МӨСЕЛМАННАР ШУНДА ТАБЫША

Мөслимә дусларымның хәленә кереп, уйланып утырганым бар. Дискотекаларга йөрми, күңел ачу чараларында катнашмыйлар… Кайда гына танышып, ничек кенә кияүгә чыгарлар икән инде болар, янәсе. Элеккеге замандагы сыман, ике як әти-әнинең үзара килешүе нәтиҗәсендә, бер күрмәгән кешегә кияүгә бирсәләр… Бу уйдан бөтенләй куркыныч булып китте. Күптән түгел генә белдем: мөселманнар өчен дә таныштыру үзәкләре бар икән хәзер. Казан шәһәренең Болгар мәчетендә урнашкан “Бәрәкәт” таныштыру хезмәте минем өчен гаять кызык табыш һәм яңалык булды.

Белгән догаларымны укып, мәчет бусагасын атлап кергәндә, бер парга никах уку вакытына туры килдем. Баксаң, “Бәрәкәт” танышу хезмәте мәчет белән янәшә урнашкан мәдрәсә бинасында икән. Әлеге хезмәт хакында бар мәгълүматны биредә эшләүче Эльвира ханымнан алдым. Ул – монда таныштыручы, димәк, ул – кавыштыручы да. Аның белән әңгәмә кору да – үзе бер ләззәт. Сөйләшкән арада, егетләр фоторәсемнәре һәм анкеталары беркетелгән журналны да карап чыктым. Кызларныкын карарга бирмәделәр. Күпме сорадым юкса.

– Эльвира ханым, “Бәрәкәт” таныштыру хезмәте кайчан һәм нинди максат белән оештырылды?

– “Бәрәкәт” таныштыру хезмәте 2003 елның җәендә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчелегендә, аерым әйткәндә, Илдус хәзрәт Фәиз ярдәме белән, ялгызлыктан интеккән мөселман ир-атлары һәм мөселман хатын-кызлары өчен оештырылды. Пәйгамбәребез с.г.в.: “Никахта мәхәббәт үсә”, – дигән. Никахта мәхәббәт үссә дә, без башта танышып, күңелебезгә хуш килгән кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга тиешбез. Әле иман китереп, намазлык өстенә басарга өлгермәгән милләттәшләребез өчен тотрыклы гаилә кору авыр булса, иман китереп, Коръән белән гамәл кылырга омтылучыларыбыз өчен бу мәсьәлә тагын да катлаулырак. “Бәрәкәт” шушы нисбәттән, кешеләр бер-берсен тапсын, күрсен, хәрәм юл белән танышып, хәрәм юл белән ниндидер мөнәсәбәткә керүчеләргә охшамасын, мөселман ир-атлары һәм хатын-кызлары бер-берсенә хәләл булсын дип төзелде. Аннары, бүген күп кенә иң матур, акыллы, тәкъва кызларыбыз гарәпкә, төреккә яки башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, үзләрен туган яктан аерылып яшәргә мәҗбүр итә, үзебездә дә менә дигән иманлы татар егетләре бар ләбаса. Ир белән хатын икесе бер үк милләт кешеләре булып, милләтебез гореф-гадәтләрен, Ислам диненең матур йолаларын үсеп килүче буынга өйрәтеп яшәсен иде.

– Бирегә намаз укучы кыз-егетләр генә киләме?

– Ир-егет фәкать намаз укый торган кыз белән танышыр өчен килә. Мөрәҗәгать итүче ир-егетләрнең 99%ы – намаз укучы. Кызларның намазга басып җиттем дигәннәре 50% кына. Әле башына яулык бәйли белми, шәригать кануннарын үтәми торган хатын-кызлар ни өчен монда килә, дип гаҗәпләнерсез. Чөнки намаз укып, Аллаһы Тәгаләдән курка торган тәкъва егетләр ышанычлы. Алар сәламәт. Шәригать кануннарына буйсынып яши икән – хатын-кызга карата игътибарлы, ихтирамлы, балаларга карата мәрхәмәтле. Андый кеше тормышта да нык була. Хатын-кыз шундый ышанычлы ир-атка кияүгә чыгарга тели. Теләгән кеше “Бәрәкәт” таныштыру хезмәтендә фото белән анкета тутырып калдыра ала. Шул рәвешле килгән кешеләр ир-ат булса, хатын-кызларның белешмәләрен, ә хатын-кыз ир-егетләр анкетасын карый. (Менә нигә миңа кызлар альбомын бирмәгәннәр икән. – авт.) Үзенең таләпләренә һәм куелган шартларга туры килә икән, аңа потенциаль кияү-кәләшнең телефон номерын бирәбез. Бик ошатып та, анкетада язылган таләпләргә туры килеп бетмәсә, ул кешегә хат язып җибәрәбез. Соңыннан алар очрашыргамы, юкмы икәнен үзләре хәл итә.

– Эльвира ханым, “Бәрәкәт” танышу хезмәтенә ничә яшьтәге кешеләр килеп анкета тутыра ала?

– Танышырга теләүче иң яшь кызыбызга – 18, егетебезгә 19 яшь. Әлеге эшнең башлангыч вакытында яшьләр генә мөрәҗәгать итәр дип уйлаган идек. Әмма тормыш без уйлаганнан күпкә катлаулырак шул. Тормыш ачысын татыган, олы яшьтәге апа-абыйларның аяныч язмышы мине бик тетрәндерә. Андыйлар да килә бирегә. Мәсәлән, танышырга дип анкета тутырган иң өлкән хатын-кызга – 72, ир-атка 85 яшь. Балалары янына сыймаган картлар, әти-әнисен кайгыртмаган яшьләр күбәя.

– Казан шәһәрендә танышу үзәкләре бихисап бит. Нигә нәкъ менә сезгә киләләр дип уйлыйсыз?

– Чөнки мәчеткә начар, әхлаксыз кеше аяк атламас, биредә алдамаслар дип киләләр. Бү генге авыр иҗтимагый-социаль тотрыксызлык, тормышта төрле чирләр, афәтләр чәчәк атканда, бер-беребезгә ышанмый торган заманда, мәчеттә урнашкан, махсус мөселманнарга хезмәт күрсәткән “Бәрәкәт” оешмасы күпләрдә өмет чаткысы уятып җибәрде дип уйлыйм. Аннары бүген “ирекле мәхәббәт”, “шәһвәт”, ягъни русча әйтсәк, “страсть” төшенчәләре модага керде. Безнең психикабызга ташкын булып тискәре эчтәлекле мәгълүмат ыргыла. Йорт салганда һәрбер кирпечнең ныклыгы никадәр мөһим булса, дәүләтебез өчен һәр гаиләнең тотрыклыгы шулкадәр әһәмиятле. Балаларына үрнәк булырдай мөселман гаиләләре күбрәк төзелгән саен, җәмгыятебез дә сәламәтләнәчәк дип уйлыйм. Мөселман гаиләсе ул – киләчәге ышанычлы, рухы сәламәт, үзара әдәпле, йомшак, итагатьле мөнәсәбәтләр. “Бәрәкәт” таныштыру хезмәтенә кемдер гаилә корырга теләп, икенчесе җылы сүзгә мохтаҗ булып, өченчесе тынычлык эзләп, һ.б. мәсьәлә, борчулар белән киләләр.

Икенче яктан, җәмгыятьтә мондый таныштыру хезмәтенә юньле, уңышлы кеше йөрми дигән каршылыклы фикер дә яши. Нишлисең инде, Аллаһы Тәгалә һәрбер бәндәсенә үз кабатланмас язмышын бүләк иткән. Мәсәлән, мөслимә яисә мөселманның танышу даирәсе чикле булырга мөмкин. Шулай ук туганнар, танышлар, дуслар бу мәсьәләдә ярдәм итә алмаса яисә үзенең берәр комплексы аркасында танышу читенлек тудырса, ахыр чиктә безгә килергә тәвәккәллиләр. Әти-әниләр, хәтта дәү әти белән дәү әниләр балигъ яшенә җиткән яки чит җирләрдә яшәп яткан балаларына тиң яр эзләргә дип безгә килә. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар да мөрәҗәгать итә. Аларга бу дөньяга җайлашу, бер терәксез булу бик авыр. Бер-береңә ярдәм итеп, күңел җылысын бүләк итеп яшәү барлык киртәләрне җиңеп чыгу дигән сүз бит. Андый парлар кавышкач, мин икеләтә шатланам.

– Әлеге хезмәт аша танышып, кавышкан кешеләр бармы?

– Әлбәттә, бар. “Бәрәкәт” аша танышып, 80нән артык пар никах укытты. Аллаһы Тәгалә кеше тәкъдирен, ягъни ризыгын, гомерен, бәхетен һәм гамәлләрен әле туганчы ук билгеләп куя. Үзем дә безгә мөрәҗәгать итүчеләргә әйтәм: күкләрдә, ягъни тәкъдирегездә никах вакыты язылган икән, ул вакыт кичекмәстән килеп җитәчәк. Буа районында озак еллар ялгыз яшәүче бер ир-ат “Бәрәкәт” таныштыру хезмәтенә мөрәҗәгать итте. Авылда яшәргә теләүче генә күренмәде. Берникадәр вакыттан соң, ул бер ханым белән мәчеттә очрашырга сүз куешкан. Күрешеп сөйләштеләр һәм никах укытып, шул көнне үк бергә авылга кайтып китәргә дигән нәтиҗәгә килделәр. Шуннан соң да гомеребезнең бар нечкәлеге алдан язылып куелуына ышанмаска мөмкинме икән?

– Эльвира ханым, “Бәрәкәт” таныштыру хезмәтенә Татарстанда яшәүчеләр генә мөрәҗәгать итә аламы?

– Бирегә мөрәҗәгать итүчеләр географиясе шактый киң, дип әйтер идем. Мәсәлән, Русиянең Ульяновск, Саратов, Удмуртия кебек өлкәләре, Чуаш, күрше Башкортстан Республикасыннан бик еш киләләр, шалтыраталар. Мисал өчен, безнең берсеннән-берсе кечкенә ике бала әнисе, никах укытып, Якутиягә китеп барды. (Мин Эльвира ханым белән сөйләшеп утырган вакытта гына да, Башкортстаннан шалтыратып, адрес калдырдылар. Анкетаны почта аша тутырып җибәрү дә мөмкин икән. – авт.)

– Намаз укучы егетләр намаз укымый торган кызны сайлыймы соң?

– Ир кеше үзе кебек, бер фикердә булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган, аның өчен яши торган хатын-кызга өйләнергә тели. Мин Аллаһы Тәгаләгә ышанам, намазларымны укыйм, ләкин гаурәтләремне каплый алмыйм дигән хатын-кыз, әлбәттә, беренче баскычка баскан. Ләкин ирләр кызыктыру инстинкты бетмәгән. Гаурәтне ни өчен каплыйлар? Гаиләне саклап калу, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, башка ир-атларны кызыктырмас өчен. Әйтик, 40-50 яшьләр тирәсендәге ирләр икенче никах төзү ниятеннән безгә мөрәҗәгать итә. Алар инде җаһил хатыннарыннан бизеп килүчеләр. Әгәр ир намаз укып та, хатыны укымаса, бу хәл тәмуг дәрәҗәсендә бит. Мәсәлән, ир-атның Коръән кушканча яшисе килә, ә хатыны капма-каршыны тели. “Бәрәкәт” танышу хезмәтендә андый гаиләнең төзелгәне юк әле. Никах нигезе – Аллаһыга итагать кылу. Тәрбия нигезе – Аллаһыга итагатьле булуда. Без, әти-әниләр, балаларыбызга тәрбия күрсәтүдә сәбәпчеләр генә: барча галәмнәр хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Теләгәненә теләгәнчә бирә һәм беребезнең дә гыйбадәтенә мохтаҗ түгел ул. Без үзебез Аллаһы рәхмәтенә, Аның мәрхәм 241;тенә мохтаҗ.

– Эльвира ханым, газета укучыларга нинди теләкләрегез бар?

– Барыгызга да гаилә бәхете, ил-көн тынычлыгы, тәүфыйклы, иманлы балалар тәрбияләвегезне, якын кешеләрегезгә игътибарлы булуыгызны теләп калам. Һәр кылган гамәл үзебезгә әйләнеп кайтачагын онытмасак иде, дин кардәшләр. Әссәламегаләйкем вә рәхматуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №36)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар