НИЧӘ СУМ?

Коры һәм кызу җәйнең “мул” уңышын җыяр чак җитте. Шул нисбәттән, яшелчә, җиләк-җимеш бәяләрен белешеп кайтыйм дип, Казанның үзәк базарына юл тоттым. Авыл халкы җәй буе су сибеп үстергән бәрәңгесенең ничә сум торганын да белми калмасын, олы машиналарда килгән карбызлы эшмәкәрләргә юк бәядән сатып җибәрмәсен тагын…

Бәрәңгене өчкә бүлеп саталар монда. Вак дигәнен 20 сумнан да алырга мөмкин. Калганының килограммы 25-35 сум тора.

Мине иң гаҗәпләндергәне сарымсак булды. Вак тешле сарымсакның килограммы 180 сум! Эрерәкләрен алыйм дисәң, 250 сумнан рәхим ит! Нигә шулай кыйммәт дип сораган идем дә, бер сатучы: “Быел бөтен кешенең суганы һәм сарымсагы кояшта пеште бит, шуңа күрә сатып алучы күп”, – дип җавап бирде. Дөрес, урыны-урыны белән аның данәсен 15 сумнан да сатучылар күренгәли.

Суганның төрле төстәгеләре бар. Чувашстаннан ары килгән сатучылар гади суганга бәяне 25 сумнан куйган. Шулай да килосын 20 сумга да очраттым. Анысы Татарстанныкы, күрәсең. Шәмәхә, ак суганның килограммы 45 сумнан сатыла.

Помидорның бәясе “тиз үзгәрүчән”. Сортына, эрелегенә карап та, сабагында пешкәнме, әллә карават астында кызарганмы – шуны уртаклашып та, күпме алуыңны күздә тотып та, базарның кайсы башында һәм тирә-якта помидор сатучыларның күпме булуына карап та, тагын әллә нинди критерийларны игътибарга алып тәкъдим ителә. Килограммын 25-50 сумнан алырга мөмкин.

Кыяр бәясе быел 25 сумнан да түбән төшмәде инде. Биредә дә килосын 30-35 сумнан алырга мөмкин иде. 35 сумнан дигәне япь-яшь, кечкенә кыярчыклар. Ә 25 сумга картрак кыярларны алып, кышка салатлар ябарга була.

Кәбестәне дә зурлыгына карап алалар бугай. Кечкенәләренең килосы 20 сум торса, зурраклары 35 сумнан йөри. Төсле кәбестәнең килограммы, гомумән, 45 сум булган.

Үзебездә әллә ни зур булмаса да, кешенең чөгендере уңган ахры. Кызыл чөгендерне 25 сумга күрдем.

Корылык булып, дымны төптән эзләгәнгәме, кишерләр озынлыкка озын бу җәйдә. Аның килосын 35 сумнан саталар.

Баклажан артык популяр яшелчә булмаса да (сатучылар шулай диде – авт.) 30-40 сум тора.Татлы борыч аны узып китеп 40-45 сумга күтәрелгән. Ел саен 15-20 сум булган алмалар да быел 25-30 сумнан төшәргә җыенмый. Барысы да килограммнарда, әлбәттә.

Ташкабакның да төрлесе бар. Бик яшь, сөтләч ташкабакның килосы 30 сум булса, картраклары 20 сум. Карбыз – 15, кавын 60 сумнан сатыла. Укроп, петрушка, яшел суганкебек байлыкның бәйләмен 15 сумнан алырга мөмкин. Кыскасы, үзегездән артса яки кышка нидер җитми калса, базар бәяләре канәгатьләндерсә, килегез!

Базарда Эльвира ФАТЫЙХОВА йөрде.

(“Безнең гәҗит”, №33)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар