ОНЫТМЫЙБЫЗ!

“Олы фуражкасын кыңгыр салып килеп чыгар да шигырь укып җибәрер төсле”, – дип искә алды аны дуслары. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелегендә бер төркем язучы, шагыйрь 26 ноябрьдә Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм каберен зыярат кылды. Шунысы шатландыра: бу вакыйга күркәм бер традициягә әйләнеп бара.

XX гасырның икенче яртысы әдәбиятын Мөдәррис Әгъләм исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул күпләргә үрнәк булды. Шигырьләре белән сүнгән учакны да торгыза, яки киресенчә, иң көчле ялкынны да сүрелдерә белде. Хәер, аның иҗаты күбрәк күңелләргә ялкын өстәүгә юнәлгән иде кебек. Мөдәррис Әгъләм поэзиясе, чыннан да, сокланырлык, һәр буын өчен дә кызыклы.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов Мөдәррис Әгъләм хакында болай дип искә алды:

–            Сибгать Хәким, Хәсән Туфан фатихасын алган Мөдәррис Әгъләм, беренче шигырьләреннән башлап, соңгысына кадәр алар традициясен дәвам иткән. Гомер азагына кадәр профессиональ язучы булып эшләде, ләкин аның рәсми булмаган эш урыны “Яшь ленинчы” газетасы булган. Чөнки анда балалар үз шигырьләрен язып җибәрә, иң ихлас иҗат шунда дип, ул аларны барлап торды. Туры сүзле кеше иде.

Мөдәррис Әгъләмнең каләмдәшләренә дә бер-бер артлы сүз бирелде.

–            Мөдәррис Әгъләм XX гасырның икенче яртысындагы татар әдәбиятының гына түгел, гомумән, татар җәмәгатьчелегенең иң күренекле шәхесләренең берсе иде дип саныйм. Аның шәхси тормышы беркем кызыгырлык булмады, ләкин иҗаты һәркем күңелен бик тирәннән яулап алды. Аңа лаеклы һәйкәлләр куярга тиешбез, бу – безнең буынның, исән кешеләрнең төп бурычы, – диде Гәрәй Рәхим.

– Габдулла Тукайның 125 еллыгында һәйкәл булыр дип уйлыйбыз, планда бу каралган, – дип җаваплады Илфак Ибраһимов.

Мөдәррис Әгъләмнең туганнары Рәсимә апа һәм Мәүҗетдин абый Әгъләметдиновлар да килгән иде.

– Миңа бүген, энемнең вафатына өч ел тулган көнне, бик авыр. Ләкин энемне искә алып, аңа атап шигырьләр язган, дуслары, танышлары, бирегә килгән яшьләргә карап шатланам. Энем, сине онытмыйбыз! – дип искә алды шагыйрьнең апасы Рәсимә Әгъләметдинова. – Бирегә килгән һәркемгә рәхмәт. Аның шәхси тормышы кызыгырлык булмады дип әйтсәләр дә, Мөдәррис үзе тормышыннан бик канәгать иде. Аңа байлык кирәк булмады.

Мөдәррис Әгъләмнең хатыны Нәҗибә Сафина аны “пәйгамбәри шагыйрь” дип атады.

–            Вакыт үткән саен, Мөдәрриснең рухыбызга никадәр якын булуы ныграк аңлашыла бара.

Мин сине дә укып чыктым,

Сәер китап булдың син.

Гасырлар сыйган,

Авыр китап булдың син, – дип язган идем. Бу сүзләрне ялгыш дип танырга ризамын, чөнки шагыйрь җанын алай гына укып чыгып булмый икән шул, – диде Нәҗибә Сафина.

“Шагыйрь җанын укып калыр тарих,

Яңгыратыр әле киләчәк”, – дип төзәтәсем килә.

Мөдәррис гомере буе милләт дип яшәде. Аңа халык шагыйре исеме бирелгәч, Рәсимә апасы шалтыратып: “Син шатмы?” – дип сораганы истә. Шулчак Мөдәррис: “Милләтем үлеп барганда, ничек итеп шатланыйм?” – дип ачынган иде. Шунда да үзе турында уйлый алмады ул.

Каләмдәшләре, шәкертләренең аны җыелып искә алу традициясе кабынып килүгә бик шатмын. Татар зиратындагы барлык шагыйрьләр янына да сукмак салынсын, аларны да килеп искә алсыннар иде дигән теләктә калам.

Кабер өстендәге кызыл канәферләргә карап Хәлим Җәләй сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Мөдәррис Әгъләм, тыныч йокла! Син гомер буе халык өчен борчылдың, милләткә хезмәт иттең. Татар халкы сине онытмас!”

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №48)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар