НУРЛАТТАН БАШЛАНДЫ ДИСЕННӘР…

“Мин татарча сөйләшәм! Мин татарча яратам! Мин татарча яшим!” девизы хәзер Казанда гына түгел, район үзәкләрендә дә яңгырый башлады. Башкалабызда “Үзебез” яңа буын хәрәкәте уздырган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе районнар өчен үрнәк булды, күрәсең. 30 апрельдә Нурлат районы мәдәният йорты да “Татарча сөйләште”. Дөресен генә әйткәндә, шулкадәр җанлы һәм күңелле бәйрәм килеп чыгар дип күз алдына да китермәгән идек. Әллә район халкы шундый тамашаларга сусаган, әллә без артыгын тырышып ташладык. Кыскасы, сагынып искә алырлык вакыйгалар күп булды.

“Без” дигәнем – бер төркем яшьләр. Рэп укучы (җырлаучы дияргә телем әйләнми – авт.) “Libertas”, “Безнекеләр” төркеме, җырчы Альберт Исмаил, шагыйрь Рифат Сәлах, “Фикер”, “Шәрык” клубыннан волонтер кыз һәм егетләр…

Алдан ук әйтим әле: Нурлатта безне зурлап каршы алдылар. “Яшьлек” ресторанында өстәл әзерләп көтеп торулары гына да ни тора. “220 чакрымны үтеп монда кадәр килүче җырчылар да аз, ә сез нинди зур төркем белән килеп төшкәнсез”, – диде районның спорт, яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге начальнигы Әнәс Әмир улы Нәбиуллин. Нәкъ менә ул “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен Нурлатта уздыру идеясе белән чыккан. Аны тормышка ашырган һәм тамашаның башыннан ахырына кадәр ут йотып йөргән кеше дә әле. Шулкадәр самими һәм милләте өчен җан атып торучы җитәкчеләр дә булыр икән дип сокландык аңа.

Акция урамда, фонтан янында узарга тиеш иде. Иртүк сибәли башлаган яңгыр тамашачыларны да, безне дә район мәдәният йортына куып кертте. Тамаша башланырга ярты сәгать кала 600 урынлы зал шыгрым тулды. Утырыр урын таба алмаганнар басып торды. Шатландык та, каушап та калдык. Чынлап торып чагыштырсаң, Казанда да бу кадәр халык булмагандыр.

Башкалабыздан безне озатканда: “Нурлатта гел татарча гына сөйләшәләр, Яшел Үзән кебек руслашып беткән районга барсагыз яхшырак булыр иде”, – диючеләрнең бу районда булганы юктыр, мөгаен. Шуңа игътибар иттем: Нурлат халкының 48 проценты татар дип әйтсәләр дә, яшьләрнең күпчелеге русча сөйләшә. Шәһәрләшү, “текә” булып күренергә тырышу дип аңлыйм инде мин моны. Хәер, район үзәгендә тагын ни көтәсең. Бөтенләй татарча аңламаган балаларга русча-татарча сүзлек бүләк иттек. Бәлки, кызыксынырлар. Белгәннәренә ябыштыргыч, түштамгалар, газета-журналлар өләшенде. Бу ягы белән Нурлаттагы тамашаның Казандагысыннан әллә ни зур аермасы булмады да диярлек. Шул ук вакытта сәхнәдә тормыш гөрли, алып баручы Наил Нәбиуллин тамашачыны “кыздыра” иде. Татарча җыр, бию, шигырь уку конкурслары уздырып, бүләкләр таратты ул. Татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин, татар теле укытучыларын сәхнәгә чакырып, аларга да шигырь сөйләттерде, калын-калын китаплар бүләк итте. Гомумән, залда йоклап утырган кеше күрмәдем. Акция бик актив, җанлы әңгәмә, күмәк уен рәвешендә үтте. Уенда катнашыр өчен, 4 кыз, 4 егет кирәк дип әйтүгә, сәхнәгә 20 кеше чыга да баса. Алып баручыбыз беркемне дә читтә калдырмады, билгеле. Ахырдан бөтен зал торып басып, “Туган тел”не җырлады.

Инде китәбез дигәндә дә, балалар, яшьләр сәхнәдән төшә алмыйча азапланды. Сәхнәсе биек булганга түгел, әлбәттә. Чират торып “автограф” алдылар, фотога төштеләр. Катнашучыларны җибәрәселәре килмәде. “Безнекеләр” төркеме егетләренең берсе – Ниязга күпме кыз гашыйк булганын күрсәгез… Алып калалар дип торабыз. Алган тәэсирләрне уртаклаша-уртаклаша кайтып җитүебезне сизми дә калганбыз.

Нурлат муниципаль район башлыгы Наил Шакир улы Шәрәпов “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә теләктәшлек белдереп, Татарстан районнары арасында беренчеләрдән булып шушы эшкә алынды. Аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Зәки кызы Сингатуллина исә чараны оештыруда, уздыруда ярдәм итеп, һәрдаим безнең янәшәдә булды. Чын күңелдән рәхмәт аларга! Нурлатта узган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе эстафетаның башлангычы булсын, башка районнар да бу чарага кушылсын иде дигән теләктә калам.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Норлат-Казан.

(“Безнең гәҗит”, №17)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар