигән сүзләрнең мәгънәсен чын-чынлап аңлый бит ул хөрмәтле, тырыш авыл хезмәтчәне.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Кукмара районы, Ядегәр авылы.
(“Безнең гәҗит”, №29)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар