Наркотик эзләдем һәм…

Ничек уйлыйсыз, Казанда наркотиклар бармы? Күпме? Ә наркоманнар?

Соңгы вакытта бу темага игътибар юк төсле… Мин мәктәптә укыган елларда шул хакта рефератлар да яздырдылар, наркоманиягә каршы көрәш темасына республика күләмендә төрле-төрле конкурслар булып торды, больницалардагы күпчелек стена газеталары да шуңа багышланды, хәтта авыл клубларында шул өлкәгә кагылышлы киносеанска кадәр уздыралар иде. Газета-журналның шул тема белән генә шыплап тулуын әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, заманында, 10 ел чамасы элек, без бу чиргә каршы бик актив көрәштек. Шул елларда авыл клубыбыз артында шприц табылгач, халык бөтенләй аякка басты. Хәлләр булды, кыскасы…

Быел җәй көне күпләр спайслар белән җенләнде. Хуш исле, җиңел тәмәке дип атап, гомер эчендә бер тапкыр тартып карамаган хатын-кызларга кадәр татып карады аны. Закон тарафыннан тыелганчы, спайсларның наркотик булуын күпчелек кеше белмәде дә. Белүчеләре сер итеп саклады. Әйттең исә, җавап бер: “Наркотик булса, әллә кайчан тыярлар иде”. Тыйдылар аны.

Август аенда гына мефидронга да закон ишеге ябылды. 2007 елда уйлап табылган һәм шул ук спайска алмашка килгән бер әкәмәт иде ул. Әллә ниткән күсе агуы, колорадо кортына каршы агулар пәйда булып, котны алды. Сүз арасында: алары иң беренчеләрдән булып Татарстанда табылды. Казандагы чәчәк киоскларында. Спайска ияләнүчеләр аларын да эзләп тапты. Новосибирскида төреп тарта торган катнашмалар эпидемиясе артыннан ук, иснәгеч порошоклар пәйда булган иде. Бездә нәрсә уйлап табарлар икән дип калтырап тордык. Шуларга каршы көрәшмәсәләр, 90нчы еллардагы “ужастиклар”га да ерак калмаган иде.

Тыя торалар, аларга алмашка яңалары пәйда була. Состав өлешләре, исемнәре төрле булса да, тәэсир итү көче ягыннан алар бер-берсеннән әллә ни аерылмый икән. ТР Эчке эшләр министрлыгында законны әйләнеп үтүче, тыелу кертелгәнче базарда иркен сатылучы наркотик матдәләрнең “дизайнерские наркотики” дип аталуын хәбәр иттеләр. Соңгы вакытта 7 яңа төр (иң куркынычы, легаль – авт.) катнашмалар пәйда булган.

Быел гына республикабызда наркотик белән бәйле 3043 закон бозу очрагы теркәлгән икән. Берничә зур төркем дә кулга алынган. Әйтик, беренчесе – 10 кешедән торучы, Мари Иле һәм Татарстанда наркотик тарату белән шөгыльләнүче төркем. Икенчесен исә 12 кешедән гыйбарәт булган һәм читтән торып наркотик таратучы “акыллылар” тәшкил итә. Мәсәлән, наркотик сатып алырга телисең, ди. Акчаңны банк аша билгеле бер счетка күчерәсең дә сиңа кирәкле товарның кайдалыгын хәбәр итәләр. Гомумән алганда, җинаятьчеләрдән 898,5 грамм марихуана, 685,1 грамм героин һәм 469 грамм гашиш табылган.

Казанга килүче кунаклар арасында да акча эшләүнең законсыз юлларын сайлаучылар бар. Республика территориясенә наркотик алып керүче 12 зур канал ачыкланган һәм юк ителгән. Шуның 6сы якын-тирәдә яшәүче чит ил кунакларының озын куллы булуы аркасында пәйда булган. Әйтик, 4се – таҗиклар эше – Таҗикстан каналы. Казахстаннан һәм Кыргызстаннан да баерга һәм “баетырга” килүчеләр булмаган түгел.

Шулай итеп, быел Татарстанда 63 килограммга якын наркотик һәм психотроп матдәләр алынган. 2010 елда республика буенча 187 мең кеше наркологта тикшерү узган. Нигә шулкадәр күп, димәгез. Арада машина йөртү хокукы алырга җыенучылар да, утлы корал саклауга рөхсәт булдырырга теләүчеләр дә, башкалар да бар. Шуларның 4434 очрагында организмда наркотик матдә булуы ачыкланган.

Казанда химия тулып ятса, Яр Чаллы шәһәрендә биологлар яши, ахры. Анда элек тә хөкемгә тартылган берәүнең бакчасындагы 173 төп үсеп утырган киндере өстенә, йортында 24,9 килограмм киптерелгәнен дә тапканнар. Кама Тамагында кыргый рәвештә үсеп ятучы 1,5 га киндер “басуыннан” да 5,1 тонна уңыш җыеп юк иткәннәр. Саный китсәң, санап бетерерлек түгел, эшләп кенә өлгер. Әле бит ачыклау һәм тикшерү генә түгел, профилактик эш тә алып барасы бар. Сүз арасында, быел Татарстанда әфьюнга кытлык булачак икән. Юк, бу милиция хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе түгел – җәйге кояшның артык кызу булуы файдасы. Корылык булганга күрә, Әфганстанда мәк уңмаган. Димәк, әфьюн чималы юк, булса да бик аз.

Закон тарафыннан тыелып өлгермәгән яңадан-яңа катнашмалар турында әйткән идем инде. Беркөнне үзем дә шундый наркотик эзләп карарга булдым. Баксаң, аларны эзлисе дә юк икән. Кирәкле телефон номерын 5-7 минут эчендә ачыклап, сатучы белән элемтәгә кердем.

– Без күпләп сатабыз. Шуңа күрә бәясе дә арзан. 500 граммнан алып бер килограммга кадәр аласыгыз килсә, граммын 1000 сумнан гына җибәрербез. Әгәр бер тапкыр кулланып карарга гына телисез икән, курьерга әйтербез, китереп бирер. Андый очракта бер граммы 2 мең сум булачак.

Әңгәмәдәшем миңа әлегә тыелмаган порошок исемнәрен атый-атый, эффектларын мактады. Берсе супер энергетик икән. Ә икенчесенең тәэсир итү тизлеге яктылык тизлегеннән дә болайрак, ди. Тыңлап торсаң, тормыш шуларда гына тотынып тора.

Хәзер элеккеге еллардагы кебек зур фантазия кирәкми. Кәбестә баш җибәргән вакытта, алар эченә наркотик тулы капсулалар тутырып, шуларны карап үстереп, безнең Татарстанга китерү дисеңме. Хәтта кара җимешләр эченә дә наркотик капсулалары тутырып, республикабызга кертү очраклары да бар икән…

Ахыр чиктә Эчке эшләр министрлыгы алдына мондый сорау куелды: моның белән ничек көрәшергә уйлыйсыз?

– Законда һәр матдәгә, һәр катнашмага яңа тыю билгеләгәнче, аларның барысын да гомуми алып, башкача атарга, наркотик һәм психотроп матдәләрнең чыгарылмалары кебек гомуми аңлатма кертергә тәкъдим иттек инде, – диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 4нче оператив эзләнүләр бүлеге җитәкчесе Алексей Завгороднев.

Акыллы фикер дә бит, ләкин ул кайчан да булса тормышка ашармы? Төнге клубларда теләсә-кемгә шприц белән наркотик кадап йөрү очраклары кире кайтмасмы? Алкоголизм, тәмәке белән беррәттән шулай ук җиңел генә наркотикны да табып булгач, ул да теге ике афәткә өстәлсә, миннән соңгы буынның тормышы тәмам бер баткаклыктан гына торыр кебек…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар