ОПТИМИЗАЦИЯ ТАТАРЧА ТҮГЕЛ

Чарасызлыктан язылган хатлар редакциябездә күп. Кызганычка каршы соңгы вакытта мәктәп темасына язылганнары күбәйде. Шундый хатларның берсе белән танышыйк.

“Без, Обсерватория урта мәктәбендә татар телендә укытылган 6,7 сыйныф укучылары ата-аналары, Сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык.

Быел 7, 8 сыйныфка күчкән татар балаларын, ата-аналарына әйтмичә, рус классларына кушканнар дип ишеткәч, мәктәп директорына мөрәҗәгать иттек. Балалар саны аз дип куштык, диде ул. Ни өчен болай эшләнә? Без, ата-аналар, балаларыбызның 11 сыйныфка кадәр татар классында укып чыгуын телибез. Балаларыбызны 1 сыйныфка биргәндә, безгә Президент, Мәгариф министрлыгы тарафыннан аларның үз туган телендә укулары вәгъдә ителгән иде. Бер генә бала булса да 11 сыйныфка кадәр аерым укытылырга тиеш, дип ышандырганнар иде. Ә хәзер һәр класста 14 бала булырга тиеш дигән сүзгә сылтап, татар балаларын рус классларына кушалар. Бу хәл Костромада түгел бит, ә татар илендә – Татарстанда!!! Без бу эшне татар телен юк итәргә омтылу дип уйлыйбыз һәм бик нәфрәтләнәбез, йөрәгебез әрни.

…Татар балалары мәктәптә тәртипле, ярдәмчел, бөтен эштә актив катнашучан һәм әхлакый яктан тәрбияле булып үсә. Башка милләт балаларыннан алар аерылып тора. Балаларның шундый тәрбияле булып үсүенә без аларның татар теле укытучыларына рәхмәтле. Алар балаларны милләтебез тарихы, татар язучылары белән таныштырып кына калмыйча, аларга багышлап кичәләр, татар телендә бәйрәмнәр уздыра, газеталар чыгара… Без балаларыбызның татар классында укып чыгуын телибез. Зур хөрмәт белән 7-8 сыйныфларның ата-аналары”.

Телебез баштан чери

Яшел Үзән районының Октябрьск бистәсендә урнашкан әлеге мәктәп ишегендә “Обсерватория гомуми урта белем бирү мәктәбе” дип, татар һәм рус телләрендә язылган. Биредә татарлык шул тактада гына калыр, мөгаен. Эш шуңа барасы икән.

Ишек дигәннән… Тоткасыннан тарткалый торгач, шул ачыкланды: мәктәп эчтән бикле икән. Шакып керергә кирәк. Пыялалы ишекнең эчке ягында бер апаң озын агач кисәге тотып “сакта” утыра. Мин кергәч, абзар капкасын араталаган кебек, ишек арттан кисәү белән янә терәтелеп куелды. 218 бала укучы бу мәктәптән һәр килүчене ачып кертеп, чыкканда артыннан бикләп калучы әлеге апаның һөнәре гаять кызык һәм сәер тоелды миңа.

Татарлар русча уйлый

Рөхсәт алганнан соң, директор ханым Суховая Елена Владимировна янына кереп, хатта язылганнар белән таныштырдым. Җавап итеп ул болай диде:

– Моннан 7-8 ел элек, кимендә, 5 укучы килгән очракта, татар сыйныфлары туплау мөмкинлеге бар иде. Татар балаларының хәленә кереп, аларга уңайлылык тудыру өчен шулай эшләнде. Бистәбездә, нигездә, рус телле халык яшәү сәбәпле, бездәге барлык фәннәр дә рус телендә укытыла. Татар сыйныфымы ул, әллә русмы, барыбер. Аларның инде фикер йөртүе үк русча формалашкан, аңлыйсызмы? Татар теленә килгәндә, программа рус сыйныфлары һәм татарлар өчен аерым. Татарлар ана телен тирәнрәк үзләштерә. 7-8нче рус һәм татар сыйныфларын кушудан берни дә үзгәрмәде. Татар телен алар аерым укыячак. Монда бернинди проблема да күрмим. Укучылар үзара дуслашты, яхшы гына укып йөриләр. Ә менә укытучыларның дәресләре кыскартылуы кызганыч, әлбәттә. Әгәр быел татар сыйныфларын калдырган булсак, 7 сыйныфта – 3, ә 8дә 5 укучы укыр иде. Узган елны татар сыйныфын бер укучы тәмамлады.

Директор сөйләп бетергәч: “Бүре дә тук, сарыклар да исән инде, сезнеңчә”, – дип татарча мөһер сугуымны сизми дә калдым. Ул аны барыбер аңламады. Русчага тәрҗемә итеп маташмадым. Әңгәмәбез дә рус телендә барды, билгеле.

Шунысы да бар әле: рус сыйныфында укучыларның сыйныф сәгатьләре, гомумән, тәрбияви чаралар рус телендә уздырыла. Ә татар балаларына бу очракта аларга иярергә генә кала. Туган телгә ихтыяҗ тәрбияләп булырмы урыс телле сыйныф сәгатьләрендә?! Бу бит Татарстаныбызда.

Татарларга “Салават күпере” дә җитә

Татар теле укытучылары мәктәптә дүртәү икән. Шуларның икесен күреп сөйләшә алдым. Директор каршында. Татарча сөйләштек. Әле мәктәптәге кушу, аеру, “болгатулар” алда телгә алынган 7-8 сыйныфлар белән генә төгәлләнми булып чыкты. Халисә Хафизова әйтүенә караганда, әлегә кадәр рус сыйныфы булып укып килг&# 1241;н 5нчеләрне быел “аерганнар”. Татар фамилиялеләрен аерып алып (5 укучы), татар төркеме (подгруппа) булдырганнар.

– 5 сыйныфны аеру нигә кирәк иде, аңламыйм. Әлегә кадәр татарчаны алар барысы да рус балалары өчен булган программа белән укыды. Ә хәзер татар балалары, икенче программага күчеп, ана телен тирәнтен үзләштерә башларга тиеш була инде. Башлангыч базалары да булмаган килеш ничек укырлар, белмим. Татар фамилиясендә булу әле ул татарчаны яхшы белә дигән сүз түгел. Дәреслекләр турында да әйтим әле. Алары җитми, вакытында кайтарылмый. Кайткан очракта да, уку елының беренче чиреге ахырына яки икенче чирек башына гына кайтып җитә, – диде Халисә апа.

Нияз Мингалиев исемле икенче татар теле укытучысы бирегә Казаннан йөреп эшли икән. Татарлыгы, мөселманлыгы ерактан ук кычкырып тора. Аны борчучы проблемалар да күп булып чыкты.

– Әйе, татар сыйныфлары ябылды шул. Беренче тапкыр татар сыйныфы 1993 елда ачылган иде. Башта җыр дәресләрен татарча укытмый башладылар. Шулай әкрен-әкрен генә бөтенләй татар сыйныфларын бетерүгә барып җиттек. Ә аннан, булган милли тәрбия бирү юнәлеше дә бетә инде. Дәреслекләр белән проблемалар бар, ул хакта әйтелде. Ике ел рәттән китапларны үз акчама сатып алам. Татар теле һәм татар әдәбияты китаплары артыннан китапханәче түгел, укытучылар үзләре йөри. Мәҗбүрбез! Шулай ук татар басма матбугат чаралары турында да әйтим. Мәктәп китапханәсенә бер генә татар матбугаты да алдырылмый дисәм, “Салават күпере” һәм “Мәгариф” журналы бар икән. Элек-электән татар газета-журналларына язылу, русныкы белән чагыштырганда, күпкә арзан. Шуңа да карамастан мәктәптә укырлык бер газета да алдырмыйлар. Татарча яңа китаплар да кайтарылмый. Яңа технологияләр дип сөйлиләр… Алар буенча да татарча методик кулланмалар булса яхшы булыр иде. Хисап эшләремне районда татар телендә бөтенләй кабул итмиләр. Татар теле дәресләре укыта торган укытучы булсам да…

Бу – тел укытучысы сүзләре. Үз телен, үз эшен яраткан, һөнәренә бар күңеле белән бирелгән кеше генә Нияз Мингалиев кебек ачынып сөйли ала. Дәрескә чакырып кыңгырау шалтыраганчы, сөйләде дә, сөйләде ул.

“Яхшы” директор сәясәте

Директор ханым әлеге “ботка” хакында район мәгариф бүлегендә беләләр, дип ышандырырга тырышса да, үзем барып кызыксынырга булдым. Чыннан да, нигә соң күрә торып, татар сыйныфларын юкка чыгаруга барып җитәргә? Ә рус сыйныфын ниндидер төркемчекләргә бүлеп, татар төркеме ясарга? Яшел Үзән районы мәгариф бүлеге мөдире Костюхин Владимир Ильич эш урынында булмау сәбәпле, аның урынбасары булган Алсу Юнысовна белән күрештем. Сыйныфларда балалар саны аз булу белән генә аңлата алды ул бу күренешне. Шул арада Елена Владимировнага шалтыратып, мәктәптәге “үзгәртеп корулар” хакында аңлатма язарга боерды. Әллә районда бу хакта моңарчы бөтенләй белмиләр иде инде, аңламассың. Ничек кенә булмасын, Алсу ханым Обсерватория гомуми урта белем бирү мәктәбе директорын мактап туя алмады. “Бик яхшы укытучы, аны һәркайда мактап кына телгә алалар” икән. Кызы-ы-ык! Нигәдер, редакциягә килгән хатта ата-аналар директорны бер дә мактап телгә алмаган. Башка аңлатмалар булмады, чөнки урынбасар кеше “начальниктан башка” берни әйтә алмый икән, бик беләсегез килсә. Һәрхәлдә, мине кызыксындырган сорауларны язып алып, редакция белән икенче көнне үк элемтәгә керергә вәгъдә бирде. Кермәде генә… Менә ышан син моннан соң укытучыларга!

“Бик яхшы” директор турында мәгълүматларны интернетта казынганда да күрдем мин. Әйтик, менә монысы “Директор мәктәпне тарката” дигән исем астында ата-аналар тарафыннан 23 июньдә язылган зар хаты!

“… Безнең балалар бик күп еллар буе белем бирү дәрәҗәсе югары саналган Обсерватория мәктәбендә белем ала. Монда бик белемле, үз эшен яратып башкаручы укытучылар эшли иде. Мәктәпкә яңа директор Суховая Елена Владимировна килү белән, соңгы алты ел эчендә бар да кисәк кенә үзгәрде. Нерв киеренкелегенә корылган шартларга түзә алмыйча, мәктәптән бер-бер артлы укытучылар китә башлады. Һәр атнаның дүшәмбесе директор кычкыруыннан башлануын балалар инде белә. Шул рәвешле алынган көч-куәт укытучыларга атна буена җитә һәм бу, әлбәттә, безнең балаларга да йогынты ясамый калмый. Бар җирдә дә Елена Владимировна мәктәпне, укытучыларның ирешкән уңышларын мактап сөйли. Ә безнең балаларның иртәдән кичкә кадәр ач йөрүендә аның эше юк. Мәктәп ашханәсендә коточкыч ризыклар бирелә. Бушлай ашаучыларга исә сохари һәм бер стакан чәй. Шул ризыклардан мәктәптәге һәр икенче бала гастрит белән…

…Кабинетларда ремонтны ата-аналар үз көче белән ясый инде. Ә коридорда йөрергә куркыныч. 1978 елда төзелгән мәктәпнең шул еллардан бирле идәне алыштырылмаган, түфли үкчәсе батып, кысылып кала. Сыйныфлардагы линолеум хакында хыяллансак кына…

Бәдр| 1;фтәнме, подвалданмы чыгучы сасы ис бар мәктәпкә таралган. Кая карама пычраклык. Менә ни өчен иң яхшы укучылар 7 сыйныфтан соң шәһәр мәктәпләренә качып бетә. Директорның вакыты юклыгы аркасында химия дәресләре бөтенләй укытылмый. Спортзалның ташландык хәлен күрсәгез сез?! Бездә Е.В.Суховая директор булып эшләргә лаек түгел дигән фикер урнашты. Барысыннан да бигрәк аның кешеләргә булган мөнәсәбәте куркыта. Ул беркем белән дә уртак тел таба алмый… Исемнәребезне билгеле сәбәпләр аркасында атамыйбыз. Хөрмәт белән ата-аналар”.

Янәдән тел мәсьәләсенә әйләнеп кайтам. Ничек кенә аяныч булса да, татар теленә мескен караш – яңалык түгел. Оптимизация, реструктуризация дигән таякның юан башы, беренче чиратта, татар мәктәбенә, татар теленә китереп суга. Бу исем астына яшеренеп, мәктәпләрдә милләтебез киләчәген куркыныч астына куя торган гамәлләр кылына. Татарстан Республикасы Конституциясендә гарантияләнгән тигез хокуклы ике дәүләт теле турындагы бөек казанышыбыз шушы мәктәпләрдә үк челпәрәмә килә. Телдән, милләтебездән биздерелгән бала киләчәктә кайсы милләт вәкиле булыр?! Моны фаразларга бүгенге мәгарифебезгә, гади генә бер мәктәп эшчәнлегенә күз салу да җитә. Ә ул сөендерми.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Яшел Үзән-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №37)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар