НИШЛӘТТЕҢ СИН МИНЕ, МӘХӘББӘТ?

Кояш тәрәзәдән карый. Агачлар яфрак яра. Көзгегә баксаң, көн дә яңа сипкел, бернинди крем да ярдәм итми. Төне буе мәчеләр кычкырыша. Кичә иртән, бер кызыл “Матиз” пычракка коендырып китте. Булмагае шунда, барыбер көләсе килә. Ә бүген… Бүген миңа тал песие бүләк иттеләр. Романтика! Яз җитте, яз!

Яз дибез дә мәхәббәт дибез… Шул серле мәхәббәт төшенчәсенә уртак гомуми аңлатма биреп булмаса да, аны һәркем үзенчә аңлый, һәркем үз “теориясе” белән бүлешергә ашыга. Һәрберебезнең тормышында шул хис белән бәйле берәр хатирә яши. Кызыкмы ул, кызганычмы – барыбер! Бүлешәбезме?

7 кызга бер кияү

· Исемемне язмасаң гына сөйлим. Синең үз гомереңдә берьюлы берничә егет белән очрашканың бармы? Шәп ул, сынап кара! Ә минем рекорд мондый: узган язда берьюлы 7 кыз белән очраштым… Ахыры ничек тәмамланды дисеңме? Берсен кинога чакырган идем, билет алырга чиратта торганда карасам, икенчесе килеп маташа. Ничек аңлатырга белмим… Янымда беренчесе торса, икенчесен кочаклап та булмый бит. Бераздан карыйм, йөри торган кызларның тагын икесе, култыклашып, миңа таба киләләр! Шулай итеп, тора-бара 7се дә шунда җыелды. Кыйнарлар дип курыктым хәтта. Алар үзара таныш булган икән һәм бергә сөйләшеп, мине кызык итәргә уйлаганнар. Шулай итеп, көлкегә калдым. Шуннан бирле бер генә кыз белән йөрим.

Алия+Сергей

· Сергей Грузиядән. Өченче курста укыганда таныштым мин аның белән. Шундый матур йөрдек, барлык иптәш кызлар көнләшеп үлә иде. Сергей да мине бик яратты. Тора-бара бергә яши башладык. Әти-әни белмәде. Бераздан, аның инде Грузиядә ярәшкән кызы барлыгы билгеле булды. Ул кыз миңа шалтырата, Сергейның апасы гел шалтыратып мине сүгә башлады. Сергей, елый-елый, Грузиягә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Теге кыз өчен түгел, ә визасының вакыты чыккан иде. “Барыбер мин ул кыз белән яшәмәячәкмен, барыбер бергә булабыз”, – дия иде миңа. Ул Грузиягә кайтып киткәч тә, гел шалтыратышып тордык, мәхәббәт тулы смслар язды. Ә мин, ул кайтып киткәч кенә, үземнең балага узганымны аңладым. Хәзер аның кире кайтуын көтәм. Бүген генә билет алдым дип шалтыратты. Хис белән генә яшәргә ярамый икән ул! Юкса артымнан йөрүче егетләр арасында бик яхшылары да булмады түгел. Йөрәккә әмер биреп булмый! Яратам мин үземнең грузинымны!

Айдар+Ләйлә

Ләйлә белән Айдар (исемнәре үзгәртелде) Казан-Кукмара электричкасында танышып, бер күрүдән бер-берсенә гашыйк була. Арчага кайтучы егет, шаярып кына, кызны үзенә кунакка чакыра. Танышып бер сәгать үткәннән соң бит әле… Ләйлә дә төшеп калганнардан булмый, Айдарны гаҗәпкә калдырып, шунда ук ризалаша!

Ә студент егетнең әти-әнисенә мондый “әкият” уйлап чыгаралар. Имеш, Кукмарага кайтучы соңгы рейсны күчергәннәр һәм, юлларда ремонт булу сәбәпле, электричка Арчага кадәр генә кайткан. Ә Ләйлә, аның төркем старостасы имеш, һәм ул иртән кайтып китәчәк. Айдарның әти-әнисе, улларының ничек укуы хакында кызыксынып, “төркем староста”сын тилмертеп бетерә. Ләйлә бирешми. Айдарның кайда белем алуын инде хәтерләмәсә дә, аның бик яхшы укуын, тырыш егет булуын тәфсилләп сөйләп, егетнең ата-анасын бик нык сөендерә.

Бер айдан Айдар белән Ләйлә никах укыталар һәм хәзер аларның улларына 5 яшь!

Бозым

· Мәхәббәтләрем арасында иң истә калган маҗара күптән булды инде. Шуннан бирле бозым, сихер дигәнгә бик ышана башладым бит әле. Көлмә-көлмә, үз башыңа төшмәсә аңламыйсың аның ни икәнен. Ел ярым тирәсе бер кыз белән очрашып йөрдем. Бик ярата идем үзен. Артык ярата идем. Көннәрдән беркөнне ул мине ташлады. Син минем ничек газапланганны күрсәң икән… Үз-үземә кул салырга да теләгән идем хәтта. Эшем, дусларым онытылды. Ашамый башладым – ябыктым, йоклап булмады. Аптырагач, мине бер әбигә алып бардылар. Теге кыз, мине үзенә карату өчен, бозым ясаган булган икән. Шул әбигә өч тапкыр барып кайтканнан соң гына җаныма тынычлык таптым. Сихер, бозым юлына баскан кызларны аңлый алмыйм. Кеше гомере, тормышы белән алай шаярырга ярамый бит инде.

Тоссыз хис”

·            Бигрәкләр дә тоссыз хис инде шул мәхәббәт дигәннәре. Аннан башка да торып булмый, ул булганда да бәхетле яшәгәнем юк. Йә ул җавапсыз була, йә җаваплы булып та начар тәмамлана… Аңламассың. Мин хәзер гашыйк булмаска тырышам. Кыз кешедән шундый сүз ишетүе сәердер инде сиңа, әйеме? Кияүгә чыкканда да “чутлап, исәпләп” чыгармын дип торам. Байлык ягын чутларга җыенмыйм, чөнки үземнең фатирым, машинам да бар. Дача салынып ята. Ирем мине яратсын, хөрмәт итсен дигән исәп-хисап белән кияү эзлим мин, апаем. 26ны тутырсам да, мине өзелеп яраткан кеше таба алганым юк. Берәр гәҗит-фәләнгә игълан биреп карасаммы дип тә уйлап торам…

Чүчи” Гүзәле

· Иң самими, эчкерсез мәхәббәтем балалар бакчасында булган иде. Анда мине “Чүчи Гүзәле” дип йөрттеләр. Чөнки мин “пустышка” суырырга бик яратканмын. Кулымда берәү, муенымда берәү, авызымда тагын берәү булган икән. Хәзер инде аларны хәтерләмим. Ә бала-чага “соска, пустышка” сүзләрен әйтә белми, “чүчи” дип кенә әйтә ала. Менә шуңа күрә мин балалар бакчасында “Чүчи Гүзәле” идем дә.

Миңа анда Линар исемле бер малай гашыйк иде. Кайсыдыр бер бәйрәмгә, ул үз әнисенең хушбуен урлап алып килеп, миңа бүләк итте. Бу хушбуйга инде 20 ел, ә ул әле дә саклана. Әнием саклап калган. Ләкин шул бүләкне миңа тапшырганда әйткән сүзләрен әле дә онытмыйм: “Чүчи Гүзәле, мин сине бик яратам!” – дигән иде ул.

Шундый тарихларны күп-күп санарга булыр иде. Чөнки гашыйк булып карамаган, яратмаган кеше юктыр ул. Һәркем үз тормышыннан, үз тәҗрибәсеннән чыгып, фәлсәфә кора. Кемдер әле дә ромашка таҗлары саный: ярата, яратмый, ярата… Кемдер ул таҗларны башка санамаска ант иткән инде. Кемдер шул таҗларны кемгә атап санарга белми газаплана, ә кемдер…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №18)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар