Мөхәрриргә сюрприз!!!

Эшем буенча мөхәрриребезнең фатирында еш булам. Һәм шулай еш кына аның бушаганын көтеп утырырга туры килә. Әнә бүген дә киләсе ярты еллыкта даими чыгасы “Шифалы гәҗит” “Серләр гәҗите”, “Могҗизалы дөнья”, “Мыштым тема” газеталары белән мәш килеп йөри. Илфат абыйны көткән чакта күңелне күрүче, гел чәй өстәле әзерләп каршы алучы, якты йөз белән озатып калучы әле дә ярый аның хәләле Зөлфия апа бар. Гадәттәгечә, ул әзерләгән табын артына килеп утырдым да, сүз ара сүз китеп, тиздән Илфат абыйның 50 яшьлек юбилее булуын белеп алдым. Сюрприз ясыйм әле үзенә, мин әйтәм.
Зөлфия ападан мыштым гына Илфат абый турында сораштырам. Күп көттереп утырсагыз, хәзер дөньяга фаш итәрбез бөтен гаилә серләрегезне. Бу атнада “Кунак бүлмәсе” сәхифәсен әзерләү минем өстә иде, соңгы сәгатьтә генә материалымны тапшырырмын. Ачуланса ачуланыр дип уйладым да, беркемгә әйтеп тормый гына, Илфат абыйның үзен газетабызда кунак иттем. Әзер язманы да газетага бирмәсә, әйтеп карасын аннары бездә тыелган тема юк дип.

– Зөлфия апа, Илфат абый белән Алабуга педагогика институтында бергә укыганыгызны беләм. Шул чакта аның нинди сыйфатлары җәлеп итте?

– Үземнең дә шуны утырып уйлаганым бар, ләкин әле дә бу сорауга җавап бирә алмыйм.

– Үзегез дә белмәгәч, нинди өметләр баглап кияүгә чыктыгыз?

– Мәхәббәт бар ул. Минем бәхетем – яраткан кешем белән тормыш коруда. Алдыма ниндидер максатлар куймадым. Без тормышны бер тәлинкә, ике кашыктан башлаган кешеләр. Тормышка чыкканда: “Берсеннән-берсе матур балаларыбыз булса иде”, – дип кенә хыялландым. Хыялым чынга ашты. Хәзерге тормышыбыз Аллаһыга шөкер. Сәламәтлектән, тигезлектән генә аермасын, Ходаем.

– Илфат абый – баш-аягы белән эшкә чумган кеше бит ул. Мин сезнең урында булсам, игътибар җитмәүдән зарланыр идем. Сездәге сабырлык…

– Балалар кечкенә вакытта үз йортыбыз белән тордык. Бозау, тавыклар, бакча. Кыяр, помидорлар иң беренче безнең бакчада өлгерә иде. Илфат бала карашырга да булышты, бакчадагы авыр эшләр дә аны көтеп тора бит әле. Төннәр буе тапшыруларга да әзерләнәсе бар. Без ял итүне белмәдек. Хәзер зур фатирда яшибез, балалар да үсте. Гаиләдәге бөтен зур проблемаларны хәзер дә ул хәл итә.

– Илфат абыйның юбилеен ничек билгеләп үтәргә җыенасыз?

Гаилә белән утырырбыз. Илфат яраткан ризыкларны пешерермен. 50 яшен Илфат туган авылы (ул аны ярата, анда төрле бәйрәмнәр үткәреп, авылдашлары ихтирамын казанган кеше) сәхнәсендә артист дуслары, туганнары белән билгеләп үтәргә хыялланган иде. Бик матур программа буласы иде. “Әйдә, Казандагы зуррак сәхнәдә үткәрик”, – диюгә, “Юк”, – дип кырт кисте. “Авылымда бәйрәм ясыйм”, – дигән иде… Әни дә сөенгән булыр иде. Илфатның сәхнәдә уйнавын, сөйләвен ярата иде ул. Һәр туган көненә ап-ак оекбаш бәйләп бирә иде. Ә хәзер күңелләрдә аны юксыну, моңсулык. Менә бер ай була әнисез яшәвезгә… Аның китүен Илфат бик авыр кичерә.

– Каенанагызны бик әйбәтләп тәрбияләп соңгы юлга озатканыгызны да беләм, күз алдымда булгач. Килен каенанага охшап килә диләр. Каенанагыздагы нинди сыйфатларны үзегездә күрәсез?

Минем аны каенана дип әйткәнем булмады. Мин дә әни кебек шәл бәйләргә, камыр ашлары пешерергә яраттым. Шаян телле, тапкыр, акыллы иде әниебез. Тормышның бик күп серләренә өйрәтте ул мине. Балалар да үзара матур мөнәсәбәтләребезне күреп үсте, әбиләрен чын күңелдән яраттылар, карарга булыштылар. Урыны җәннәттә булсын. 40 яшьтән әтидән калып, алты малайны җил-яңгыр тидерми үстергән көчле әнинең урын өстенә калуын Илфат бик авыр кичерде, аның хәлен җиңеләйтү өчен, кулыннан килгәннең барын да эшләргә тырышты.

– Илфат абый – артык туры сүзле, кыю кеше. Шуның аркасында авырлыклар да булгандыр.

– Бик авыр чорлар кичте. Яман эшләргә комачау булганы өчен төрле эзәрлекләнүләргә дучар ителде. Ләкин ул үз проблемаларын сөйләп, безне борчырга яратмый. Бервакыт үзенә телефоннан шалтыратып иминлегенә янау булгач, миңа ул хакта әйтмәде. Эшемә директорга шалтыратып, иртәрәк кайтарып җибәрүен сораган. Ул вакытта икенче сменада эшли идем. Мин боларны соңыннан гына белдем. Көченә ышансам да, аның өчен һаман куркып яшим. Үзенә узган көздә операция булды. Операциягә әзерләнеп йөргәнен дә белми калдык. Шундый беренче операциясе түгел инде. Миңа наркоздан соң гына шалтыратты соңгы тапкырында да. Улыма да үзен больницага илткәндә генә әйткән. Әнине дә борчу-мәшәкатьләрен әйтми шулай саклаган иде дә…

– Әле дә илтифат күрсәтәме үзегезгә?

– Чәчәкләр, хушбуй, косметика бүләк итә. Көзен туган көнем булды, аның операциядән генә чыккан вакыты иде. Урамга чыгарга ярамый иде үзенә. Бүләксез калам дисәм, дустына әйтеп, чәчәкләр китерткән.

Балалар кечкенә вакытта 8 Мартка торт пешергән иде. Салырга кирәкле барлык әйберне табып бетермәгәнлектән, ашарга кыенрак булды, ләкин матур итеп бизәлгән торт онытылмас тәэсир калдырды. Быелгы 8 Мартта тәмле икмәк исенә уянып китеп кухняга чыксам, ипи пешерү җайланмасы тора. Икмәге пешеп җиткән. Улларыма барып бераз тоткарланган идем, “Кайт, пылау пешә”, – дип шалтырата. Шаярта дип уйладым. Кайтып керсәм, өстәл бизәлгән, шул рәвешле тагын бер бүләк әзерләгән. Мультиваркада, гаилә дустыбыз Фирдүс Гыймалтдинов белән, чыннан да, пылау пешергәннәр. Өстәл янында кечкенә кызым: “Әни, мин шок хәлендә”, – дип колагыма пышылдады. Башка җитди эшләр белән кайнап йөргән әтисенең кухня өстәле янында бөтерелүе сәеррәк булгандыр шул. Хатын-кызлар көнендә аңа авыргарак туры килә инде. Без бит биш хатын-кыз. Оныгыбыз Мәрьям дә бүләкләр ярата. Матур муенсалар асып, көзге каршында бөтерелә башлады инде.

– Димәк, Илфат абый сюрпризлар белән әле дә куандырып тора…

– Әйе, ул “мөгез чыгарырга” ярата. Бөтенләй уйламаган сюрпризлары гомерлек истә кала. Әзерлекне белми дә калабыз. Улыбызның туенда махсус җыр җырлап шаккатырса, бер мәҗлестә “Хәләл җефетемә” дигән җыры белән таң калдырды. Җәен туй көнебездә гаилә дуслары белән елга буена куна бардык. Балалар өчен дә искиткеч бәйрәм булды бу. Илфат шактый киң елганың аргы ягыннан чәчәк бәйләме җыеп, кире йөзеп чыкты. Гөлләмәсе күбрәк чүп үләннәреннән торса да (анда ул чакта башка әйбер үсми иде), тезләнеп бүләк итүе искиткеч булды. Бер туган көнемдә төнге клубта өстәл әзерләткән иде. Башта каршы килгән идем. Үземә дә, дусларыбызга да онытылмас бәйрәм булды бу.

Шул ук вакытта шаяртулары белән дә ул бәйрәмнәрне онытылмаслык итә белә. Үз өебез белән яшәгәндә, өйгә тоташтырып җылы бәдрәф ясады. Бер туган көндә, шул унитазга капкач алган да аны матур итеп төреп, минем туган көнемә котлап, “озак файдаланырга язсын” дип җылы сүзләрен өстәп, кулыма тоттырды. Ачтым комсызланып… Инде үпкәлим дип авызымны турсайткан гына идем, кулыма алтын чылбыр муенса тоттырды, монысын матурлап төрмәгән… Гадәти тормышны үзгәртеп, кызыклырак, серлерәк итү өчен, шундый сюрпризлар кирәк икән.

– Пылау пешерде, дидегез. Ул үзе нинди ризыкларны ярата?

– Иртән боткаларга, сөт ризыкларына өстенлек бирә. Өстәлдә җиләк-җимеш, яшелчә, салатлар өзелмәскә тиеш дип саный. Бәйрәм өстәленә салатлар әзерли башласам, ул тиз генә үзенекен ясап куя. Гранатны яшел укроп, петрушка белән болгата да эше бетте. Тәмле дә, файдалы да. Бәйрәм өстәлендә бәлеш, каз булганны ярата.

– 50 яшькә җиткәндә ул велосипедка утыру Илфат абыйга нәрсәгә кирәк булды? Мөгез чыгару өченме?

– Илфат эшсез, хәрәкәтсез утырган кешегә аптырый ул. Физик эшкә дә иренми. Бакчада казынырга ярата. Вакыты җитсә, әллә ниләр эшләп бетерер иде. Аның өчен сәламәт яшәү рәвеше – бик мөһим. Нинди генә тыгыз эш көннәре булмасын, ел әйләнәсендә спорт залына, бассейнга барырга тырыша. Быел кызым белән безне дә йөртә башлады. Җәен дусларыбызга бакчага барырга, авылга кайтырга яратабыз. 30-40 чакрымдагы бакчага икәүләп велосипедта барабыз. Рәхәтлекләрен белмисез. Менә син дә йөреп кара әле, алайса гел бөкедә утырам дип зарланасың.

– Ярты гомерен телевидениегә багышлаган Илфат абыйга күз кыздыручы хатын-кызлар күп булгандыр. Бәлки, әле дә бардыр. Көнләшмисезме?

– Бу яраткан һәр хатын-кызга хас хистер. Ул нинди генә хатын-кызлар белән аралашып эшләмәде. Мин бервакытта да аның иреген чикләмәдем, юкка көнләшмәдем. Студент вакытында ук аңа багышлап шигырьләр яза идем, күбесен аңа әлегәчә күрсәткән юк. Шундый шигырьләр арасында көнләшү турындагысы да бар, кара әле. (Зөлфия апа күз ачып йомганчы ниндидер блокнот табып алып килде.)

“…Эчкән суың, очкан күкләреңнән,
Кочкан җилләреңнән көнләшәм.
Янәшәңдә йөрмәм шәүләң булып,
Сирәк килә торган бәйрәм булып,
Сагындырып яшим теләсәң…”

– Минем дә үзенә күрә бер юбилей – Илфат абый белән эшли башлаганга 5 ел тула менә. Миңа калса, ул бик җитди кеше. Тормышта да артык кырыс түгелме?

– Әйе, ул бик таләпчән, җитди кеше. Аның янәшәсендә эшләүчеләргә беркайчан да җиңел булмагандыр. Ул һәр эшне җиренә җиткереп башкарганнарын ярата. Тик гадел. Кешедәге икейөзлелекне, авыр вакытта читкә борылучыларны кабул итә алмый. Җитди булса да, тормышта ул күңелле кеше. Һәр мәҗлестә күңел күтәрүче дә, җырчы да, биюче дә. Мәрьямебезне аркасына атландырып мүкәләп йөрергә дә, балалар белән куышып уйнарга да мөмкин ул. Кайвакыт артык нечкә күңелле дә.

– Балаларыгыз да берсеннән-берсе сәләтле, тырыш…

– Улыбыз Зөлфәт Ислам университетын тәмамлады. Хәзер читтән торып журналистика факультетында укый. “Безнең гәҗит” һәм “Дин вә Мәгыйшәт” газеталарында эшли. Киленебез Илзирә әлегә бала белән өйдә. Олы кызыбыз Алия чит телләр укытучысы һәм психолог белгечлекләре алып, быел укуын тәмамларга җыена. Кечкенә кызыбыз Лилия 6 класста укый. Сәнгать, музыка мәктәбенә йөри. Ә мин мәктәп тормышы белән яшим.

– Бу кадәр ыгы-зыгыдан качып, тыныч кына яшисе иде, дип бер дә уйлаганыгыз юкмыни, Зөлфия апа?

– Илфатның хыялы инде ул. Җир ярата. Үз өе белән авылда яшисе, шунда кош-корт асрап, умарталар тотып, агачлар үстерәсе, китаплар язасы килә аның. Хәзергә вакыты гына юк. Үзенең яңа проектлары, башлыйсы эшләре бар. Әлегә болары сер, бәлки, кайберләре минем өчен дә сер булып каладыр. Әйтәм бит, ул сюрпризлар ясарга ярата.

– Без дә сюрпризлар яратабыз. Менә сезгә сюрприз, Илфат абый! Юбилеегыз белән сезне!

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар